12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Альфинур323
Учитель татарского языка и литературы, пед. стаж -31год
Материал размещён в группе «Татар теле укытучылары төркеме»

 

«Рассмотрено»

Руководитель ШМО  ГМЦ

________Э.Р. Валеева

Протокол №1

от «_____»__________2017 г.

 

«Согласовано»

Заместитель директора по УР

 МБОУ «Большеелгинская СОШ»

 

_________ Л. Р. Хуснутдинова

«_____» __________ 2017 г.

 

«Утверждаю»

Директор МБОУ «Большеелгинская СОШ»

________ Г. М. Миннигалеева

Приказ №_________

от «_______» _________

 

 

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по предмету « Родная литература» на родном        (государственном) языке для 9 класса

МБОУ «Большеелгинская средняя общеобразовательная школа»

 

Составила: учитель татарского языка и литературы

 I кв. категории  Мубаракшина А.А.

 

 

Рассмотрено на заседании педагогического совета

протокол №1 от « ___» ________ 2017 г.

 

 

 

2017-2018 учебный год

 

Аңлатма язуы

 

9 нчы сыйныфлар өчен  әдәбияттан эш программасы Россия

 

Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

 

1.       Россия Федерациясендә “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

 

2.       Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

 

3.   Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

 

4.    РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

 

5.     “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

 

6.   “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

 

7.      “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

 

8.   Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

 

11.  МБГБУ “Олы Елга урта гомуми белем мәктәбе”нең белем бирү программасы (Приказ №115, 28.08.2015)

 

12.   МБГБУ “Олы Елга урта гомуми белем мәктәбе”нең 2017-2018 нче уку елына Укыту планы (Приказ №      о/д, 24.10.2017)

 

13.    МБГБУ “Олы Елга урта гомуми белем мәктәбе”нең 2017-2018 нче уку елына еллык календарь укыту графигы (Приказ № 90 о/д, 29.08.2017)

 

 

Әдәбият предметының укыту планында тоткан урыны

 

Укыту планында каралганча,  әдәбият дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга 34 сәгатькә төзелде.

 

Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V-IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа”га (Казан, 2013) һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010 нче елда басылып чыккан программага һәм 9 нчы сыйныф өчен Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова эшләгән (Казан: Татар. кит. нәшр., 2014) Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән уку әсбабына нигезләнеп төзелде.

 

 

 

Татар әдәбиятын укытуның максаты :

 

Матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету .. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш.

 

Бурычлары:

 

·                  укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;

 

·                  укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

·                  укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

 

·                  укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

 

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

 

Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә 9нчы сыйныф укучысы:

-                          сүз сәнгатенең образлы табигатен;

милли әдәбиятның иң билгеле язучыларыннан Г.Тукайның, Г.Камалның,

Г.Ибраһимовның, Ф.Әмирханның, Г.Исхакыйның, М.Җәлилнең, Ә.Еникинең

тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын;

өйрәнелгән әсәрләрнең эчтәлеген;

сүз сәнгатенең образлы асылын;

төп әдәби-теоретик төшенчәләрне

белергә;

әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап, аерым өлешләрен яттан сөйләү;

 

әдәби әсәрне әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау; әдәби әсәрнең аерым якларын элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр

 

чыгару;

әдәби әсәрнең төр һәм жанрын билгеләү;

әдәби әсәрләрне, аларның геройларын чагыштыру;

геройларга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау;

сәнгатьле уку;

әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару

күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.

 

Күнекмәләр булдыру эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә үстерелә һәм бәяләнә:

 

-   рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау.

 

 

-  репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.

 

-  иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә язу, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.

 

-  эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, язучы иҗатына карата аңлатмалар, бәя бирү.

 

-  тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел– стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү; язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

 

Танып-белү өлкәсендә:

 

-   аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;

 

-    укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм - - әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;

 

-    укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;

 

-   әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;

 

-   укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

 

бәяләү өлкәсендә:

-  милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;

-  әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;

-  өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;

 

-      автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

 

эстетик яктан:

 

-   әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;

 

-    баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

 

-   рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

 

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

-  укучының  җаваплылык хисен активлаштыру;

-                               - укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;

 

-                               - баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

 

-                                 - әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

 

 

-   төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.

 

 

Татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары Укуны бәяләү

 

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укыганда, “5”ле куела.

 

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басымны куеп, әмма әдәби әйтелештә 2-3 хаталар җибәреп укыганда, “4”ле куела.

 

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, әдәби әйтелештә 4-6 орфографик хаталар җибәреп, басымны ялгыш куеп укыганда һәм тизлеге тиешле нормада булмаган очракта, “3”ле куела.

 

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламыйча, 7 дән артык орфоэпик хаталар җибәреп укыганда һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламаган очракта, “2”ле куела.

 

Сөйләмне бәяләү

 

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә өчен “5”ле куела.

 

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик яки диалогик сөйләм өчен “4”ле куела.

 

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле булмаган, эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик сөйләм, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча өстәмә сораулар биргәндә генә корылган әңгәмә өчен “3”ле куела.

 

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог һәм бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаган очракта, “2”ле куела.

 

Анализ күнекмәләрен һәм теоритек белемнәрне бәяләү

 

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоритек төшенчәләр аңлап, урынлы кулланылса, анализ нигезле булып, җавап теоретик яктан югары оештырылса, “5”ле куела.

 

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоритек төшенчәләрне аңлап та, аларны куллану барышында аерым төгәлсезлекләр күзәтелсә, анализ эчтәлек сөйләүгә “борылса”, “4”ле куела.

 

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоритек төшенчәләр кулланылып та, күренешкә туры килмәгән һәм хаталар ясалган, анализ әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләүдән генә гыйбарәт булган очракта, “3”ле куела.

 

Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында укучы әдәби-теоритек төшенчәләрдән мәгълүматсыз булып, аларны җавабында кулланмаса, анализ бөтенләй ясалмаса, “2”ле куела.

 

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

 

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, эчтәлеге тулы булган, 1 орфографик һәм 1 пунктацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

 

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин эчтәлегендә төгәлсезлекләр булган, 2-3 орфографик һәм пунктацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

 

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ачылып бетмәгән, 4-6 орфографик һәм пунктацион яки 4-6 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

 

 

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ягыннан туры килмәгән, 7 дән артык орфографик һәм пунктацион яки 7 дән артык грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

 

Йомгаклау билгесе

 

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул иң беренче

 

чиратта укучыларның әдәби белемен, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен, шулай ук

 

язма эшләрнең һәм телдән җавапларның нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

 

 

Татар мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы

 

9сыйныф

 

З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзекләр).

Ф.Әмирханның «Хәят» повесте.

Г.Камалның «Банкрот» комедиясе.

М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы (өзекләр).

Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере.

М.Җәлилнең «Җырларым», «Тик булса иде ирек» шигырьләре.

Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясе.

Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» шигырьләре.

А.Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» повесте.

 

Н.   Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Т.Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасы. Ф.Садриевның «Таң җиле» романы (өзекләр).

Зөлфәтнең «Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре.

 

Курсның эчтәлеге

 

Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше, үсеш баскычлары. Әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма ягыннан тирәнрәк, тулырак бәяләү. Шигырь төзелешен өйрәнү, аның төрләрен аерып чыгару.

 

Сәнгать төре буларак әдәбият. Сәнгать төрләре һәм әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып белүгә хезмәт итүе. Әдәбиятның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы.

 

Сүз сәнгате. Эстетик идеал.

 

 

Әдәбиятныӊ барлыкка килүе һәм үсеше. Гомумтөрки мәдәният һәм әдәбият. Ислам мәдәнияте. Мәдәни һәм әдәби күренеш буларак суфичылык. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Торгынлык чоры мәдәнияте, әдәбияты (16 гасырныӊ 2 нче яртысыннан 19 нчы гасырныӊ 2 нче яртысына кадәр) турында мәгълүмат бирү. Әлеге чорлар әдәбиятында төп тема-мотивлар, романтик сурәтлелек, аның билгеләре. Әсәрләрнең Коръән тәгълиматы белән сугарылуы. Дөньяви мотивларның урыны.

 

Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше, үсеш баскычлары. Урта гасырлар романтизмы. Дини әдәбият, дөньяви әдәбият. Әдәби жанрлар.

 

XIX гасыр татар әдәбияты. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләре. Сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, мәгърифәт, әхлак, тәрбия. Татар милләтенең уянырга, үсәргә тиешлеге, хатын-кыз язмышы, алдынгы, бигрәк тә рус мәдәниятенә йөз тоту кебек мәсьәләләрнең көнүзәктә торуы. Әсәрләрдә төп конфликт буларак искелек һәм яңалык көрәше

 

З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзекләр). Детективлыкка нигезләнгән сюжеты. Матди һәм рухи байлыкка бәйле туган конфликт. Төп образлар, аларның эш-гамәле. Аерым геройлар фаҗигасенең сәбәпләре.

 

Әдәби процесс (барыш); чор әдәбияты. Әдәбиятта традицияләр һәм яңачалык.  

 

ХХ  гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби-эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләре. Әдәбиятта яңа юнәлешләр һәм агымнар барлыкка килү. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу.

 

Ф.Әмирханның «Хәят» повесте. Хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, мәхәббәт мәсьәләләренең үзәккә куелуы. Дин кануннарына нигезләнгән милли тормышның русча яшәү үрнәге белән каршылыкка керүе. Хәят образы, аның рухи кичерешләрен ачуда әдипнең осталыгы, алым-чаралар муллыгы. Портрет һәм пейзажның әдәби-эстетик функциясе.

 

Эпик төр. Повесть. Образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Пейзаж, портрет. Психологизм

 

Г.Камалның «Банкрот» комедиясе. Ялган банкротлыкка чыгу вакыйгасының реаль җирлеге. Комедиячел конфликт. Сираҗетдин образы. Әсәрдә көлү алымнары. Шул чор татар җәмгыятендәге кимчелекле якларның усал тәнкыйтьләнүе. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгы. Г.Камал әсәренең Н.А.Островскийның “Үз кешеләр – килешербез” комедиясе белән охшашлыгы.

 

Драматургия жанрлары. Комедия. Автор идеалы. Язучы стиле.

 

1917 – 1940 еллар әдәбияты. Әлеге дәвердә татар әдәбиятының берничә этап аша үтүе. Чорга кыскача күзәтү. Иҗтимагый-тарихи, социаль-мәдәни шартлар. Әдәбиятта сыйфат үзгәреше, аңа идеология тәэсире. Әдәбиятта тарихи-иҗтимагый вакыйгаларныӊ сурәтләнеше.

 

М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы (өзекләр). Романда 19 йөз ахыры татар тормышы сурәтләнү. Ил-халык тормышының бер гаилә эчендәге каршылыклар рәвешендә сурәтләнүе. Әсәрдә татарларның яшәү рәвеше, сыйфат-билгеләре чагылыш табу. Төрле социаль катлаулар тормышы. Халыкның властька, дин әһелләренә мөнәсәбәте. Әсәрдәге төп образлар, аларның характер сыйфатлары. Татар җәмгыятендә хатын-кызның урыны, роле. Саҗидә образы.

 

 

Эпик төрнең бер жанры буларак роман. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт (хронотоп).

 

Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты. Бөек  Ватан  сугышы  елларында  татар әдәбияты. Лирика һәм публицистиканың алга чыгуы. Кече жанрларның активлашуы. Төп тема-мотивлар, проблемалар. Сугыш чынбарлыгы һәм аны сурәтләү үзенчәлекләре. Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере. Лирик герой кичерешләренең чагылу үзенчәлеге.

 

Сурәт чараларының әдәби функциясе.

 

Символ, деталь. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция).

 

Муса Җәлилнеӊ «Моабит дәфтәрләре»ннән: «Җырларым», «Кошчык», «Тик булса иде ирек», «Ышанма», «Катыйльгә», «Бер үгет» шигырьләре.

 

Тормыш юлы, батырлыгы һәм иҗаты. Шагыйрь иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Тоткынлык чоры иҗатыныӊ үзенчәлекләре: коллыктан котылу чарасы буларак үлем, аның үлемсезлеккә илтүе; Ватанга бирелгәнлекне, тугрылыкны раслау; дошманга нәфрәтнең чагылышы һ.б. Шигырьләренеӊ сәнгатьчә эшләнеше: кабатлау, эпитет, метафора, антитеза, риторик эндәшләрнеӊ хис дәрәҗәсен арттыруга хезмәт итүе. Традицион символик образларныӊ яӊа төсмерләргә баюы.

 

Шагыйрь иҗатын, көрәшен чагылдырган әдәби һәм фәнни хезмәтләр

 

Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясендә сугыш фаҗигасе чагылышы. Яралы лейтенантның яшәү-үлем халәтендәге кичерешләренең туган як, туган җир, ата-ана, сөйгән кеше якынлыгын калкытып куюы, аларның яшәеш мәгънәсе булуын ачуы. “Бала” хикәясендә яшь солдат Зарифның күңел кичерешләре, рухи батырлыгы сурәтләнү. “Ана белән кыз” хикәясендә сугыш шартларында яшәгән кешеләрнең күңел халәтен, сабырлык-түземлеген, өмет хисен әдәби детальләр, сурәт чаралары аша укучыга җиткерү .

 

Әсәрнең  эчтәлек   һәм   формасы.   Эчтәлек:   вакыйга,  күренеш,   яшерен   эчтәлек,

 

контекст. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш.

 

Сугыштан соӊгы һәм 1960-80 нче еллар әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Әлеге чорда яңа жанрлар, тема-мотивлар, әдәби формалар барлыкка килү. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы.

 

Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» шигырьләре. Иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Тоткынлык чоры иҗатына караган шигырьләрендә кешегә хас хис-кичерешләрнең төрлелеге. Сагыш, сагыну, тормыш гаделсезлегенә ачынуның алгы планга чыгуы. Лирик герой күңелендәге өмет-ышанычның киләчәк матурлыгы булып ачылуы. Сурәт чаралары муллыгы.

 

Лирик жанрлар: күңел лирикасы, фәлсәфи лирика. Лирик герой, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.

 

И.Юзеевнең “Сагышлы мирас”, “Гасыр кичкән чакта”, “Без”, “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигырьләре. Шагыйрьнең романтик шигърият вәкиле булып танылуы. Лирик героеның төрле төсмерләрдә чагылыш табуы: яшьлеген, аның серле таңнарын сагынучы; ашкын хисле, көчле рухлы шәхес; мәхәббәт утында янучы гашыйк һ.б. Әдипнең туган җир, тел, ата-ана, әхлакый кыйммәтләр сакланышы, Җир, Галәм язмышы кебек мәсьәләләргә актив мөрәҗәгать итүе. “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасында чор-заман

 

 

мәсьәләләрнең өч герой язмышы аша сурәтләнеше. Символик образларның, әдәби детальләрнең автор идеясен ачудагы роле.

 

Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар)

 

А.Гыйләҗевның  «Җомга  көн,  кич  белән»  повесте.  Әдипнең  кырыс  реализмга

 

нигезләнеп язуы. Әсәрдә әхлак тәрбиясе, ата-ана каршындагы бурыч, намус җаваплылыгы кебек төшенчәләрнең гыйбрәтле вакыйга-күренешләрдә чагылышы. Бибинур карчык образы: изгелеге, көчле рухы, милли характер булып ачылуы. Корбанчылык идеясенең чагылышы. Әсәрдә символик образларның, әдәби детальләрнең роле. Әсәр исеменә салынган тирән мәгънә.

 

Тема, проблема, идея, пафос. Текст: эпиграф, башлам (пролог), бетем (эпилог). Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.

 

Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Әсәрдә борынгы бабаларыбыз – болгарлар тормышының, гореф-гадәтләренең мавыктыргыч, гыйбрәтле вакыйгаларда сурәтләнеше. Романда тарихи дөреслек һәм автор уйланмасы. Төп образлары, аларның эш-гамәлендә ачылган характер сыйфатлары. Ител образы.

 

Персонаж, характер, тип. “Эзоп теле”.

 

Т.Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасы. Әсәрнең сюжет-композициясе, конфликт үзенчәлеге. Татар милләтенә хас булган гореф-гадәтләрләрнең онытыла баруына борчылу идеясе. “Бәхет” төшенчәсен аңлау-аңлату. Кулъяулык образына, җырга салынган мәгънә. Автор позициясе.

 

Музыкаль драма. Автор образы, автор позициясе

 

Хәзерге әдәбият. ХХ-ХХI гасырлар чигендә татар әдәбиятында сыйфат үзгәрешләре, эзләнүләрнең “яңа дулкын” булып күтәрелүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгын чагылдырган, ил тарихындагы олы этапларның, аерым шәхесләрнең сурәтен тудырган әсәрләр язылу. Психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау.

 

Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Мәңгелек темалар һәм образлар.

 

З.Хәкимнең “Телсез күке” драмасында ретроспектив алым ярдәмендә халык тормышының киң понарамасын чагылдыру. Милләт язмышының вакыйгаларны иңләп үтүе. Ата-баба телен белү, җыр-моңын өйрәнүнең чикләрне белми торган изге төшенчә буларак ачылуы. Шәхес һәм система каршылыгына нигезләнгән конфликт, аның чишелеше. Зариф һәм Зыятдин образлары. Татар җыр-моңының символик образ буларак туган җир матурлыгын, халыкның фаҗигале язмышын, теләк-өметен чагылдыруы.

 

Драма жанры һәм жанр формалары.

 

Ф.Садриевның «Таң җиле» романы (өзекләр). Кырыс чынбарлыкның романтик алымнар аша сурәтләнүе. Көнкүреш вакыйгасының илкүләм әһәмиятле иҗтимагый, социаль-мәдәни, әхлакый мәсьәләләргә барып тоташуы. Романда совет җәмгыятенең кискен тәнкыйтьләнүе. Кеше һәм җәмгыять каршылыгы. Нуриасма образы: милли йөзе, характер сыйфатлары, яшәеш идеалы. Намусларына хыянәт иткән типлар.

 

Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре

 

Зөлфәтнең «Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре. Шагыйрьнең классик традицияләренә йөз тотуы. Шигырьләренең халык язмышына бәйле

 

 

публицистик яңгырашы. Заман сорауларын Кеше шәхесе, аның хис-кичерешләре аша чагылдыручы фәлсәфи-лирик шагыйрь булып танылуы. Иҗатында чичәнлек рухы.

 

Шигырь системалары турында мәгълүмат.

 

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр:

 

1.       Ф.Латыйфи. “Хыянәт”.

 

 

 

Ятлау өчен әсәрләр:

 

1.       Ф.Әмирханның «Хәят» повестеннан бер өзек

 

2.       Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере

 

3.       Муса Җәлилнеӊ “Кошчык” шигыре

 

4.       И.Юзеевнең “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигыре.

 

 

 

Якынча календарь-тематик план.

 

Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V-IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа”га (Казан, 2013) һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010 нче елда басылып чыккан программа нигезләнеп төзелде. 2013 нче елгы ФДБСка нигезләнгән үрнәк программада тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы эш программасына кертелде. . Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы” (төзүче-авторлары: Ф.А.Ганиева, Л.Г.Сабирова, М.Д., Гарифуллина, Д.М. Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, Ч.Р.Рамазанова, Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова. – Казан, 2014 ) таләпләре исәпкә алынды.

 

 

Дәрес

Тема

Сәг.

Дата

Искәрмә

тәр

 

саны

 

 

тибе

 

 

 

 

1.

Кереш.

1

1.09

 

 

Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше.

 

 

 

 

Сүз сәнгате. Эстетик идеал.

 

 

 

2

Гомумтөрки мәдәният һәм әдәбият. Ислам

1

2.09

 

 

 

 

 

мәдәнияте. Ә.т. Мәдәни һәм әдәби күренеш буларак

 

 

 

 

 

суфичылык

 

 

 

3

 

. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Торгынлык

 

8.09

 

 

 

чоры мәдәнияте, әдәбияты

1

 

 

4

 

Торгынлык чоры мәдәнияте, әдәбияты (16 гасырныӊ

 

9.09

 

 

 

2 нче яртысыннан 19 нчы гасырныӊ 2 нче яртысына

1

 

 

 

 

кадәр) турында мәгълүмат бирү

 

 

 

5.

 

XIX гасыр татар әдәбияты.

       1

15.09

 

6

 

«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы.

1

16.09

 

 

 

Детективлыкка нигезләнгән сюжет.

 

 

 

7

 

«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы. Матди һәм

 

22.09

 

 

 

рухи байлыкка бәйле туган конфликт

1

 

 

8

 

«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романында төп

 

23.09

 

 

 

образлар, аларның эш-гамәле. Аерым геройлар

1

 

 

 

 

фаҗигасенең сәбәпләре.

 

 

 

9

 

ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-

1

29.09

 

 

 

Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын

 

 

 

 

 

үзләштерүе.

 

 

 

10

 

Ф.Әмирханның «Хәят» повесте. Хатын-кыз

1

30.09

Ф.Әмирханның

 

 

азатлыгы, шәхес иреге, мәхәббәт мәсьәләләре

 

 

«Хәят»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

повестеннан бер

 

 

 

 

 

 

 

 

 

өзекне ятларга

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

11

 

Ф.Әмирханның «Хәят» повесте. Хәят образы, аның

1

6.10

 

 

 

рухи кичерешләрен ачуда әдипнең осталыгы, алым-

 

 

 

 

 

чаралар муллыгы.

 

 

 

12

 

Ф.Әмирханның «Хәят» повесте. Эпик төр. Повесть.

1

7.10

 

 

 

Образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче

 

 

 

 

 

герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар.Ә.т.

 

 

 

 

 

Пейзаж, портрет. Психологизм.

 

 

 

 

 

13-14

Б.С.Ү. Ф.Әмирханның «Хәят» повесте буенча

2

13.10

 

 

 

сочинение (№1) язу.

 

14.10

 

15

 

Г.Камалның «Банкрот» комедиясе. Ялган

1

20.10

 

 

 

банкротлыкка чыгу вакыйгасының реаль җирлеге.

 

 

 

 

 

Комедиячел конфликт.

 

 

 

16

 

Г.Камалның «Банкрот» комедиясе. Сираҗетдин

1

21.10

 

 

 

образы. Әсәрдә көлү алымнары. Шул чор татар

 

 

 

 

 

җәмгыятендәге кимчелекле якларның усал

 

 

 

 

 

тәнкыйтьләнүе.

 

 

 

17

 

Г.Камалның «Банкрот» комедиясе. Әсәрдә

1

27.10

 

 

 

күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгы. Ә.т.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Драматургия жанрлары. Комедия. Автор идеалы.

 

 

 

 

 

Язучы стиле

 

 

 

18

 

Б.С.Ү.Сочинение №2 “Сираҗетдин – комсызлык

1

28.10

 

 

 

корбаны”

 

 

 

 

 

19

 

М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы. «Мөһаҗирләр»

1

10.11

 

 

 

романы (өзекләр). Романда 19 йөз ахыры татар

 

 

 

 

 

тормышы сурәтләнү.

 

 

 

20

 

М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы. Татар

1

17.11

 

 

 

җәмгыятендә хатын-кызның урыны, роле. Саҗидә

 

 

 

 

 

образы. Ә.т. Эпик төрнең бер жанры буларак роман.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

21

 

Б.С.Ү. Сочинение №3 “М.Галәүнең «Мөһаҗирләр»

1

24.11

 

 

 

романында Саҗидә образы”

 

 

 

22

 

Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты.Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере. Ә.т. Символ, деталь.

1

1.12

Г.Кутуйның

 

 

Әдәби алымнар

 

 

 

 

«Сагыну» нәсерен

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ятларга

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

23

 

Муса Тормыш юлы, батырлыгы һәм иҗаты.

1

8.12

. МусаҖәлилнеӊ

 

 

Шагыйрь иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Тоткынлык

 

 

“Кошчык”

 

 

чоры иҗатыныӊ үзенчәлекләре: коллыктан котылу

 

 

шигырен ятларга.

 

 

чарасы буларак үлем, аның үлемсезлеккә илтүе.

 

 

 

24

 

Муса Җәлилнеӊ «Моабит дәфтәрләре»ннән:

1

15.12

.

 

 

«Җырларым», «Кошчык», «Тик булса иде ирек»,

 

 

 

 

 

«Ышанма», «Катыйльгә», «Бер үгет» шигырьләре

 

 

 

25

 

Ә.Еникинең “Кем җырлады?” хикәясендә сугыш

1

22.12

 

 

 

фаҗигасенең чагылышы. “Бала”, “Ана белән кыз” хикәяләрендә

 

 

 

26

 

Ә.Еникинең “Бала”, “Ана белән кыз” хикәяләрендә

1

12.01

 

 

 

кешеләрнең күңел халәтен, сабырлык-түземлеген,

 

 

 

 

 

өмет хисен әдәби детальләр, сурәт чаралары аша

 

 

 

 

 

укучыга җиткерү .

 

 

 

27

 

Б.С.Ү.Сочинение№4 “Ә.Еники хикәяләрендә сугыш

1

19.01

 

 

 

фаҗигасенең чагылышы.”

 

 

 

28

 

Д.Т.У. № 2 Г.Әпсәләмов. “Ак төннәр” әсәре.

1

26.01

 

29

 

Сугыштан соӊгы һәм 1960-80 нче еллар әдәбияты.Х.Туфан иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Тоткынлык

1

2.02

. Х.Туфанның

 

 

 

 

чоры иҗатына караган шигырьләрендә кешегә хас

 

 

«Кайсыгызның

 

 

хис-кичерешләрнең төрлелеге. Сагыш, сагыну,

 

 

кулы җылы»

 

 

тормыш гаделсезлегенә ачынуның алгы планга

 

 

шигырен ятларга

 

 

чыгуы. Лирик герой күңелендәге өмет-ышанычның

 

 

 

 

 

киләчәк матурлыгы булып ачылуы. Сурәт чаралары

 

 

 

 

 

муллыгы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

30

 

Б.С.Ү. Х.Туфанның шигырьләрен яттан сөйләү. Өй

1

9.02

 

 

 

сочинеиесе №5)язарга әзерләнү. “Туфан үзе бер

 

 

 

 

 

чор”

 

 

 

31

 

И.Юзеевның романтик шигърият вәкиле булып

1

16.02

. И.Юзеевнең

 

 

танылуы. Лирик героеның төрле төсмерләрдә

 

 

“Калдыр, аккош,

 

 

чагылыш табуы. И.Юзеевнең “Сагышлы мирас”,

 

 

каурыеӊны”

 

 

“Гасыр кичкән чакта”, “Без”, “Калдыр, аккош,

 

 

шигырен ятларга

 

 

каурыеӊны” шигырьләре.

 

 

23 февраль- уку программасын берләштерү

32

 

А.Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» повесте.

1

 

 

Әдипнең кырыс реализмга нигезләнеп язуы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

33

 

А.Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» повесте.

1

2.03

 

 

 

Әсәрдә әхлак тәрбиясе, ата-ана каршындагы бурыч,

 

 

 

 

 

намус җаваплылыгы кебек төшенчәләрнең гыйбрәтле

 

 

 

 

 

вакыйга-күренешләрдә чагылышы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

34

 

Б.С.Ү. А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән...”

1

9.03

 

 

 

әсәрендә мәхәббәт һәм язмыш темасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

35

 

Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы

1

16.03

 

 

 

(өзекләр). Әсәрдә борынгы бабаларыбыз – болгарлар

 

 

 

 

 

 

 

тормышының, гореф-гадәтләренең мавыктыргыч,

 

 

 

 

 

гыйбрәтле вакыйгаларда сурәтләнеше

 

 

 

36

 

Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романында

1

23.03

 

 

 

тарихи дөреслек һәм автор уйланмасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

37

 

Б.С.Ү. Сочинение №6. “Тарихыбыз түреннән килгән

    1

6.04

 

 

 

аваз һәм рух”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

38

 

Т.Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасы.

1

13.04

 

 

 

Әсәрнең сюжет-композициясе, конфликт  үзенчәлеге.

Ә.т. Музыкаль драма. Автор образы, автор

позициясе.

 

 

 

 

39

 

З.Хәкимнең “Телсез күке” драмасы.

1

20.04

 

 

 

 

 

 

 

40

 

Ф.Садриевның «Таң җиле» романы. Өзекләр белән

1

27.04

 

 

 

танышу Ә.т. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.

 

 

 

41

 

Б.С.Ү. “Таң җиле" романы - Анага мәдхия

1

4.05

 

42

Зөлфәтнең «Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын

1

11.05

18.05

 

 

 

яфрак шавы» шигырьләре.

 

 

 

 

 

Укытуны матди-техник яктан һәм мәгълумати яктан тәэмин итү.

УМК:

 

Дәреслек: Әдәбият. 9 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы./ Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова / - Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 255бит, 2кисәктән тора.

 

Методик ярдәмлекләр:

 

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

 

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. –

Казан: Мәгариф, 2004.

 

 

Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү нигезенә түбәндәгеләр керә:

 

·                     белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;

 

·                     әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

 

·                     электрон китапханә,

·                   электрон һәм басма күрсәтмәәсбаплар, дәреслекләр;

·                     мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;

·                     Укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;

·                     Төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

·                     Белешмә материаллар;

·                   Балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

·                     Интерактив тикшерү программалары;

·                     татар сайтлары ( belem.ru ; tatarile.org.com ).

 

 

 

 

Өстәмә әдәбият исемлеге

1.    Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Әхмәдуллин. – Казан:Татар.кит.нәшр., 1990, 238 б.

2.  Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

 

3.     Гыймадиева Н.С., Билалова Ә.Г. Әдәбият дәреслекләре буйлап. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.

 

4.  Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. –Казан: Мәгариф, 2005.

5.   Заһидуллина Д.Ф Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. –  Казан: Мәгариф,

2000.

6.  Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. – Казан:Татар .кит.нәшр., 2010.

 

7.    Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002.

 

8.  Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1983 – 2001.

 

9.  Татар әдәбияты. Теория.Тарих./Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйлаҗев, Н.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006.

 

10.  Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан:татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

11.  Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002.

12.  Риваятьләр һәм легендалар-Казан:ТКН,2001.

13.  Абдрәхимова Я.Х. “55 сочинение”, Мәгариф, 2007 нче ел.

14. Хәбибуллина З, Миңнуллина Р. “Сочинение язарга өйрәнәбез”, Яңалиф, 2002 нче ел

15.  Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Татар теле һәм әдәбият. I кисәк. – Казан: РИЦ “Школа”,

2005

 

 

16. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. 5-11 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. – Казан: “Мәгариф”, 2000.

 

17. Юзиев Н. Шигърият дөньясы. – Казан, 1981

 

 

Күрсәтмә материаллар

 

 

1.                  Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары ( belem.ru , tatarile.org.com);

 

аудио һәм видео әсбаплар:

 

 

 

2.      http://gabdullatukay.ru /

3.      http://mojahit.narod.ru /

4.      http://gibrahimov.ucoz.ru /

5.      http://alish.ru /

 

 

 

2 CD һәм MP 3 диск җыентыклары

Татар әдәбияты буенча

 

1.  Гасырларда калыр батырлык. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап (татар, рус, инглиз телләрендә)

 

2.     Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты.(интерактив китап, mp3 диск)

 

3.  Күренекле шәхесләр. Татар язучылары һәм композиторлары иҗаты, алар турында истәлекләр тупланган җыентыклар

 

Габдулла Тукай.

Әмирхан Еники

Һади Такташ

Гомәр Бәширов

Хәсән Туфан

Салих Сәйдәшев

Муса Җәлил

Нәҗип Җиһанов

Сибгат Хәким

Рөстәм Яхин

 

4.  Мультфильм М.Җәлил Ана бәйрәме. (“Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка”, “Чишмә һәм сандугач”)

 

5.  Ризаэддин Фәхреддин иҗаты.

6.  Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты.

7.  Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты.

8.  Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты.

9.  Габдулла Тукай (1886-1913) Шигырьләр.

10.  Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия.

 

·     CD 1. Шигърият бакчасында o С.Сараи

 

o Мөхәммәдьяр o Г. Кандалый o Г. Чокрый

 

o Г. Тукай o С. Рәмиев

 

·     CD 2. Шигърият бакчасында o Н. Думави

 

Ш. Бабич

 

 

o          Һ. Такташ o С. Хәким o М. Җәлил o Ф. Кәрим o Г. Кутуй o Х. Туфан

 

o Н. Арсланов o З. Нури

Ш. Галиев

С. Сөләйманова

 

  CD 3. Шигърият бакчасындаCD 3. Шигърият бакчасында

o

Р. Фәйзуллин

o

Г. Афзал

o

Г.Зәйнашева

o

Зөлфәт

o

З. Мансур

o

М.Әгъләмов

o

Э. Мөэминова

o

Р. Миңнуллин

o

Ф.Яруллин

o

Р. Харис

o          И. Юзеев

 

o          татар халык авыз иҗатыннан үрнәкләр CD 4. Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре o Г. Әпсәләмов

 

Ә.Еники

 

o М. Мәһдиев o Г. Ибраһимов

 

CD 5. Язучыларыбызның чыгышлары һәм алар турында истәлекләр o Дәрдемәнд осталыгы (1979)

 

o И.Гази Ф.Хөсни турында (1968) o Н. Исәнбәт чыгышы (1974)

 

И. Сәләховның үзенең тормышы һәм Һ. Такташ турында истәлекләре (

1968)

 

o            Х. Сәлимҗанов Һ. Такташ турында (1974) o Г. Әпсәләмов чыгышы (1958)

 

o Тылсымлы каләм (Ф.Яруллин белән әңгәмә 1961) o М.Җәлил турында хатыны Әминә белән әңгәмә o Г. Бәширов “Табигать һәм без”

 

  CD 6. Язучылар, композиторлар һәм рәссамнарыбызның чыгышлары, алар

турында истәлекләр

o        Г. Тукай (1965)

 

o        С. Волжская-Гыйззәтуллинаның Г.Тукай турында истәлекләре (1975) o Х.Туфан С.Хәким турында (1961)

 

o Композитор Заһид Хәбибуллин чыгышы (1972) o Рөстәм Яхин балалар музыкасы турында (1971) o Композитор Әнвәр Бакиров чыгышы(1957)

 

Сынчы-рәссам Бакый Урманче белән әңгәмә (1987)

С.Садыйкованың С.Сәйдәшев турында истәлекләре (1980)

С.Садыйкованың Г. Бәширов белән бергә эшләүләре турында сөйләве

 

(“Җидегән чишмә” җыры 1984)

 

o        Журналист Венера Ихсанованың Х. Туфан турында истәлекләре (1999) o Фәрит Солтанбековның М. Җәлил турында истәлекләре (1974)

 

11. Габдулла Тукай. Энциклопедия. (дисклар коллекциясе 4 шт.)

 

 

Кушымта

 

 

 

БСҮ (язма эшләр, шигырьләрне яттан сөйләү) графигы

 

 

Вакыты

Тема

 

 

 

1

Октябрь

. Ф.Әмирханның «Хәят» повестеннан бер өзекне яттан

 

 

сөйләү.

 

 

 

 

 

Ф.Әмирханның «Хәят» повесте буенча сочинение (№1)

 

 

язу.

 

 

 

2

Ноябрь

Сочинение №2 “Сираҗетдин – комсызлык корбаны”

 

 

 

3

Декабрь

Сочинение №3 “М.Галәүнең «Мөһаҗирләр»

 

 

романында Саҗидә образы”

 

 

 

 

 

. Г.Кутуйның «Сагыну» нәсерен яттан сөйләү

 

 

 

 

 

. Муса Җәлилнеӊ  “Кошчык” шигырен ятларга.

4

Январь

Сочинение№4 “Ә.Еники хикәяләрендә сугыш

 

 

фаҗигасенең чагылышы.”

5

Февраль

Б.С.Ү. Х.Туфанның шигырьләрен яттан сөйләү. Өй

 

 

сочинеиесе №5)язарга әзерләнү. “Туфан үзе бер чор”

 

 

. И.Юзеевнең  “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигырен

 

 

ятларга

 

 

 

7

Апрель

Сочинение №6. “Тарихыбыз түреннән килгән аваз һәм

 

 

рух”

 

 

 

8

Май

Б.С.Ү. “Таң җиле" романы - Анага мәдхия

 

 

 


9нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы
DOCX / 72.65 Кб

 

Опубликовано в группе «Татар теле укытучылары төркеме»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.