12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Макарова Ирина Александровна366
Люблю работу, детей, жизнь.
Россия, Татарстан респ., Казань
2

Минем дустым



4 сыйныф рус төркеме

ТЕМА: “Минем дустым

Максат:

  • Укучыларның текст эчтәлеге белән танышуы.
  • Яңа сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.
  • Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләмен формалаштыру.
  • Укучыларда үзара дуслык хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, таратма карточкалар, билгеләр, смайликлар, чәчәкләр,

Материал: 4 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, 2-бүлек), притча.

Структуралар: Мэнэдж мэт, Релли Робин, Тэйк оф- тач даун, Таймд пэа шэа, Микс пэа шэа, Микс – фриз – груп, Сингл раунд робин.

I .Оештыру моменты.

1)Исәнләшү.

- Исәнмесез,укучылар!

- Исәнмесез!

- Кәефләрегез ничек? (җавап бирәләр)

2) Уңай психологик халәт тудыру.

3) Бер-берегезгә елмаегыз. Хәерле көн теләгез.

- Хәерле көн, ...!

-Хәерле көн, ..!

4) Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген кем дежур?

- Бүген атнаның нинди көне?

- Урамда салкынмы?

- Кар явамы?

- Рәхмәт!

П. Актуальләштерү.

5) Уку мәсьәләсен кую.

Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

- Минем өем бик кечкенә, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң?- дип сораган көтүче.

- Без - Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң беренче кем керә, үзең хәл ит...

- Көтүче кемне сайлаган?

- Дуслыкны.

- Ни өчен?

- Чөнки Дуслык белән өйгә Бәхет тулган, Байлык килгән.

- Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

- Дуслык турында.

- Әйе, бүгенге дәрестә без дуслык, дуслар турында сөйләшербез, текст укырбыз, күнегүләр эшләрбез.

6)Тэйк оф-тач даун структурасы белән.

- Кемнәрнең дуслары бар?(басалар)

- Кемнең дусты начар, тәртипсез?

- Кем шәһәрдә дуслашты?

-Кем авылда дуслашты?

-Ә кем мәктәптә дуслашты?

-Яхшы.

7) - Укучылар! Ә дуслар нинди була? (2-3 партнерлар )Дуслар нинди булмый? (1-4 партнерлар) Өстәлдә чәчәк бар. Анда 5 сүз язарга кирәк.

( юмарт, яхшы, акыллы, эшчән, батыр) (саран, начар, акылсыз, ялкау, куркак). Сез өй эшенә биргән сүзләрне кулланырга тиешсез.

III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

8)- Укучылар! Рәсемдә балаларга нәрсә булган?

- Поругались.

-Әйе. Ачуланышканнар. Әйдәгез, аларны дуслаштырабыз! (Помирим). У них в сердце лед. А мы его растопим. Моның өчен без биремнәр үтәрбез. Беренче бирем -яңа текст өйрәнәбез.

9) сүзлек өстендә эш.

- Сүзлек өстендә эшлибез. Игътибар белән тактага карыйбыз, сүзләрне бергәләп укыйбыз, авазларны дөрес әйтергә тырышабыз.

Бер өйдә - в одном доме

Заманча – современный

Бию түгәрәге – танцевальный кружок

10) Текст белән эш

а) - Укучылар, 8 нче биттәге 5 күнегүне, “Минем дустым” дигән текстны табыгыз.

Текстны игътибар белән тыңлагыз.

(Укытучы укый)

11) - Текстны тулырак аңлау өчен, укып чыгабыз. Игътибар белән, аңлап укыгыз. 1 өстәлдән 1 партнер укый , 2 партнер, 3..,4... Икенче өстәлдән 1 партнер укый, 2..,3.., 4.., Өченче өстәлдән 1 партнер укый, 2..,3..,4...

12) Сорау: 1. Айсылу белән Айгөл ни өчен бергә? Таймд пэа шэа. Йөзгә-йөз партнерлар эшли. (20 сек. вакыт бирелә). А партнерлар башлый. Вакыт бетте. 1 өстәлдән 1 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт. 2 өстәлдән 3 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт. 3 өстәлдән 2 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт.

(Чөнки алар дуслар, бергә түгәрәккә йөриләр, чаңгы шуалар, дәрес әзерлиләр).

2. Айгөл ни өчен эшчән? Б партнерлар башлый. (20 сек. вакыт бирелә). Вакыт бетте. 1 өстәлдән 1 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт. 2 өстәлдән 3 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт. 3 өстәлдән 2 партнерны тыңлыйбыз. Рәхмәт.

(Чөнки ул өйдә эшли, ашарга пешерә, өй җыештыра).

V. Яңа материалны ныгыту.

13) -Карагыз, кызлар әле дуслашмаган. Димәк, биремнәрне эшлибез әле.

9 бит 8 күнегү. Ике раслауның кайсысы дөрес:

Без Айгөл белән шәһәрдә дуслаштык. 1 өстәлдән 3 партнер

Без Айгөл белән авылда дуслаштык.

2) Мин җәйге каникулда авылга кайттым. 2 өстәлдән 4 партнер

Без Айгөл белән җәйге каникулда лагерьда ял иттек.

3) Без заманча биюләр өйрәнәбез. 3 өстәлдән 1 партнер

Без заманча биюләр өйрәнмибез.

IV. 14) -Укучылар. Бозны эретергә җылы кирәк. Уйнап алабыз. МИКС-ПЭА-ШЭА, Релли Робин структурасын куллану.

 “Чын дустым” көенә йөриләр. Музыка туктый. Пар табалар. Сорау бирелә.

- Кызлар кайда дуслашты? Кемнең чәче озынрак шул башлый.

(15 секунд вакыт бирелә) Бу парны тыңлыйбыз. Рәхмәт әйтәбез. Музыкага йөриләр, туктагач пар табалар.

- Кызлар кайда яшиләр? Кемнең буе кыскарак шул башлый.

(15 секунд вакыт бирелә) Бу парны тыңлыйбыз. Рәхмәт әйтәбез. Музыкага йөриләр, туктагач пар табалар.

МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану. Музыка. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр.

-Айсылу ничәнче сыйныфта укый? (дүртенче. Музыка туктауга дүртәрләп берләшәләр.)

-Минем дустым текстында ничә дус катнаша? (2 кеше-Айсылу һәм Айгөл. Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

Рәхмәт әйтәбез. Утырабыз.

15) -Карагыз, кызлар елмаялар, димәк без дөрес эшлибез.

- Дәреслектәге 7 күнегүне ачыгыз. Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырабыз. Сингл Раунд Робин структурасы. обучающая структура , в которой учащиеся проговаривают ответы на данный вопрос по кругу один раз. 1мин.

1.Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык. 2.Без бергә чаңгы шуабыз, бергә дәрес әзерлибез. 3.Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез. 4.Без бик дуслар. 5.Мин сезгә дустым турында сөйлим. 6.Аның исеме - Айгөл.

Балаларның җаваплары. (Кул күтәрү буенча сорыйм).

1 җөмлә: 5.Мин сезгә дустым турында сөйлим.

2 җөмлә. 6.Аның исеме - Айгөл.

3 җөмлә. 1.Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык.

4 җөмлә. 4.Без бик дуслар.

5 җөмлә. 3.Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез.

6 җөмлә. 2.Без бергә чаңгы шуабыз, бергә дәрес әзерлибез.

Афәрин! Булдырдыгыз!

16) Коммуникатив биремнәр эшлибез. Мэнэдж мэт

Бер-берсенә текст буенча сорау бирү:

-Спроси: Йөзгә-йөз партнерлар эшли.

“В каком классе учатся Айсылу и Айгуль?” А партнер башлый.

“В какой кружок ходят девочки?” Б партнер башлый.

Иңгә-иң партнерлар эшли

“Какие танцы учат девочки?” А партнер башлый.

“Айгуль какая девочка?” Б партнер башлый.

Бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез.

-17) Укучылар, ә сез өйдә өйрәнгән диалог кемнәр турында?

-Дуслар турында.

-Диалогны тикшерәбез. 2-3 партнерлар сөйли, 1-4 партнерлар билге куя. Алмашабыз.(Меняемся)

18) - Карагыз әле, кызлар дуслашалар бит. Кем үз дусты турында сөйләп карый. Өстәлдә карточкалар бар. Бу –текст шаблоны..

1 өстәлдән 4 партнер. 2 өстәлдән 2 партнер. 3 өстәлдән 3 партнер.

Минем дустым.

1.Минем дустымның исеме - ... .

2. Аңа ... яшь.

3. Без ... дуслаштык.

4. Ул ... сыйныфта, ... мәктәптә укый.

5. Без бик дус. Без бергә ... .

6. Минем дустым ... .

Һәр төркемнән 1 укучы җавап укый.

VI. Йомгаклау.

-19) - Карагыз әле, кызлар дуслашканнар. Ә без аларга ярдәм иттек. Рәхмәт сезгә укучылар. Ә сез нинди дус булыр идегез?

-Мин яхшы, юмарт, эшчән, ярдәмчел дус булам.

1. Нәтиҗә ясау.

- Без бүген дәрестә кемнәр, нәрсә турында сөйләштек?

- Дуслар турында.

- Моның өчен нишләдек? ( укыдык, сөйләдек, биедек, сорауларга җавап бирдек, текст төзедек, дусларга ярдәм иттек.)

- Кемгә дәрес авыр булды.....( кулларын күтәрәләр).

Кемгә җиңел булды... (кулларын күтәрәләр).

Кем бөтенесен аңладым, яхшы эшләдем дип уйлый “5” ле алыгыз.

Кемгә әле кабатларга кирәк, сез “4”ле алыгыз.

Кемгә бүген бик авыр булды, кемгә ярдәм кирәк – “3”ле алыгыз.

- Дәрестә бик тырышып эшләдегез. Рәхмәт! Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез!

20) . Өй эше. Сайлап алыгыз.

Үз дусты турында сөйләргә. (Рассказать про своего друга)

Укырга, эчтәлеген сөйләргә. ( Читать тест 8 стр., №5, пересказать)

Укырга, сорауларга җавап бирергә. (Читать текст, ответить на вопросы стр.9, №6)

Кемгә дәрес кызыклы булды? Смайлик сайлап алыгыз, тактага беркетегез. Сау булыгыз, укучылар. Сез бик тырышлар!

Файдаланылган әдәбият, чыганаклар:

http://nsportal.ru/shkola/rodnoy-yazyk-i-literatura/library/2015/02/12/4-nche-syynyf-rus-torkeme-ochen-dres-eshkrtmse

Р.З.Хәйдәрова. Татар теле дәреслеге.

Технологик карта "МИНЕМ ДУСТЫМ"

Презентация МИНЕМ ДУСТЫМ

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.