12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Хамидуллина Алсу Фаритовна33

Татар теле 8 б сыйныфы

Тема: Җөмләнең иярчен кисәге –аергыч, аның белдерелүе.

Максат: Укучыларны аергычлар белән таныштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә:

аергычларның ничек белдерелүен аңлау;

аергычларны җөмлә эченнән дөрес таба белү, исемнең мәгънәсенә карап аергычлар куя белү;

аерылмыш төшенчәсе белән танышу.

Җиһазлау:

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар, дәресебезгә кергә кунаклар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаеп алыйк та, эшкә керешик. Ләкин кунаклар булгач, аларны үзебез белән таныштырмыйча да булмый бит. Һәрберегез исемнәрен әйтеп чыксын, тик бер шарт белән. Исем алдыннан шул хәрефкә башланган бер билге әйтергә. Мәсәлән мин – алсу йөзле Алсу булам. Ә сез...

Ягымлы, ярдәмчел Язилә

Игелекле Илшат

Инсафлы Инзилә

Иркә Ильвина

Кыю Камилә

Ирекле Ирек

Иманлы Илназ

Лаеклы Лилия

Көчле Камилла

Пөхтә Полина

Данлы Диана

Икенче Илнур

Рухландыручы Рашат

Игътибарлы Инзилә

Назлы Наилә

Нурлы Нияз


 

I. Укучыларның белемен актуальләштерү.

Бу билгеләр нинди сүзләр янында килә һәм нинди сорауларга җавап бирә?

Алар исемнәрне ачыклыйлар һәм нинди? Кайсы? соравына җавап бирәләр.

Алар нәрсә өчен хезмәт итә?

Сөйләмне матурлый, тулыландыра.

Аларны нинди сүзләр дип атыйлар? Рус телендә ничек атала? Нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

Аергычлар –определение була, дулкынлы сызык сызыла. Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә

Аергыч ачыклаган исемнәрне ничек атыйлар,

Аерылмыш дип атыйлар. Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди?

Максат:

Аергычны таба, сорау куя белергә.

Нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтә белергә.

Аерылмышны табарга өйрәнергә, исемгә туры килгән аергыч таба белү

Кагыйдә чыгарабыз, (Җөмләне тулыландырабыз)

Җөмләдә ....... ачыклап, ......? ........?.......? сорауларына җавап бирүче ...... кисәк ....... дип атала . Алар ........ сүз төркемнәре белән белдереләләр?

Китапларны ачып, кагыйдәне укыйбыз, чагыштырабыз, нәрсәләр әйтелде, нәрсә юк.

Тактага язылган җөмләгә игътибар итик әле

Һәр бала туганнан алып исемгә һәм гражданлык алуга хокуклы

Бала хокуклары турындагы конвенция.

Бу нинди документ һәм анда нәрсәләр язылган икән?

Гомумән, нәрсә ул хокук?

Хокук ул – дәүләт тарафыннан урнаштырылган һәм үтәлүе дәүләт көче белән тәэмин ителә торган, һәркем өчен мәҗбүри тәртип нормалары системасы.

1989 нчы елның 20 ноябрендә БМО тарафыннан “Бала хокуклары турындагы конвенция” кабул ителә. Ул яңа туган баладан алып 18 яшькә кадәр булган балаларның хокукларын яклый. Димәк, сезнең хокукларыгызны да. Ә сез үзегезнең нинди хокукларыгызны беләсез?

Тигезлеккә, ирекле булырга, гаиләле булырга, үз фикереңне әйтергә, сәламәтлекне саклауда иң яхшы чаралардан файдалануга, белем алуга, һ.б.

Хәзер аларга ныграк тукталырбыз. Моның өчен 3 группага бүленеп эшләрбез. 1 төркем – телчеләр, 2 төркем тарихчылар, 3 төркем – замандашлар. Бирелгән маддәләргә анализны аналитиклар бирер, тарихчылар бу хокукларның элек үтәлү-үтәлмәвен күрсәтерләр, ә замандашлар бүгенге көн белән таныштырырлар.

Һәр бала яшәү һәм гражданлык хокукына ия. 7 ст.

һәр баланы түләүсез башлангыч, төп, урта белем алырга хокуклы. 28 ст

Милли азчылыктан яисә җирле халыктан булган балалар үз мәдәниятләреннән, диннәреннән һәм телләреннән ирекле файдаланырга хокуклы. 30 ст

Дәүләт баланы икътисади эксплуатацияләүдән, сәламәтлеккә зыян китерердәй, белем алуга комачаулардай эштән яклап калырга тиеш.

Бу маддәләрдән аергычларны һәм аерылмышларны табабыз

Укучылар, бала хокуклар белән генә түгел, бурычлар белән дә туа бит. Сез ул бурычларны үтисезме икән.

Һәр бала үзенең әти-әнисен тыңларга һәм хөрмәт итәргә бурычлы.

Туган телне белергә, нәсел шәҗәрәсен өйрәнергә, милли гореф-гадәтләрне онытмаска, киләчәк буынга тапшырырга бурычлы.(Нияз белән Инзилә “Шәҗәрә” бәйгесе)

Әйләнә-тирәдәге табигатьне пычратмаска, табигый байлыкларны чамасын белеп кулланырга бурычлы.

Ә хәзер, бүген үткәннәр буенча 2 шәр сорау төзибез, эшне парлап эшлибез. Бер-беребезнең белемнәрен бәялибез.

Рефлексия, бәяләү

Дәрескә нинди уку максаты куйган идек? Нәрсәләр белдек?

Белемнәребезне ничек бәялибез. һәркем үзенә билге куя һәм ни өчен икәнен аңлата

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.