12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ваганова Альбина Ильсуровна60
Россия, Татарстан респ., Казань
0

«Фигыльнең ясалышы» темасына татар теле дәресе



Укытучы: Ваганова Альбина Илсур кызы

Тема: Фигыльләрнең ясалышы.

Максат:

1.Укучыларга фигыльләрнең ясалышы турында белем алырга шартлар булдыру.

2.Укучыларның фигыль сүз төркеме турында алган белем-күнекмәләрен системага салу.

3.Укучыларда кешенең сәламәтлеге, аны саклауның зарурлыгы турында фикер тудыру.


 

Җиһазлау: интернет такта, документ камера, компьютер, карточкалар


 

Принциплар:

1. Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы, теория белән практика берлеге, предметара бәйләнеш (биология, әдәбият фәне белән бәйле булу).;

2. Гомумиметодик принциплар: коммуникатив;

3. Хосуси-методик принцип: сүзләрне сайлап алу принцибы.


 

Уку-укыту ысуллары: өлешчә эзләнү.


 

Укыту алымнары: төркемнәрдә эшләү, модель белән эшләү, карточкалар белән эшләү.


 

Дәреснең төре: Яңа белемнәрне үзләштерү.

 

Дәреслек: Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / В.А.Гарипова, С.А. Айдарова, Т.Г. Нәбиуллина. - Казан : Татарстан китап нәшрияты , 2015 -90 б.


 

Дәрес планы

Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру. (1 мин)

Кереш өлеш. (1 мин)

Уку мәсьәләсен кую. (2 мин)

Яңа белемнәрне үзләштерү.(5мин)

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. (16 мин)

Дәреслек белән эш. ( 4 мин)

Карточкалар белән эш. (6 мин)

Иҗади бирем – терәк сүзләргә таянып шигырь язу.(5 мин)

Йомгак. (2 мин)

Рефлексия . Үзбәя бирү. (2 мин)

Билгеләр кую. (1 мин)

Өй эше бирү. (2 мин)


 


 

Дәрес барышы

I. Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру. (1 мин)

- Хәерле көн, укучылар! Утырыгыз.

Исәнмесез! – диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, укучылар,

Күңелләрем шундый шатлана.

II. Кереш өлеш. (1 мин)

-Укучылар, Сез ничек уйлыйсыз, безнең иң зур байлыгыбыз нәрсә? (сәламәтлек)

- Дөрес, сәламәтлек – ул безнең иң зур хәзинәбез, байлыгыбыз. Күренекле галимебез Ризаэддин Фәхреддин дә шул ук сүзләрне язып калдырган.

Адәм баласының иң зур байлыгы – тәне вә акылы сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлык белән файдаланмыйбыз. Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала, киләчәкне күзаллый.”, - дигән бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин. (СЛАЙД) (Укытучы укый)

III. Уку мәсьәләсен кую. (2 мин)

- Ә хәзер, укучылар, без ике төркемдә эш алып барачакбыз. Һәр төркем текстан фигыльләрне табарга тиеш. Кайсы төркем өлгеррәк, шул – беренче булып фигыльләрне әйтә башлый. (СЛАЙД) (Укытучы фигыльләрне тактага яза бара)

- Игътибар итик, бу фигыльләр ясалышы ягыннан бертөрлеме?(юк)

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә нинди тема өстендә эшлиячәкбез? ( фигыльләрнең ясалышы темасы)

(Экранда модульнең беренче өлеше ачыла)

- Дөрес. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, число, сыйныф эше, бүгенге теманы язып куегыз.

- Ә нинди уку мәсьәләсе куярбыз дип уйлыйсыз? Модельне карагыз һәм җавап бирергә тырышыгыз.

Фигыльләрнең ясалышы

 

 

?

?

?

 

 

 

?

 

 

?

 

 

Уку мәсьәләсе (Без бүген дәрестә фигыльләрнең ясалу юлларын карарбыз)

- Дөрес.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү.(5мин)

1)- БУЛУ - фигыленә игътибар итик. Сүзнең тамырын табыгыз. (бул)

- Ясалышы ягыннан нинди фигыль дип уйлыйсыз? (тамыр фигыль)

- Ни өчен тамыр? (Чөнки бултамыр, - у - модальлек кушымчасы)

(Модульнең икенче өлешен бер укучы чыгып яза)

- Дөрес, алдыгыздагы модульне дә тутырыгыз.

2) - Ә калган фигыльләр ясалышы ягыннан нинди дип уйлыйсыз? (ясалма)

- Дөрес. (Бер укучы модульнең 3нче өлешен чыгып яза)

- Әйдәгез, фигыльләрнең һәрберсен аерым карап китик.

3) - ФАЙДАЛАНМЫЙБЫЗ – сүзенең тамырын табыгыз. (файда)

- Файда сүзе нинди сүз төркеменә карый? (исем)

- Нинди ысул ярдәмендә фигыль барлыкка килгән? (ясагыч кушымча ялгау ысулы белән)

- Бу очракта конкрет нинди кушымча ярдәмендә? (-ЛАН кушымчасы)

- Димәк, төрле сүз төркеменә кергән сүзләргә ясагыч кушымча ялгау юлы белән нинди фигыльләр ясала? (ясагыч кушымчалы фигыльләр ясала)

(модельнең 4нче өлешен бер укучы язып куя)

- Укучылар, дәреслекләрне 90 биттә ачыгыз, фигыль ясагыч кушымчалар белән танышып китик. (Укучылар кушымчаларны укыйлар)

- Бу кушымчаларны истә калдырырга тырышыгыз. Алдага сүзләрне карыйбыз.

4) –ТӘРБИЯЛИ АЛСА -

КАРШЫ ТОРА АЛА – фигыльләре нинди ысул белән ясалган дип уйлыйсыз? (тезмә)

- Ни өчен тезмә? (чөнки берничә сүз бер мәгъне белдерә)

(Бер укучы модульнең 5нче өлешен тутыра)

- Дөрес, гадәттә, тезмә фигыльләр исем һәм ярдәмче фигыльләрдән ясала.

 

5) – КҮЗАЛЛЫЙ – фигыленә игътибар итик. Ул нинди юл белән ясалган дип уйлыйсыз? (кушма)

- Ни өчен кушма? Такта янына чыгып дәлилләгез. (чөнки КҮЗ – тамыр, АЛ – тамыр, бу фигыль ике тамыр кушылу юлы белән ясалган)

Беренчел НӘТИҖӘ:

-Димәк, ясалышы ягыннан фигыльләр нинди була алалар? ( тамыр һәм ясалма)

- Тамыр фигыльләр нәрсәдән генә торалар? (тамырдан гына)

- Ясалма фигыльләр нинди булалар? ( ясагыч кушымчалы фиг-ләр, кушма һәм тезмә фиг-ләр)

- Модульне чиштек, дөрес нәтиҗә ясадык микән дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырып карыйк. 90 битне ачыгыз. ( Бер укучы кагыйдәне укый)

 

V. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. (16 мин)

Дәреслек белән эш. ( 4 мин)

- Дәреслекләрне 92 биттә ачыгыз, 205 нче күнегүне төркемнәргә бүленеп эшлибез.

1 төркем – бирелгән сүзләрдән тамыр һәм ясагыч кушымчалы фигыльләрне генә күчереп яза, ә 2 төркем – кушма һәм тезмә фигыльләрне.

- Сезгә 3 минут вакыт бирелә. Эшлибез.

- Эшләрне документ камера ярдәмендә сыйныфка күрсәтү, тикшерү, билге кую.

Ял минуты. (1 мин)Хәзер ял итеп алабыз. Басыгыз (күз, баш, иң башларына, кулларга күнегүләр эшләү)

2) Карточкалар белән эш. (6 мин)

- Укучылар, дәрес башында без сәламәтлек турында сөйләштек. Сәламәтлекне саклар өчен кешеләргә табигать табиблары да булыша, безне тулысынча сәламәт итү өчен алар һәрвакыт әзер. Табигать табиблары дип нәрсәләрне атап була? ...

- Җавапларыгыз дөрес микән, тикшерик. Өстәлләрегездәге конвертларны ачып табиб исемнәрен укыгыз.

1 төркем сездә нинди табиблар? ( саф һава, дөрес туклану)

2 төркем сездә? ( физик күнегүләр, акыл)

 

- Ә хәзер сезгә бирелгән икешәр табиб исеменнән безгә, сәламәт булыр өчен, киңәшләр бирегез. Алдыгыздагы киңәшләр язылган биттән файдалана аласыз. Биремне эшләр өчен 2 минут вакыт бирелә. (СЛАЙД киңәшләр)

- “Саф һава” , “дөрес туклану” нинди киңәшләр бирер икән? (1 төркем)

- Ә “физик күнегүләр”, “акыл”? (2 төркем)

(Балалар җавап бирәләр)

- Укучылар, иң зур байлыгыбыз – сәламәтлекне саклар өчен без нишләргә һәм нишләмәскә тиеш?.... (Балалар җавап бирәләр)

- Ә хәзер киңәшләрдән фигыльләрне табыгыз, ясалышы ягыннан нинди фигыль икәнен әйтегез? Әзерләнергә 2 минут вакыт бирелә.

Табигать табибларының киңәшләре:

Сыйныфта һаваның сафлыгын күзәтеп тор.(с.һ.)

Яман гадәтләр белән дуслашма.(с.һ.)

Ризыкны ныклап чәйнә.(д.т.)

Витаминлы ризыкларны еш кабул ит.(д.т.)

Һәр иртә физик күнегүләр ясарга карар кыл.(ф.к.)

Спорт белән шөгыльлән.(ф.к.)

Эшлисе эшеңне алга таба күзалла.(а.)

Көн саен, сәгать саен, минут саен – үз акылыңа мавыктыргыч интеллектуаль эш йөклә.(а.)

- Эшләрне тикшерәбез. (Һәр төркемнән берәр укучы торып фигыльләрне тикшерә)

- Димәк, биредәге фигыльләр ясалышы ягыннан нинди булдылар? (тамыр һәм ясалма)

3) Иҗади бирем – терәк сүзләргә таянып шигырь язу.(5 мин)

- Әйдәгез, үзебезне яшь шагыйрьләр дип хис итик. Бирелгән фигыльләрне кулланып, сәламәтлек темасына дүрт юллык шигырь язып карыйк. Терәк сүзләргә игътибар итегез.

торыгыз Кояш тору белән торыгыз,

юыгыз Кул – битләрне юыгыз.

файдаланып Табигать бүләкләрен файдаланып,

алыгыз Төпле белем алыгыз.

3 минут вакыт бирелә. Башладык.

- Шигырьләрне укыйбыз.

- Нинди әйбәт яшь шагыйрьләр үсеп килә икән арагызда. Мин дә тырышып шигырь язып караган идем. Тыңлагыз. (укыйм)

- Терәк сүзләр нинди сүз төркеменә карыйлар? (фигыль)

VI. Йомгак. (2 мин)

- Ә дәрестә нинди тема өстендә эшләдек? (фигыльләрнең ясалышы)

- Нинди уку мәсьәләсен куйган идек? (фигыльләрнең ясалу юлларын карау)

- Уку мәсьәләсен нинди форма ярдәмендә чиштек? (модуль тутырдык)

- Фигыльләрнең ясалышы турында нәрсә белдек? (ясалышы ягыннан фигыльләр тамыр һәм ясалма була)

- Тамыр фигыльләр нәрсәдән тора? ( тамырдан)

- Ясалма фигыльләр нинди булалар? ( ясагыч кушымчалы фиг-ләр, кушма һәм тезмә фиг-ләр)

- Дәрестә тагын нәрсә турында сөйләштек? (сәламәтлек)

- Табигать табибларының киңәшләрен тыңлап нинди нәтиҗәгә килдек? (Сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк?)

VII. Рефлексия . Үзбәя бирү. (2 мин)

- Дәрестә эшләнгән эшебезгә бәя бирик. Сез үзегезне кайсы баскычта дип саныйсыз? Җавап бирер өчен карточкаларны кулланыгыз.

VIII. Билгеләр кую. (1 мин)

- Хәзер мин сезнең кайсы баскычта икәнегезне аңладым. Сез дәрестә тырышып эшләдегез, куйган сорауларыма төгәл дөрес җаваплар бирдегез. Мин сезнең эшегез белән канәгать.

IX. Өй эше бирү. (2 мин)

- Өй эше төрле дәрәҗәдәге биремнәр:

1нче - мәҗбүри: 91 бит, 203нче күнегү. Тиешле кушымчаларны ялгап, фигыльләр ясагыз;

2нче - ярым иҗади: 91 бит, 203нче күнегү. Үзегез ясаган фигыльләр белән җөмләләр төзегез.

3нче-иҗади: Ясалышы ягыннан төрле булган фигыльләрне кулланып, сәламәтлек темасына хикәя төзегез.

- Беренче бирем – мәҗбүри, ә 2,3 биремнәрне сайлап алу мөмкинлеге бар. Өй эше аңлашылдымы, укучылар!

- Дәрес тәмам. Сау булыгыз.


Фигыльнең ясалышы
PPTX / 2.05 Мб
 
Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.