12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Elvira25

Секция : Проблемы татарской филологии

Исследовательская работа

 

«Татарская национальная одежда»

МБОУ «Школа №77», Авиастроительный район ,г.Казань

 

Научный руководитель:

Сафина Эльвира Фаритовна

учитель татарского языка и литературы

МБОУ « Школа № 77»

Авиастроительный района

Г. Казани.


План.

Кереш өлеш.

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

Төп өлеш.

Татар халкының өс киемнәре турында сөйләү.

Татар халкының баш киеме турында сөйләү.

Татар халкының аяк киемнәре турында сөйләү.

Татар халкының 21 нче гасыр модасы

Йомгаклау.

Нәтиҗә ясау

 

Тезис

Тема. Татар халкының милли киемнәре.

Автор работы: Шайдуллина Виктория

Школа, класс: 77 школа Авиастроительного района г. Казани, 6в класс

Научный руководитель – Сафина Эльвира Фаритовна

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Татар халык киеме.

Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX йөзнең урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.

 

Кереш өлеш.

Татар халкы, башка халыклар  кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган.

Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз,  яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар. Кызлар каз өмәләренә, аулык өйләргә, кунакка  бару өчен махсус күлмәкләр тектергәннәр, ә яшь киленнәр исә, чишмәгә суга барганда да, үзләренең  гүзәллекләрен күрсәтү өчен, иң матур киемнәрен кигәннәр.

Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның  шөгыльләре, hөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвыгын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, чорлар  алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка hәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан.

Гасырлар үтү белән, татар халкының киенү рәвеше зур үзгәрешләр кичергән hәм менә без, яңадан үткәннәргә кайтабыз.

Кешеләр бер-берсеннән гореф-гадәтләре, кайсы дин вәкиле булулары белән генә түгел,ә йөз сызыклары һәм киемнәр төрлелеге белән дә аерылалар. Ләкин төс-кыяфәт тә, киемнәр дә вакытлар узу белән үзгәрә. Моннан 6-7 гасыр элек, ягъни Алтын Урда чорында киелгән кием, Казан ханлыгы өчен ярап бетмәгән кебек, бүгенге көндә дә кешеләрнең кием-салымнары үзгәрә тора.

Киемнәр күп төрле булган: көндәлек кия торган,эшкә һәм әлбәттә кунакка бару һәм бәйрәмнәр өчен махсус киемнәр тегелгән. Шул ук вакытта авыл кешесенең киеме дә шәһәрнекеннән аерылып торган . Шулай ук киемнәр кешеләрнең кайда яшәвенә һәм нинди хезмәт белән шөгыльләнүенә дә бәйле булган.

Татар хатын-кызларының киемнәренә күз салсак, алар ситсыдан яки сатиннан бала итэкле күлмәкләр, аның өстеннэән алъяпкыч кигәннәр.Алъяпкычның иң өстенә һәм итәкләренә дә бала итәкләр тегелгән, күкрәк турысына, итәгенә чәчәк чигелгән.Башларына дүртпочмаклап бәйләнгән ак яулык, аның баш түбәсенә туры килгән урыны тугәрәкләнеп чигелгән булган

Татар милли костюмнарын матур итеп чигелгән калфак-түбәтәйләрсез күз алдына да китереп булмый.

Бүген мин сезгә милли татар халык киемнәре турында яңа проект эше тәкъдим итәчәкмен.

Бу проекта татар халык киемнәренең кыскача тарихы һәм бүгенге дини мода белән чагыштыру булачак.

 

Төп өлеш.

 Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

  1. Татар халык киеме.

    Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

   Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX йөзнең урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.

   Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли. Аңа кадәр ничәмә-ничә йөз еллар буе яшәп килгән һәм күпме төбәкнең үзенчәлекләрен эченә алган борынгы кием-салым, кызганычка каршы, халыкның хәтереннән чыккан...

  Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Гомумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ.б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлек-ле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ.б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.

  Өс киемнәре.

- Күлмәк белән ыштан.

Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә.

Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган.

- Хатын-кыз күлмәге.

Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән.

- Алъяпкыч.

  Аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.

- Камзул.

 Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.  

- Казаки.

 Халкыбызның ирләр киеме — казаки (кайбер җирләрдә башкача атыйлар). Ул — озын җиңле һәм озын буйлы, өч билле, ябык күкрәкле язгы һәм җәйге өс киеме. Аны карарак төстәге фабрика тукымасыннан ике катлы итеп теккәннәр.

- Бишмәт.

 Биш билле озын өс киеменә бишмәт диләр. Күбрәк очракларда бишмәт мамык белән сырыла. Шуңа күрә аңа кайбер төркемнәрдә сырма да диләр. Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар бишмәт дип мамыксыз тегелгән озын, биш билле киемгә әйтәләр. Урта Идел буе татарлары хатыннар бишмәтен күбрәк төсле (яшел, шәмәхә, кара чия төсендә) хәтфәдән, эченә юка гына мамык куеп, ачык изүле итеп теккәннәр.

- Тун.

 Татар халкының өс-киемнәреннән саналган тун белән толыпны да күрсәтеп китәргә кирәк. Аларны иләнгән сарык яки төлке тиресеннән тукыма белән тышлап эшләгәннәр. Туннарны өч билле һәм туры аркалы итеп теккәннәр.

- Билбау.

Ирләрнең тышкы өс киеменә җыйнаклык биреп торучы нәрсә — билбау (әзәр).

2 Баш киемнәре.

2.1. Ирләр баш киеме.

- Түбәтәй.

  Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

- Бүрек.

Ир-атның тышкы баш киеме — бүрек. Бүрекләрне дә борынгырак вакытта очлырак, биегрәк итеп теккәннәр. Аның тышын карасу фабрика тукымасыннан, ә эчен йон белән сырып яки сарык тиресе куеп эшләгәннәр. Кайвакытта мондый бүрекнең кырыена җәнлек мехы (камчат, кондыз, төлке) мехы тотылган була.

- Эшләпә.

 Авыл җирләрендә ирләрнең җәйге баш киеме хезмәтен күбрәк эшләпә үтәгән. Аны өйдә ак төстәге сарык йоныннан киез итек басучылар ясаган.

2.2. Хатын-кыз баш киеме.

- Такыя.

 Татар хатын-кызларының гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Кызлар баш киеме хатыннарныкыннан аерылган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Аның маңгай өлешенә вак тәңкәләр, төймәләр һәм корт башлары тегелгән була.

- Калфак.

 Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.

- Хатын- кыз бүреге.

 Хатын-кызлар борын-борыннан бүрек тә кигәннәр. Әмма ул баш киеме үз эченә йомшак түбәле мех кырпулы бүрекне дә, кирәчле (каркаслы), кырыйларына тәңкәләр, асыл ташлар куеп эшләнгән яки челтәрләр белән бизәлгән очлы такыя бүрекне дә ала.

- Яулык.

 Яулык — борынгы төрки термин. Тыштан, ягъни, өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары очрый. Шундыйлардан иң оригиналь булганы — түгәрәк яулык. Аның кырыйларына, почмакларына һәм уртасына кара ефәк җеп белән борынгы орнамент төшерелгән, ә чит-читләренә кызыл ефәк җептән үрелгән чуклар тотылган була.

- Шәл.

XX йөз башында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә.

3. Татар халкының аяк киемнәре

 Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Аның озын һәм кыска кунычлылары яки кунычсыз кәвеш һәм башмак рәвешендәгесе, йомшак һәм каты табанлылары һ.б. төрләре бар.

- Читек

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

- Кәвеш-каталар.

Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегелгән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: кунычлы һәм кунычсызлары.

- Чабата.

 Урта Идел һәм Урал алды буе татарларының эш киеме комплексына юкә аяк киеме — чабата да хас була. Кечкенә башлы, сай чабаталар татар чабатасы диелгән. Чабатаны күбрәк тула оек өстеннән кигәннәр. Татар халкы тышта йөргән аяк-киеме белән өйгә кермәгән. Шуңа күрә ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына торган агач башмак кигәннәр.

- Киез итек.

Барлык төбәкләрдә дә ирләр һәм хатыннар кышын киез итек кигәннәр. Итекнең дә ике төре бар: озын кунычлы һәм кунычсыз, кәвеш формасында итеп басылганы (киез-ката, бәлүнкәләр). Итек басучылар итекне төрле төстәге җепләр белән бизәкләп, чуарлап та эшләгәннәр. Безнең халык, бигрәк тә хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге ирләр, кыска балтырлы киез итекләрне яратып кигән.

 

Түбәтәй. Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле.  Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар.

Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне  карарак төстәге тукымадан,  ә бәйрәмнәрдә кию очен затлырак  тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган. Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры XX йөз башында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәhәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй - кәләпүшләр тарала.

Хәзерге вакытта түбәтәй халыкның  киң катламы көнкүрешенә  яңадан әйләнеп кайтты. Милли декоратив-гамәли сәнгатьнең  түбәтәйләр әзерләү төре сакланып  кына калмады, ә яңа яклары  белән ачылып, үсеп китте. Ул бүгенге көндә дә татар халкының  нечкә зәвыгын, аның табигый  талантын чагылдыра.

Хатын-кызларның баш киемнәре  шактый катлаулы. Калфакларның  төрләре гаять күп. XIX гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага ук (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына  да хас була. Ләкин керәшен татарларында  бу төр кызлар калфагы  бигрәк тә тотрыклы булган. Мондый озын калфакны башка кигәндә аның кырыен 1-2 кат бөкләгәннәр hәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр.

Шәhәрдәге мөселман татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына hәм маңгай турысына  ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак  дигәннәр. Аны кызлар гына түгел, яшь хатыннар да, бөркәнчек астыннан кигәннәр, XIX йөзнең икенче яртысыннан (яңа кием стиле барлыкка килгәндә) кечерәк  "капчыклы", каты кырпаулы  хәтфә калфаклар өстенлек ала. Декоратив алымнарына карап  аларны энҗеле калфак, канитил  калфак, тәңкәле калфак дип йөртәләр. Шул ук вакытта кәләпүш формасындагы тәкыя калфаклар да шактый киң тарала.  Аларның да маңгай турысын,  кайвыкытларда түбәсен дә энҗе, тәңкәләр белән бизәгәннәр. Олырак яшьтәге хатыннар чигелмәгән  тәкыя калфак (кәттәши) кигәннәр. Хатын-кызлар бәрхет калфакларны да яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөргәннәр.

Әйе, дин буенча башны каплап  йөрергә кирәк булган, шуңа күрә элекке заманда калфак хатын-кызларның милли киеменең  гүзәл бизәге булып торган. Оста чигүчеләр яшел, зәңгәр, кызыл,  чия төсендәге бәрхет калфакларга  ука (алтын, көмеш җеп) яки сәйлән (бисер) белән бик тә нәфис чәчәк-үлән бизәкләрен  төшергәннәр.

Калфаклар бизәлешләре ягыннан гаҗәеп күп төрле булганнар.  Аларда иң популяр композицияләр - чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз hәм ярымай  мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте hәм үзенчәлекле алтын каурый бизәге. (Баш артына салынган  тоташ үсемлек бизәге каурыйга  охшаганга шулай атаганнар).


Бәрхетләрдән тегелгән, 
Ука белән чигелгән, 
Нәкышләре көмешләргә, 
Алтыннарга күмелгән.

Бигрәк матур түбәтәе 
Энҗе бөртекләр белән. 
Алар монда килгән гүя 
Чын әкият иленнән.


Алъяпкычымның бизәге 
Әллә кайдан күренә. 
Аллы-гөлле чәчәк төшкән, 
Килешәдер үземә.

4.Мөселманлык киемдә генә калмасын

Гадәттә җәмгыятьтә хатын-кызның мөслимә икәнлегенә ишарә ясаучы деталь булып берничә кат чорнап бәй­ләнгән яулык һәм тәнне тулаем кап­лап торган озын итәк яки күлмәк санала. Әмма югарыда әйтелгәннәр генә чын мөселман булу өчен җитәрлекме? Яулык һәм озын күлмәк эчендә кем яшеренә? Әлеге сораулар бик четерекле һәм күптәннән миңа тынгы бирми.

Әби-бабайлар өйрәткән кагыйдәләр­не искә төшерик әле. Татар-мөселманнар бары тик кул юганнан соң гына ризыкка кагыла һәм табын янында гына авыз ача. Ризыкны авызга капканчы, бисмилла әйтә, ашап бетергәч, дога кыла. Өстәл янында беркем дә сөйләшми, һичкайчан теләсә-кайсы җирдә, бигрәк тә кеше күзе төшкән ризыкны, валчыкларын чәчеп ашамый. Бу кагыйдәләр бүген дә кулланылышта. Укытучы әнием укучыларын: “Тәрбиялелекнең беркайчан да модадан чыкканы юк”, – дип өйрәтә. Үзебезне дә шулай тәрбияләде.

Өс-башка килгәндә, татар хатын-кыз­ларының киеме бөтенләй башкача булган. Бу турыда Википедия сайты да ачык мәгълүмат бирә. “Өс киеме комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соң­рак – чалбар) тәшкил итә. Чын татар хатын-кызларның борынгы стильдәге күл­мәге тоташ яки өзек буйлы, балаитәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәк өстеннән алъяпкыч яки камзул киелгән. Хатын-кыз­ларның баш киеме итеп такыя, калфак, яулык, шәл саналган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Яулыкка килгәндә, тыштан, ягъни өстән ябына яки бәйләнә торганнарыннан иң үзенчәлекле булганы – түгәрәк яулык Мисалга тагын ике хатын-кызны китерәсем килә. Берсе – татар халкының йөзек кашы булган композитор Сара Садыйкова. Ул башына һәрвакыт калфак, ә өстенә татар хал­кының милли бизәкләре төшерелгән зә­выклы күлмәк киеп йөргән. Икенчесе – Татарстан Республикасы мәдәният минис­тр­лыгының идарә җитәкчесе Кадрия Идрисова. Ул “Мәдәният дөньясында” тапшы­руының бер чыгарылышына озын күлмәк һәм татар бизәге төшкән калфак кигән иде. Татар хатын-кызына нәкъ менә шундый тышкы кыяфәт хас булырга тиештер.
Күргәнебезчә, татар хатын-кызы беркайчан да калын яулыкны кат-кат урамаган, өстенә дә озын итәкле тоташ кара күлмәк кимәгән (гомумән, кара төс татар халкына хас түгел дип беләм). 

Чын татар-мөселман хатын-кызы булу өчен күңел чисталыгы, ниятләр сафлыгы, тәр­биялелек, кылган догаңа ышаныч, татар милләтенә хас тыйнаклык кирәк. Шул чакта гына үзеңне чын мөселман дип атау дөрестер.


Йомгаклау.

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Борынгы әбиләребез киемнәрен өйдә тукылган киндердән яки җитеннән һәм өйдә баскан туладан эшләгәннәр. Барлык кигән киемнәре табигый материалдан булган. Өйләр саен диярлек туку станоклары эшләгән, шул станокларда тукыма тукыганнар, киндер ак килеш тә кулланылган, аларны махсус буяулар белән манганнар да. Аннан күлмәк-ыштан, алъяпкычлар, киндер букчалар теккәннәр. Алъяпкычларны милли бизәкләр белән чиккәннәр, вак чуптар бизәкләр төшергәннәр.

Бу проекта без татар хакының милли киемнәренң тарихы һәм бүгенгесе белән танышып киттек.

Татар милли костюмнарын матур итеп чигелгән калфак-түбәтәйләрсез күз алдына да китереп булмый бүгенге көндә.

Бүген мин сезгә милли киемнәре турында яңа проект эше тәкъдим иттем. Талантлы хатын-кызларыбызның күңел җылысы кушып чигелгән баш киемнәре милли костюмның мәҗбүри атрибуты саналган.Алар костюмны декоратив бизәү функциясен генә түгел, ә төрле бозымнардан, сихерләрдән саклау йоласын да башкарганнар. Дин буенча да башка киеп йөрү таләп ителә. Матур чигелгән читекләр,кәләпүшләр һәм кулдан эшләнгән өй киемнәре бүгенге көндә дә саклана.

Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата. Шуңа да үз киемнәребезгә, аларның пөхтәлегенә, гүзәллегенә игътибар бирү мөһим. Ничек туры килсә шулай ябылган яулык кайберәүләрдә аңламау хисләре тудырырга мөмкин. Шуңа да өй эчендә, хуҗалыкта ябып йөри торган яулык рәвешен тиз генә, дигән булып, кеше янына, урамга, кибетләргә ябып чыгу бик үк дөрес булмастыр. Якты төсмерләрдәге күркәм киемнәр һәркемдә соклану һәм кызыгу хисләре уятырга сәләтле.

Яулыклыларны тәнкыйтьләүгә каршы күпләрдән, итәк, күлмәк киеп, матур яулык япкан кызларга карата: «Менә ничек матур, җыйнак киенәләр бит. Кыска итәк, үтә күренмәле күлмәк түгел инде», — дигән сүзләрне дә ишетергә була бит.

Шуңа да, ни генә сөйләсәләр дә, динебезне күркәм, матур итеп күрсәтә белү безнең бурыч. Исламнан ерак торучылар да: «Алар дине башка кешеләрне хөрмәт итергә өйрәтә», — дип әйтерлек булсын.

Үз гореф-гадәтләребезне, милләтебезнең тарихын ,йолаларыбызны онытмасак иде.Кигән киемебез белән тоткан динебез һәм күңел чисталыгыбыз туры килсә иде дигән теләктә калам.


Кулланылган әдәбият:

1. http://senior-danif.narod2.ru/clients/kiemnr_m_bizn_iberlre/

2. «Татарская народная одежда». Татарское книжное издательство. Казань, 1997 ел.

3. http://tt.wikipedia.org/wiki/

4. Завьялова М.К. Татарский костюм: из собрания Государственного музея Республики Татарстан – Казань: Издательство “ЗАМАН”, - 1996. – 256 с.

5.Мәйдан. 2004. № 11. – Б. 204-205.

6.Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. – Казань: Татарское кн. изд-во, 1997. – 224 с.

Опубликовано


Комментарии (0)

Львова Светлана Алексеевна
Комментарий был удалён пользователем 01 май 2016 в 13:28
Самофалова Оксана Алексеевна
Комментарий был удалён пользователем 29 апр 2016 в 21:13
Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.