12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Галлямова22
Россия, Татарстан респ., с.Новое Алимово
0

Презентация «Билгеләү алмашлыклары»



Тема : Билгеләү алмашлыклары.

Презентация к уроку

Максат:

 Белем бирү максаты: Алмашлык турында алган белемнәрне кабатлау һәм системага салу; билгеләү алмашлыклары турында мәгълүмат бирү; аларның ясалу һәм кулланылу үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү, җөмләдәге роле, сөйләмнән, тексттан табарга өйрәнү; 
Үстерү максаты: укучыларның дөрес сөйләм күнекмәләрен үстерү , алган белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтү; кагыйдәләрне формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви максат: укучыларда әхлаклылык, миһербанлылык, башкаларга хөрмәт хисе, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: билгеләү алмашлыкларын сөйләм эшчәнлегендә дөрес һәм урынлы файдалана белү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Регулятив УУГ: укытучы ярдәме белән уку мәсьәләсен табу һәм формалаштыру, аны чишү.

Шәхескә кагылышлы: укучыларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү.

Төп төшенчәләр: билгеләү алмашлыклары
Предметара бәйләнеш: татар теле, әдәбият. 
Төп ресурслар: 
- Татар теле. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ф.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.

-Өстәмә ресурслар: Компьютер, экран, проектор, презентация,карточка биремнәре, Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт” китабы.

Сыйныф белән эш: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү. 

Дәрес тибы— УМ кую һәм чишү.

Дәреснең технологик картасы:

Дәрес этаплары/

Укытучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I.Мотивлаштыру-ориентлашу.

Максат: укучылар белән уңай атмосфера тудыру.

1. а) психологик уңай халәт тудыру:

- Исәнмесез укучылар! Хәерле көн барыгызга да! ( 1нче слайд)

Әйдәгез бер-беребезгә кулларны биреп дуслык күпере төзибез. Бу күпер безгә дәрес буена бердәм, дус булып эшләргә ярдәм итәр.

Бүген без сезнең белән төркемнәрдә эшләрбез. Һәр төркемнең җитәкчесе булыр һәм һәр эштән соң үзбәя куеп барырбыз.

Исәнләшү дәрескә әзерлекне күрсәтү.

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснең УМ искә төшерү.

(Модель әйтелә)

Максат: алмашлык турында алган белемнәрне кабатлау һәм системага салу

-Без сезнең кайсы сүз төркемен өйрәнәбез?

-Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?

-Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар?

-Сез кайсы төркемчәләрен өйрәндегез?

-Әйдәгез әле төркемнәрдә алмашлыкның моделен төзибез.( 2нче слайд)

- Алмашлыклар ни өчен кирәк?

2) Шигырьне сәнгатьле итеп уку (3нче слайд):

- Балалар,бу шигырь нәрсә турында? Автор нәрсә әйтергә тели? Х.Туфан “Туган тел”

- Үзегезгә таныш алмашлыкларны табып астына сызыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

Дәрестә төркемнәрдә эшләү. Сорауларга җавап бирү. Алмашлыкның моделен төзү.

Үзбәя.

2.УМ кую ситуациясе.

Дәфтәрләргә число,тема языла.

Күренекле мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабыннан өзекләрне укыгыз , калын хәрефләр белән бирелгән алмашлыкларның төркемчәсен әйтегез һәм дәреснең УМ куегыз (4нче слайд).

Тәрбияле бала, бетмәс вә төкәнмәс хәзинә булса да , тәрбияле булмак та бик җиңелдер. Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер һәм көче җитәр. Атам вә анам шатлансын, кешеләр миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннарһәм мине күчергеч итеп сөйләсеннәр, дигән балаларның барчасы тәрбияле була белерләр.

- Әлеге нәсыйхәтләрдә нәрсә турында әйтелә?

- Әйе, кешеләрдә булырга тиешле иң мөһим сыйфатларны берсе тәрбиялелек турында сүз бара. Тәрбияле бала дип нинди балага әйтәбез?

- Калын белән бирелгән алмашлыклар кайсы төркемчәгә керә ?

Димәк, без бүген билгеләү алмашлыклары турында өйрәнербез (5нче слайд).

Өзекне укучылардан укыту.

Сорауларга җавап алу.

Без бүген билгеләү алмашлыклары турында өйрәнербез.

Үзбәя.

III. УМ адымлап чишү.

Максат: 1.билгеләү алмашлыклары турында мәгълүмат бирү; аларның ясалу һәм кулланылу үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;

тексттан табарга өйрәнү.

2. укучыларда әхлаклылык, миһербанлылык, башкаларга хөрмәт хисе, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.


 

Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз һәм билгеләү алмашлыкларын табып ачыклап килгән сүзе белән язып алыгыз, кайсы җөмлә кисәге булуын билгеләгез (6нчы слайд)

Мәрхәмәтле булыйк олыларга

Миһербанлы булыйк кечегә.

Яхшы сүзебезне кызганмыйк без

Дөньядагы һәрбер кешегә.

Гомер бит ул аккан сулар кебек

Шаулый-шаулый үтә дә бара.

һәр эшләгән яхшылыгың синең

Кешеләрнең күңелендә кала. (Р.Гарифуллина )

- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Шагыйрь нәрсә әйтергә тели?

-Билгеләү алмашлыкларын табабыз. Алар зат һәм предметларны ничек белдерәләр?

(7нче слайд)

Билгеләү алмашлыклары

Зат яки предметны Зат яки предметны

аерым-аерым гомумиләштереп

белдерәләр белдерәләр

Һәр бар

Һәрбер барлык

һәркем һәммә

Һәрнәрсә бөтенесе һ.б

үз

Билгеләү алмшлыкларына морфологик аналз ясау:

һәрбер кешегә- билгеләү алмашлыгы, затны аерым белдерә, исемне ачыклый, аергыч була.

Һәр яхшылыгың- билгеләү алмашлыгы предметны аерым белдерә, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч була.

Карточкадан шигырьне сәнгатьле итеп укыйлар.

Сорауларга төгәл, матур итеп җавап бирәләр.

Алмашлыкларны табып морфологик анализ ясыйлар.

Үзбәя.

2.180 нче күнегү. Җөмләләрне укыгыз. Билгеләү алмашлыкларын табыгыз. Предметларны ничек белдерелүен әйтегез.

Бөтен уе- билгеләү алмашлыгы, гомумиләштереп белдерә, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч була.

Җөмләләрне укыйлар, билгеләү алмашлыкларын табалар, предметны ничек белдерү үзенчәлеген аңлаталар.

Үзбәя.

Физкультминутка.

Укучылар,әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Мин музыка куям һәм сез бию хәрәкәтләре ясап йөрисез , көй туктагач парлашып басабыз.Шуннан мин сезгә сорау бирәм. Кыскача шул сорауга җавап бирергә тиеш буласыз. Ә хәзер барыбыз да торабыз.( Музыка)

Алмашлык нинди сүз төркеме?

Шуларны- алмашлыкның төркемчәсе...

Зат алмашлыкларын әйтегез һ.б.

Укучылар татар бию көенә бииләр, музыка туктагач укытучының соравына бер-берсенә җавапларын әйтәләр.

3.184 нче күнегү. Үз алмашлыгын тартым һәм килешләр белән төрләндерү.

Үз алмашлыгын тартым белән төрләндерәләр.

Үзбәя.

4.Х.Туфанның “Туган тел” шигыреннән билгеләү алмашлыкларын ачыклап килгән сүзләре белән язып алу.

Көтелгән җавап: һәр галим, һәр шагыйрь, һәрбер күңелгә, үзләренең телендә, һәр нәрсәнең, һәммәсен.

Билгеләү алмашлыкларын ачыклап килгән сүзләре белән язып алалар.

Үзбәя.

5.Бирелгән сорауларга нигезләнеп билгеләү алмашлыгының моделен төзегез( 8нче слайд):

1.Зат яки предметны ничек белдерәләр?

2. Кайчан төрләнәләр, ә кайчан төрләнмиләр?

3. Кайсы җөмлә кисәге булалар?

Төркемнәрдә билгеләү алмашлыгының моделен төзиләр.

Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

ТАЙМД РАУНД РОБИН. (9нчы слайд) Һәр укучы 30 секунд эчендә Бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын сөйли. Һәр өстәлдән 1-2 укучыдан сорыйм.

Дәрестә нинди УМ тикшердек?

1.-Билгеләү алмашлыкларын, аларны тексттан табарга өйрәндек.

-Тормышта туган телеңне яратырга, тәрбияле булырга, мәрхәмәтлелек, яхшылыклар эшләргә кирәк.

2.Дәрескә гомуми бәя кую

Өй эше бирү.

А) 182 нче күнегү.

Ә) Ярым иҗади: әдәби әсәрдән билгеләү алмашлыклары кергән җөмләләр язып килергә.

Б) Иҗади: 185 нче күнегү. Төрле алмашлыклар кертеп “Икмәк- өстәл күрке” дигән темага диалог төзергә.

(10нчы слайд)

Өй эшен язып куялар.

Үзбәя карточкасы

Укучының фамилиясе, исеме

Эш төре

билге

Белемнәрне тигезләү (кабатлау)

 

Уку мәсьәләсен билгеләү (тема)

 

1нче бирем

 

2 нче бирем

 

3 нче бирем

 

4 нче бирем

 

5. Гомуми билге

 
Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.