12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна59
Работаю в МОУ Красногорская СШ учителем начальных классов. Стаж работы 13 лет. Имею первую квалификационную категорию.
Россия, Нижегородская обл., с.Красная Горка
Материал размещён в группе «Учителя начальных классов»

Сэмбелэ бэйрэме

Бала. Үтте-китте матур җǝйлǝр,

Кɵзлǝр килеп җитте.

Ак каенның яфракларын

Сары тɵскǝ кертте.

Бала. Урман аланнарына

Алтын келǝм ябылган.

Милǝш телгǝшлǝренǝ

Назлап кояш сарылган.

Бала Яхшы күңелле агачлар

Җирне дǝ онытмыйлар.

Тɵрле-тɵрле бизǝк тɵшкǝн

Кием белǝн котлыйлар.

Бала Урамнар буйлап килǝ

Кɵзбикǝ кɵлǝ-кɵлǝ.

Яфракларын сибǝ-сибǝ

Шаяра,уйный,кɵлǝ.

Жыр «Сэмбелэ, син тизрэк кил» (Сɵмбелǝ керǝ)

Сɵмбелǝ.Исǝнмесез,дусларым,

Килдем мин сезгǝ тагын.

Мин кɵз кызы-Сɵмбелǝ,

Кɵзге байлык кулымда.

Муллык –сǝламǝтлек телим

Кем очраса юлымда.

Бала. Рǝхмǝт сиңа,кɵз-Сɵмбелǝ,

Синең барлыгың ɵчен.

Тормыш чыганагы булган

Барлык байлыгың ɵчен.

Сɵмбелǝ. Бǝйрǝм итик бергǝ-бергǝ,

Мул уңыш хɵрмǝтенǝ.

Чакырам мин һǝммǝгезне

Сɵмбелǝ бǝйрǝменǝ.

(Шул вакыт Җилбикǝ белǝн Юешбикǝ килеп керǝлǝр.)

Жилбикǝ. Əһǝ,бездǝн башка гына бǝйрǝм итеп ятмакчы буласызмы? Барып чыкмас! У-у-у,ɵшетǝм(очып йɵри).

Юешбикǝ. Безнең дǝ бǝйрǝм итǝсе килǝ.Апчхи!

Сɵмбелǝ.Я,Юешбикǝ,Җилбикǝ,безгǝ микроблар таратып,безнең юлны бүлеп йɵрмǝгез ǝле,балаларны бǝйрǝмсез калдырмагыз.

Жилбикǝ. Безнең дǝ күңел ачасыбыз килǝ.

Юешбикǝ.Бер биеп күрсǝтсǝгез,күңелебез ачылыр иде,ичмасам.

Сɵмбелǝ.Балалар,ǝйдǝгез Юешбикǝ белǝн Җилбикǝгǝ бер биеп күрсǝ-

тик ǝле.

Бала. Һǝр кɵз үзенчǝ килǝ ул,

Һǝр кɵз үзенчǝ матур.

Елмаешып бер биесǝк

Кɵзне ярату булыр.

(Татар халык биюе «Əпипǝ».)

Җилбикǝ. Шǝп биедегез,балалар,җил кебек җилдердегез генǝ.Менǝ болай: у-у-у…(йɵгереп йɵри).

Бала. Кɵзге җил,яңгыр

Салкын булса да,

Колак-борыннар

Бераз туңса да.

Куркытмый безне

Яңгыр,суык җил.

Һǝрвакыт ямьле

Безнең туган ил.

Юешбикǝ. Ярар,ярар,бǝйрǝмегезгǝ калдырсагыз,без сезне куркытма-

быз.Мондый балаларны куркытып буламы соң? Чыныгып беткǝн бит болар.

Сɵмбелǝ. Ярар,алайса тǝртип бозмасалар,калдырыйкмы боларны ?

Балалар. Əйе.

Бала. Кɵз килде,салкын һава

Курку салды кошларга.

Торналар оча туктаусыз

Җылы якка кышларга.

Бала . Һǝркайсы җилпи канатын

Очканда авыл аша.

Əйтерсең лǝ,каңгылдап

Җǝй белǝн саубуллаша.

Бала. Яшел куаклар буялды

Ал,кызыл,сары тɵскǝ.

Кɵзге җил,яңгыр артыннан

Яфраклар ява ɵскǝ.

Укучы. Əй,балалар,күрегез,тышта,

Əнǝ килǝ кɵз!

Балалар.Əйе,ǝйе,күрǝбез

Кɵз килгǝнен белǝбез.

Укучы. Əйтегез ǝле,сɵйлǝгез,

Ничек итеп килǝ кɵз?

Балалар. Канат кагып еракка

Кошлар очты кɵньякка.

Аюлар ɵн казыды

Бик тирǝн итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су тɵбенǝ чумдылар.

Агачлар-ялангачлар

Җиллǝрдǝ чайкалалар.

Тик безгǝ күңелле кɵз-

Без мǝктǝптǝ укыйбыз.

Бала. Китсǝ дǝ бездǝн,

Җǝйнең зур яме.

Алмашка килде

Уңыш бǝйрǝме.

Бала. Мичлǝрдǝ пешǝ күпереп,

Кызарып яңа икмǝк,

Бу-кɵз бǝйрǝме,димǝк.

Һич уфтанмыйм,китерсǝ дǝ

Кɵз үзенең салкынын.

Күр,ул юмартланып сибǝ,

Уңга –сулга алтынын.

Бала. Гǝрǝбǝдǝй булып үсте,

Түгелгǝн тир бушка китмǝде.

Игенченең батыр хезмǝте бу-

Күпереп пешкǝн арыш икмǝге.

Сɵмбелǝ. Сезнең алгы кɵннǝрегез

Мактау белǝн үтсеннǝр.

Барлык мǝктǝп балалары

Хезмǝт сɵеп үссеннǝр.

Юешбикǝ. Жэй буе балалар яшелчэ бакчасында эшлэде. Яшелчǝ бакчасында нилǝр ɵлгерде микǝн? Мин җǝй буе аларга су сиптем бит.

Сɵмбелǝ.Əйдǝгез,үзлǝрен тыңлап карыйк ǝле.

Керегез, керегез! Тургэ утэ курегез!

(Куян алга чыга, кулына кишер тоткан)

Куян: Кишер зур, кишер кечкенэ,

Кишер пычрак, юыйк тиз генэ.

Кишер бик тэмле, бирик куянга

Кишер бик баллы, сэенсен куян да.

Мин сезгэ табышмаклар алып килдем. Жавапларын табыгыз эле!

Помидор: Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган.

Мин кем , дуслар?

Бэрэнге: Өстә дә үсә алмалар,

Төптә дә үсә алмалар;

Өстәгесе кирәксез,

Төптәгесен, җиткәч көз,

Караңгыдан алалар,

Караңгыга салалар. 

Пешерсәң аны тагын,

Тәмләнә шулчак табын.

Кызыл чэгендер: Ул жир астына тешкэн,

Кып-кызыл булып пешкэн.

Ашка тэм хэм тэс бирер

Дуслар, аны кем белер?

Борчак: Тар бүлмәдә үстек без,

Тезелдек тә бер сафка;

Саргайгач та йөзебез,

Сибелдек төрле якка.  

Суган: Тышым сары, эчем ак,

Исемем дэ бик эйбэт.

Ай хай бигрэк яратам

Ерактан ук елатам.

Алма:Исемем- боерык,

Зурлыгым- йодырык;

Эленеп торырлык

Бар миндә коерык.

Гэмбэ: Яңгырны бик яратсам да,

Эшләпә киям көн дә.

Аягым минем бер генә,

Аумый торам мин..

(Балалар кулларындагы яшелчэлэрне дэрес жавап биргэн укучыларга бирэлэр)

(Яшелчэлэр биюе)

3 «А» классы чыгышы

3 «Б» классы чыгышы

Бала. Э хэзер 1 класска сузне бирэбез.

2 класска сузне бирэбез.

4 класска сузне бирэбез.

Сɵмбелǝ Бигрэк матур жырладыгыз,

Шигырьлэр сойлэдегез,

Барысы очен рэхмэт сезгэ.

Алдагы коннэрдэ дэ

Телим сезгэ унышлар.

Муллыкта, рэхэт тормышта

Яшэгез нэни дуслар!

Бала. Сау бул, Сомбелэ! Яз житкэч, Нэуруз бэйрэмендэ сине котеп калабыз.

Эй,Сомбелэ, Сомбелэ,

Сомбелэне кем белэ?

Сомбелэне шулар белэ –

Кем эшенэ олгерэ.

Мул унышлы козге бэйрэм

Хэркемне соендерэ.

Сэмбелэ: Балалар, мин сезгэ тэмле ризыклар китердем. Рэхим итегез, сыйланыгыз! -Сау булыгыз!

(Балалар ризыклар элэшэ)

Сэмбелэ киткэч, тэрле уеннар уйнала.

Опубликовано в группе «Учителя начальных классов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.