12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Замалиева Лилия Ильгизовна61
Россия, Татарстан респ., Зеленодольск

"Әбием сандыгы” конкурсына 

Шәл.

Татарларда һәрбер өйдә

Сандык булган.

Сандыкларга халкыбызның

Моңы тулган.

Милли кием, кул эшләре,

Истәлекләр...

Онытырга һич ярамый

Ядкарьләрне!

Әбиемнең сандыгында

Ни генә юк!

Ә мин сөйлим бүген сезгә

Шәл турында.

Шәл ябыну татарларда

Күркәм гадәт!

Элегрәк баш киемсез хатын-кызны

Күрү гаҗәп...

Шәлне бәйләү авыр хезмәт,

Эше бик күп...

Эшләнгән ул төне буе

Кич утырып.

Кәҗә йонын чистартканнар,

Тараганнар.

Аннары соң эрләгәннәр куеп

Кабаларга.

Әзер җепне йомгакларга

Чорнаганнар...

Аннан инде бәйләргә дә

Тотынганнар.

Җыр “Шәл бәйләдем”

Җырлый-җырлый эшләгәннәр

Төннәр буе...

Күзләреннән төшкән якты нурлар

Җылыткандыр бу шәлләрне!

Менә шундый матур шәлне

Алдым әле әбиемнең сандыгыннан.

Истәлеккә саклармын мин аны,

Тапшырырмын килер буыннарга!


шәл
PPTX / 3.8 Мб

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.