12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ефимова Людмила162
Россия, Татарстан респ., Казань

Шарт фигыль темасына күнегүләр

(Нигъмәтуллина Р.Р. Татар телен өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр)

Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.

Котласа, үтүкләмәсә, тексә, чакырмаса, ышанса, кермәсә.

2. Тәрҗемә итегез.

а) Әгәр яхшы укыса; әгәр өйрәнсәгез; озак көтсәләр; авыр күтәрсә; заманча тексәң; тыныч йокласам; беренче булып исәнләшсәгез; тәмле пешерсәң; җиңел ачсагыз; соң шалтыратсагыз.

ә) Әгәр тиз йөгермәсә; әгәр татарча матур җырламасалар; русча дөрес сөйләшмәсәм; җылы киенмәсәң; җәй көне яхшы ял итмәсәң; чишмә суын эчмәсәң; баллы чәй яратмасаң.

3. Тәрҗемә итегез.

а) Если дашь полезный совет; если любишь сладкие яблоки; если испеку вкусный торт; если сильно разозлится; если подождем другой автобус; если послушаетесь плохих советов; если отдохнуть в доме отдыха; если сломают дерево.

ә) Если меня не найдут; если не побеспокоитесь о здоровье; если не начнем с утра; если не спрячет дневник; если не сможет открыть запертую дверь; если не вспомнишь правило; если нас не обманете; если не найду нужный цвет.

4. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз.

Үрнәк: ...сам белермен – укысам белермен.

 ...сәм укырмын                     ...сак керербез

 ...саң эшләрсең                    ...мәсәк катнашмабыз

 ...сәң күрерсең                     ...сагыз хәтерләгез

 ...маса яратмас                     ...масагыз утыртырсыз

 ...мәсә сөйләмәс                  ...салар карарлар

 ...мәсәң яса                          ...сәләр киярләр

5. Нокталар урынына алмашлыклар куеп языгыз. 

Үрнәк: ... ярдәм итсәк - без ярдәм итсәк.

еласаң                                   йокласалар

тексәгез                                сөйләшмәсәм

сызмасак                               сатып алсалар

курыксаң                               хәтерләмәсәгез

яшәсә                                    кисмәсәләр

теләсәгез                              туктамасак

ташламасам                          очрашмасам

6. Тәрҗемә итегез. Иярчен шарт җөмләләрне табыгыз.

1) Әгәр дә сезгә дарулар ярдәм итмәсә, үләннәр кайнатып эчеп карагыз әле. 

2) Минемчә, кеше ялкауланмаса, хезмәтне яратса, һәр эштән кызык табып яши.

3) Укырга теләсәң, мин бу журналны сиңа берничә көнгә биреп торам.

 4) Әтиең сәгать алтыга кайтып җитсә, бакчага машина белән генә барырбыз. 

5) Әгәр өлгерсәк, бүген сезгә дә кереп чыгарбыз.

6) Ялганлаганыңны сизсәләр, әлбәттә, рәхмәт әйтмәсләр.

7) Әгәр сез походка барсагыз һәм безне дә үзегез белән алсагыз, без бик шат булыр идек.

8) Безнең килүебезне теләмәсәләр, өйдә генә калырбыз, бармабыз. 

9) Кулымнан килсә, мин барлык картларга да булышыр идем.

7. Тәрҗемә итегез.

1) Без менә шуны эшли алсак, печән дә җыелып бетәчәк. (С. Кудаш) 

2) Тотынсаң, синнән дә менә дигән мастер чыгачак бит. (Г. Әпсәләмов) 

3) Уңайлырак бүлмә туры килсә, чыгасың да китәсең. (Ш. Камал) 

4) Ишеткән булса, миңа да әйтер иде ул. (Ш. Камал)

 5) Белмәсәгез, тик торыгыз. (Г. Ибраһимов)

6) Үзе өйдә булса, килеп тә йөрмәс идем. (К. Тинчурин)

7) Илең турында уйласаң, гомерең озын була. (Ф. Кәрим)

8) Миңа берәр кием табып бирсәгез, рәхмәт әйтер идем. (Н. Дәүли)

8. Тәрҗемә итегез.

1) Если твоя сестра торопится на работу, я ее отвезу на машине. 

2) Если дома не осталось чистых тетрадей, сбегай, купи в магазине или попроси у соседа. 

3) Если бы ты был писателем, о чем бы написал? 

4) Если бы у меня были деньги, я бы путешествовал по всему миру. 

5) Если поедете в Казань, познакомьтесь с историческими местами города, обязательно посмотрите Кремль. 

6) Если послушаете хорошую музыку, то ваше настроение улучшится. 

7) Если в школьной библиотеке нет нужных вам книг, сходите в городскую. 

8) Если торт понравился, то я могу дать его рецепт. 

9) Если не будешь есть много сладкого, у тебя будут здоровые зубы.

9. Күп нокталар урынына баш җөмләләр куеп, күчереп языгыз.

1) Әгәр иптәшләрегез яхшы булса, ... . 

2) Спортны яшьтән яратсагыз, ... . 

3) Кирәкле-кирәксез күп сөйләсәң, ... . 

4) Ял көне паркка барсагыз, ... . 

5) Концертка соңга калсаң, ... .

6) Әнием мине уятмаса, ... . 

7) Бу шигырьне дә ятламасалар, ... . 

8) Әгәр аларга безнең бүләгебез ошаса, ....

10. Күп нокталар урынына иярчен шарт җөмләләр куеп, күчереп языгыз.

1) ... , тузан басылыр иде.

2) ... , туйганчы сөйләшер идек.

3) ... , без вакытында кайтып өлгерербез.

4) ... , мин дә аңа булышыр идем.

5) ... , мин аңа күлмәген үзем үтүкләп бирәм.

6) ... , китабыңны ач та кабатлап ал.

7) ... , аларга салкын тияргә мөмкин.

8) ... , табибка барсыннар, өйдә утырмасыннар.

9) ... , син аны сатып алырга тырыш.

10) ... , барыбер тынычланмаслар, борчылырлар.

11. Сорауларга иярчен шарт җөмләләр белән җавап бирегез.

Үрнәк: Син чәчәк бәйрәменә барасыңмы? – Әгәр дәресләрем вакытында бетсә, мин дә сезнең белән чәчәк бәйрәменә барыр идем.

1) Син иртәгә иртән йөгерергә чыгасыңмы? 

2) Киемнәреңне кичтән әзерләп куясыңмы? 

3) Ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә аламы?

4) Бүген дә су коенырга барабызмы? 

5) Алар дәрестә гел шулай сөйләшеп утыралармы? 

6) Ул гел шулай тупас сөйләшәме?

12. Тәрҗемә итегез.

1) Если будешь писать брату, передай ему от нас привет. 

2) Приходи ко мне после собрания, если оно кончится не очень поздно. 

3) Если этот журнал тебе больше не нужен, можно я его возьму? 

4) Если пойдете в магазин, купите, пожалуйста, и для меня хлеба. 

5) Если эта книга останется у тебя еще на один день, ты успеешь ее прочитать до конца?

Алда бирелгән биремнәрнең эшләнгән үрнәкләре (http://lingvoforum.net сайтыннан алынды)

Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.

Котла́ (поздравляй): котласам, котласаң, котласа́, котласак, котласагыз, котласалар. 

Үтүклә́мә (не гладь): үтүкләмәсәм, үтүкләмәсәң, үтүклә́мәсә, үтүкләмәсәк, үтүкләмәсәгез, үтүкләмәләр.

Тек (шей): тексәм, тексәң, тексә́, тексәк, тексәгез, тексәләр. 

Ча́кырма (не приглашай):  чакырмасам, чакырмасаң, ча́кырмаса, чакырмасак, чакырмасагыз, чакырмасалар.

Ыша́н (верь): ышансам, ышансаң, ышанса́, ышансак, ышансагыз, ышансалар. 

Кермә́ (не входи): ке́рмәсәм, ке́рмәсәң, ке́рмәсә, кермәсәк, кермәсәгез, кермәсәләр.

2. Тәрҗемә итегез.

а) Әгәр яхшы укыса – если хорошо учится; 

әгәр өйрәнсәгез – если изучаете; 

озак көтсәләр – если долго ждут; 

авыр күтәрсә – если поднимет тяжесть; 

заманча тексәң – если модно сошьёшь; 

тыныч йокласам – если буду спокойно спать; 

беренче булып исәнләшсәгез – если здороваетесь первыми; 

тәмле пешерсәң – если вкусно варишь; 

җиңел ачсагыз – если легко открываете; 

соң шалтыратсагыз – если поздно позвоните.

ә) Әгәр тиз йөгермәсә – если быстро не бежит; 

әгәр татарча матур җырламасалар – если не споют красиво по-татарски; 

русча дөрес сөйләшмәсәм – если не говорю по-русски правильно; 

җылы киенмәсәң – если тепло не оденешься; 

җәй көне яхшы ял итмәсәң – если летом хорошо не отдохнёшь; 

чишмә суын эчмәсәң – если не выпьешь родниковой воды; 

баллы чәй яратмасаң – если не любишь сладкий чай.

3. Тәрҗемә итегез.

а) Если дашь полезный совет – файдалы киңәш бирсәң; 

если любишь сладкие яблоки – баллы алмалар яратсаң; 

если испеку вкусный торт – тәмле торт пешерсәм; 

если сильно разозлится – каты ачуланса; 

если подождем другой автобус – башка автобус көтсәк; 

если послушаетесь плохих советов – начар кинәшләр тыңласагыз; 

если отдохнуть в доме отдыха – ял йортында ял итсә; 

если сломают дерево – агач сындырсалар.

ә) Если меня не найдут – миңа тапмасылар; 

если не побеспокоитесь о здоровье – сәламәтлек өчен борчылып тормасагыз;

если не начнем с утра – иртә белән (иртәдән) башламасак; 

если не спрячет дневник – көндәлекне яшермәсә; 

если не сможет открыть запертую дверь – бикле ишекне ача алмаса; 

если не вспомнишь правило – кагыйдәне искә алмасаң; 

если нас не обманете – безне алдамасагыз; 

если не найду нужный цвет – кирәкле төсле тапмасам.

4. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз.

Үрнәк: ...сам белермен – укысам белермен – если прочитаю, узнаю.

хәтерләсәм укырмын – если вспомню, прочитаю;

тапсак керербез – если найдём, войдём;

теләсәң эшләрсең – если захочешь, сделаешь; 

теләмәсәк катнашмабыз – если не захотим, не будем участвовать;

килсәң күрерсең – если придёшь, увидишь;

яратасагыз хәтерләгез – если любите, помните; 

үзе укымаса яратмас – если сам не прочитает, не полюбит;

килсәләр, утыртыгыз – если придут, усадите; 

белмәсә сөйләмәс – если не узнает, не расскажет;

кайтсалар карарлар – если они вернутся, увидят;

ашыкмәсәң яса – если не торопишься, сделай;

туңсалар киярләр – если замёрзнут, наденут. 

5. Нокталар урынына алмашлыклар куеп языгыз. 

Үрнәк: ... ярдәм итсәк - без ярдәм итсәк – если мы поможем.

Син еласаң – если ты заплачешь; алар йокласалар – если они уснут;

сез тексәгез – если вы сошьёте; мин сөйләшмәсәм – если я не говорю;

без сызмасак – если мы не начертим; алар сатып алсалар – если они купят;

син курыксаң – если ты испугаешься;  сез хәтерләмәсәгез – если вы не вспомните;

ул яшәсә – если он поживёт;  алар кисмәсәләр – если они не срежут;

сез теләсәгез – если вы хотите; без туктамасак – если мы не остановимся;

мин ташламасам – если я не брошу; мин очрашмасам – если я не встречусь.

6. Тәрҗемә итегез. Иярчен шарт җөмләләрне табыгыз.

1) Әгәр дә сезгә дарулар ярдәм итмәсә, үләннәр кайнатып эчеп карагыз әле. – В случае, если вам не помогут лекарства, попробуйте-ка (пить) настои трав.

2) Минемчә, кеше ялкауланмаса, хезмәтне яратса, һәр эштән кызык табып яши.  – По-моему, если человек не лодырничает, если любит труд, он живёт, находя интерес в любой работе. 

3) Укырга теләсәң, мин бу журналны сиңа берничә көнгә биреп торам. – Если хочешь почитать, я дам тебе эти журналы на несколько дней.

4) Әтиең сәгать алтыга кайтып җитсә, бакчага машина белән генә барырбыз. – Если только твой отец к шести вернётся, поедем в сад на машине.

5) Әгәр өлгерсәк, бүген сезгә дә кереп чыгарбыз. – Если успеем, заглянем к вам сегодня. 

6) Ялганлаганыңны сизсәләр, әлбәттә, рәхмәт әйтмәсләр. – Если заметят твоё враньё, спасибо, конечно, не скажут. 

7) Әгәр сез походка барсагыз һәм безне дә үзегез белән алсагыз, без бик шат булыр идек. – Если вы пойдёте в поход и нас тоже собой возьмёте, мы были бы очень рады.

8) Безнең килүебезне теләмәсәләр, өйдә генә калырбыз, бармабыз. – Если только они не хотят нашего прихода, останемся дома, не пойдём.

(Из словаря:  эшең бетсә, гына уйнарга чык — если только закончишь работу - выходи (можешь выйти) играть.)

9) Кулымнан килсә, мин барлык картларга да булышыр идем. – Если бы я мог (был в состоянии), помог бы всем пожилым людям. 

7. Тәрҗемә итегез.

1) Без менә шуны эшли алсак, печән дә җыелып бетәчәк (С. Кудаш). – Если вот это мы сумеем сделать, и уборка сена завершится.

2) Тотынсаң, синнән дә менә дигән мастер чыгачак бит (Г. Әпсәләмов). – Если возьмёшься, из тебя ведь получится заправский мастер. 

3) Уңайлырак бүлмә туры килсә, чыгасың да китәсең (Ш. Камал). – Если подвернётся более удобная комната, просто берёшь и переезжаешь. 

4) Ишеткән булса, миңа да әйтер иде ул (Ш. Камал). – Если бы он услышал, мне бы тоже об этом сказал.

5) Белмәсәгез, тик торыгыз (Г. Ибраһимов). – Если не знаете, стойте спокойно.

6) Үзе өйдә булса, килеп тә йөрмәс идем (К. Тинчурин). – Если он был дома, я даже не заходил. 

7) Илең турында уйласаң, гомерең озын була (Ф. Кәрим). – Если думаешь о своей стране, твоя жизнь будет долгой.  

8) Миңа берәр кием табып бирсәгез, рәхмәт әйтер идем (Н. Дәүли). – Если вы мне какую-нибудь одежду раздобудете, сказал бы спасибо.

8. Тәрҗемә итегез.

1) Если твоя сестра торопится на работу, я ее отвезу на машине. – Апаң эшкә ашыкса, мин аны машинада илтермен. 

2) Если дома не осталось чистых тетрадей, сбегай, купи в магазине или попроси у соседа. – Әгәр өеңдә чиста дәфтәрләр калмаса, йөгереп кенә кибеттән сатып ал, яки күршеңнән сора.

3) Если бы ты был писателем, о чем бы написал? – Әгәр син язучы булсаң, нәрсә турында язар идең?

4) Если бы у меня были деньги, я бы путешествовал по всему миру. – Минем акча булса, мин бөтен дөнья буйлап сәяхәт итәр идем.

5) Если поедете в Казань, познакомьтесь с историческими местами города, обязательно посмотрите Кремль. – Казанга барсагыз, тарих урыннар белән танышыгыз, Казан Кремлен карамый калмагыз.

6) Если послушаете хорошую музыку, то ваше настроение улучшится. – Яхшы музыка тыңласагыз, кәефегез күтәрелер.

7) Если в школьной библиотеке нет нужных вам книг, сходите в городскую. – Әгәр мәктәп китапханәсендә сезгә кирекле китаплар юк икән, шәһәр китапханәсеңә барыгыз (барып килегез) . 

8) Если торт понравился, то я могу дать его рецепт. – Торт ошаса, мин аның рецептын бирә алам.

9) Если не будешь есть много сладкого, у тебя будут здоровые зубы. – Баллы-татлы ризыкларны күп ашамасаң, синең тешләр таза булырлар.

9. Күп нокталар урынына баш җөмләләр куеп, күчереп языгыз.

1) Әгәр иптәшләрегез яхшы булса, алар яманны өйрәтмәсләр.

2) Спортны яшьтән яратсагыз, таза булырсыз. 

3) Кирәкле-кирәксез күп сөйләсәң, сине акыллы итеп алмаслар.

4) Ял көне паркка барсагыз, яхшы ял итәрсез. 

5) Концертка соңга калсаң, үз урыныңа утыра алмассың. 

6) Әнием мине уятмаса, инститка соңга калырмын. 

7) Бу шигырьне дә ятламасалар, рус теленнән икеле алырлар.

8) Әгәр аларга безнең бүләгебез ошаса, бу аларның проблемасы.

10. Күп нокталар урынына иярчен шарт җөмләләр куеп, күчереп языгыз.

1) Бүлмәңне җыештырмасаң, тузан басар иде. (если не будешь убирать комнату, пыль слежится). 

2) Без очрашкан булсак, туйганчы сөйләшер идек. (если бы мы встретились, вдоволь бы наговорились).

3) Анда такси белән барсак, без вакытында кайтып өлгерербез. (если поедем туда на такси, успеем вовремя вернуться). 

4) Ул ярдәм сораган булса, мин дә аңа булышыр идем. (если бы он попросил помощи, я бы тоже ему помог). 

5) Апакаем ашыкса, мин аңа күлмәген үзем үтүкләп бирәм. (если сестрица торопится, я сама поглажу ей платье).

6) Яхшы билге алырга теләсәң, китабыңны ач та кабатлап ал. (если хочешь получить хорошую отметку, открой свою книгу и повтори).

7) Балаларга юрган белән япмасаң, аларга салкын тияргә мөмкин. (если детей не укрыть одеялом, они могут простудиться.)

8) Чирли башласалар, табибка барсыннар, өйдә утырмасыннар. (если захворали, пусть идут к врачу, дома не сидят.)

9) Әгәр сина бу ат ошаса, син аны сатып алырга тырыш. (если тебе этот конь понравился, старайся его купить).

10) Ата-аналарга моны әйтсәң, барыбер тынычланмаслар, борчылырлар. (если скажешь это родителям, они всё равно не успокоятся, будут волноваться).

11. Сорауларга иярчен шарт җөмләләр белән җавап бирегез.

Үрнәк: Син чәчәк бәйрәменә барасыңмы? – Әгәр дәресләрем вакытында бетсә, мин дә сезнең белән чәчәк бәйрәменә барыр идем.

1) Син иртәгә иртән йөгерергә чыгасыңмы? – Әгәр йокыдан иртә уянсам, мин дә синең белән йөгерергә чыгар идем.

2) Киемнәреңне кичтән әзерләп куясыңмы? – Әгер онытмаса, кичтән әзерлеп куям.

3) Ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә аламы? – Әйе, ул универсаль мәсьәләләр чишучысы булса.

4) Бүген дә су коенырга барабызмы? – Әгәр яңгыр яумаса, һичшиксез барырбыз.

5) Алар дәрестә гел шулай сөйләшеп утыралармы? – Әгәр укытучы бу кызларны аерып утыртмаса, алар хихылдилар һәм сөйләшәләр.

6) Ул гел шулай тупас сөйләшәме? – Әгәр бу егет ачуланса, ул тупас сөйләшә.

12. Тәрҗемә итегез.

1) Если будешь писать брату, передай ему от нас привет. – Абыеңа язсаң, бездән аңа сәлам әйтерсең.

2) Приходи ко мне после собрания, если оно кончится не очень поздно. – Җыелыштан соң, ул бик соң бетмәсә, минем яныма кил.

3) Если этот журнал тебе больше не нужен, можно я его возьму? – Бу журнал сиңа бүтән кирәкмәсә, миңа аны алырга мөмкинме?

4) Если пойдете в магазин, купите, пожалуйста, и для меня хлеба – Кибеткә китеп барсагыз, миңа да икмәк сатып алыгызчы.

5) Если эта книга останется у тебя еще на один день, ты успеешь ее прочитать до конца? Бу китап синдә тагы бер көнгә калса, син аны ахырына кадәр укырга өлгерерсеңме?

Опубликовано в группе «9 нчы сыйныфта татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.