Мин яратам сине,туган җирем.
Мин яратам сине,туган җирем.
Кадерледән кадерле
Туган үскән ил генә.
Чит-ят җирләр бер булса да,
Туган җирем бер генә.
Минем туган ягым Биектау районы Чышы авылы. Мин шушы авылда туып үскән кеше. Хәзерге вакытта Казанда яшәсәм дә, күңелем барыбер авылыма тарта, күңелем анда.
Биектау районында Чыршы исемле авыл бар. Гаҗәеп матур урынга урнашкан: тау астында инешләр ага, тау өстенең як-ягына йортлар тезелеп киткән. Бер як урамның озынлыгы чакрым ярымга җитә. Авылымның халкы гади, ачык.
«400 ЕЛЛЫК ТАРИХЫ БАР»
Күпләрнең капка төбендә чыршы үсә. Мәдәният йорты, башлангыч мәктәп каршында да мәгърур булып дистәгә якын ылыслы агач утыра. Авыл төзек, йортлар матур.
・ Рәсми чыганаклар Чыршы авылына дүрт йөз ел бар дип күрсәтә.
Беренче дәвер
1374-75 нче елларда Алтын Урда хөкүмәте белән Мәскәү кенәзе Иван Калитаның уртанчы улы кенәз Дмитрий II нче көч сынашып карамакчы булалар.Бу вакытта Алтын Урда хөкүмәтендә Мамай морза исемле кеше хан булып тора.Шул рәвештә 1374 елның башларында Мамай морза хан белән кенәз Дмитрий II нче арасында зур сугыш башлана. Сугыш зурга китеп,кенәз Дмитрий шул сугышта Алтын Урда хөкүмәтенең шималь һәм шимали шәркыйә яклардан (җирләрен) җиңеп ала. Хәзерге көндә Вятка губернасы тирәләрен кенәз Дмитрий,һәрбер җиңеп алган урыннарда татар морзаларын,татар алпавытларын чукынырга өнди, аларны түбә,җир,урман һәм башка маллар бирү белән кызыктыра.Менә шул вакытта күп кенә татар морзалары һәм алпавытлары,кенәз Дмитрийның сүзен тотып,диннәрен ташлап,урыс динен кабул итеп,җирле-сулы булалар.Ләкин араларында риза булмаенча җәнүб ягына таба качып китүче татар алпавытлары да аз булмаган.Шул рәвештә,Алтын Урда хөкүмәтенең төн ягындарак булган Мамазау дигән вилаять була.Хәзер Малмыж дип атала.Шул ук Мамазау вилаятендә табигъ булган Адай исемле авылдан Шәех баба,Хәлфә баба,Морза баба һәм аларда башка тагын исемнәре мәгълүм булмаган алты кеше җәнүбкә таба качалар.Бу вакытта Мамазау вилаятендә Мәмәтхуҗа морза,Мамазау морза ханның кече углы баш була.Чөнки бу качкан бабалар диннәрен ташларга разый булмыйлар.Хәлфә бабай-үзе коръән хафиз булган.Бу Адай авылы Кече Вятка суы буена салынган зур гына бер татар авылы була.Хәзерге көндә урыс авылына әйләндереп ”Андреевка” дип аталып йөртелә.Безнең югары күрсәтелгән бабаларыбыз качып килә-килә хәзерге Татарстан җөмһүриятенә,Арча кантонына,Төбий авылыннан агып килә торган суның бер култыгына урнашалар.Суның ул ягында алар шул урында 1375 ел килеп урнашалар.Ләкин соңыннан ул тирә куе урманлык белән капланган булганлыктан, сазлык була ,яз-көз бик уңайсыз булганга һәм ерткыч хайваннарның җәберлэүләргә чыдаша алмаенча,1592 елны бу урыннан 2-3 чакрым югарырак куаклык һәм имәнлек арасына утыралар.Боларны 1375 елдан 1591 елга кадәрлек утырган урыннарын хәзерге вакытта “Йорт”дип атап йөртәләр.
Икенче дәвер
Алар шушы урынга барып тыныч кына утырганда,анда яхшы гына көчле кизләү табалар.Бу кизләү үзе көчле булу өстенә,язгы суларда каты булу сәбәпле,бу елгада зур упкын хасил була.Җәй көннәрендә шушы упкынлыкта зурлар һэм балалар коена торган булганннар.Бу упкын һәрвакыт та,бу тешәлеп торганлыктан,шул,бу тешәлеп торган урынына керүчеләр,кирәк зурлардан,кирэк балалардан булсын,батып үлгәләгәннәр.Шуннан соң халык,бу упкынлыктан шикләнеп,бу су безнең нәселебезне калдырмас,бу урыннан күчәргә кирэк,-ди башлыйлар.Шуннан соң болар 1676 елны бу урынны ташлап,бер чакрым чамасы ераклыкта булган бер елгалык урынга күчеп утыралар.Бу икенче урыннары хәзерге көндә “Сая юлы кизләү” дип атап йөртэлэр.Болар бу урында 84 ел торалар.
Өченче дәвер
Башлана 1676 нчы елдан.Болар хәзер икенче урыннан күчеп,чыршылык,баскан бер елгалык,болынлык урынга килеп утыралар.Бу урынга урнашкач,акрын-акрын урманлыкны арчып,тигез болынлык ясыйлар.Шулай урманлыкны арчып берникадәр җир,елганың югары башына менәрәк бер матур гына чишмэ табалар.Алар шул чишмәне үзләренэ кадәрле чистартып,ергалап төшерәләр.Чөнки чишмәнең агым юлларын урманлык,яфраклар каплап,су болынга җәелеп,сазлыкка әйлэнеп бара икән.
Чыршы авылы хәзерге көндә бабаларның өченче мәртәбә күчеп утырган урыннарында яши.Ахырда куе чыршылыклык баскан елгага килеп утыру сәбәпле авылны “Чыршы”,димәк “Чыршы” авылы.Алтын Урда хөкүмәтендә Мамазау вилаяте Адай авылыннан без Вятка губернасы,Малмыж өязе Андреевка авылыннан без күчеп килгән татар морзалары салган авыл була.Чыршы авылы хәзерге көндә ясак һәм казак ягына бүленгән. Моның сәбәбе Шәех баба,Морза баба фамилияләреннән таралган халык,ясак дип аталган халык.Калган күчеп килүче алты кешенең исемнәре мәгълүм булмау сәбәпле аларны казак дип кенә йөрткэннэр.Шуңар күрә Чыршы авылы хәзерге көндә ясак, казакка аерылып йөртелә.Чыршы авылында хәзерге көндә “Адаев” фамилиясендә йөртелгән хуҗалыклар бар.
Чыршы авылы соңгы өченче урында шушы көнгә кадәр 249 ел яшәгән Чыршы авылында баштан килеп чыгуына хәзер 549 ел тулып узды.Хәзерге көндә Чыршы авылында 222 хуҗалык бар.1500 гә якын халкы бар.
Искәрмә:Бу тарихка материал Адаев Гәйрәнең бабасыннан калга “Коръән” битләреннән,Русия тарихыннан һәм”Татар тарихы”ннан алынды.
Исеме җисеменә туры килсен өчен, халык бүген дә йорт каршысына чыршы агачлары утыртырга тырыша. Бу эштә мәктәп балалары да булыша.
Чыршы авылы әллә ни зур түгел: хәзерге вакытта 320 кеше яши, йөздән артык хуҗалык бар. Буш йортлар юк, булганнарын шәһәрдән кайтучылар сатып ала .Кемдер өйләрне җәйләрен яшәр өчен махсус дача урынына тота.Чыршы Казаннан 40 чакрым ераклыкта гына урнашкан.
Безнең авылда Рабит Батулла, «Мунча ташы» артистлары Шәмси Закир, Ульяна Князева кебек танылган шәхесләрнең дә йортлары бар.
Чыршыларга күмелеп утырган Чыршы башлангыч мәктәбе дә бар. Киң иркен коридорлы, бик якты ике катлы заманча мәктәп бу. Һәм шунда нибары 8 бала белем ала.
Мәктәп 1996 елда ачыла. Ул вакытта урта мәктәп иде, йөзгә якын бала укыды. 2011-2012 уку елыннан башлангыч мәктәпкә калдырдылар. Зуррак сыйныф укучылары Дөбьяз урта мәктәбенә йөреп укый. Сыйныф саен икешәр бала. Ике укытучы , ике сыйныфны бергә кушып укыталар.
Чыршы башлангыч мәктәбе мөгаллимнәренең сөенече зурдан: балалар бакчасына 16 бала йөри. Димәк, мәктәп ябылмаячак, авылда исә бала-чага тавышы тынмаячак.
– Мәктәпнең икенче катында спорт лагеры эшли. Җәен балалар өзелми, каникулларда да спортны яратучы укучылар йөри. Безнең районнан гына түгел, республика районнарыннан да укучылар җыелалар.Мәктәп бинасы буш тормый.
АВЫЛНЫ ЯШӘТҮЧЕЛӘР
Илһам һәм Гөлчәчәк Гарифуллиннар гаиләсе «Илһам» чишмәсен булдырдылар. Төсле поликарбонаттан бизәкләп эшләнгән чатыр, эченә миләш тәлгәшле самовар куйдылар. Аннан су килеп тора. Бик күркәм күренеш.
Ул чишмәбезнең бакча башыннан гына ага, ташландык хәлдәрәк иде, Илһам абыйның чишмәне бик матурлыйсы килде. Самовар ясау өчен газ баллонын кисеп, аерым детальләр эретеп ябыштырды. Аннан аны бизәкләп буяды. Чишмә өчен чатыр да ясады. Чишмәгә яңа җан өргән кеше хөрмәтенә «Илһам» дип исем бирелде. Гарифуллиннарның теләк-хыялы: бу изге урынны балалары да гел шулай карап, чистартып торсын, әти-әниләренең ядкаре итеп сакласын иде.
Чишмәне узган елның сентябрь башында зурлап ачтылар.Палаткалар корып, коймаклар пешереп, авылның бар халкы җыелды. Җыр-моң яңгырап торды. Бик матур авыл бәйрәме булды . Гомумән, безнең авыл халкы күңелле яши.
…Чыршы авылы бик тырыш, уңган халык. Таң атуга-алар аяк өстендә .Әллә ничә сыерын да сава, эшенә дә бара, йорт-җире дә ялт иткән.Авылыбызда, халык шәһәрчәрәк яши : душы, бәдрәфе өендә, башка бөтен уңайлыклар да бар. Казанга концерт-спектакльләр карарга да еш йөриләр.
Туган ягым табигате турында никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Кыш көннәрендә аның әрем исе дә сагындырып куя бит хәтта.
Шулай ук изге күңелле халкы, бай тарихы белән дә аерылып тора минем яраткан авылым.
Мәңге яшә син авылым!