12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кильмухаметова Лилия Мансуровна4181
Россия, Оренбургская обл., Оренбург
9

Туган яктан, туган туфрактан… Әл – Рәдүди һәм Төхфәт Ченәкәй



МОБУ «Никитинская СОШ













Иҗади эш

Туган яктан, туган туфрактан…





Оренбургская область Саракташский район с. Никитино 2012



Автор: Чибарчиков Эмиль



Туган җир, туган як, туган авыл....Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын.

Туган авыл, туган як темасы – язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә,шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямҗ өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан буена сызылып бара.

Һәр авылның күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә. Безнең Рәдүт авылы да күренекле шәхесләргә бай төбәк.

Бүген минем туган ягыбызга, аның гүзәл табигатенә дан җырлаучы якташ шагыйрьләребез иҗатында тукталасым килә.Бу исемнәр, бәлки, сезгә дә таныштыр дип уйлыйм: Әл – Рәдүди һәм Төхфәт Ченәкәй.

Әл – Рәдүди

Гобайдулла Рәдүди билгеле эз калдырган шәхесләребезнең берсе.

Ул - укытучы, галим, шагыйрь.

Әл-Рәдүди (Гобәйдулла Габдулла улы, Габделмөэминов) хәзерге Оренбург өлкәсенең Сарыкташ районы, Рәдүт (Никитино) авылында туа. Тарихка күз салсак, Гобәйдулла Рәдүди 1885 – 1912 елларда яшәгән.

Шушы кыска гына гомере эчендә күп михнәтләр күрүенә карамастан, ул 13 китап һәм шигырьләр җыентыгы калдырган.

Рәдүди гомеренең күп өлеше Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсе белән бәйле. Ул шунда укып белем ала һәм балаларны укыта.Шәкертләр Рәдүдине күк йөзендә балкып кабынган һәм тиз арада сүнеп калган йолдызларга охшатканнар.

Шагыйрь гомере шигырьдәй,

Күкне кискән йолдыздай,

Телеп үтте йөрәкләрне

Сафландырып җаннарны.

Рәдүдинең хатынын, Багъбстан абыстайны, халык хатын-кызларын алга өндәүче беренче карлыгач буларак искә ала.

Сарыкташ районы Кабан авылында 1916 елның җәендә Россиянең төрле төбәкләреннән яшь мөселман мөгаллимәләре җыела.Белем курсларны танылмаган мәгърифәтче, педагог Багъбстан Вилдан кызы Моэминова оештыра. 1905 елда ул Оренбург шәһәрендә татар кызлары мәктәбе ача.

Гобайдулла Рәдүдинең язган әсәрләре өч төрле: табигый фәннәрдән мәктәп дәреслекләре, мәсәлән: “Табигатъкә сәяхәт яки тарих табигый” (148 б. Оренбург, 1908); “Тәсхил җагърафия” ( Оренбург, 1911) һ.б.;

дини дәреслекләр һәм шигырьләр:«Кыйссалы вә хиссалы шигырьләр» (Казан,1907), «Гөлзаре сабыян» (Оренбург, 1907) «Мәктәп өчен шигырьләр» (Оренбург, 1909; 1914) исемле шигъри китаплар «Дин вә мәгыйшәт», «Шура», «Бәянелхак» кебек журнал һәм газеталарда басылган.

Табигатъкә сәяхәт яки тарих табигый”

Әл - Рәдүдинең кабере безнең Рәдүт зиратында. Кабер ташында аның үзенең шигырь юллары язылган.

...Кешеләр, шәп-шәп атлап, йөридер җирне селкетеп,

Онытмагыз: берәү калмас бу җирдә керми күмелми...

Шагыйребез Төхфәт Ченәкәй безнең авылыбыздан.

Төхфәтулла Гыйззәтулла улы Ченәкәй 1893 елда хәзерге Оренбург өлкәсенең Сарыкташ районы Рәдут (Никитино)авылында туа.

1914 елда «Галия» мәдрәсәсен (Уфа) тәмамлый. Озак еллар буе укытучы

булып эшли.

Шагыйрьнең иҗаты 1914—1915 елларда башлана. Беренче шигырьләр җыентыгы 1915 елда Оренбургта басылып чыккан.

Т.П. Фидаи, М. Җәлил кебек яшъләрнең әдәбиятта беренче адымнары шаһиты була, аларга ярдәм итә.

М. Җәлил, М. Газизова, Т. Ченәкәй

Т. Ченәкәй - егермеләп шигырь һәм җыр китабы авторы. Ул шулай ук татар фольклорын җыйнау белән дә шөгыльләнгән.

1959 елда Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәрендә үлә.

Бер дустыма

Тоз кеби бул син — каһәр дошман исәң!

Бал кеби бул син — әгәр дустым дисәң!

Дуст булырсың — кил, кулың бир, берләшик,

Бергә уйныйк ямьле тормыш уйныны...

Дошман улсаң — килче, көчне үлчәшик!

Җөрьәт итсәң — ал кылыч, чап муйнымы!

Олы, бай тарихлы халкым....Кая гына сибелмәгән дә, нинди генә җирләрне үз итеп яшәмәгән, шул ук вакытта телен, йолаларын, динен саклап – яклап гомер кичергән. Оренбург өлкәсенең Сарыкташ районында яшәүче татарлары шундыйлардан! Үземнең туган җирем, туган ягым, туган авылым белән горурланам!

Анкета участника литературного конкурса «Илһамлы каләм”

    Фамилия, имя, отчество участника

Макаева Раниля Ильнуровна

    Дата рождения 14. 09. 1995

    Общеобразовательное учреждение

МОБУ “Никитинская СОШ”

    Домашний адрес Оренбургская область, Саракташский район, С. Никитино, ул Набережная, 2 а.

Индекс: 460013

Телефон 8(35333) 26948

89123450939

Эл. Почта: k.lili.m@mail.ru


Радуди, Чинакай
PPT / 17.88 Мб

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.