Класстан тыш чара «Әбиемнең күңел сандыгы»

12
0
Материал опубликован 22 November 2016 в группе

«Әбиемнең күңел сандыгы»

(Сәхнәгә милли киемнән бер укучы чыга һәм шигырь сөйли)

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серлар саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы идее, ачасы.

Алсу. Ранилә, Ранилә! Кер әле, кер!

Ранилә. Нигә чакырдың, Алсу?

Алсу. Әти-әни өйдә юк. Әбием ахиратләренә утырмага ките. Әйдә аулак өйгә кызлар чакырабыз.

Ранилә. Әйдә. Кемнәрне чакырыйк икән?

Алсу. Үзебезнең урам кызларын барысын да чакырыйк. Син бар әйтә тор. Мин өйләрне жыештырам.

(Ранилә китә, Алсу идән себерә, паласларны төзәтә. Бераздан кул эшләрен тотып, кызлар керә башлый)

Алсу. Кызлар, әйдәгез җырлый-җырлый эшлик әле.

(Зөльфия әби кайтып керә)

Зөльфия әби. Нинди матур көй ишетелә дисәм, үзебезнең кызлар икән.

Алсу. Әбием, кайтып та життеңмени? Зинһар, ачуланма инде, кызларны аулак өйгә чакырган идем.

Зөльфия әби. Ярар, ярар, мин сезгә комачауламам, почмак якта гына утырам. Ә сез уйнагыз, көлегез. Безнең дә бит бар иде яшь чаклар…Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар!...Аларның исәбе-хисабы юк идее.

Ранилә. Әбекәй, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.

Зөльфия әби. И, балам үзем генә булдыра алмам инде. Булмаса, әхирәткәем Гөлнараны чакырыйм әле. Гөлнара ахирәт, күршеңдә аулак өй. Кер әле.

Гөлнара әби. Әй, шул Зөльфияне! Яшь чагында да шундый шук иде, хәзер дә шул. Картаеп беткәч безгә нинди аулак өй Инде ул? Исәнмесез, кызлар!

Алсу. Әбекәйләр, безгә бәет яисә мөнәҗәт өйрәтсәгез дә ярый.

Зөльфия әби. Мөнәҗәтне син әйбәт әйтәсең бит, Гөлнара ахирәт, Әйдә башла әле.

Гөлнара әби. Килеп кердем өйгезгә,

Дога кылдым түрегезгә.

И, ходаем, иман нуры

Балкып торсын өйзегездә.

Мәҗлесегез күркәм булсын,

Өйгезгә фәрештә тулсын.

Догаларым кабул булсын,

Әрвахларыгыз шат булсын.

Алинә. Әбекәй, көең матур икән, тагын берәрне әйт әле.

(Ишек шагыган тавыш ишетелә, озак та үтми егетләр керә)

Егетләр. Исәнлекме-саулыкмы, кызлар? Әссәләмегалейкум, әбиләр!

Кызлар, әбиләр. Вәгалейкумәссәләм!

Алинә. Егетләргә бер җырлап күрсәтик әле.

Кызлар. Егетләр килгән, егетләр

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк, җырласыннар,

Нәрсә диярләр икән?

Егетләр. Сандугачның балалары,

Талга кунганнар икән.

Кызларыгыз бигрәк чибәр,

Бигрәк уңганнар икән.

Кызлар. Алын алырсыз микән?

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап,

Кемне алырсыз микән?

Егетләр. Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз,

Куңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Гөлнара әби. Кара әле, Зөльфия, без бит җырлап- уйнап кына утырмый идек, табышмаклар да әйтешә идеек.

Зөльфия әби. Әйе шул, әйдә әле, Гөлнара башла.

Гөлнара әби. Башы- мунчала, корыгы-сүс. (чабата)

Зөлфия әби. Кечкенә Бер бала йөрәгенә ут сала. (самавыр)

Лилия. Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән.(мич)

Роза. Мич башында комган, авызын-борынын йомган.(мәче)

Илназ. Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый.(барабан)

Гөлнара әби. Зөльфия ахирәт, кисәтүләрне дә әйтеп бирик яшьләргә.

Зөльфия әби. Нәрсәдән башлыйк икән соң, ахирәт? Алар бик күп бит. Элек-электән иң олы нигъмәт-икмәк булган. (Өстәлдән түгәрәк ипи ала). Шуннан башлыйк әле. Ипи өстенә әйбер куйма, ипидән өстен нәрсә юк, ипекәйнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.

Гөлнара әби. Өстәлне кәгазь белән сөртмә-тавыш чыгар.

Зөльфия әби. Олыларга үзең башлап сәләм бир.

Гүзәлия. Без макәльләр дә беләбез.

Раил. Әйдәгез ярышабыз, кем күбрәк белә микән?

(Мәкальләр әйтешәләр)

Агач-җимеше белән, Кеше эше белән.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Тарашкан табар, ташка кадак кагар.

Эш сөйгәнне ил сөяр.

Калган эшкә кар явар.

Гөлнара әби. Бик булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.

Зөльфия әби. Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу урыны гына түгел идее. Кичке озын кичләрдә кызларның уңганлыгы, өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идеек.

(Сандыгын ачып күрсәтә башлый)

Менә-Казан сөлгеләре. Әбиләребез аларны үзләре тукып эшләгән.

Гөлнара әби. Менә монысы-алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Алар зифа буйлы кызларка бигрәк тә килешеп тора.

Зөльфия әби. Бала итәкле күлмәк-татар халкының Милли киеме.

Гөлнара әби. Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чиккән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә генә кияләр.

Зөльфия әби. Калфак тегү бигрәк зур осталык таләп итә.Элегрәк чуклы калфакларны бай хатыннар гына кия идее.

Гөлнара әби. Менә бу бизәну әйберләрен-алка, йөзек, беләзек муенсаларны көн дә кигәннәр.

Зөльфия әби. Бу йөзек-әбиемнән калган истәлек. Мин анны кадерләп кенә саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән халкыбызның яраткан уены «Йзек салышлы» уйный идек. Телисезме, бу уенны сезгә дә өйрәтәм? Тезелешеп утырыгыз, йзек салынган иптәшегезне тотып кала алсагыз, аңа нинди булсада «җәзә» бирелә.

(«Йөзек салышлы» уйналар)

Менә шулай күңелле аулак өйләр үткән

Комментарии
Комментариев пока нет.