Урок «Чишмәләр иле син, Туган як!»

0
0
Материал опубликован 15 March 2018

Азнакай шәһәре 2 нче гомуми

урта белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәкимова Ләйсән Әсгать кызының

7 нче Б сыйныфы ( төп төркем) укучылары өчен

татар әдәбиятыннан ачык дәрес планы

Тема: Чишмәләр иле син, Туган як!

Дәрес максаты:

1. Туган як чишмәләрен,табигатен өйрәнү.

2. Туган якка мәхәббәт, табигатькә, чишмәләргә сак караш,табигать аша укучыларда мәрхәмәтлелек, изгелек,шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

3. Әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

Дәрес төре: проект яклау, үстерелешле укыту

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таблица, җыр ,”Азнакай тамчылары. “ Төзүчеләре: Сәрия Вильданова, Марсель Галиев, Казан «Рухият» нәшрияты, 2000 ел., Ә. Исхаков « Чишмәләр иле, син, Туган як!». Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2001 ел.

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.

2. Актуальләштерү, мотив:( Су, чишмә турында Фәридә-Алсу дуэты башкаруында ”Чишмәләр иле син,туган як” җыры яңгырый.)

Укучылар, бу җырда нәрсә турында сүз бара дип уйлыйсыз?( укучылар җавабы)

Әйе, ә сезнең үткән дәресләр буенча чишмәләр, су турында нинди фикерләрегез бар? ( 4 укучы якташ язучыларыбызның чишмәләр турында шигырьләрен сөйлиләр)

3. Тема өстендә эш. Бик яхшы. Димәк, бүген без нәрсәләр турында сөйләшербез инде?( укучылар җавабы)

Укытучы: Районыбызда чишмәләр җитәрлек! 130 чишмәбез бар! Аларны төзекләндерергә Азнакайда беренчеләрдән булып 1994 елда керештеләр. Хәзер аларның барысы да һәркемне сокландыра. (презентация ачыла)

Укытучы соравы: Безнең өчен чишмә нәрсә ул? Бу сорауга җавапны алдыгыздагы буталган хәрефләрдән таба алырсыз. Кем алдан бетерә, шул төркем кул күтәрә.

(Укучылар төркемдә хәрефләрдән җөмләләр төзеп әйтәләр)

1)Чишмәләр - су чыганагы;

2) Чишмәләр - гүзәллек чыганагы;

3)Чишмәләр - җан тынычлыгы бирүче ял урыны;

4) Чишмәләр - табигать күренеше

Укытучы: Әйе, Азнакайлылар чишмәләрне чын мәгънәсендә табигать һәйкәленә әверелдерделәр. Чишмәләр тирәсендә ял итүче яшьләр дә, гаиләләре белән ял итүчеләр дә очрый. Аларның барысы да табигать кочагында хозурланалар, иркәләнәләр кебек тоела.Сезгә өй эше итеп Азнакай районы чишмәләренә күзәтү ясарга һәм проект эше әзерләп килергә бирелгән иде. Хәзер сүзне сезгә бирәбез.

1 төркем“Әнкәй чишмәсе”. « Әнкәй чишмәсе»н Азнаканефть идарәсе төзекләндерә. Әгер авылында мәктәп тә, клуб та юк. Шуңа күрә бу чишмә буе үзенә күрә бер амфитеатр шикеллерәк эшләгән: монда концерт та карап була, күңел дә ачып була. Чишмәнең исеменә килгәндә «Әнкәй чишмәсе» дип бик борынгыдан атыйлар аны. Чыннан да әнкәй сыман юмарт- мул сулы бу чишмә. Әнкәй күңеле шикелле саф...

2 төркем – “Саф” чишмә. 1995 елда Актүбәнең « Саф чишмәсе» эстетик матурлык белән бөтен Татарстан АҖ (акционерлык җәмгыяте) бүлекчәләрендә төзекләдереп чишмәләр арасында беренче урынны алган

3 төркем – “Хәсән чишмә”се . Хәсән чишмәсе» бик борынгы чишмә. Ул Азнакай шәһәренең К.Маркс (хәзерге Әхмәдиев урамы) урамында урнашкан. Аны 1995 елны экоцентр төзекләндерде. Алар аны чикләделәр һәм торбадан су агып китә торган канал төзеделәр. Чишмәнең торбаларыннан сәгатенә 1,9 литр куб. су ага. Аның суы бик тәмле, чөнки чишмәнең суының составында заралы катнашмалар юк.

4 төркем - “Бәллүр чишмә”се «Бәллүр чишмә»не Азнакайнефть идарәсе
күркәмләндергән. Микулино авылы яныннан узучы юлчылар биредә
озак тукталып тора.

«Бәллүр чишмә» шарлавык тавышында су кызларының көлү авазлары бар. Юлчылар су эчә, шул яңгыравык авазларны тыңлый.

5 төркем – “Каенлык чишмә”се «Каенлык чишмәсе». НГДУ «Азнакайнефть”нең УТТ берләшмәсе 1997 елда төзекләндерә һәм тормыш бирә. Чишмә шәһәребезнең көнбатыш ягында, тау итәгендә каенлыкта урнашкан. Чишмә янында гына түгәрәк күл җәелеп ята. Бу күл аша салават күперен хәтерләтеп , зур күпер салынган. Зур таш кырында чуен чүлмәк утыра, аннан чыккан саф су улак буйлап фонтан агып төшә. Фонтан кырында озын томшыклы ике торна, әйтерсең лә, чишмә суын эчәргә төшкәннәр. Утырып ял итү өчен матур беседка ясап куелган. Төннәрен көн яктылыгы бирә торган фонарьлар аның суын көмеш төскә кертеп торалар.

4. Ныгыту.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Бай мәгълүмат туплагансыз. Хәзер шушы белемнәребезне ныгытып алырбыз.

Бу эшне “Алты эшләпә” ысулы белән башкарырбыз. Һәр төркем түбәндәге эшне башкара:

Ак – фактлар ( дата, сан, тарих)

Кызыл – Эммоция (матурлык, ял итү урыны)

Сары – уңай яклары( су – сәламәтлек, чыныгу)

Яшел – иҗат ( чишмәләр турында нинди җырлар, шигырьләр, төрле сәхнә әсәрләре, кино һ.б)

Кара – тискәре ягы ( пычрату, нефть чыгару аркасында кайбер чишмәләр юкка чыга, ....

Зәңгәр – нәтиҗә (Чишмәне саклау, яңарту - ........

( укучыларга эшләпәләр кидерелә һәм алар фикерләрен әйтәләр)

Хәзер фикерләрегезне туплап, белемнәрегезгә нәтиҗә ясагыз. Моның өчен “Синквейн “ алымы кулланабыз.

Укучылар төркемнәрдә эшли. “Синквейн” ( “5 уңыш”- “5 успехов”)

1 нче юл – нәрсә? ( чишмә)

2 нче юл –нинди? ( саф, файдалы)

3 нче юл – 3 фигыль ( 3 глагола) (ага, челтери, пычрана)

4 нче юл - 1 акыллы сүз, афоризм, мәкаль, 1 гади җөмлә

5 нче юл - синоним ( чыганак.источник яки тормыш) Нәтиҗә ясау.

 

Мин беләм

Минем өчен яңалык

Мин башкача уйлый идем

Аңлашылмады.

Бу турыда күбрәк беләсем килә.

^

+

-

?

Укытучы: Укучылар, җавапларыгыз тулы, төгәл булды. Хәзер экраннарга карыйк. Бу дәрестә сез нәрсәләр белә идегез, нәрсәләр белдегез, нинди фикерләр белән килешмәдегез, нәрсә аңлашылмады, шулар турында фикерләрегезне экранга карап әйтеп бирегез.

 

(Укучылар телдән карточка тутыралар.)

Үзбәя: Кем теманы бик яхшы аңлады, тулы һәм дөрес җаваплар бирде, шул үзенә “5” ле куя;

Кем аңлады, ләкин фикерен тулы итеп әйтеп бетерә алмады, шул үзенә “4” ле;

Кемгә авыррак булды, ныгытасы бар дип уйлый, шул “3” ле куя.

5. Өй эше: Чишмә суының файдасы турында сочинение язарга яки ошаган чишмәнең рәсемен ясарга һәм аның турында сөйләргә

6.Йомгаклау, саубуллашу.

 

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.