12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Хусаинова Лилия Таксиновна33

Табигать уяна”

Лилия Хөсәенова, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “2 нче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Класс: 4нче сыйныф (рус төркеме)

Дәрес тибы: ЛГКК, д/м сөйләм

Белем бирү максаты:

-Яз темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.

Фикер сәләтен үстерү максаты:

-Яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен , логик фикерләү сәләтен , мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

-Диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү.

Тәрбияви максат:

- Укучыларда туган як табигатен саклау һәм ярату хисе тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет - өйрәнгән сүзләрне грамоталы итеп сөйләү күнекмәләрен тикшерү;

Метапредмет - балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү күнекмәләрен формалаштыру;

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, үз фикереңне төгәл әйтә белү

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү.

Җиһазлау: проектор, экран, карточкалар

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1) Мотивлаштыру- ориентлашу (Актуальләштерү)

2) Уку мәсьәләсен кую

-1. Уңай психологик халәт тудыру;

-Хәерле көн, укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

-Рәхмәт, укучылар. Күрәм, сез дәрескә әзер. Җилкәдәш дусларыгызга елмаегыз, ә хәзер каршыдагы дусларыгызга елмаегыз һәм исәнләшегез.

-Бүген сыйныфта кем дежур тора?

- Укучылар мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез табышмакның җавабын белергә тырышыгыз. Бүген дәресебез табышмакның җавабы белән бәйле булачак.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара?

-Әйе, яз. - Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар укытучыны сәламли.

-Хәерле көн, укытучы апа!

-Менә дигән! (күрсәтәләр)

Дежур укучы сүзе.

Бу яз

Яз турында

Теманы китереп чыгару

Укучылар, бүгенге дәресебез язга багышланган. Экрандагы рәсемгә карагыз әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез?

Дөрес укучылар. Безнең бүгенге дәресебез дә “Табигать уяна!” дип атала.

-Кояш елмая. Карлар эри. Агачларда яфраклар күренә. Беренче чәчәкләр күренә.

Дәрес темасы слайдка чыга.

Дәрес максатын әйттерү

-Димәк, укучылар без сезнең белән дәрестә нишлибез?

Яз турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез, бәяләрбез

3) Беренчел ныгыту

Дәрес максатына адымлап ирешү.

Яз турында әңгәмә

(компьтерда 3 сурәт: кыш, көз, яз)

-Укучылар, рәсемнәргә игътибар итегез әле. Бу рәсемнәрдә нинди ел фасыллары сурәтләнгән?

-Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

-Бүгенге көнгә кайсы рәсем туры килә? Кайчан табигать уяна башлый?

Туган төбәгебез Урыссу бистәсендә нинди ел фасылы?

Яз көне Урыссуда нинди үзгәрешләр күзәтелә?

Урыссу нинди бистә?

Бу нәрсә?- Кояш ничек җылыта?.

Яз көне кар нишли?

Өй кыекларыннан нәрсә тама?

Үсемлекләр нишли?

Болар нәрсәләр?

Без кошларга нәрсәләр ясыйбыз?- .

Яз көне безгә нинди кошлар кайталар?

Көз, кыш, яз

Кыш көне табигать йоклый. Салкын җил исә. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Ап-ак кар ява.

Өченче рәсем. Яз көне табигать уяна.

Яз җитте.

Яз көне көннәр җылына. Карлар эри. Агачлар уяна. Кошлар кайталар.Урыссу бик матур бистә.

Бу кояш--Кояш нык җылыта

Кар эри.

Тамчылар тама.

Үсемлекләр яшел төскә керә.

Бу кошлар.

Сыерчык оялары ясыйбыз.

Кара карга, күке, сандугач, сыерчык...

Ситуатив күнегүләр эшләү

Скажите что:

-сегодня день теплый;

-весной капает капель;

-весной тает снег;

-ты любишь весну;

-тебе нравится весна.

СПРОСИ ДРУГА (парларда эш)

-любит ли он весну

-играет ли он весной на улице

-сделал ли он скворечник

-видел ли он скворца

Бик яхшы укучылар. Ә хәзер экранга карагыз. Сезнең алдыгызда 3 өй: яз, кыш, көз һәм җөмләләр бирелгән. Сез шушы җөмләләргә үзләренең өйләрен табарга ярдәм итегез.(помоги предложениям найти свои домики).

Җөмләләр:

Көннәр бик салкын.

Кояш җылыта башлады.

Кошлар җылы якка киттеләр.

Елгаларда бозлар туңа.

Урамда гөрләвекләр ага.

Кошлар туган якларына әйләнеп кайттылар.

Балалар чаңгыда шуалар.

Үләннәр яшел төскә керә.

Агачлар яфракларын коя.

Көннәр озын, төннәр кыска.

Агачларда яшел яфраклар күренә.

Тамчылар тама.

Балалар сыерчыкларга оя ясыйлар.

Бүген көн җылы

Яз көне тамчы тама

Яз көне кар эри

Мин язны яратам

Миңа яз ошый

Син язны яратасыңмы?

Әйе, мин язны яратам.

Син яз көне урамда уйныйсыңмы?

Әйе, мин яз көне урамда уйныйм.

Син сыерчык оясы ясадыңмы?

Мин сыерчык оясы ясадым.

Син сыерчыкларны күрдеңме?

Әйе, мин сыерчыкларны күрдем.

Укучылар төркемнәрдә киңәшләшәләр, һәр төркемнән берәр кеше чыгып җөмләләрне өйләренә урнаштыра.

4) Физминут

Яз җитә”җыры.

Укучылар бергә “Яз җитә” җырын җырлыйлар һәм хәрәкәтләр ясыйлар.

5) Плейсмэт консенсус структурасы

Укучылар һәр төркемнең өстәлендә ак конвертлар бар. Анда тема бирелгән. 1 нче төркем сезнең конвертыгызда нинди тема? 2 нче төркемдәдә яз темасы

1 нче номерлы укучы бер ак битне ала һәм бөкли: 1, 2. Сезнең 4 шакмак килеп чыкты. Уртасында фламастер белән шакмак ясыйбыз.

. Каждый из вас должны написать в своей части листа признаки весны. Начинают номера под номером 1 и так по очереди (4 минут вакыт бирелә).

Һәр төркемдә укучылар язган фикерләрен укыйлар, барысы да бу фикер белән килешсәләр (баш бармакны өскә күрсәтәләр), бер укучы фикерне уртадагы шакмакка язып куя. (5 минут вакыт бирелә.) Вакыт китте.

Бик яхшы, укучылар. Яз фасылы турында менә күпме җөмләләр белдек.

-Яз

Укучылар үзләренең фикерләрен шакмакларга язалар.


 


 


 

4 нче номерлы укучы яз билгеләрен укый. Язылган язулар тактага эленеп куела.

6) Рефлексия

-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Яз билгеләрен тагын бер әйтеп чыгыгыз әле..

- Бүгенге максатыбызга ирештекме?

-Укучылар әгәр сезгә дәрес ошаса, кояш нурларын алыгыз һәм тактадагы кояш тирәли ябыштырыгыз, ошамаса болыт рәсемен алыгыз.

- Менә безнең язгы кояшыбыз нинди матур булды. Ул безне һәрвакыт җылытып, шатландырып торсын.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Тактадагы кояшка укучылар нурларны ябыштыралар.

7) Үзбәя

-Укучылар, өстәлдә үзбәя бите бар. Бүгенге дәрестә ничек катнашуыгызгы , теманы ничек аңлавыгызга карап билге куегыз.

 

Фамилия Исем _________________________________

 
   

Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

мин аңладым, ләкин дусларымның ярдәме кирәк

1

Яз темасын

     
 

 

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

8) Өй эше

Кемнәр яшел төскә “плюс” куйдылар 1 төр өй эшен языгыз, кем сарыга – 2 төр, кызылга – 3 төр.

Яшел –язгы табигать турында хикәя төзеп сөйләргә өйрәнергә.

Сары – яз темасына диалог төзергә.

Кызыл – төшеп калган репликаларны куеп диалогны тулыландырырга

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. Бәяләү битен җыеп бирегез.

 

 

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.