12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Гизатуллина Ляйля Мансуровна37



Туган җирем.

Аның урамнары..












Автор:

Гыйзәтуллина Ләйлә Мансуровна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат -мәктәбе

Предмет: татар теле дәресе, 4 сыйныф

УМК: «Татар теле һәм уку китабы» Р.З. Хәйдәрова ,4 нче сыйныф




















Максат: 1. Укучыларның туган як турындагы белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.

2. Аларның тыңлап аңлау,аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Телләр өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү, укучыларның иҗади активлыгын арттыру.

4.Туган якны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр (УУГ)

Танып белү УУГ:кирәкле мәгълүматны таба ,анализлый һәм үз эшчәнлегеңдә куллана белү;

Регулятив УУГ: күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу ;

Коммуникатив УУГ :әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү ,парларда эшли белү;





Җиһазлау: магнитлы такта, компьютер, презентация, мульти - медиялы күрсәткеч, карточкалар.

















Дәрес барышы

Оештыру- мотивлаштыру этабы .

а) Уңай психологик халәт тудыру.

1)Дежур укучы белән әңгәмә.

1 нче слайд

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру

-Исәнмесез ,укучылар.Без бүген Татарстан темасын дәвам итәбез.Дәрестә туган ягыбыз турында сөйләшербез.Сезгә алдагы дәрестә алган белемнәрегез кирәк булачак.

2 нче слайд

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1)Сүзләрне дөрес әйтү: туган як ,туган ил,Ватан , дәүләт теле,сурәтләнгән,милләт, Татарстан башкаласы

2)Шушы ук сүзләрне татарчадан русчага тәрҗемә итү.

3 нче слайд.

Татарстан символлары.

Татарстан турында сөйләү.

Сорауларга җавап бирәбез .

Татарстан нинди ил?

Безнең башкалабыз - ... .

Татарстанда нинди милләтләр яши ?

Алар ничек яши ?

Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

Татарстанның беренче президенты кем?



Безнең туган илебез ничек атала?



Ә Васильево безнең туган илебезме? Ни өчен? Ул шәһәрме ?

4-23 нче слайдлар

Презентация “Васильево бистәсе” Укучы чыгышы

Физ.минутка. Урам турында.

Безнең урам.

Безнең урам – зур урам,

Мин шул урамда торам.

Тирә-якта күршеләр –

Бар да уңган кешеләр.

Барый абый – бакчачы,

Сара апа – кибетче,

Дамир абый – тимерче,

Тимербикә – пешекче.

Гөлнур апа укыта,

Батырҗан балык тота,

Нурмый абый йорт сала.

Мөхәррәм такта яра.(Хәләф Гарданов)

... син нинди урамда яшисең? Иптәшеңнән сора әле: ул нинди урамда яши икән?

Васильевода нинди урамнар бар?

Муса Җәлил ,Волостнов,Ленин ,Спорт,Габдулла Тукай һәм башка урамнар .

24 -29 слайдлар

Кем ул Муса Җәлил ? Аның нинди шигырьләрен беләсез?

Кем ул Габдулла Тукай?

Менә бу язучыларның Казанда музейлары бар. Ә бездә нинди музейлар бар?

К.Васильев музее.

Укучы чыгышы . Презентация “К.Васильев музее”.

30-41 слайдлар.

-Димәк укучылар урамнарга ник бу кешеләрнең исемнәре бирелгән ?

-Алар атаклы кешеләр.

Ситуатив күнегүләр эшләү.Вы отдыхаете в лагере .Несколько детей не местные.

Они распрашивают о поселке.

Остальные дети им отвечают.

IlI. Йомгак ясала. Рефлексив бәяләү.

Дәрескә йомгак ясала.

Бүген сез бик тырышып, кызыксынып эшләдегез: бик эчтәлекле, тирән, мәгънәле диалог һәм монологлар төзедегез.

Өй эше 1.Хикәя төзергә“Минем туган ягым.

2.“Без дәрестә нишләдек? 5-6 җөмлә язарга яки диалог төзергә .

Шуның белән дәрес тәмам.

Дәрес туган як турында җыр белән дәрес тәмамлана“Яратыгыз туган илегезне”.





Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.