Исследовательская работа «Умартачылык-кече бизнесмы?»

0
0
Материал опубликован 17 October 2018

Автор публикации: Т. Гимадиева, ученица 8 класса

"Умартачылык буларак кече бизнес – ул

 

икътисади яктан отышлымы?

 

Эшне башкарды:

Гимадиева Тансылу Абдулловна ,

8 класс МБОУ СОШ с.Маскара

 

2018 год

Хәерле көн,минем сезнен белән уземнең «Умартачылык кече бизнес буларак -ул игътисади яктан отышлымы?»дигән тема буенча эшләнгән эшем турында фикер алышасым килә. Мин авыл хуҗалыгында яшим һәм минем бабай умартачылык белән шөгыльләнә.Шөгыль буларак мина өйрәнергә кызык булып тоелды.Ә чыннан да умартачылык белән шөгыльләнү икътисади яктан отышлымы икән,умарталык нинди булырга тиеш ,ул нинди табышка китерә?Яшь башлангыч умартачы нинди проблемалар белән бәрелешә.

Эш максаты: умартачылык белән шөгыльләнү ни дәрәҗәдә икътисади яктан отышлы булганын тикшерергэ

Тикшеренү оъекты: умартачылык

Тикшерү предметы: икътисади яктан отыш

Эш максаты:

Россиядэ умартачылык һәм умартачылар турында мәгълүматлар

Умартачылык кебек бизнесның уңай һәм тискәре якларын ачыкларга.

Эшмәкәрнең икътисади файдасын исәпләргә

Умартачылар белән әңгәмә уздыру

Тикшеру алымнары:

-тема буенча әдәбият өйрәнү

-әдәбият анализы

-тикшерү объектын күзәтү

-тикшерү темасы буенча фильмнар карау

- умартачы сөючеләрнең һәм профессионалларның консультацияләре

Гипотеза: умартачылык белән шөгыльләнү-ул бик файдалы бизнес дип әйтү дөресме?

Шулай итеп ,умартачылык авыл хуҗалыгында иң мөһим тармакларның берсе булып тора. Умартачылык продукциясе халык һәм башка илләр өчен дә бик зур әһәмияткә ия булып тора.Тармакның төп продукты-бу бал.Ул файдалы туклану продукт булып санала.Аны халыкта профилактика һәм авыруларны дәвалау өчен кулланалар.Шулай ук,бал фармацевтика өлкәсендә дә зур роль уйный.Тагын умартачылыкның бер иң мөһим продукты-ул балавыз.Ул радиотехника,металлургия,автомобиль һәм химия сәнгатендә кулланыла.Ә прополис лак,башка төрле катнашмалар һәм буяулар ясау өчен,тагын аны табиблар,ветеринарлар куллана.Шулай ук мединада,косметологиядә файдаланалар.Ул иммунитетны ныгыта,тамыр авыруларын дәвалый,тәнне тарттыра ,яшәртә.Шулай булгач,сумалы? Продуктларны бик куп өлкәләрдә табып була,моны умартачы уз продуктын төрле очракта куллана ала.

Күпчелек кеше умартачылык белән шөгыльләнү авыл хуҗалыгында гына була дип дөрес уйламый.Чынлыкта күпчелек умарта сөючеләр шәһәрдә яши,ә умартаны читтәрәк тота:дачада,шәһәр читендәге участокларда.Ә профессионал умартачылар умартаны мәйдәны 120 квадрат метр булган урыннарда тоталар.Күп кенә умартарта сөючеләр бал кортлары белән аралашу-күркәм табыш кына тугел,ә ял итү һәм бу эш тынычландыра дип ышындыралар.

Элеге сорауны өйрәнгәндә мин умартачылыкның безнең илебездә таралгынын,зур үсеш алганын белдем. Үзенен зур территория биләп торганына карамастан Россия башкаларга караганда бал әзрәк китереп чыгара .Мәсәлән:Мексика, Аргентина, Бразилия. Әмма безнен баллы үсемлекләр булган болыннар,басулар,һәм җиләк-җимеш агачлары чит илләр белән чагыштырганда аз була алмый.Ягъни умартачылык базалары Россиядә бар,әмма ни бары потенциалын, үзләренең табигый мөмкинлекләрен тормышка ашырырга гына кирәк. Моны бары тик умартачылыкның тармакка инвестицияләре һәм үтәү технологияләре дөрес үтәлгән вакытта нәтиҗә күреп була Экспертлар бәяләвенчә, күләме, эчке куллану бал Россия дәрәҗәсендә-якынча елга 1 миллион тонна, хәзерге егәрлек үзебезнең умартачы бәяләнгән районда елга 150-200 мең тонна, шуның хисабына бал күп кенә төбәкләрендә, ул өлешенчә формалаша. Шулай булгач, һәркайда үсеш бар.

 

Бик азлар гына умартачылык кебек бизнес безнең илдә отышлы эш икәнен белә. Начар сезонны да кертеп, барлык чыгымнарны бизнес алып барар өчен барлыгы 15-20 умарта күчләре булу да җитә.АКШта мәсәлән,отышлы бизнес бары тик 300-350 умарта күчләреннән башлана, көнбатыш Европа илләрендә умартачылыкка дотация куелган . Бездә тармакта дәүләт ярдәме юк диярлек.Бу бик зур тискәрелек,умартачы ялгыз кала һәм килеп чыккан проблемалары белән үзе хәл итергә тиеш булып чыга бит,тәҗрибә күрсәткәнчә, проблемалар-барысы да чишелә, бары тәҗрибә һәм түземлек кирәк

 

Тагын бер авырлык-товар рекламасы һәм сату базары. Чит ил маркасы белән кергән балларда мондый реклама була “Чәй агачыннан бал” һ.б.Моннан бит күп кенә тармакка керүче кешеләр куркып кала.Әмма соңгы вакытларда ситуация тигезләшә.Ничек үз товарларын сатуга икәнен белмичә,аның бернинди мәгънәсе булмый.Әмма борчылырга кирәкми,чөнки бал һәм башка умарта продуктларын сатунын төрле юллары бар.

Башлангыч капитал һәм бизнес-план

Тармакны башлап җибәрү өчен, күпме акча тотылачагын санарга һәм умартачылык бизнес-планын үрнәк итеп төзергә .Әгәр бизнеска якынрак ,бал корты үрчетүгә җитди карасак,димәк табыш бик кечкенә булмый.Әмма менә үзеннең кече умартачылык бизнесынның үсешен гел киңәйтеп торырга кирәк.

Умартачылык бизнес-планның рәсми эшчәнлеген башлау өчен 50 мең сум кирәк була Моның өчен умарта оялары,бал кортлары алырга кирәк булачак. Әмма грамоталы итеп башкарганда беренче башкарылган эштән үк чыгымнарга киткән бәяләрне беренче елларында ук кире кайтарырга мөмкин.

Умартачылык өчен урынны сайлау

Умартачылыкка урынны тигез урыннан,уңайсыз һава шартларын да җиңел кичерә торган урынны сайларга кирәк.Авышлык аз гына булырга тиеш.Тирә-ягында агачлар да үсеп торса тагын яхшырак булачак,димәк көчле җилләдән ышыклап торачак,кояшның көйдергеч нурларыннан да саклаячак.Агачлар булмаган очракта 3 метрлы биеклектәге коймалар белән әйләндереп алырга мөмкин.2-3 километр ераклыкта бал кортларына кирәк булган чәчәкле үсемлекләрнең үсүе шарт булып тора.Бу озын кышлардан соң бал кортлары өчен иммун көчен дә ныгытачак

Бу һөнәрне үзләштерү өчен библиотека,интернет материалларын,китапларны уку яки һөнәр ияләреннән дә сораштыру җитәчәк.Профессиональ белем алмаган кешеләр дә әлеге тармакны үзләштерә ала.Моның өчен налоговаяга теркәлергә дә кирәкми,хәтта электр,су,газ өчен дә чыгым тотылмый,шуңа күрә мин аны керемле эш дип саныйм.

Шулай итеп,үзеңнең бизнесеңны нәрсәдән башларга?Әйдәгез,бергәләп план төзеп карыйк.

Беренчедән,умартачылык өчен урынны сайларга.Кырдан ерак булмаган,алмагачлыкта урнашырга була.

Умартачылык продукциясе өчен сертификация.

Бал һәм аның продукцияләре Бердәм продукция төркеменә керә,шуңа күрә товарның куркынычсызлыгы өчен сертификат алырга туры киләчәк.Роспотребнадзор органнары аша махсус процедураны үтәргә кирәк.Бал өчен санитар-эпидемиологик экспертиза үткәндә токсичность тикшерелә,гигиеник таләпләр исәпкә алына.


Бал кортларын булдыру,умарта сатып алу

Умартаны оясын профессиональ умартачыдан сатып алырга була.Умарта гаиләсен апрель һәм май айларында алу отышлырак.Сатып алырга капитал булмаганда урманга барып тоткарлау җайланмаларын куеп кайтырга мөмкин.Безгә кимендә 5 умарта кирәк булачак.

Иң мөһиме,умартачылыкка инвентарьләр кирәк:төтен җибәргеч,сеткалы битлек,ак халат һ.б.Бизнес киңәйткән вакытта тагын башка төр инвентарьләрне әкренләп тупларга була.Эшне дөрес башкарганда чыгымнар тиз капланачак.

Проектның экономик әһәмияте.

Теләк эштә зур әһәмият бирә.Гаиләгә зур керем кертү.

Әйдәгез,хуҗалыкта гаилә бюджетен күпмегә арттырып була,шуны исәпләп узыйк әле.

5 умарта-3000*5 ояга=15000 сум

10 рам-250*10=2500 сум

Балавыз 7 кг=350*7=2450 сум

Проволка 2 төргәк-90*2=180 сум

Транспорт чыгымнары-1500 сум

Итог:21 630 сум

Яхшы һава торышы шартларында 1 умартадан 20 кг.бал алырга була,ә 5 оядан 100 кг

1 кг.бал -1000 сум.

Керем:100*1000=100 000 сум

Чиста керем:100 000-21630=78 370 сум

1 ояга керем:15 674 сум

Умартаның саны арткан саен транспорт чыгымы,кышын җылытырга тотылган чыгымнар умарта санына карап бүленә,ягъни чыгым кими.

Димәк,5 умартадан гаилә керемен 78мең 370 сумга арттырачакбыз.Гаилә керемен арттырырга теләсәк умартаның санын арттырырга кирәк.Моның өчен төрле авыруларга каршы дарулар,өстәмә ашауга шикәр комы,ояларга ремонт өчен кирәк-яраклар,балавыз һ.б. эшләр өчен хәзерлек эше алып барырга кирәк.Әгәр 20 баш умарта тотасың икән,керем 313мең 480 сум булачак.Бер айга 26 000 дигән сүз .Татрстан Республикасының минималь хезмәт хакы белән чагыштырганда –бу зур хезмәт хакы,чөнки ул Татарстанда-7800 сум.Гаиләң дә бал белән тәэмин ителеп чиста ,файдалы продукция белән туклана.

1998 елның 17 июнендә РФ законы буенча умартачылык белән шөгыльләнергә хокук бирелгән.Аннан алынган керем налог түләвенә кертелмәгән,ягъни азат ителә.(статья 217)

Проблемалары:

1.Һава торышы белән бәйләнгән

2.Ана кортының йомырка салу өчен сәламәт булуы

3.Культуралы үсемлекләрнең якын чәчелүе.

Нәтиҗә:безнең гипотезадан күренгәнчә ,умартачылык -файдалы бизнес.

Капитал зур булганда,әлбәттә керем зур булачак.Моның өчен сабырлык,эштә уңышлар,хезмәт сөючәнлек кирәк.Үзегезгә файдалы ,кызыклы хезмәт белән шөгыльләнәсегез килсә,умартачылык дөньясына рәхим итегез!Бал белән сәламәт булыгыз!

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментарии на этой странице отключены автором.