12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Даминова Лилия Флусовна841
Россия, Татарстан респ., Казань
Материал размещён в группе «Классные руководители»

1 а.б. (Динар) Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җанга, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч өстәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман... Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты... Язлар матур, дибез. Рәзил, бәлки, яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә, бәлки, хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?

2 а.б. (Разиль). Әлбәттә, Динар. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, елмаеп балкыган кояш матурлыгы, укуыгызда зурдан – зур уңышлар телибез.

1 а.б.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек- ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

2 а.б.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

1 а.б. Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә «Ягез әле, кызлар!» дип атала. Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып кызларыбызны каршыбызга чакырыйк. (кызлар чыга).

     2.а.б.     Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп житте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.

Алар: 1)

            2)

            3)

Жюриның гадел булуын, ә тамашачыларның кызларны яратып, алкышларын жәлләмәүләрен телибез. Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул «Таныш булыйк!» дип атала. Сүз командаларга бирелә. (Кызлар чыгыш ясый)

 

1 а.б. Алдагы бирем модага кагылышлы. Мода “кинәт” кенә, буш урында барлыкка килмәгән. Ул һәрвакыт яшәгән. Мода - кешенең яңалыкка, үзгәрешкә табигый ихтыяҗын канәгатьләндерү ул.

Хәзерге мода бит күп төрле. Кызлар, сез яз фасылы өчен мода тасвирлап күрсәтегез. Соңыннан һәрберегез үзегез тасвирлаган модага кыскача аңлатма бирегез. Аның исеме дә булырга тиеш. Ә залда утыручы кызларыбыз арадан иң кызыклыларын сайлап, үз гардеробында булдырырга тырышыр дип уйлыйбыз.

Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада


 

2а.б

Татар хатын-кызлары кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак - шук, шаян. Кирәк чакта өлгер-житез, булдыклы бит алар. Бәйгебезнең бу өлешен «Ак алъяпкыч билләрдә» дип атадык. Токмач кисү буенча иң уңган кыз исеменә кем лаек булыр икән? Кызлар үзләренең аш-суга осталыкларын, булганлыкларын токмач кисеп күрсәтерләр.

1 а.б.

Кешеләр һәрвакыт бер-берсенең күңелен күтәреп яшиләр. Ихлас йөрәктән, чын күңелдән булган котлаулар, тәбрикләүләр ишеткәч, нурлы йөзләр тагын да нурлана. Тиккә генә “яхшы сүз – җан азыгы” димиләр бит.

2 а.б.

Котлау алган кеше бәхетле ул,

Димәк, аны якын күрәләр.

Иң кадерле, газиз кешеләргә

Котлауларны язып бирәләр.

Бер кешенекенә дә охшамаганча һәм шул ук вакытта истә калырлык итеп котлый белү – уңганлыкның бер сыйфаты ул.

Сүз мәктәптә оештырылган яшь армиячеләргә бирелә.

1А.б Хөрмәтле дуслар! Бәйгебезне дәвам итәбез. Җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Нинди генә конкурска чакырсалар да, кызларыбызның кул эшләре йөзне кызартырлык түгел. Ягез әле, кызлар, күз нурларыгызны, күңел жылыгызны кушып бәйләм бәйләп алыйк.

Һәр командадан өчәр кыз чыга

(Һәр командадан берәр кыз чыга. Бер минут эчендә энәгә бәйләп күз жыя).

Һәр командадан икешәр уенчы чакырыла. Бер уенчы карандашка җеп чорнарга, ә икенче уенчы киресенчә сүтеп йомгакка чорнарга тиеш . Кайсы тизрәк биремне үти, шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына. 


 

2а.б. Тапкыр сүз, жор теллелек хас безнең халыкка. Уен - көлке белән тормыш та жиңеләеп китә. Кызларыбызны да тапкырлыкта сынап карыйк.  Кызларның  һәр кайсына бер үк табышмаклар язылган дәфтәр битләре бирербез. Алар табышмакларның җавапларын язып бирергә тиешләр.

1) Кечкенә генә абзарга

Ак тавыклар җыелган. (тешләр).

2) Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый көн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе. (мәче).

3) Җәен кия яшел тун,

Кышын ялангач яши ул. (Агач)

4) Кеп-кечкенә җил капка, ачыла да ябыла. (авыз).

5) Ука-ука тыш кына,

Су коена инештә,

Оча алса да җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (үрдәк)

1А.б.  Татар халык әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә... Гөлчәчәк... Үги кыз... Буйлыары зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре озын, толым –толым. Кызларның матулыгы, зиннәтлелеге чәченә карап беленә, ди халык. Шуңа күрә татар кызлары гомер-гомергә озын чәч үстергәннәр. Андый озын чәчле кызлар безнең мәктәптә дә бик күп икән.


 

2 а.б.Толым-толым үргән чәчкәйләре

Чылбыр-чылбыр артка салынган,

Җиргә җитсен өчен, очларына

Талир тәңкәләре тагылган.

Аңлыйбыз : ул толымнар сөйли

Яхшылыгын татар кызының,

Татар кызына алиһәлек бирә

Шушы сихри чәчләр толымы.

1 а.б. Алдагы бәйге «Прическа» дип атала. Искәрәбез: кызларыбыз бүген чәчләрен бик матур итеп үреп килгән. Жюри аны билгеләп үтәчәк. Ә үрелми калганын хәзер үреп куячаклар.

2 а.б. Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына,канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр.

Безнең кызлар әнә ничек

Очып кына бииләр., -дип чираттагы конкурсны игълан итәбез. ”Бию”конкурсы

1 а.б. Безнең һәрберебез - бишек җыры тыңлап үскән бала. Тыныч та, рәхәт тә, моңлы да, шәфкатьле дә ул. Үзебез әлеге тылсымлы көйләрне алдагы буынга тапшыра алырбызмы икән? Чираттагы бәйгебез – “Бишек җыры” башкару.

Афәрин!

 Хөрмәтле тамашачылар, «Ягез әле, кызлар!» бәйгесенең жиңүчеләрен билгеләр вакыт житте. Жюри нәтижәләр чыгарганчы


 

  Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына , үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы

Кем бар тагын синдәй бүтән? – дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

 Хөрмәтле дуслар! Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.    

  Без телибез сезгә олы бәхет,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Опубликовано в группе «Классные руководители»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.