12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ахтямзянова Милеуша Хузеевна51
Россия, Татарстан респ., Елабуга
0

«Туган илем» темасын кабатлау



ПРЕЗЕНТАЦИЯ

ФОНЕТИК ЗАРЯДКА

КОЯШЛЫ ИЛ

АЗАТ

Укытучы

Әхтәмҗанова Миләүшә Хуҗа кызы

Предмет

Әдәби уку

Сыйныф

4

Төркем

Рус төркеме

Тема

Туган илем” темасын кабатлау.

Максат

1.Белем бирү максаты: Туган ил турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу;

2.Үстерелеш максаты: иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү;

3.Тәрбияви максат: туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итү.

 

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: “Туган ил”төшенчәсен кабул итү, кадерен белү, татар телен өйрәнүгә омтылыш булдыру;

Т-б УУГ: төп мәгълүматны аеру, тыңлаган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү, логик яктан фикерли белү, үрнәк буенча эшләү, чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау;

КУУГ: башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү, диалог төзүдә һәм фикер алышуда катнашу, үз фикереңне исбатлау, сыйныфташыңның гамәлләрен күзәтү, төзәтү, бәяләү;

РУУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру, үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк булган материалны билгели белү;

Предмет буенча: Туган ил турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту , системага салу.

Дәреснең тибы

диалогик, монологик сөйләм

Эшне оештыру

фронталь, парларда, индивидуаль

Предметара бәйләнеш

рус теле, рәсем, музыка, география

Чыганаклар

Р. З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина.Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 2 кисәктә. 2нче кисәк /Р. З. Хәйдәрова. – Казан: Мәгариф, 2014. – 128

Җиһаз

мультимедия проекторы, презентация, дәреслек, аудиоязма, карточкалар

   

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уиверсаль уку гамәлләре

Оештыру,

мотивлаштыру этабы

а)Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерә, балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыра, укучылар белән әңгәмә үткәрә.

Хәерле иртә, балалар!

Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

б) Дежур укучы белән әңгәмә.

-Дәресебезне башлыйбыз.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

в) фонетик зарядка.

-Ә хәзер, укучылар, фонетик зарядка ясыйбыз.

(Слайд 1 )/data/files/x1490441955.pptx (презентация “Туган илем” темасын кабатлау.)/data/files/i1490442031.WMA (фонетик зарядка)/data/files/u1490442106.mp3 (кояшлы ил)/data/files/e1490442128.wma (Азат)

Тыңлагыз, кабатлагыз.

Авыл, Ватан, дәүләт, вакыт, һава, тау, завод, символ, вокзал.

Сыйныф эшкә әзерләнә .

Укучылар бер-берсенә хәрәкәтләр белән хәерле көн телиләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

-Сыйныфта мин дежур. Бүген ...нчы март.

Дәрестә ... юк.Ул авырый.

Язмадан тыңлыйлар, кабатлыйлар.

Шәхескә кагылышлы: укытучыны һәм иптәшләрен хөрмәт итү;

КУУГ: укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау, җавап бирә белү;

РУУГ: эш урынын эзерләү;

Уку мәсьәләсен кую

Уку мәсьәләсен билгеләтү

Сезнең алдыгызда кроссворд.Әгәр аны дөрес чишсәгез, дәресебезнең темасын белерсез.

(Слайд 2 )

1)Татарстанда дәүләт телләре: рус һәм (татар)

2)Бөек рәссам И.И.Шишкин туган шәһәр (Алабуга)

3) Дәүләт символы (флаг)

4) Россия һәм Татарстан флагларындгы бер төс (ак)

5)Татарстанның башкаласы- ( Казан)

6) Татарстандагы иң зур елга (Идел)

7) Татарстандагы нефтьчеләр шәһәре (Әлмәт)

8) Идел, Агыйдел, Нократ, Ык-.... (елга)

9)Казандагы тарихи манара (Сөембикә)

- Шулай итеп, кем бүгенге дәреснең темасын әйтә?

Максатыбыз нинди булыр?

Нәрсәләрне кабатларбыз?

Сорауларга җавап бирәләр, кроссвордны чишәләр.

Дәреснең темасын формалаштыралар.

Укучылар әңгәмәдә катнашалар, сорауларга җавап бирәләр. Максатлар куялар.

ШУУГ: укуга мотив булдыру; Т-бУУГ: тема буенча лексик берәмлекләрне белү; КУУГ: диалогта катнашу, фикерләрне дәлилле итеп җиткерә белү; РУУГ: фаразлау, уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру, дәреснең темасын формалаштыру, нәтиҗә ясау;

Белемнәрне актуаль-

ләштерү

- Нәрсә ул Туган ил?

Бу тема буенча без нәрсәләр өйрәндек?

Сезнең алдыгызда карточкалар. Бу карточкаларда “Туган ил” төшенчәсен (понятие) аңлатып карагыз әле.

 

 

 

Укучылар парларда эшлиләр.

Җаваплар .

ШУУГ: “Туган ил”төшенчәсен кабул итү;

Т-бУУГ: фактик мәгълүматларның төп билгеләрен аерып күрсәтә белү, тиешле мәгълүматны таба белү, белү-белмәү чикләрен таный белү;

КУУГ: мәгълүматны туплау өчен парлап эш башкару, башкаларның сөйләмен тыңлау,аңлау;

РУУГ: хаталарны табып төзәтү, үз эшеңә нәтиҗә ясау;

Өй эшен тикшерү

Өй эшен тикшерә, сораулар бирә.

-Әйдәгез әле, өй эшен тикшерик. Кем укырга тели?

Туган шәһәрем сүзтезмәсе белән 4 җөмлә язып киләләр.

Укучылар бер-берсенең җавапларын тыңлыйлар, тикшерәләр, бәялиләр.

 

Шәхескә кагылышлы: җаваплылык хисе тою;

Т-б УУГ:төп мәгълүматны аеру, тыңлаган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү;

КУУГ: башкаларны тыңлый һәм аңлый белү;

РУУГ: хаталарны табу һәм төзәтү; үзеңнең һәм башкаларның эшен бәяләү;

Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану

(Слайд 3)

1)-Укучылар, бүген бездә кунак бар. Аның исеме Азат. Ул татарча бик матур сөйләшә. Без дә Азат белән татарча гына сөйләшик.Ул сезгә серле тартма да алып килгән. (Укытучы үзе белән матур тартма алып керә һәм укучыларга күрсәтә)

Әгәр без дәрестә яхшы эшләсәк, серле тартма ачылыр.

-Укучылар, сез Азатны аңладыгызмы?

-Ул кайдан килгән?

-Аңа ничә яшь ?

-Ул ни өчен үзенең туган шәһәрен ярата?

-Ә сез кайсы шәһәрдә яшисез?

-Туган шәһәрегезне яратасызмы? Ни өчен?

- Кем үзенең туган шәһәре турында сөйләргә тели?

(Слайд 4 )

Татарстан картасы чыга .

-Ә Татарстанда тагы нинди шәһәрләр бар?

(Слайд 5,6 )

2)-Укучылар, Азат сезгә сораулар, биремнәр алып килгән. Әйдәгез, хәзер Азатның сорауларына җавап бирик.

-Сез дәүләт символларын беләсезме? Алар нәрсәләр? Тактага карагыз һәм биремнәрне үтәгез.

 

3) Ничек уйлыйсыз, Азат сезгә нинди сораулар бирер? Восстановите диалог.

-.... ?

-Без Татарстанда яшибез.

- ...?

-Татарстанда татарлар, руслар, башкортлар, чувашлар һәм башка милләтләр яши.

-...?

-Алар дус һәм тату яшиләр.

-...?

-Без ике дәүләт телен дә өйрәнәбез.

Җаваплар.

Азатның сөйләмен язмадан тыңлыйлар.

-Исәнмесез. Минем исемем Азат. Миңа ун яшь. Мин Казан шәһәрендә яшим. Ул –Татарстанның башкаласы. Үземнең шәһәремне бик яратам, чөнки ул бик матур һәм борынгы шәһәр. Безнең шәһәребездә театрлар, музейлар, спорт корылмалары, тарихи биналар бик күп. Миңа Кремль бик ошый. Анда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы бар.

Укучыларның җаваплары.

Бер укучы Алабуга турында сөйли.

Картадан шәһәрләрне күрсәтеп баралар.

Нәтиҗә: Татарстанда Казан, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама,Зәй һәм башка  шәһәрләр  бар. (Нәтиҗә магнитлы тактага беркетелеп барыла)

Үзбәя.

Татарстанның флагын, гербын төзиләр.

Сорауларга җавап бирәләр, бер-берсенең җавабын тыңлыйлар, нәтиҗә чыгаралар, бәялиләр.

Нәтиҗә: Татарстанның үз дәүләт символлары бар. Алар: флаг, герб, гимн. . (Нәтиҗә магнитлы тактага беркетелеп барыла)

Бәяләү.

Парларда эшлиләр.

(92 нче бит,9 нчы күнегү)

Диалогка төшеп калган репликаларны өстиләр,

нәтиҗә чыгаралар, бәялиләр.

Нәтиҗә: Татарстанда күп милләтләр дус, тату яшиләр. Дәүләт телләре: татар теле һәм рус теле.

(Нәтиҗә магнитлы тактага беркетелеп барыла)

Үзбәя.

Шәхескә кагылышлы:

туган илеңне ярату; укуга карата кызыксыну хисе булу, яңа белем алуның мөһимлеген аңлау, үзмаксат кую;

Т-б УУГ: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

КУУГ: үзеңнең фикереңне тулы һәм төгәл әйтеп бирә белү, төрле фактларны кулланып дәллили белү;

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Ял минуты

(Слайд 7 )

Кояшлы ил” җырын җырлыйлар. (Л.Батыр-Болгари көе, Ә.Рәшитов сүзләре)

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

1)-Укучылар, җыр нәрсә турында?

-Автор туган илне ничек тасвирлый (описывает?)

2) Как скажешь о том, что ты:

-знаешь много песен (стихов) о Татарстане;

-что вы любите природу Татарстана;

-знаете много рек Татарстана.

-Ә нинди елгалар беләсез?

(Слайд 8 )

3)Рәсемнәр урынына тиешле сүзләр куеп укыгыз.

Мин яшим. Татарстанның дәүләт бар.

Татарстанның башкаласы - шәһәре. Анда зур шәһәрләр, авыллар, бик күп. Туган җиребезнең табигате бик матур. Туган илебездә төрле дус, тату яши.

4) -Кем үзенең Туган иле турында сөйләргә тели?

Җаваплар.

Нәтиҗә: Туган илебезнең табигате бик матур. (Нәтиҗә магнитлы тактага беркетелеп барыла)

Җаваплар.

Нәтиҗә: Татарстанда Идел , Агыйдел, Нократ, Ык, Чулман елгалары бар. (Нәтиҗә магнитлы тактага беркетелеп барыла)

Үзбәя .

Рәсемнәр урынына тиешле сүзләр куеп укыйлар.

Үзбәя.

2-3 укучы сөйли.

Укучылар бәялиләр.

Шәхескә кагылышлы: туган ил кадерен белү; дөрес сөйләмгә омтылыш булдыру, халыклар дуслыгын аңлый белү. Т-б УУГ: укыган, ишеткән текст буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; КУУГ:үз фикереңне төгәл, аңлаешлы әйтү, башкаларның фикерен тыңлау һәм аңлау, өйрәнелгән материал буенча мәгълүмәт бирү; РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып күнегү эшләү;

Өйгә эш бирү

Өй эшен аңлатып бирү, яздыру

1) “Туган илем” темасына диалог төзергә.

2)“Туган илем” темасына рәсем ясарга.

3)“Туган илем” темасына сочинение язарга.

 

Рефлексия

Үзбәя, бәя

(Слайд 9)

-Әйдәгез әле нәтиҗәләр буенча җавап бирик.

- Нәрсә ул Туган ил?

Туган илебез ничек дип атала?

Ә хәзер алдыгыздагы карточкалар белән слайдтагы нәтиҗәләрне чагыштырыгыз.

Зәкия Туфайлова “Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә” дип язган “Туган ил” шигырендә.

Туган илебезнең кадерен белегез.

Дәрескә нәтиҗә ясый, серле тартманы ачып, укучыларның эшенә бәя бирә.

Туган ил”

төшенчәсенен тикшерәләр Үзбәя.

Билгеләр кую.

Шәхескә кагылышлы: “Туган ил”төшенчәсен кабул итү, кадерен белү; үзенең һәм башкаларның нәтиҗәләрен бәяләү, уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау; Т-б УУГ: объектларны чагыштыру, классификацияләү, өчен уртак билгеләрне билгеләү;

КУУГ: сыйныфташларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;үз фикереңне тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү,аны дәлилләү;

РУУГ: нәтиҗәне куелган максат белән чагыштыру; үз эшчәлеген белән идарә итү.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.