12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Гульназ Мингалиевна Ахтямова68
Целеустремленная. Люблю жизнь.
Россия, Татарстан респ., Казань

Дәрескә технологик карта 

Укытучы

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы Совет район 175 нче гомуми урта белем мәктәтенең беренче категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф

8 нче сыйныф (рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен)

Тема

 Җырлыйм әнием турында. Сөйләм телен үстерү дәресе.

(Р.Миңнуллин “Әнкәмнең догалары”, Р.Вәлиев “Нигә, әни, нигә картаясың?”, М.Галиев “Су буеннан әнкәй кайтып килә”шигырьләре нигезендә)

Максатлар

1.      Шагыйрьләр турында кыскача информация белән т, шигырьләрнең эчтәлекләре белән танышу, җырларның яңгырашын тоемлый белү;

2. Шигырьләрдәге тема, сүзләрнең лексик мәгънәләрен, тропларны табып, нәтиҗә чыгара  белү;

3.     Әниләргә карата хөрмәт, мәрхәмәт, игелекле булу кебек сыфатлар, әниләргә ярдәм итәргә, моңны тоемларга өйрәнү кебек сыйфатлар тәрбияләү.Эшләгән эшләреңә  карата җаваплылык хисе булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет нәтиҗәлелеге: шигырьнең эчтәлеген  аңлау, төп фикерне таба белү;

Шәхескә кагылышлы: башкаларны тыңлау, үзара хезмәттәшлек нигезендә бердәмләшеп эшләргә омтылу, уртак фикергә килү, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү;

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, материалның эчтәлеген адымлап ачыклауда, рефлексия ясауда катнашу; уку бурычларын кую; үз эшчәнлегең нигезендә аткета сорауларына җавап бирү.

 Танып белү УУГ: укылган материалга анализ ясау ысулын белү; нәтиҗә ясый алу; максатка ирешү юлларын танып белүне дәвам итү.

Коммуникатив УУГ: дустыңны тыңлый белү,җавапны дөрес матур җөмләләр белән әйтеп бирә белү.

Предметара бәйләнеш

Музыка, рәсем сәнгате, рус әдәбияты

Ресурслар

 Дәреслек: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (2 кисәк) ( татар балалары өчен )   Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина. Казан “Мәгариф-Вакыт нәшрияты, 2015, ноутбук,мултимедиа проекторы, нэтбуг, нэтбуг цчен My test программасы өчен тест,  төрле төсле карточкалар.Эшчәнлек  картасы, анкета сораулары, кластер алымы өчен схема,буклетлар эчтәлеге: әниләр турында кечкенә эссе да, әниләр  темасы яктыртылган җырлар да, әсәрләр исемлеге дә, мәкальләр дә бирелгән. Шулай ук, рәссамнар тарафыннан ясалган картиналар да урын алган.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары

Проблемалы ситуация тудыру, өлешчә эзләнүле.

Танып белү эшчәнлеген оештыру формалары 

Фронталь,  индивидуаль, төркемнәрдә эш.

 

 

Дәрес этаплары

 

Укытучы   эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1нче этап. Оештыру өлеше.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру.

 

- Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

 -Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Сезнең алдыгызда- елмаюлар. Алар өч төрле. Елмаюлардан бары берне генә сайлап алып үзегезнең кәефегезне  миңа күрсәтегез әле.  Рәхмәт. Укучылар,  минем дә кәефем бик яхшы. Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта  үтәр дип өметләнеп калам.

Укучылар укытучыны сәламлиләр

 

 

 

 

Елмаюларны күрсәтү

Коммуникатив:

Елмаюлар ярдәмендә  яхшы кәефне әйтеп бирү

 

 

 

 

Актуальләштерү

-Укучылар, верлибр формалы шигырь нинди була ул?

-Рәдиф Гаташның нинди шигыре мисалында без бу күренешне күрдек.

-Авторның  бу шигыре белән  нәрсә әйтәсе килгән?

-Ә сез укучылар , дөресен сөйлисезме?

-Дөрес сөйләмәү нинди очракларга китерергә мөмкин?

-Ул сөйләм шигыре. Бу шигырь юлларында иҗекләрнең саны төрлечә була,  рифма тәртибе белән аерыла.

-“Мин дөресен сөйлим” шигырен карап киттек.

-Автор җирдәге кешеләрнең ялгышларын күрә, ләкин үз ялгышларымны белмим ди; кешеләрне бик күп сөям, ләкин сөймәгән кешеләрем дә бар дип нәтиҗә ясый. Киләчәккә якты өметләр белән яшәргә теләвен соңгы строфа күрсәтә.

коммуникатив:  фикер алышуда катнашу;

шәхескә кагылышлы:дөрес сөйләмәү нинди очракларга китерүен аңлату.

 

2 нче этап. Мотивация

 (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру, укучыларны теманы формалаштыруга, дәреснең бурычын билгеләүгә әзерләү.

 

 

-         Укучылар, слайдка игътибар белән карагыз әле. Бу картиналарда  кем сурәтләнгән? Картина буенча фронталь  әңгәмә.

(Слайдларда әни образын чагылдырга картиналар   һәм аларның авторлары да  бирелә)

-Әйе, бик дөрес әниләр. Әниләргә характеристика биреп китегез әле. Алар нинди?

Безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

-         Кемнәр турында сөйләшербез.

Эшчәнлек картасы белән таныштыру

-         Әйе, укучылар, әниләр дөньядагы иң якын, иң яраткан, безгә терәк тә, кирәк чыкта юатучы да, саклаучы да олы җаннар алар.

 

Укучылар үз фикерләрен белдерәләр.

Көтелгән җаваплар:

Барлык һөнәр ияләре үз әниләренә дан җырлый.

- Жир йөзендәге иң кадерле, ин изге кеше булган әниләр турында

Җил яңгырдан, усаллардан саклаучылар турында.

Безгә шатлык- куанычлар бүләк итүчеләр турында.

 

 

 

 

 

 

 

Регулятив:

дәреснең темасын, максатын, бурычларны  билгеләү.

Шәхескә кагылышлы: әниләр олы йөрәкле кешелә булуын аңлау.

   

 

 

 

3 нче этап. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

 

Әдәбиятның кайсы гына өлкәсенә тукталмыйк, Аналар темасына барып юлыгабыз. Шагыйрьләр дә ,язучылар  да, рәссамнар да, скулпторлар да  Ана образына дан җырлый.

Бүгенге дәрестә  без әниләргә дан  җырлаучы шагыйрләрнең шигырләре укып, анализлап китәрбез.  Төркемнәрдә эшләрбез. Төркемнәрдә эшләүнең билгеле бер кагыйдәләре бар: уйла, дустың белән киңәшләш, фикерне язып куй, тулы матур итеп җавапны әйт, башкаларны тыңла. Зәңгәр төсле карточкаларны алабыз. Анда шагыйрьләр турында информация бирелгән, текст белән танышабыз.

1 нче төркем. Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин турында биогафия

2 нче төркем. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, 
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев

3 нче төркем. Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты  Марсель Баян улы Галиев.

Зәңгәр төсле карточкадагы биография белән танышу. Көтелгән җаваплар.

Карточкада 4 сорау бирелгән.

Текст нигезендә тулы җавап биреп, шагыйрьләр биографиясе нигезендә фикер алышу.

- танып белү: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую;

- регулятив: күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау, алдан фаразлау;

- коммуникатив:  фикер алышуда катнашу;

 

4 нче этап. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Максат: шигырьләрне уку,   эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә  табу; аларны аңлау өчен шартлар тудыру.

 

Төркемнәрдә шигырьләне уку, эчтәлеге турында фикер алышу, яңгырашына игътибар итү.

-Укучылар, бүгенге көндә барлык кеше бу шигырьләрне җыр итеп тыңлый.

-әйдәгез без дә җырларны тыңлап китик.

Җырларны тыңлаганда, аның моңына, яңгырашына игътибар итегез?

-Алар ничек башкарылалар?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бирелгән шигырьләргә композиторлар көй язган. Бүгенге көндә дә татар эстрадасында бу җырлар популяр яңгырашлы. Салават, Айдар Фәйзрахманов, Асаф Вәлиев репертуарында бу җырларны тыңлау.

 

Көтелгән җаваплар:

- Шигырьләр матур эчтәлекле,

- әдәби әсәрдә дә һәрвакыт төп мәгънә яшерелгән,

- без аны укып аңлау өчен һәр детальгә, һәр символга  игътибар итәргә тиеш

- танып белү: эзлекле фикер йөртү;

- коммуникатив: иптәшләреңнең фикерен исәпкә алу, әңгәмәгә кушыла белү; фикерне эзлекле рәвештә әйтә белү;

- регулятив: барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү; - шәхси: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

 

 

Яшел төсле карточкалардагы биремне үтәү

1 төркем Р.Миңнуллин. “Әнкәмнең догалары” шигыре

-Шигырьдә сүз кем турында бара?

Лирик геройны тормышта нәрсә саклый?

- Ислам кануннары турында ниләр беләсез?

-Дога кешегә ничек ярдәм итә?

Ә сез догалар беләсезме?

-Автор үзе догалар беләме? Бу кайсы юлларда бирелгән?

-Ул аларны киләчәк буынга тапшырганмы?

-Бу шигырь безне нәрсәгә өнди?

Лирик геройның хисләре нинди?

2 төркем Р.Вәлиев “Нигә, әни, нигә картаясың?” шигыре

-Шигырьдә сүз кем турында бара?

төркем.

-Лирик геройның әнисе картайганмы?

Картлык төшенчәсе нәрсә ул?

-Ул әнисен картлыктан ничек сакларга тели?Шул юлларны табып крсәтегез.-

Лирик геройның хисләре нинди?

3 төркем М.Галиев “Су буеннан әнкәй кайтып килә”шигыре

-Шигырьдә кем турында сөйләнелә?

-Әни кайдан кайтып килә?

-Бу сукмаклар әнигә нәрсәне хәтерләтә?

-Лирик герой ни өчен әнисенең баскан эзләрен эзли? Бу юлларда нинди хис өстенлек итә?

-Туган җир һәм әни ни өчен үзгәргән?

 

 

 

 

 

 

 

Шигырләрдәге  сүзнең лексик мәгънәләренә, тропларга мисаллар табыгыз.

 

-Лирик герой әнигә ничек эндәшә?

-Башка телләрдә әни сүзе ничек яңгырый?

-Ә сез әниләргә ничек эндәшәсәз?

-Ни өчен Әнкәй баш хәреф белән язылган?

- Авторларның безгә әйтәсе кигән фикерләрен әйтегез.

- Бу өч шигырьдә дә нинди уртаклык бар?

 

 

Соауларга җавап. Тулы, җәенке җөмләләр белән җавап бирү.Фикерләрне шигырь юллары белән исбат итә белү

 

- Лирик герой тарафыннан

- “Әнкәмнең догалары”: ышану хисе көчле бирелгән. Чөнки әнисенең догалары лирик геройның һәрвакыт күңелендә.

Лирик геройны әнисенең догалары саклый, догалар төрле авырлыклардан таяныч, кырыс дөньяда  кешенең хәлен җиңеләйтә,ул үзе дә догалар белә дип әйтә алабыз.Ул әнисе белән бер яктан  горурлана, икенче яктан курку хисе били: әнисе догалардан гына ташламасын ди.

-“Нигә, әни, нигә картаясың?”: лирик геройның әнисе картайган, тормыш авырлыкларын кичергән, моңланучы әни.Әнисен бик сагыну хисе белән очрашабыз.

-“Нигә, әни, нигә картаясың?” шигырендә лирик герой әнисенең картаюын теләми. Чөнки хәзер балалар үскән, үз тормышларын корганнар.  Күзләрендә балаларының шатлыгы, бәхетләренә сөенеп яши. Лирик геройда кайгыру хисе көчле бирелгән. Шул ук вакытта борчылу, ярату хисе дә чагыла.

-“Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигырендә күз алдына әни  килеп баса. Көянтәсен, чиләген аскан. Аның  кулында каз каурые, әнисенең яшьлеге хатирә булып кына калган.

- “Әнкәмнең догалары” шигырендә  эпитетлар, инверсия, кабатлаулар-ташлама, әнкәй, ташлама, мине изге догаңнан.

-“Нигә, әни, нигә картаясың?” шигырендә 

риторик сорау, риторик эндәш, кабатлаулар

-“Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигырендә чагыштырулар, риторик сораулар, инверсия, кабатлаулар

-Әнкәй җыелма образ- алар дөньядагы иң кадерле,кайгыртучан,  иң матур, иң әйбәт, җир йөзендә әнидән дә кадерлерәк, әнидән дә якынрак кеше юк. Аның картаюын беребез дә теләмибез.Ләкин дөняда беркемдә мәңгелек түгел, әниләр дә.  Шуңа күрә без әниләребезнең кадерләрен белеп яшәргә тиеш.

Безнең күңелләребездә әниләребез һәрвакыт яшь булып кала.

 Әни булмаса, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Безнең бурыч:  әниләрне һәрвакыт яратырга,тыңларга.

- танып белү: сөйләмне дөрес формалаштыру; фикерләүдә логик чылбыр төзү;

 

- регулятив: нәтиҗәләр формалаштыру, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү; проблемадан чыгу юлларын эзләү;

 

- коммуникатив: дөрес матур җөмләләр белән фикерне туплап әйтә белү

- шәхескә кагылышлы: әниләрнең бөеклеген аңлата белү, әни сүзенең яңгырашын төрле телләрдә  дә яңгыраса да, йомшак әйтелешенә игътибар итү.

 

Әниләр сүзен ишеткәч, сездә нинди ассоциация туа. Фикерләрегезне әйтегез.

Кластер алымын кулланып модельне тутыру.

 

Коммуникатив: эзлекле фикер йөртеп, тулы җавап бирү.

Шәхескә кагылышлы: әниләрне төрле символлар белән чагыштырып бирү

5 нче этап.

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

-Бала кайчан бәхетле була ала? Фикерләр тыңлана.

- Ә мин барыгызның да бәхетле булуын телим.

 

Укучыларның җаваплары тыңлана.

 

 

 

Коммуникатив: бәхет төшенчәсенең асылын бәйләнешле сөйләм нигезендә аңлату,

Шәхескә кагылышлы: һәр кеше бәхетле булырга тиеш, моның өчен әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәү зарур.

6 нчы этап.  Рефлексия.

 

Эшчәнлек картасы өстендә эш. Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез,өйрәндегез

Эшчәнлек картасына йөрәк рәсемнәрен ябыштыру.

 

 

 

 

 

Ә хәзер нэтбугларны алабыз. Бирелгән авторлар, шигырьләр эчтәлеге буенча My test  программасы нигезендә тест эшләү.

Укучылар җаваплары: без бүген әниләр турында шигырьләрне укыдык, җырлар тыңладык.

- Аларның  эчтәлеген ачыкладык. Шигырьдәге тел-сурәтләү чараларын таптык.

- Автор әйтергә теләгән фикерен  ачыкладык.

 

Нэтбугларда тесны эшләү.Укытучы ноутбугындагы диаграмма белән танышу.

Коммуникатив:

иптәшеңнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

үз фикерләреңне тулы,

төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

 

 

Шәхескә кагылышлы: Тест биремнәрен дөрес эшләп, нәтиҗәдән канәгатьлек алу

Үзбәя.

Укучылар, бүгенге дәрескә карата анкета сораулары таратам(а-4 форматында). Бары бер генә җавапны сайлап алып, сорауларга җавап бирегез

1. Дәрестә мин эшләдем

2. Үземнең җавап бирүем белән мин

3. Минемчә, дәрес

4. Дәрес барышында мин

5. Минем кәефем

6. Дәрес материалы миңа

 

Укучыларның җаваплары

 

 

 

актив/ пассив

канәгать/ канәгать түгел

бик кыска /  озын

арыдым /  арымадым

яхшырды/ начарайды

аңлаешлы/  аңлаешсыз

 

Метапредмет УУГ

регулятив:

- үз контроль булдыру.

- үз эшчәнлекләрен бәяләү.

Шәхескә кагылышлы: үз уңышларың  яки уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

 

7 нче этап. Өй эше бирү.

 

Мин сезгә буклетлар таратам. Монда әниләр турында кечкенә эссе да, әниләр  темасы яктыртылган җырлар да, әсәрләр исемлеге дә, мәкальләр дә бирелгән. Шулай ук, рәссамнар тарафыннан ясалган картиналар да урын алган. Киләсе дәрескә өй эше дә өч төрле вариантта тәкъдим ителә.

1. 75 нче биттәге сорауларга җавап әзерләү;

2 Минем әнием” темасына  кечкенә күләмле инша язу;

3. Сез укыган әдәби әсәр мисалында әни образына характеристика язу.

 

 

Өй эшләрен алалар.

Метапредмет(УУГ)

регулятив:

үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда, дөрес карар кабул итү белү.

 

 

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.