Урок «Фигыль төркемчәләре»
Закирова Әлфия Миннахматовна, Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аннотация.
Дәрес 7 нче сыйныфта «Морфология» бүлегенең унбишенче дәресе. Фигыль төркемчәләре инде үзләштерелгән.Минем тематик планым нигезендә бу дәреснең планлаштырылган нәтиҗәлелеге:
Предмет буенча нәтиҗәлелек - Татар тел гыйлемендә фигыль төркемчәләрен танып белү
Метапредмет нәтиҗәлелек:
а) регулятив гамәлләр ныгый - уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, фигыль төркемчәләрен, аларның үзенчәлеген ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашалар;
ә) коммуникатив гамәлләр ныгый – төркемдә эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа: бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерәләр;
б) танып белү гамәле ныгый - өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтә һәм модельдән файдаланырга өйрәнәләр.
Шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге: социаль (иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт), эмоциональ (үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү) үзүсеш өчен шар тудырыла; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнәләр.
Дәрес эшкәртмәсе
Тема: Фигыль төркемчәләрен кабатлау
Дидактик максат: Татар тел гыйлемендә фигыль төркемчәләрен үзләштерү.
Үстерелешле максат: Логик һәм иҗади фикерләү күнекмәләрен камилләштерү.
Тәрбияви максат: Төркемнәрдә дустанә мөнәсәбәттә эшләү ихтыяҗы үсеше өчен җирлек тудыру.
Кулланылган чыганаклар:
Татар теле.7 нче сыйныф. Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) В.А.Гарипова, С.Х.Айдарова, Т.Г. Набиуллина. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,2015.
Электрон һәм акбур тактасы; эш дәфтәрләре; контроль үлчәү материалы (карточкалар)
Цифрлы белем ресурслары
Дәрес тибы: кабатлау
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру, ориентлашу этабы.
1.Уңай психологик мохит тудыру.
Укытучы. - Исәнмесез, укучылар. Бер –беребезгә карыйк, елмайыйк һәм яхшы кәеф телик!
Ә яхшы кәеф булсын өчен, бер-беребезгә матур теләкләр җиткерик әле.
Көтелгән эш:
Балалар бер-берсенә теләкләрен җиткерәләр. Мисал өчен, уңышлы эш телим, “5”ле алуыңны телим.
Укытучы: - Ә минем теләгем: туган телегезне онытмагыз, аны кадерләгез. Үз телен кадерләгән халыкның гына кадере булыр.
2.Актуальләштерү.
- Укучылар, бүгенге теманы тулырак өйрәнү өчен төркемнәргә бүленеп утырдык. Төркемнәргә бүленеп эшләү дәресебезне тагын да отышлы һәм файдалы итәр.
( Белемне бәяләү өчен карточкалар өләшү)
- Белемне бәяләү өчен карточкалар өләшәм . Һәр эш төреннән соң үзегезгә бәя куеп барыгыз. Дәрес ахырында нәтиҗә ясарбыз.
3.УМ кую ситуациясе.
- Укучылар, халык авыз иҗатының еш куллана торган жанры ул нәрсә? Сез аны яратып кулланасыз? (Җавапларны тыңлау)
- Мин дә сезгә табышмаклар тәкъдим итәм, ә сез җавапларын әйтегез.
1.Кирәк икән – боерабыз,
Кирәк икән – тыябыз.
Җөмләдә төрле-төрл
Зат һәм санны тоябыз.
(боерык фигыль)
2.Эшне, хәлне, хәрәкәтне
Без белдереп киләбез.
Эшләүченең азмы, күпме
Икәнен дә беләбез.
(хикәя фигыль)
3. Күрсәтермен шартын эшнең
Үтәлү – үтәлмәвен
Белдерәм теләк- үтенечнең
Күптөрле мәгънәсен.
(шарт фигыль)
4.Ачыклыймын төп фигыльнең
Өстәмә эшен, хәлен.
Рәвешен дә, урынын да
Эш-хәлнең выкыт-мәлен.
(хәл фигыль)
5.Сыйфат белән фигыль минем дуслар
Уртак яклар күп безнең
Билгеләрен хуплау эш-хәлләрнең
Җөмләдә кайбер сүзнең.
(сыйфат фигыль)
6.Теләк яки ниятне
Без белдереп киләбез.
Берлектә дә, күплектә дә,
Тик беренче затта булабыз.
(теләк фигыль)
7.Эш-хәл хәрәкәтнең
Исемнәрен атыйбыз.
-у,-ү кушымчасы белән
Ясалуын беләбез.
(Исем фигыль)
8.Исемем дә бик кызыклы,
Соравы – нишләргә? нишләмәскә?
Барлык, юклыкта да киләм,
Эшләргә, эшләмәскә.
(Инфинитив)
Һәр дөрес әйтелгән төркемчәгә мисаллар әйтә барабыз.
Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? ( фигыль төркемчәләре)
- Без аларны өйрәндекме?
- Димәк, бүгенге дәрестә без нишләрбез икән?
(фигыль төркемчәләрен кабатлыйбыз)
- Бүгенге дәресебез ТДИга әзерләнү дәресе дә булыр. Әле 7 нче сыйныфта гына укысак та имтиханнарга әзерлек эшләре алып барабыз. Без сезнең белән фигыльләрне табарга, сайлап язарга, фикерләребезне дәлилләргә дә өйрәнербез.
- Укучылар, димәк, фигыль төркемчәләре ничәү?Фигыль төркемчәләрен 8 дидегез.Әйдәгез, модельтөзеп карыйк .
(Укучыларның җавапларын тыңлау) (Тактага элеп кую)
II. УМ адымлап чишү.
1. - Укучылар, февраль аенда бәйрәмнәр бик күп . Шулар арасында 21 нче февраль аеруча истәлекле. Бу көнне нинди бәйрәм билгеләп үтелә?
- Халыкара Туган тел көне.
- Әйе, 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады . Туган теле кадерле булган һәр халык аны билгеләп үтә.
- Туган тел дип әйтүгә нинди шигырь искә төшә?
- Әйе, Г. Тукайның “Туган тел” шигыре.
- Бу шигырьне берәрегез яттан сөйли алмыймы?
- Ә хәзер Тукай бабабызның шушы шигырен искә төшереп утырыйк, дәфтәргә фигыльләрне яза барыйк, төркемчәләрен билгелик.( Татарча мульфильм карау, язып алу)
Белдем, сөйләгән, көйләгән, аңлашылган, кылган, ярлыкагыл (кичер, гафу ит)
(Һәр бала алдында “Туган тел” шигыре куела)
Тактада дөрес вариант бирелә, бер –берсенең эшләрен тикшерәләр.
( Нәтиҗә)
3.Физкультминутка.
- Укучылар,ә хәзер әзрәк хәрәкәтләнеп алыйк әле. Сез фигыльләр язылган түгәрәкләрне алыгыз. Аларның төркемчәләрен уйлый торыгыз һәм бүлмәнең төрле урыннарына язылып куелган, үзегезгә туры килә торган төркемчәләргә барыгыз. (дәлилләү) (“КОНЭРС”) (Икешәрләп парлашып бию)
4. Дәреслек белән эш
- Безнең туган телебез бик бай, матур, без моны дәреслектәге күнегүдән күрербез.
206 нчы күнегү
-Дәреслектәге текстны укып китәбез.
а)текстны уку;
- Текст нәрсә турында?
- Автор нәрсә әйтергә тели?
Аңлашылмаган сүзләр дә бар.
Сүзлек өстендә эш.
Тургай – жаворонок
Тал песие – пуши́стая по́чка ве́рбы
Тупыл – тополь
Буразна – борозда
- Ә хәзер шушы тексттан дәлилләр табарбыз. Дәлил китерү (күрсәтү) — привести́ доказа́тельство; аргументи́ровать.
б)дәлилләр китерү
- Ә хәзер әйдәгез яз турында үз фикерләрегезне җиткерегез әле.
- Ә хәзер шул фикерегезне дәлилләүче җөмләләрне тексттан укыгыз.
- Дәфтәрләрегезгә шушы текст буенча мин төрле биремнәр бирәм. Сез шуларны үтисез, соңыннан биткә бит утырган иптәшегезгә бирәсез. Иптәшегез тикшерә, хаталарны әйтә. Соңыннан бер-берегезгә рәхмәт әйтәсез. Сезгә 3 минут вакыт бирелә. (Соңыннан 1, 4 нче номерлардан тыңланыла)
(Нәтиҗә)
5. Тест эшләү.
- Ә хәзер фигыль төркемчәләрен ничек үзләштерүегезне тагын бер кат тикшерү өчен тест эшлибез.
95 нче биттәге тест биремнәрен үтәү. Тактадагы җавап белән чагыштыру.
III. Рефлексия, бәя этабы.
Укытучы. Укучылар, дәрескә рефлексия ясыйбыз.
(« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?» сорауларына җавап бирү.)
Көтелгән эш һәм җаваплар. Вакыт бирелә. Балалар гөж килеп дәрестәге эшчәнлекне кабат күздән кичерәләр. Дәфтәр, тактадагы модель, дәреслек кулланышта. Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый тулыландырырга әзерләнә.
1 нче төркемнән берәү: Бүген без фигыль төркемчәләрен кабатладык.Алар затланышлы һәм затланышсыз булалар.
2 нче төркемнән берәү: Затланышлы фигыльләр дүртәү: хикәя, боерык, теләк, шарт.
Укытучы: Өстәмәләр, тулыландырулар булырмы? (Пауза ясый)
3 нче төркемнән берәү: Затланышсыз фигыльләр дә дүртәү: хәл, исем, сыйфат, инфинитив
Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.
Үзбәя критерийлары:
Әгәр фигыль төркемчәләрен, аларның үзенчәлекләрен мөстәкыль рәвештә, мисаллар белән дәлилләп аңлатып бирә алса – “5“;
Фигыль төркемчәләрен, аларның үзенчәлекләрен модельдән файдаланып әйтеп бирә алса –“4”;
Фигыль төркемчәләрен, аларның үзенчәлекләрен модельдән файдаланып та өлешчә генә әйтеп бирә алса –“3”;
Фигыль төркемчәләрен, аларның үзенчәлекләрен модельдән файдаланып та өлешчә генә әйтеп бирә алмаса –“2”
Электрон журналга билгеләр кую.
Өй эшләре тәкъдим итү.
Мәҗбүри эш: 206 нчы күнегү. Фигыльләрне язып , төркемчәләрен билгеләргә.
Ярым иҗади бирем (ирекле). Г.Ибраһимовның “ Табигать балалары” әсәреннән һәр төркемчәгә 1 мисал язып килергә.
Иҗади бирем (ирекле). Төрле фигыль төркемчәләрен кулланып хикәяне дәвам итәргә.
Укытучы. Дәрес тәмам. Укучылар,сезгә дәрес өчен зур рәхмәт. Чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.