12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Закирова Гульнур Фоатовна71
Россия, Татарстан респ., Казань
Материал размещён в группе «Татар теле укытучылары төркеме»

9 нчы сыйныф. 5 нче дәрес.

Тема: «Татарстан – кара алтын республикасы». Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

Дәреснең максатлары:

белем бирү максаты: «Татарстан – кара алтын республикасы» темасына караган лексик берәмлекләрне ныгыту, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү, җөмлә кисәкләре турында белемнәрне үстерү;

коммуникатив максат: укучыларның диалогик һәм язма сөйләм телләрен үстерү шартлары булдыру;

тәрбияви максат: республикабыз белән горурлану, хезмәт ияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Дәрес барышы

1. Уңай психологик халәт тудыру

2. Белемнәрне актуальләштерү

«Татарстан – кара алтын республикасы» темасына караган лексик берәмлекләрне кабатлау, дөрес әйтелеш өстендә эш.

Сүзтезмәләрне транскрипция билгеләре белән языгыз, дөрес укырга өйрәнегез һәм тәрҗемә итегез.

Кара алтын, табигый байлык, нефть чыгару үзәге, нефть эшкәртү.

Бирелгән сүзләрдән сүзтезмәләр төзегез һәм тәрҗемә итегез. Алар белән җөмләләр төзегез.

Файдалы алтын

Табигый илләр

Кара казылмалар

Чит төбәкләр

Беренче байлык

Башка тапкыр


3. Уку мәсьәләсен чишү


Җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләрен табыгыз. Иярчен кисәкләргә сораулар куегыз.

Татарстан – бай һәм зур республика. Республиканың иң зур табигый байлыгы – нефть.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен искә төшерү. Нинди? соравына җавап биргән сүзләргә игътибар итү, аларның нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыклау.

Кагыйдә формалаштыру.


4. Беренчел ныгыту

Җөмләләрдән аергычларны табыгыз.

Татарстанның зур табигый байлыгы – нефть.
2. Беренче нефть чыганаклары – Тимәш, Ромашкино, Баулы.
3. Республикада нефть эшкәртү промышленносте үскән.
4. Татарстанда чыгарылган нефть башка төбәкләргә һәм чит илләргә җибәрелә.
5. Нефтьче – авыр һәм мактаулы һөнәр.


5. Икенчел ныгыту

Өйрәнелә торган лексиканы сөйләмдә куллану.

- Ни өчен Татарстанны «кара алтын республикасы» диләр?
- …
- Татарстанда беренче мәртәбә нефть кайда табыла?
- …
- Нефть эшкәртү предприятиесе кайсы шәһәрдә урнашкан?
- …
- Татарстанда чыгарылган нефть кая җибәрелә?
- ...


6.  Рефлексия, йомгаклау.

1. Нинди сорауларга җавап биргән сүзләр җөмләдә аергыч була?

2. Нинди сүз төркемнәре аергыч була ала?

3. Аергыч нәрсәне ачыклый?

Өй эше.

Җөмләләргә аергычлар өстәп языгыз.

Татарстанда «… алтын» чыгарыла.
2. Республика … казылмаларга бай.
3. Татарстанның … байлыгы – нефть.
4. Нефтьче – … һәм … һөнәр.











Опубликовано в группе «Татар теле укытучылары төркеме»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.