12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Рузиля Вазировна39
Россия, Татарстан респ., Нурлат
1

Әтием-горурлыгым!



 Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Укытучы: Сәйфуллина Рузилә Миневәзир кызы

4 нче сыйныфта татар теле дәресе

Тема

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әтием-горурлыгым

Максат

Кадерле әтиләребезгә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Фикер йөртү сәләтләрен, сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү

Укучыларның әти темасы буенча белемнәрен искә төшерү, горурлыгым төшенчәсен аңлату

Телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту,

Укучыларда әтиләренә карата мөнәсәбәтләрен үстерүгә шартлар тудыру;

Бурыч

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзенә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

УУЭ

Регулятив:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып белү:

- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

Коммуникатив:

- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Төп төшенчәләр

Әтием, таянычым, горурлыгым.

Предметара бәйләнеш

Уку, технология, әхлак тәрбиясе.

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Методик кулланма, карточкалар, презентация.

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш.

Дәрес этаплары

Укытучы, укучы эшчәнлеге (биремнәр)

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Исәнмесез, укучылар, килдегезме дәрескә?

Уен-көлке, мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?

− Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә,

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә.

- Матур итеп бер-беребезгә карап, елмаеп, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

-Сыйныфта кем дежур? Бүген ничәнче число?

Урамда һава торышы нинди?

Регулятив УУГ:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

Танып белү УУГ:

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

Коммуникатив УУГ:

- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

Шәхси УУГ (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап.

Өй эшен тикшерү

 


  

Шәхси УУГ: әхлаклы булырга омтылу

Танып белү УУГ:

- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү.

Регулятив УУГ:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

3 этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

1.Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасын белү өчен игътибар белән тактага карагыз әле, нәрсә күрәсез?

- фотографияләр.

-сыйныфташларымны күрәм.

-Үземне һәм иптәшләремне күрәм.

-Сыйныфташларыгыз фотога кемнәр белән төшкән?

-Әтиләре белән.

-Дөрес. Димәк, дәресебезнең темасы нинди?

-Әтиләр.

Әйе. Бер укучы дәреснең темасын тактага элеп куя. Слайд1 Әтием-горурлыгым.

-Бүгенге дәресебезнең максаты нинди була?

- Әтиләребез турында сөйләшәбез, шигырьләр сөйлибез, мәкальләр әйтәбез.

-Дөрес, укучылар.

- Бүген без әтиләргә котлау язарга өйрәнәчәкбез. Ә котлауны гадәти открыткага язмыйбыз, ә үз кулларыбыз белән чәчәк формасында әзерлибез. Моның өчен кирәкле әйберләр сезнең өстәлләрегезгә куелган.

1. Хәзер иң беренче эш итеп ”Әтием” сүзен чәчәкләрегезнең үзәгенә язып куегыз һәм аны өстәлегездәге ак кәгазь битенә ябыштырыгыз.

Әйе, әтиләребез -тормышыбызның терәге, таянычы.

Нәтиҗә. Әтиләребез-тормышыбызның терәге, таянычы. Слайд 3 (хор белән уку).

Үзбәя.

Шәхси УУГ: әхлакый-этик бәяләү, укучының фикерләү сәләте үстерелә.

Танып белү УУГ:

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

Коммуникатив УУГ:

- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Регулятив УУГ:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

4 этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат: алган белемнәрне ныгыту

2. -Укучылар, сез, көндәлек тормышта әтиләрегезгә нинди матур сүзләр әйтәсез? Яратуыгызны ничек белдерәсез? Бу сорауга җавап бирү өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. (Стёзе Класс) (Укучылар мөстәкыйль язып бетергәч, иң соңгы сүзнең астына сызалар, урындыкларын матур итеп күчереп куялар да, үзләрендә булмаган сүзләрне бер-берсеннән күчереп язган сүзләрен тиз генә санап алалар).

- Иң күп сүз язган кешене белү өчен, мин сезгә төрле саннар әйткәч, сез кул күтәрәчәксез. Иң күп сүз язган кеше җиңүче була.

Кем 10 сүз язды.15 тән күбрәк язучы бармы? Иң күп сүз язучы укучыга сүз бирәбез.

- Яхшы. Рәхмәт.

- Укучылар, тагын кайсыгызда әйтелмичә калган сүзләр бар?

- Ә хәзер шул сүзләрегез арасыннан күңелегезгә иң якын булган 5 сүзне чәчәкнең таҗларына язып, түгәрәккә беркетеп куегыз. Яхшы. Рәхмәт.

(берничә укучыдан язган сүзләрен укытырга)

- Булат, син нинди сүзләр язып куйдың? Укы әле.

Рәхмәт.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтеп була: Кадерлем, алтыным, көмешем, кояшым, таянычым. Слайд 3(хор белән уку)(җавапларны тикшерү)

- Болар -әтиләребезгә әйтелә торган иң матур сүзләр. Мондый сүзләр әтиләребезнең кәефен күтәрә һәм бер-беребезгә булган мәхәббәтебезне дә арттыра. Ешрак әйтик кадерле әткәйләребезгә матур сүзләрне.

Үзбәя.

Шәхси УУГ:

- әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше.

Регулятив УУГ:

- алдан фаразлау, контроль

Танып-белү УУГ:

- мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану

Коммуникатив УУГ:

- сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү,тикшерү, коррекцияләү, информация табу

Шәхси УУГ :

- әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше

Сораулар ярдәмендә укучының фикерләү сәләте үстерелә

5 этап.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

3.-Дәресебезне дәвам итәбез. Бирелгән карточкалардагы җөмләләрдә сүзләр төшеп калган. Шул сүзләрне дөрес итеп куйсагыз, чәчәгегезнең сабагын да ясап куячаксыз.

Сезгә 30секунд вакыт бирелә.

Әти — безнең ..... ,
Әти — безне ....
... ....,
Давыллардан ... .

(терәгебез, саклаучы, яклаучы, авырлыклар китермичә)

Укучыларның җавабын тыңлау.

Тикшер! Балалар бер-берсенең эшен дөрес алгоритм буенча тикшерәләр.

Ә хәзер бер сүзтезмәне чәчәгегезнең сабагына языгыз һәм беркетеп куегыз.

Димәк, нәтиҗә ясап, шуны әйтәбез: (хор белән уку)

Әти — безнең терәгебез,
Әти — безне яклаучы.
Авырлыклар китермичә,
Давыллардан саклаучы.

Үзбәя.

- Укучылар, сез әтиләрегезне тыңлыйсызмы? Яратасызмы? Горурланасызмы?

-Тыңлыйбыз, яратабыз, горурланабыз.

-Ни өчен?

-Мин әтиемне яратам, чөнки ул һәрвакыт миңа ярдәм итә.

-Мин әтием белән горурланам, чөнки ул безне кайгырта.

-Мин әтием белән горурланаи, чөнки ...

Укытучы сүзе: Яныбызда көчле рухлы, кешелекле, эшкә уңган, батыр әтиләр булганда, без узебезне бик бәхетле тоябыз.

Әтиләр - гаиләнең намусын саклаучы, тугрылык үрнәге, балаларның горурлыгы ул.

Физкультминут. Җыр “Әтиемне яратам”.

4.(“ПЛЭЙСМЭТ КОНСЕНСУС” структурасы)

- Кадерле балалар, сезгә тагын бер эш башкарырга кирәк булачак.

Күңелегездә туган хисләрегезне, теләкләрегезне, бүген дәрестә өйрәнгән матур, ягымлы сүзләрне, өй эшенә әзерләп килгән җавапларыгызны да зур ак кәгазьгә язачаксыз.

(Төркемнең үзара килешеп эшләве күзәтелә). Котлау сүзе астына кирәкле җөмләләрне язып куялар.

Укучыларның фикерен тыңлау. һәр төркемнән 1 укучы котлау тексты белән таныштыра.

-Укучылар, әтиләргә багышланган нинди шигырьләр беләсез?

-Үзегезгә ошаган иң матур 2 җөмләне чәчәгегезнең яфракларына язып куегыз һәм беркетегез.

Димәк, нәтиҗә ясап, шуны әйтәбез: Әтием- алтыным, мин сине бик яратам. Син булсаң гына мин бәхетле! Бәйрәм белән! (Слайд №5.)

(хор белән уку)

-Бик матур котлау открыткасы килеп чыкты. Әйдәгез, хәзер шул чәчәкләрне тактага беркетеп куйыйк әле.

- Укучылар, бу котлау открыткасын тагын кемнәргә ясап биреп була?

-Әниләргә, әбиләргә, бабайларга, якын кешеләребезгә.

 

Регулятив УУГ:

- контроль , үзбәя бирергә өйрәтү

Танып-белү УУГ:

- мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану

Шәхси УУГ:

- укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

Максат: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

-Укучылар, дәрес сезгә ошадымы?

-Ни өчен?

-Сез бүген нинди белемнәр алдыгыз, нәрсәгә өйрәндегез?

-Нәрсәләрне искә төшердегез?

-Нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

- Барлык биремнәрне дә үти алдыгызмы?

-Ә нәрсә җиңелрәк булды?

-Укучылар, хәзер үзегезнең яраткан рәсемегезне ясагыз әле. Һәм аны бүгенге дәрес белән чагыштырыгыз.

-Эльвина, син нәрсә ясадың?

Мин шар ясадым, чөнки дәрес бик күңелле, кызыклы булды.

-Мин машина ясадым, чөнки дәрес файдалы үтте.

-Мин чәчәк ясадым, чөнки ...

-Мин торт ясадым, чөнки ...

-Рәхмәт.

Үзбәя.

Ни өчен “5”ле куясың. Ни өчен “4”ле?

-Бүгенге дәресебез ахырына якынлашты. Дәресебез кадерле әтиләребезгә багышланды. Яхшы укуыбыз, тәртипле булуыбыз белән әтиләребезне шатландырып торыйк.

Рәхмәт сезгә, укучылар.

Шәхси УУГ:

- мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре

Регулятив УУГ:

- эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү

Коммуникатив УУГ:

- фикерне тулы итеп әйтә белү

Танып белү УУГ:

- алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

Укучы дәрестә үзенең нәрсә өйрәнүен ачыклый, нәтиҗә ясый.

7 этап

Өй эше

1.“Әтием-алтыным” темасына хикәя язарга.

2. Шигырь язарга.

3. ”Әтиемә булышам” темасына рәсем ясарга.

 

 

"Әтием-горурлыгым" дәресе

 

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан.Преобразование обучения для XXI века.

2. Преобразование обучения в XXI веке. Развитие культуры мышления.

3. Преобразование обучения в XXI веке. Креативное решение проблем (СРS)

4. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче с-флар/[басма өчен Ч.М.Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы].- Казан : Татар. кит. нәшр.,2011.-239 б.

5. Эзләнүләр һәм табышлар. Иҗади үсеш технологиясен укыту-тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән. Яр Чаллы Өзлексез педагогик белем бирү институтының иҗади үсеш технологиясе лабораториясе, Башкортостан “Иҗади үсеш” ассоцияциясе, 2000.-230б.

6. Нурлатым-нурлы атым. Шигырьләр, хикәяләр.- Казан:РИЦ “Школа”, 2006.-308б.

7. Ышаныч, өмет, мәхәббәт, яки мин кояшка табынам...(шигырьләр, җырлар, кыйссалар...), Фәүзия Мөхәммәтова, 2006.”Идел-Пресс”, 2006

8.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы. Өзлексез педагогик белем бирү институты.Мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәгълиматы:эзләнүләр һәм тәҗрибә. Яр Чаллы – 2006.88бит.

9.Әдәплелек дәресләре. Көч һәм рух тамырлары.”Мәгариф” нәшрияты.1998.


Презентация "Әтием-горурлыгым"
PPTX / 1.21 Мб

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.