И мөкатдәс моңлы сазым уйнадың син ник бик аз... (әдәби-музыкаль кичә)

0
0
Материал опубликован 30 September 2022

И мөкатдәс моңлы сазым уйнадың син ник бик аз...

(әдәби-музыкаль кичә)

 

 

Яз килә”җыры башкарыла.

Сәхнә алдына ике укучы чыгып баса. Көй әкренләп тына.

1 нче алып баручы.

Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән!-диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.

2 нче алып баручы.

Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә.

1 нче алып баручы.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь

Габдулладай;

Ул- караңгы төндә яктырткан матур,

ак тулган ай.

2 нче алып баручы.

Күп китапларның арасында

аның китаплары-

Ап- ачык нурлар чәчеп,

күренеп тора һәр яклары.

1 а.б.

Алса, укыса халык шигырен аның-

истә кала,

2 а.б Һәм аның шигыре халык күңеленә

зур хис сала.

1 а.б.: Якташларың, Тукай сине укый...

Бәләкәйдән, бала чагыннан...

2 а. б.: Күңелләрдә- синең якты җырлар,

Синең моңнар күздә чагылган.

1 нче алып баручы.

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар.. Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган кичәбезне башлыйбыз.

2 нче алып баручы. Здравствуйте уважаемые гости. Начинаем наше мероприятие посвященный 136 летию со дня рождения Габдуллы Тукая.

1 нче алып баручы.

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкы­ган чакта, шаулап-гөрләп җиһанга яз килгәндә, бөтен табигать уянганда ,татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяга килгән.

 

2 нче алып баручы. Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер Шагыйрь килде. Бу - моннан 136 ел элек -1886 елның 26 апреле була.

1 нче алып баручы. Еллар үткән, ара ерагайган саен Г. Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара.

Уйлар Тукай­га тора-тора әйләнеп кайта. Җиде еллык иҗат гомерендә татар халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең язмышы вакыт узган саен игътибарны үзенә җәлеп итә бара.

 

2 аб.

Колыбельные песни Г.Тукая вдохновила очень многих поэтов на создание своих колыбельных песен.

 

Бишек җыры.

Салмак кына “Бишек җыруы”ның көе ишетелә башлый. Алып баручылар чыгып китә. Пәрдә ачыла. Сәхнә бакчаның бер почмагы итеп бизәлгән. Бер якта- авыл өенең алгы өлеше. Өй тәрәзәсеннән бишек тирбәлгәне күренеп- күренеп китә.

 

1 а. б. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр

Кырлаеңда яши бүген дә.

Шигырь чишмәләре җырга күчеп,

Яши сандугачлар телендә.

2 а.б.

Ничә буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

Туган авыл “ шигыре 3 телдә (татарча,русча ,инглизчә )

 

Авыл көе җыр

1 а. б.: Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы.

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны!

2 а. б.: Саклый мәңге истәлегең

Син яшәп киткән урын.

Нур булып калды йөрәктә

Һәр синең язган җырың.

1 а. б.: Азмы какканны вә сукканны

күтәрдең син, ятим?!

Җырладың шуңа халкыңның

Моң тулы хиссиятен!

2 а. б.: Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син- шагыйрьләр солтаны!

Музыка “И мөкатдәс моңлы сазым ...” шигыре

 

1 а. б.: Г.Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык- шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән.Кушлавычта ул туган, Өчиле, авыр булса да, бабасы канаты астына сыендырып, үлемнән саклап калган, Саснада аз булса да әнисе куенында назланган...һәм иң зур югалту ачысын да татыган, Казан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга таныткан, Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип атаган, Җаек исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай ясаган...

 

2 а.б Габдулла Тукай родился в деревне Кушлавыч Арского района в семье муллы. Уже с пяти лет остался без родителей, очень рано познал тяготы сиротства. До девяти лет жил в деревне. С деревенскими мальчиками ходил на речку , на рыбалку, помогал взрослым убирать сено.

Затем маленького Габдуллу увозят в город Уральск, к родственникам. Там он поступает в школу, внимательно слушает учителей, старательно

занимается. Став взрослым, пишет много стихов,статей, рассказов,

В своих стихах воспевает родной край,природу , родной язык, рассказывает о людях , о том , как они умеют трудиться , как веселятся. Много у него стихов для детей , сказок , рассказов .

 

1 а. б.: Яр башлары яшел чирәм генә,

Инеш тулы ага язгы күбек,

Өйләреннән Сәгъди абзыйларның

Сабый Тукай йөгереп чыгар кебек.

 

( Өйдән бала йөгереп чыга һәм маэмай белән уйный, “Кызыклы шәкерт”шигыре сәхнәләштерелә, аннары эт кереп китә, бала дәрес карарга утыра. Кояш чыга.)

Кояш: И сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты,

Нинди шәп уйнар заман!

Бала: Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның

Мин һаман вакытын табам.

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.

Сандугач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди әйбәт,

Нинди шәп уйнар заман!

Бала: Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым,

Син дә сайрарсың матурлап,

Мин авазың тыңлармын!

Алмагач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага,

Җитте хәзер уйнар вакыт!

Бала: Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.

 

( Кояш, Сандугач, Алмагач, Күбәләк бииләр. Бала, эшен тәмамлап урамга чыга.)

Бала: Әйдә, кем уйный, йә кем чакырды мине?

Тәмам иттем мин дәресемне!

( Кояш, елмаеп, малайны биергә ала, Алмагач аңа кып-кызыл алма бирә, Сандугач сайрый.

Бала белән Күбәләк” шигыре

 

1 а. б.: Кызганычка каршы, күбәләкләр гомере кебек, шагыйрьнең дә гомере кыска була. Ул: “Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?”- дип яза, ләкин үз язмышы өчен беркемне дә гаепләми. Көннәрдән бер көнне Тукайның балачагы узган Кырлай урманнары, Казан артта кала, аны Җаектагы туган апасы үз янына алдырта.Җизнәсе укырга, рус телен өйрәнергә мөмкинлекләр тудыра. Булачак шагыйрь белем дөньясына кереп чума. Мәдрәсәдәге дустыннан төрек телен дә өйрәнә.

2 а.б. К сожалению жизнь поэта была такой же короткой,как жизнь бабочки.Тукай ни кого не винит за детство проведенное в проголодь,за нужду,которая преследовала его.

1 а. б.: Җаек-Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган, өлгергән урыны. Солдатка каралырга вакыт җиткәч,1907 елда ул Казанга кайта.

2 аб Осенью 1907 года поэт переезжает в Казань. С большими надеждами он приезжает в столицу.От радости , от восхищения того , что он увидет в Казане поэт написал стихотворение “ Пар ат “.

 

Пар ат” шигыре башкарыла.

 

1 а. б.: Казанда шагыйрь шигырьләр,поэмалар,әкиятләр яза.Алар бик күп телгә тәрҗемә ителә. Менә бүген аларның кайберләре белән танышырбыз.

 

Укучы: Әле укый белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге.

Иң матур бер җыр дибез

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы”,”Шүрәле”ләр-

Безнең дуслар бары да.

 

(“Шүрәле” җыры яңгырый.Сәхнәгә Шүрәле чыга, бии.)

 

1 а. б.: Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре,җыентыклары, китаплары безнең көннәрдә аеруча күпсанлы тираж белән һәм еш басылып тора.Хәтта кечкенә генә күләмле әсәрләре дә аерым китап итеп әзерләнә.Әйе,чынлап та,без бишектә чакта ук Тукайның көйләрен ,җырларын ишетеп үсәбез ,телебез Тукай шигырьләре белән ачыла.

Су анасы “ шигыре

Гали белән Кәҗә” шигыре.

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән .

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.

 

(Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә,ә аның артыннан Сарык керә ,ул бер читкәрәк барып сузылып ята).

Кәҗә. Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде ,гел сусыл печән генә ашатып тора.(Сарык янына килә) Әй ,кортка,нишләп ятасың?Әйдә,тор,печән ашыйбыз (печән ашаган булалар).Әле ярый Гали бар,ул булмаса нишләр идек,чөнки әбинең дә печәне бетте .

Сарык .Әйдә урманга барыйк ,туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.

Кәҗә белән Сарык “ әкиятеннән өзек.

Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

 

Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,

Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,-

Баш янында болар икәү тора куркып,

Әйтешәләр бер-берсенә: “Син тот, мин тот!”

 

Кәҗә әйтә: “Сарык абзый, син көчлерәк”.

Сарык әйтә: “Син, сакалбай, гайрәтлерәк”.

Бүре башын кулга тотып кузгатырга

Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.

 

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,

Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,

Башны икәү тотып ике колагыннан,

Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.

 

Кәҗә. Инде өйгә кайтыйк, авылны да сагындым.

2 АБ

Габдулла Тукай – это поэт, произведения которого передаются из поколения в поколение. Его произведения с любовью читаются людьми любого

возраста.

Җир йокысы Җәй көнендә

Сөткә төшкән тычкан Зимний вечер

Ель Бу кайсы вакыт

Ак бабай Бәхетле бала

Белый дед

Йокы алдыннан

Ана догасы

 

 

Г.Тукай в своих стихотворениях очень трепетно высказывает свое отношение к природе. Он призывает любить, беречь, охранять природу. Помогать животным и птицам .

 

2 а.б

Детство, проведенное впроголодь,нужда, которое преследовало поэта

Тёмные и холодные номера гостиниц Казани – все это не изчезло

бесследно. Здоровье поэта сильно пошатнулось и он попадает в больницу.

 

Второго апреля 1913 года перестало биться сердце сына , великого поэта татарского народа .Только тогда народ понял ,какого бесценного,не по годам мудрого человека они потеряли .

 

Укытучы : Ак кирәк, дип ,пакъ , кирәк , дип,

Җырлады , язды Тукай .

Дәрт уятырга кешедә

Уянды , янды Тукай.

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур , моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай.

Азатлык , дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

Һәрчак безнең белән бергә -

Безнең замандаш Тукай.

 

Хор “Туган тел” җыры.

 

 

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментарии на этой странице отключены автором.