12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Айгуль40
Россия, Татарстан респ., Чистополь
0

Тема: «Көз билгеләре». (Кабатлау, ныгыту дәресе). 2 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен) Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча



Тема: «Көз билгеләре” .

(Кабатлау, ныгыту дәресе).

(Укытучы: Гайсина А.Р)

2 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)

Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча.

Дәрес максаты: Көз билгеләре турында сөйли белү, аларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту.

 Бурычлар.

Белем бирү: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны кабатлау, системага салу.

Үстерү: балаларның фикерләү сәләтен үстерү; чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияләү: үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү. 

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:        

Шәхси нәтиҗәләр:

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.

 Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив: 

- Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

- Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Коммуникатив:

- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

- Парларда эшли белү.

Танып-белү:

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Метод: Эвристик – өлешчә эзләнү. Аңлату-күрсәтү ысулы

Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, фонетик күнегүләр белән эшләү.

Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, әйләнә- тирә дөнья

Дәреснең төре: ныгыту дәрес.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.

Структуралар: токин мэт, сорт карт, финкин мэпс;

Материал: 

- Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева,Г.М.Ахметзянова “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен   татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013; 
- Р. З. Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. ). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013;

Оештыру этабы

1.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру -ориентлаштыру:

Максат: эмоциональ халәт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

а) - Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, балалар!

- Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

- Бүген безне бик зур эш көтә. Шушы барлык биремнәрне дә үтәп чыгу өчен, без дәрестә ничек эшләргә тиешбез?

Дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:

1. Шауламаска!

2.Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

- Укучылар сезнең өстәлләрегездә шулай ук төрле төстәге яфраклар бар. Бу яфракларны сез һәрбер биремне үтәгәч ,үзегезгә туры килгәнен алып конвертларыгызга салып куярсыз. Яшел - биремнәр минем өчен бик җиңел, мин бик җиңел үтәдем,

сары – кайбер биремнәрне үтәгәндә кыенлыклар булды, минем сорауларым булды.

кызыл – бу биремнәр минем өчен авыр булды, тагын берничә кат кабатларга кирәк.

2)Фонетик зарядка ясау.

-Ә хәзер ,укучылар,фонетик зарядка ясыйбыз.Тыңлагыз,кабатлагыз.

[къ]:кавын,карбыз, кыяр ,кабак .

[к]:кишер,кәбестә,җиләк.

Прослушайте и укажите слова со звуком [ө].

Төн, кыздыра, китә, көн, озын, кыска, салкын, көз, җылы, елга, коела.


 

Послушайте и укажите лишние слово.

Кавын, кабак, кишер, карлыган, кыяр.

Әфлисун, алма, кабак, кыяр, чөгендер.

Алма, чия, җиләк, чәчәк, карлыган

Хәзер сез миңа 5 тәмле сүз әйтегез.

Хәзер сез миңа 5 түгәрәк сүз әйтегез.

Хәзер сез миңа 5 кызыл сүз әйтегез.

II. Өй эше тикшерү.

Максат: Куелган бурычларны иҗади чишү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

Өй эше сезгә 54 бит 3 нче күнегү бирелгән иде. Җөмләләрне төркемләп өйләргә урнаштырырга. Хәзер дәфтәрләрегезне каршыдагы иптәшегез белән алышынасыз һәм иптәшегезнең ни рәвешле дөрес эшләгәненнән чыгып яфраклар бирәсез.

III. Актуальләштерү һәм проблема тудыру. ;

Максат: - көз билгеләрен башка ел фасылларыннан аера белү;

-дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

а) Проблема тудыру. Кайсы ел фасылы сурәтләнгән?.

а)Рәсем буенча эш. Сорауларны укыйбыз, аларга җавап бирәбез.

- Укучылар рәсемдә кайсы вакыт сурәтләнгән?

Кошлар нишлиләр?

- Марат бакчада нәрсә ала?

- Көн нинди?

- Кайсыгыз әйтә ала, нигә мин бүгенге дәресемне шундый рәсемнән башладым? - Дөрес укучылар, чөнки үткән дәресләрдә без сезнең белән көз темасын өйрәнгән идек. Димәк, без бүген сезнең белән “Көз” темасын кабатларбыз, ныгытырбыз.

Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Укучылар, без көз темасына бәйле сүзләрне күп беләбезме соң? Сүзлек эше :

алтын көз[а0лтын көз] – золотая осень

яңгыр ява[йа0ңгъыр йаwа] – идёт дождь

яфраклар коела [йа0фракълар къойола] – листья опадают

кошлар китә[къошлар китә] – птицы улетают

кыска[къыскъа] –

озын[озон] – длинный, долгий

җылы як[җылы йакъ] – теплые края

салкын[са0лкъын] –

кояш кыздыра[къойаш къыздыра]- солнце печёт

кояш кыздырмый[къойаш кыздырмый]- солнце не печёт

Димәк, без сезнең белән көз темасына карата сүзләрне искә төшердек, хәзер без көз темасына гына түгел башка ел фасылларына да хас булган сүзтезмәләрне дә искә төшерербез. Токин мэт: көз билгеләре. Укучылар кәгазь битләренә көз билгеләрен язалар. Бер – берсенең эшләрен өстәлләр белән алышынып эшлиләр. Соңыннан сораулар бирәләр.

Җәй һәм көз фасылларына караган билгеләрне аерып алып әйтәләр..

Аннимацион физ минутка.
 

Сорт карт структурасын куллану. Конверт эченнән әзер таблицаны аласыз, бирелгән сүзтезмәләрне өч төркемгә аерасыз һәм һәр төремнең кайсы ел фасылы икәнен билгелисез.

Яшел яфраклар,кар ява, яңа ел җитә, балалар таудан шуалар. көннәр кыска, яшен, салкын, яңгыр, көннәр озын, яфраклар коела, күбәләкләр оча, яфраклар коела, кошлар җылы якка китә, кояш кыздыра, балалар җәйге каникулда. Тикшерелә, нәтиҗә ясала.

Белемнәрне ныгыту өчен без сезнең белән тагын бер күнегү эшләп китәбез. Аның өчен без сезнең белән ФИНКИН МЭПС структурасын кулланырбыз.

Сезнең өстәлләрдә шарлар ясаган карточклар бар, сез шул шарларга көз һәм җәйнең билгеләрен языгыз. Аермалыкларын һәм охшаш билгеләрен дә күрсәтегез. (2 мин вакыт бирелә). Тикшерелә, нәтиҗә ясала.

Укучылар эшебезне дәвам итәбез. Экраннарга карыйбыз, көз билгеләре булган рәсемнәр белән җөмләләр төзибез. Дәфтәрләргә язабыз.

Укучылар хәзер җөмләләрегезне үткән заманда әйтегез. Без аларны ничек әйтербез?

Нинди кушымчалар кулланырбыз? Бик дөрес укучылар. Афәрин.

-Экранда бирелгән диалогларны дәвам итегез.

Син көзне яратасыңмы?

- Яратам.

- Ни өчен?

- ... .

- Син көзне яратасыңмы? - Яратмыйм.

- Ни өчен?

- ... .

Уен.”Кем көз турында күбрәк сорау бирә?” (Һәрбер өстәлдән бер сорау)

-Кайсы айлар көз айлары?

- Кошлар кая китәләр?

Хайваннар нәрсә ясыйлар?

VI. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

Тест биремнәре.

Максат: - дәрестә алган белемнәрне ныгыту, тикшерү;

- үзлектән эшкә өйрәтү.

1. Тест.

1. Выбери правильное окончание.

Мин урман... барам

А) - тә;

б) - гә;

в) – та;

г) – га.

2. Найди лишнее слово.

А) китә;

б) оча;

в) яуды;

г) коела.

3. Найди слово с ошибкой.

А) кыздыра;

б) алтын көз;

в) көз көнө;

г) яфрак.

4. Найди пропущенное слово.

Агачлардан ... коела .

А) яфраклар;

б) кошлар;

в) чәчәкләр;

г) яңгырлар.

5. Найди слово, которое произноситься мягко.

А) төннәр;

б) салкын;

в) җылы як;

г) яңгыр.

 

VII. Өй эше:

Максат: Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1 нче өстәл . Көз турында хикәя төзи. 2 нче өстәл. Табигатьтәге үзгәрешләрне генә язып киләсез. 3 өстәл. Көз турында 3 табышмак , яки бер шигырь язып киләсез.

 

VIII. Рефлексия.

Максат: - Дәрескә нәтиҗә ясау;

-Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

2. Үзбәя.

- Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Хәзер үзегезнең конвертларыгыздан яфракларыгызны алыгыз. Тактадагы агачка иң күп төстәге яфрагыгызны элегез. Бик зур рәхмәт укучылар.

Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз. (Укучылар саубуллашалар).

 

ПРЕЗЕНТАЦИЯ
Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.