12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Султанова Чулпан Ринатовна43
Россия, Татарстан респ.
1

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау. (Сингапур методикасын кулланып)

Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Татар теле

6 нчы сыйныф

Тема:   Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау. (Сингапур методикасын кулланып)

Үткәрде: 1 нче мәктәпнең татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

 Султанова Чулпан Ринат кызы

 Актаныш, 2015 нче ел

Тема: Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы: Дәрес-сәяхәт

Максатлар:

1. Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту; мөстәкыйль сүз төркемнәре буларак алмашлыкны җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү;  алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.

2.  Төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

3.  Туган телгә  ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Җиһазлау: компьютер, проектор, карточкалар, тест биремнәре.

 


Дәрес барышы

I Оештыру.

1. Исәнләшү.

2. Тәртип урнаштыру. Уңай халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар!

Кәефләрне күтәрик,

Дусларча бер елмаеп,

Бер-берегезгә

Хәерле көннәр телик! (Слайд№1)

 

II. Актуальләштерү.

Укытучы.

Укучылар, безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Без сезнең белән морфология дөньясына сәяхәткә чыгабыз. Исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык турында күп нәрсәләр белдек. Бүген дәрестә морфология дөньясының кайсы почмагына барачагыбызны белү өчен, шушы мәкальләр ярдәмендә белербез. (Слайд№2) 

1. Кеше сүзен тыңла, үз акылың белән эш ит.

2. Кем эшләми, шул ашамый.

3. Акыллы сүзен мин дип башламый.

Астына сызылган сүзләрнең кайсы сүз төркеме икәнен әйтегез.

Укучы: Алмашлык.

Укытучы Димәк, без бүген алмашлык темасын кабатларбыз, ныгытырбыз. (Слайд№3)

Сәяхәткә чыктык. Юлда реклама тактасы күренә.

Алмашлыклар ” мәгарәсендә текстта төрле сүз төркемнәрен алыштыру буенча күп кенә сүзләр бар.

Без сезнең белән мәгарәгә килеп чыктык. (Слайд №4) Барасы юлны табарга безгә биремле күрсәткеч ярдәм итәр.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН. 

1.Укытучы сорау әйтә һәм уйлау өчен вакыт бирә.

2. Укучылар уйлагач, җавапны  кәгазьгә язалар.

3.Укучылар чират буенча, җавапларны кәгазьдән укыйлар

Бирем. Исем.

             Сыйфат.

             Бәйлек.

             Алмашлык.

1. Бу атамаларның уртак ягы нидә? (сүз төркемнәре)

2. Бу атамаларның кайсы артык?  (бәйлек – ярдәмче сүз төркеме, ә башкалар – мөстәкыйль сүз төркеме)

3. Алмашлык мөстәкыйль сүз төркеме башка мөстәкыйль сүз төркемнәреннән нәрсә белән аерылып тора? (алмашлык - исемне,  сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә торган мөстәкыйль сүз төркеме)

     (Слайд № 5) Алмашлыкмәгарәсендә 7 ишек бар. Мәгарәгә кереп җитәр өчен 7 ишек аша үтәргә кирәк. Ә алар биремнәрне үтәсәң генә ачыла. Ә ни өчен 7 ишек? Нигә ике, өч түгел?

 

III. Материалны ныгыту.

     Беренче ишектә нинди алмашлык урнашуын белү өчен, безгә табышмакларга җавап бирергә кирәк. Алай гына да түгел, алмашлыкларны да табарга. Шул вакытта гына алмашлыкның кайсы бүлегенә кергәнебезне беләчәкбез. (Слайд №7) 

Бер йомгакта мен энә,

Сиңа тими, син тимә.

(керпе)

2. «Син» да бар, «мин» да бар,

«Алар» да юк. Ул нәрсә?

(и һәм н хәрефе)

Димәк,  беренче ишектә

1. “Зат алмашлыгы бүлеге” урнашкан. (Слайд №8)

     Өстәлдәге конвертлар арасыннан 1 номерлы конвертны 2 нче номерлы укучы ача. Анда сүзләр язылган карточкалар куелган. Бирелгән сүзләр арасыннан алмашлыкларны табырга. Зат алмашлыкларының астына сызарга затын, санын, килешен билгеләргә астына сызарга. Йөзгә-йөз иптәшеңә укы.

Мин, ул, сезне, син, безне, энә, кайчан, чыга, сиңа, кемдер, су, ләкин, әкрен.  (Слайд №9)

Нәтиҗә ясала!!!

2. Укытучы. Биремне үти алдыгыз, беренче ишек ачылды. Әйдәгез икенче ишекне  ачабыз. Икенче  ишектә безне  кемнәр көтә икән? Белү өчен шигырь юлларын укыгыз. Сезгә бик таныш булган нинди алмашлыклар бар монда? . 

1. Асыл сөяк зур булмас, ...... (кая барса да хур булмас).

2. Кем эшләми, ....... (шул ашамый).

3. Кем арбасына утырсаң, ........ (шуның җырын җырларсың).

4. Кайда татулык, ........ (шунда тынычлык).

5. Дөньяда иң йомшак нәрсә - ....... (әнием кулы).

6.Кемнең сүзе хак, ....... (шуның йөзе ак).

(Слайд №10)

Укучы: сорау алмашлыгы бар.

Димәк, безне элеккеге танышларыбыз – сорау алмашлыклары белән очрашу көтә. Ни өчен элеккеге танышлар дидем? (укучылар җавабы)

Дөрес, исем, сыйфат, сан, рәвеш сүз төркемнәрен өйрәнгәндә аларның сорауларын карадык.

Бу эшләрне “Сорау  алмашлыгы” бүлеге  (Слайд № 11) башкара.

Безнең элеккеге танышларыбыз сораулар әзерләгән.

МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group)

1. Алмашлыклар ясалышы ягыннан ничә төрле була? (5)

2. Алмашлыкның  ничә төркемчәсе бар? (7)

3. Бүген атнаның ничәнче көне? (5)

4. Беркем алмашлыгы ничә тамырда тора? (2)

5. Татар теле кабинеты ничәнче катта? (3)

6. Укучы сүзендә ничә нечкә сузык бар? (2)

3. Укытучы. Өченче ишек төбенә килеп бастык.  Тактага карагыз әле (Слайд № 12) Бирелгән җөмләләрдә предметны күрсәтү өчен, предметның билгесен күрсәтү өчен кулланылган сүзләр бармы?

 Укучы: Әйе, бар. Менә, әнә, мондый.

Укытучы: Бу нинди сүзләр?

Укучы: Күрсәтү алмашлыклары

Әйе, без “Күрсәтү  алмашлыгы бүлеге” нә килеп кердек. (Слайд № 13)

Өстәлдәге конвертлар арасыннан 2 номерлы конвертны 1нче номерлы укучы ача. Бирелгән күрсәтү алмашлыкларын килеш белән төрләндер.

Көтелгән җавап.: Слайд №14

 I

II

Бу

теге

Б.к. бу

Б.к. теге

И.к. моның

И.к. тегенең

Ю.к. моңа

Ю.к. тегеңә

Т.к. моны

Т.к. тегене

Ч.к. моннан

Ч.к. тегеннән

Ур.в. к. монда

Ур.в. к. тегендә

А (I) һәм Б (II) парыгыз  белән дәфтәрләрегезне алыштырыгыз. Иптәшегезнең эшен тикшереп, билге куясыз. Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.

4. Укытучы. Дүртенче ишек яныны килеп җиттек. Монда безне “Билгеләү  алмашлыгы бүлеге”     (Слайд №15)

каршы ала. Алар безгә бирем әзерләгән.

       Өстәлдәге 3 номерлы конвертны ачыгыз. Биремне 3 номерлы укучы укый.

 Нокталар урынына төшеп калган билгеләү алмашлыкларын куярга. Җөмләләрдән соң билгеләү алмашлыклары бирелгән.

    Без дусларыбыз белән урманга гөмбәгә киттек. ... бала ... кәрзинен тотты. Гөмбә күп иде. ... да кәрзинен тутырды. ... күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.

Куллану өчен сүзләр: Һәр, бөтенесе, үз, барысы.

Тикшерү. (Слайд №16)

5. Укытучы. 5 нче ишектә безне көтелмәгән хәл сагалап тора. Ишектә түбәндәге язулар эленгән.

Монда беркем дә юк”.

Беркемгә дә ачмыйбыз”.

Бернинди дәгъвалар кабул итмибез. ”. (Слайд №17)

Менә сиңа хәлләр! Инде нишлибез? Игътибар белән тагын бер кат укыгыз әле. Бәлки, мин дөрес күрмимдер?

Әйдәгез, 6 нчы ишеккә барып карыйк.  Анда нәрсә икән?

6.  Укытучы. 6 нчы ишек янына бардык. “Алмашлык ” мәгарәсен саклаучылар  безгә мондыйрак эш калдырганнар.

(Слайд №18)

Тактада бирелгән шигырьдән алмашлыклар табып, төркемчәсен әйтергә.

Кеше килә, китә жирдән.

Кемдер озак яши, кем бик аз.

Бу дөнья да нидер омет итә,

Гомер гүя мизгел, вакыт аз.

Көтелгән җавап: билгесезлек алмашлыгы.

Димәк, “Билгесезлек алмашлыгы  бүлеге” нә дә җиттек. (Слайд №19)

Менә кая адашып йөриләр  икән “Юклык алмашлыклары”.

Балалар,  бу бүлекне үз урынына кайтарырга кирәк. Әйдәгез ярдәм итик.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасын куллану.

Мин хәзер алмашлык әйтәм, сез килешәсезме? Килешсәгез басасыз, килешмәсәгез утырасыз.

Кемдер – юклык алмашлыгы (билгесезлек)

Әллә кем – юклык алмашлыгы (билгесезлек)

Берәү – билгесезлек алмашлыгы (билгесезлек)

Һичнәрсә – юклык алмашлыгы (юклык)

Беркая – билгесезлек  (юклык)

Һич - юклык алмашлыгы (юклык)

(Вакыт калса, сорау алмашлыгыннан билгесезлек һәм юклык алмашлыкларын ясарга)

Нәтиҗә!!!

7. 7 нче ишеккә килеп җиттек. Җиденче ишектә безне предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә торган алмашлыклар каршы ала. Димәк, кайсы алмашлыклар бүлеге биредә?

ӘйеТартым алмашлыклары”  бүлеге.  (Слайд №21)

  Монда безне түбәндәге эш көтә.

  Без хәзер сайланма диктант язабыз. Мин җөмләләр  укыйм, сез тартым алмашлыкларын гына язып аласыз.

1. Әби әйтә:

- Әйдә, кызым,безгә,

Безнекеләр байлар:

Ашыйлар да, эчәләр,

Уйныйлар да көләләр.

2. Бу таулар да синеке,

Елгалар да, таллар да.

3. Минем йолдызым да сүнде, синеке дә.

4. Иптәшләр – үзебезнеке ,

Бәлки, гаеп итмәсләр.

Укытучы.  “Тартым алмашлыклары” бүлеге  белән хушлашып, лифт белән беренче катка төшәбез. Ишек ачылды. Без офисның фойесында басып торабыз. Ләкин безне чыгарасылары килми. Тагын бер бирем әзерләгәннәр.

ДЖОТ ТОТС

1.Укучылар 3-4 кечкенә кәгазь бите ала. 2.Алмашлыкка мисал уйларга вакыт бирелә.3. Бирелгән вакыт аралыгында, укучылар кычкырып тема буенча сүзне әйтә һәм яза баралар. Язган сүзләрен өстәл уртасына куя баралар. 4.Бер бала әйткән сүзне 2 нче кеше кабатларга тиеш түгел.5. җавапларны берләштерергә, 1 җөмлә төзергә.

     БезАлмашлыкмәгарәсе сакчыларын тагын бер кат ышандырып калыйк! Алар безнең сөйләмебезне матурайта,  кабатлаулардан коткара.

 

III. Йомгаклау

Әйдәгез йомгак ясыйбыз.

Рефлексия:  (Слайд №22)

Сез бүген дәрестә нәрсә белдегез, нинди кыенлыклар туды, нәрсәләр өйрәндегез?

 Үзегезнең билгеләрегезне карагыз. Әгәр бишле билгесе, җыя алмаган булсагыз, “Алмашлык” мәгарәсе сакчылары үзләренә экскурсияне дәвам итәргә чакыра.

 

IV . Өй эше

    а)  422 нче күнегү мәҗбүри;

ә) 423 нче күнегү ярым иҗади;

б) 424 нче күнегү. “Слайд №23)

    (Слайд №24)

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.