3 нче сыныфлар өчен әдәби укудан эш программасы.
Аңлатма язуы
Әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде
1. Программа. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Татар телендә гомуми башлангыч белем бирү мәктәбендә әдәби уку предметын укыту программасы (1-4 нче сыйныфлар). Төзүче авторлары: Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова.- Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011.
2. 2014 – 2017 нче елларга Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы “Чирмешән лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә башлангыч белем бирүнең төп уку – укыту (образовательная) программасы (тулыландырылган, өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән).
3. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы “Чирмешән лицее” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нче уку елы өчен укыту планы.
4. 2016 – 2017 нче уку елы өчен еллык укыту – календарь графигы.
Дәреслек: Әдәби уку. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 3нче сыйныф. 1-2 нче кисәк— К, Мәгариф/Вакыт, 2012.
Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 3 сыйныф. Дәреслек-хрестоматия. — К, Мәгариф/Вакыт, 2013.
Әдәби уку. Методик ярдәмлек. 3 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2013 ел Авторлар Г.М Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова
Сәгатьләр саны:
1 елга - 102 сәгать
Атнага - 3 сәгать
Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 60 сәг
Бәйләнешле сөйләмне үстерү – 42 сәг
Әдәби уку дәресләренең төп максаты - уку елы дәвамында балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып эстетик ләззәт алырга өйрәтү.
Бурычлары:
Әдәби уку-укыту методик комплекты түбәндә күрсәтелгән гомум дидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыклары белән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.
Сөйләм телен үстерү бурычлары:
Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң — синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү.
Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия структурасы һәм идея эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән,дәреслекнең «Белдекле Керпедә кунакта», «Белмәмештә кунакта», «Укымышлы Ябалак янында», «Аю өнендә», «Күрү ноктасы», «Шагыйрь өчен табигать — серле һәм җанлы дөнья», «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүлекләренә дәреслек-хрестоматиянең «Хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләр»,«Фантазия һәм ялган», «Чын һәм ялган байлык турында», «Күрү ноктасы», «Табигатьтә һәрнәрсә матур», «Көлкеле хәлләр сере» бүлекләре туры килә.
Әдәби уку курсының төп этик бурычлары:
Әхлак, экология, ватанпәрвәрлык мәсьәләләре дәреслектә турыдан-туры үгет – нәсихәт бирү, махсус кертү юлы белән хәл ителми, ә бәлки баланың табигать, тормыш-көнкүреш һәм яшәү тәҗрибәсенә нигезләнеп хәл ителә. Әдәби уку курсында яхшы булырга, комсызланмаска, көйсезләнмәскә, ялкауланмаска, әләкләшмәскә, өлкәннәргә һәрвакыт булышырга, яхшы укырга дигән төшенчәләр турыдан-туры бирелми, ә бәлки әдәби әсәрләр укып, кирәклене эзләп табып,чагыштырып тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бала үзе нәтиҗә ясый. Укучы беренчел билгеләргә генә карап ашыгыч нәтиҗә ясамаска, дөньяның бик катлаулы икәнлеген аңларга өйрәнә. Туган илгә мәхәббәт, Ватан алдында җаваплылык хисләре коры сүзләр аша гына бирелми. Туган як табигатенә соклану, халыкның үткән тарихы белән горурлану, Ватанның тарихи һәйкәлләренә хөрмәт,туган телнең бихисап мөмкинлекләренә гаҗәпләнү, тарихи шәхесләргә тиңләшергә теләү хисләре аша күрсәтү.
Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү.
Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.
Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрнеачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең беләнәйтеп бирә белү.
Төрле авторларның б—8 шигырен яттан сөйләү.
Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.
Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера
Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрасткебек алымнарны таба белү.
Сүзлекләрдән файдалану.
2—3 татар классигының исемен;
2—3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;
Баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:
Китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;
13. Мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау; сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.
Укыту предметын үзләштерүнеӊ шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре
Шәхси нәтиҗәләр:
- туган илгә карата шәхси караш булдыру;
- чын кеше сыйфатлары булдыру;
- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;
- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;
- рухи-әхлакый идеалларына китерү.
- олылар белән хезмәттәшлек;
- аралашу культурасы күнекмәләре .
Метапредметлы нәтиҗәләр:
- аң -белем үстерү;
- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;
- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;
- логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;
- конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;
- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;
Предметлы нәтиҗәләр:
- Россиядә күп милләт халыкларының төшенчәсен бирү;
- татар теленең төп төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);
- татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;
- бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләре формалаштыру;
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- дәреслектә ориентлаша белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдәформалаштыру;
- материальобъектларкулланыпбиремнәр үтәү;
- дәреслекһәммөстәкыйльэшдәфтәрендәгемәгълүматларбеләнэшлибелү;
Регулятивуниверсальукугамәлләре:
-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрнеистәтотыпгамәлләркылу;
- гамәлләрнеталәпителгәнвакыттабашлауһәмтәмамлау;
- үзэшчәнлегеңнеконтрольгәалу, биремнеүтәүнеңдөреслеген тикшерү;
- тормыштәҗрибәсенкуллану;
- эшләнгәнэшнеңсыйфатынһәмдәрәҗәсенбилгеләү.
Шәхескәкагылышлыуниверсальукугамәлләре:
- дәреслекгеройларына, күршеңәярдәмитүдәтанып-белүинициативасыкүрсәтү;
- үзуңышларың/уңышсызлыкларыңтурындафикерйөртү;
- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
- үзэшчәнлегенеңнәтиҗәләреняхшыртугаихтыяҗформалаштыру;
- мәгънә барлыккакитерү («Минем өченмоныңниндимәгънәсеһәмәһәмияте бар?» - дигәнсорау кую)
Коммуникативуниверсальукугамәлләре:
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- күршең белән хезмәттәшлек итү;
- үз фикереӊне һәм позицияӊне формалаштыру;
- уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;
- партнёрныӊ нәрсәне белүен һәм күрүен, нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аӊлаешлы сөйләм төзергә, сораулар бирү;
- партнёрныӊ эш-гамәлләрен контрольгә алу;
- сөйләмнеӊ диалог формасын үзләштерү.
Укыту предметының эчтәлеге
№ |
Бүлекләрнең исеме |
Барлык сәгатьләр |
1 |
Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз |
14 |
2 |
Чагыштырулар серенә төшенәбез |
6 |
3 |
Кешеләрнеӊ хыялларын аӊларга тырышабыз |
7 |
4 |
Ярату турында |
9 |
5 |
Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз |
7 |
6 |
Көлке серләрен эзлибез |
5 |
7 |
Герой ничек туа? |
9 |
8 |
Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз |
11 |
Барысы |
68 |
Календарь-тематик планлаштыру
№ |
Дәрес темасы |
Планлаштырган нәтиҗәләр |
План. |
Факт. |
|||||
Предметлы |
Шәхсиятле һәм метапредметлы |
||||||||
Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз |
|||||||||
1 |
«Серле ачкыч» мәктәп клубы утырышы. Б. Рәхмәт «Иӊ күӊелле чак», Р. Хисмәтуллин «Июль аланы» |
ШУУГ: мәктәпкә уңай караш булдыру. ТБУУГ: сөйләмнең кеше тормышында әһәмиятен әйтә белү. РУУГ: дәреснең максатын һәм проблемасын формалаштыру. КУУГ: парлап эшли белү. |
2.09 |
||||||
2 |
Җәйне сагыну. М. Галиев «Җиләктән кайтканда» |
Музей йортына сәяхәт, яттан сөйләү, шигырьдән җанландыруны табу |
ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу. ТБУУГ: проблемалы эзләнү һәм иҗади характерда чишү. РУУГ: дәреснең максатын һәм проблемасын формалаштыру. КУУГ: фикер алышу, укытучыңны, иптәшеңне тыңлый белү. |
6.09 |
|||||
3 |
Күк йөзендә болыт-рәсемнәр. Б. Рәхимова «Шук болытлар, батыр җил, яктыкояш», Н. Дәүли «Бала болыт» |
Эзләнү, эчтәлек буенча әңгәмә,сәнгатьле уку, шигырьләрдә сынландыруны табу |
ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу. ТБУУГ: проблемалы эзләнү һәм иҗади характерда чишү. РУУГ: дәреснең максатын һәм проблемасын формалаштыру. КУУГ: фикер алышу, укытучыңны, иптәшеңне тыңлый белү. |
7.09 |
|||||
4 |
Шигырьләрдә сынландыру. Р. Корбан “Көз нигә моӊая” Л. Лерон «Яӊгырныӊ ял көне», М. Җәлил “Яӊгыр” |
Музей йортына сәяхәт,шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку ,әсәрләрдә яңгыр яву күренешләрен табу |
ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү. РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү. КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү. |
9.09 |
|||||
5 |
Җир өстенә яфрак ява. Р. Мингалим «Август каеннары», З. Туфайлова «Яфрак ява» |
Иҗади эш, күзәтү нәтиҗәләре, укылган әсәрләр һәм картинаны бербөтен итеп күзаллап, телдән хикәя төзү |
ШУУГ: төрле вакыйгалардан уртаклыкны табу ТБУУГ: укылган әсәрдән иң кирәкле фикерне таба белү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
13.09 |
|||||
6 |
Алтын көз. «Музей йорты»на сәяхәт.И. С. Остроуховныӊ «Алтын көз» картинасы. Х. Әюпов «Әбиләр чуагы» |
Дидактик уен, яттан сөйләү, әсәрне чылбыр буенча уку, сүзлек белән эш, эчтәлек буенча әңгәмә, көзге табигать гүзәллеген әдәби һәм сәнгать әсәрләрендә табу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
14.09 |
|||||
7 |
Кыр казлары китә җылы якка. М. Мазунов «Карап торам», Г. Хәсәнов «Кыр казы» |
Мөстәкыйль эш, иҗади эшсүзлек өстендә эш, хикәя төзү, сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку, әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
16.09 |
|||||
8 |
Йорт казлары – гаҗәп кызык кошлар. Г. Бәширов «Ана каз белән ата каз һәм аларныӊ унике бәбкәсе», Н. Гыйматдинова «Казлар» |
Дидактик уен, эчтәлек буенча әңгәмә, күзәтүләрдән чыгып бәйләнешле сөйләм төзү |
ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
20.09 |
|||||
9 |
Тәрбияче попугай. Г. Остер «Серне ачты» |
Дидактик уен, эчтәлек буенча әңгәмә, үз фикереңне әйтә белү, рольләп уку, әсәрнең төп героена характеристика бирү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү, китап белән эшли белү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
21.09 |
|||||
10 |
Табигать күренешен тасвирлау. ӘнисШакировныӊ куендәфтәре |
дидактик уен, мөстәкыйль эш, сүзлек белән эш, сорау –җавап, күзәтүләрне махсус дәфтәргә теркәп кую, эшеңне бәяләү |
ШУУГ: төрле вакыйгалардан чыгу юлын табу ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” белән эшли белү РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
23.09. |
|||||
11 |
Авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Әнис Шакировныӊ куен дәфтәре. |
эчтәлек буенча әңгәмә, сүзлек белән эш, үз күзәтүләреңне махсус дәфтәргә теркәп кую, кошларны рәсемнәрдән тану |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
27.09 |
|||||
12 |
Шигырь өлешләре.«Серле ачкыч» мәктәп клубы утырышы. |
Мөстәкыйль эш, эчтәлек буенча әңгәмә, сәнгатьле уку, әсәргә анализ,хикәя төзү, шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
28.09 |
|||||
13 |
Шигырьдә әдәби сурәтләү чаралары (чагыштыру, җанландыру) Серле чишмә, моӊлы чишмә. |
Виртуаль сәяхәт, эчтәлек буенча әңгәмә, укытучы күрсәтмәсе буенча эшләү, эзләнү, нәтиҗә ясау, шигырьдән әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу. |
ШУУГ: әсәрләрдәге геройларга гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү. ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү. РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү. |
30.09 |
|||||
14-15 |
Хикәя геройларының портретлары. Сарбайныӊ батырлыгы. |
эчтәлек буенча әңгәмә , тестка карата үз фикереңне әйтә белү , диологны дөрес уку, кыскача сөйләү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
4.10 5.10 |
|||||
Чагыштырулар серенә төшенәбез |
|||||||||
16-17 |
Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш. Эш кешене тәрбияли, ялкаулык боза |
Эчтәлек буенча әңгәмә, монологик сөйләм, рольгә бүлеп уку , кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнешне аеру |
ШУУГ: әсәрләрдәге геройларга гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү. ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү. РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсебуенча адымлап контрольдә тоту КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү. |
7.10 11.10 |
|||||
18-19 |
Хайваннар турында әкиятләр. Һәр җәнлекнеӊ үз төсе |
Мөстәкыйль эш, чылбыр буенча уку,эчтәлек буенча әңгәмә, төрле халыкларның әкиятләрен укып, аларда бирелгән төп фикерне ачыклау , эзлекле сөйләм |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
12.09 14.10 |
|||||
20-21 |
Чылбыр рәвешендәге әкият. Эш үткәч, үкенүдән файда юк |
Эчтәлек сөйләү, хикәягә карата үз фикереңне әйтә белү, әкият төзелеше |
ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: дәрестә эшләгән эшкә нәтиҗә ясый белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
18.10 19.10 |
|||||
22 |
Халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр). И куян, куян… |
Рольләргә бүлеп уку, эчтәлек буенча әңгәмә, чынбарлык һәм тылсым бәйләнешен аңлату |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: практик биремнәрне кабул итү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
21.10 |
|||||
23 |
Әкият геройлары турында фикер. Җәнлеклә рарасында да патша була |
Сораулар буенча әңгәмә, рольгә бүлеп сәнгатьле уку, төрле халык әкиятләрендәге уртак һәм аермалы якларны табу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
25.10 |
|||||
24-25 |
Әкиятләрнең жанр үзенчәлеге Комсызлык китергән бәла |
Коллектив белән сорауларга җавап табу, рольгә бүлеп уку , тест, әкиятләрнең жанр үзенчәлеген ачыклау |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
26.10 28.10 |
|||||
Кешеләрнеӊ хыялларын аӊларга тырышабыз |
|||||||||
26-27 |
Шигырь уку үзенчәлеге. Хыял дөньясында |
Төркемнәрдә эш, рольгә бүлеп уку, аңлап һәм сәнгатьле уку |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
8.11 9.11 |
|||||
28 |
Әкияткә карата фикерләр. Мәче малае Шукбай |
Чылбыр буенча уку, рольгә бүлеп уку, сораулар буенча әңгәмә, хикәягә карата үз фикереңне әйтә белү |
ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
11.11 |
|||||
29 |
Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Мәчеләрдә кешеләрчә яши |
рольгә бүлеп уку, сораулар буенча әңгәмә, “Хыял” һәм “чынбарлык” турында фикерләү, күзаллау |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
15.11 |
|||||
30 |
Үзеңне әкият герое белән чагыштыру «Серле ачкыч» мәктәп клубы утырышы |
Хат язу, шигырьне сәнгатьле уку, чиратлап уку. |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү. РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
16.11 |
|||||
31-32 |
Укылган әсәрне анализлау Нәниләрнең хыялы А.Гыйләҗев “Суык” Нәниләрнеӊ хыялы |
Чиратлап уку, чылбыр тәртибендә эчтәлек сөйләү, укылган әсәрне анализлау |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
18.11 22.11 |
|||||
33 |
Рифманы сиземләү, таба белү. Дүртаяклы дустым |
Шигырьне парлап уку,хор белән уку, рифманы сиземләп, табу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. .РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: парларда эшләү |
23.11 |
|||||
34-35 |
Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Батырлыкка җирдә урын бар |
Әңгәмә, сүзлек белән эш, әсәрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
25.11 29.11 |
|||||
Ярату турында |
|||||||||
36 |
Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып тану Барысын да яратам |
Шигырьне чылбыр буенча уку, сүзлек белән эш , геройларның характерына чагыштырма анализ |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
30.11 |
|||||
37 |
Геройларның характерына чагыштырма анализ. Авыл хикмәтләре |
Бергәләп уку, әңгәмә, әсәрдән әдәби сурәтләү чараларын эзләп табу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. |
02.12 |
|||||
38-39 |
Әсәрдә әдәби сурәтләү чаралары. Җәйге кояш астында. В.Нуриев “Кем катырак суга?” |
Өлешләргә бүлеп уку, эчтәлек буенча анализ, хыяллану, матурлыкны күрү |
ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
06.12 07.12 |
|||||
40 |
Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Шатлык – тәнгә сихәт. |
Сүзлек эше, сорауга җавап эзләү, тест үз фикерен курыкмыйча әйтү, әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүен билгеләү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
09.12 |
|||||
41 |
Дөрес тавыш төсмерләре белән уку. Болын патшасы |
Бүлекләп уку, сайлап уку, эчтәлек буенча әңгәмә, музей йортына сәяхәт хикәяне диалог формасында укый белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
13.12 |
|||||
42-43 |
Геройларның характерына чагыштырма анализ. Чишмә буенда |
Музей йортына сэяхәт,аңлап һәм сәнгатьле уку |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
14.12 16.12 |
|||||
44 |
Сурәтләү. Туган як кышы |
Дидактик уен, сүзлек эше, сайлап уку, шигырьне сәнгатьле уку |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. |
20.12 |
|||||
45-46 |
Тавыш төсмерләре бирү. Кар – ул муллык билгесе |
Мөстәкыйль эш, эчтәлек буенча әңгәмә, әсәрләр арасындагы охшаш һәм аермалы якларны табу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
21.12 23.12 |
|||||
Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз |
|||||||||
47 |
Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып тану. Кыш шатлыгы |
Музей йортына сәяхәт, мөстәкыйль эш, әсәрләрне анализлый белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: практик биремнәрне кабул итү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
10.01 |
|||||
48 |
Мәсәл серләренә төшенәбез. Мәсәлләр турында гомуми төшенчә |
Уку күнегүләре, сүзлек белән эш, мөстәкыйль эш иң борынгы мәсәлчеләр язган әсәрләрдә мораль өлешен табу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: эш алымы һәм нәтиҗәне аера белү КУУГ: парларда эшли белү. |
11.01 |
|||||
49 |
Мәсәл һәм әкиятне чагыштыру. Тапкырлык үлемнән коткара. |
Мөстәкыйль эш, сайлап уку, мәсәлләрнең хикәяләү һәм мораль өлешләрен таба белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: эш алымы һәм нәтиҗәне аера белү. КУУГ: парларда эшли белү. |
13.01 |
|||||
50 |
Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгуы. Юк урында мактау – зарарлы эш |
Музей йортына сәяхәт, мөстәкыйль эш, әсәрләрне чагыштырып уку, охшаш һәм аермалы якларын табу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
17.01 |
|||||
51 |
Мәсәлләрнең төп асылы, эчтәлеге. Көч җитмәслек нәрсәне акыл белән җиӊеп була |
Әсәрне язмадан тыңлау, мөстәкыйль эш, мәсәлләрне дөрес интонация белән уку |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: практик биремнәрне кабул итү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
18.01 |
|||||
52 |
Мәсәл моралендә мәкальләр куллану Һәр максатка чара бар |
Әсәрне сәнгатьле уку, музей йортына сәяхәт, мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви ролен билгеләү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
20.01 |
|||||
53-54 |
Татар язучыларының мәсәлләре Эшеӊ барып чыкмаса, гаепне үзеӊнән эзлә. |
Эчтәлек сөйләү,сүзлек эше, мөстәкыйль эш, бер үк сюжетка корылган мәсәлләрне чагыштыра белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
24.01 25.01 |
|||||
55 |
Мәсәлләрнең тәрбияви роле. Бердәмлектә көч. |
Яттан сөйләү, музей йортына сәяхәт, тест, хат язу, бер үк сюжетка корылган мәсәлләрне чагыштыра белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
27.01 |
|||||
Көлке серләрен эзлибез |
|||||||||
56 |
Авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү – гаеп. |
Сүзлек эше, сайлап уку, мөстәкыйль эш, шигырьне сәнгатьле уку, авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау |
ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу. ТБУУГ: проблемалы эзләнү һәм иҗади характерда чишү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
31.01 |
|||||
57-57 |
Шигырь исеме, аның эчтәлеге арасындагы контраст. Белгән – белгәнен эшләр |
Әсәрне уку, эчтәлек буенча әңгәмә, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
01.02 03.02 |
|||||
59-60 |
Юмористик характер- дагы әсәрләр. Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас. |
Аңлап уку, эчтәлекне анализлау, уртак фикерне таба белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: төркемнәрдә эшли белү. |
07.02 08.02 |
|||||
61-62 |
Әдәби әсәрләрдә чагыштыру һәм контраст. Акылныӊ кадере – әдәп белән, куәтнеӊ кадере – сәләт белән. |
Әңгәмә,сайлап уку, шигырьне сәнгатьле уку Ике әсәрне чагыштырып кирәкле мәгълүматларны табу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: телдән нәтиҗә чыгара белү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
10.02 14.02 |
|||||
63-65 |
Шигырьләрдә мораль. Көнеӊ бушка үтмәсен |
Әңгәмә, шигырьне сәнгатьле уку, көлкеле ягын табу, һәр эш яки күренешкә үз фикереңне әйтә белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: сораулар бирү, аңлашылмаганны ачыклау. КУУГ: төркемнәрдә эшли белү. |
15.02 17.02 |
|||||
Герой ничек туа? |
|||||||||
66-67 |
Әсәр өлешләренә исем кую. Беләге юан – берне егар, белеме булган – меӊне егар |
Яттан сөйләү, мөстәкыйль эш, ике әсәрне чагыштырып, кирәкле мәгълүматны эзләп табу |
ШУУГ: сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру ТБУУГ: кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү. РУУГ: практик биремнәрне кабул итү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
21.02 22.01 |
|||||
68-69 |
Әкиятләрдәге вакыйгаларның кабатлануы.Ф. Яруллин. «Тылсымлы ачкыч» |
Филворд чишү, сүзлек белән эш, мөстәкыйль эш, әсәрне дөрес интонация белән уку |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
24.02 28.02 |
|||||
70-72 |
Әдәби әсәр һәм рәсем сәнгатенең бәйләнеше. Белер өчен дөресен, бик күп укырга кирәк |
Сүзлек белән эш, автор әкиятләрендә, халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
01.03 03.03 |
|||||
73 |
Әсәрләрдә сурәтләү чаралары. Гыйлем ачкычы – китап |
Әңгәмә,сүзлек эше,тавыш төсмерләре белән уку, әкиятләрнең жанр үзенчәлеген ачыклау |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: эшләнәчәк практик эшкә мөстәкыйль максат куя белү. КУУГ: парлап эшли белү. |
07.03 |
|||||
74 |
Шигырь эчтәлеге һәм чынбарлык арасындагы бәйләнеш. Шыбырдашып тама тамчылар |
Сүзлек белән эш, мөстәкыйль эш, шигырьне пауза белән, көйләп уку күнегүләре, нәтиҗәләр ясый алу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
08.03 |
|||||
75-76 |
Төрле ел фасылларын чагыштырып сурәтләү. Беренче күкрәү |
Музей йортына сәяхәт, дидактик уен, хор белән уку, план төзү, план буенча сөйләү, сурәтләү чараларын табу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. РУУГ: сораулар бирү, аңлашылмаганны ачыклау. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
10.03 14.03 |
|||||
77-78 |
Фәнни текстлар. Табигать – иӊ серле китап |
Әңгәмә, дидактик уен, сүзлек белән эш, чылбыр буенча уку, табигать серләрен фәнни эзләнүләр аша аңлау |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
15.03 17.03 |
|||||
79-80 |
Әсәргә план төзү. Шифалы яӊгырлар |
Рольгә бүлеп уку, язучы әсәре һәм рәссамнар иҗатында бер үк теманың үзенчәлекле бирелешен аңлата белү |
ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
29.03 31.03 |
|||||
81-82 |
Әйләнә-тирә дөнья матурлыгы. Канатлы дуслар |
Тема буенча эңгәмә,сүзлек өстендә эш, мөстәкыйль эш, тема уртаклыгын таба белү |
ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу. ТБУУГ: күчмә кошлар, бигрәк тә сыерчыклар турында яңа мәгълүматлар алу РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
04.04 05.04 |
|||||
Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз |
|||||||||
83-84 |
Тарихка мөрәҗәгать. Үткәнеӊне онытма син! |
Тема буенча эңгәмә, сүзлек белән эш, җыр тыңлау, мөстәкыйль эш, халыкларның тарихи үткәне турында материал таба белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән һәм вакытлы матбуттан таба белү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү. КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү. |
07.04 11.04 |
|||||
85-86 |
Образларны чагыштыру. Бик борынгы манара |
Яттан сөйләү, музей йортына сәяхәт, тарихи әсәрләрне аңлап уку, дәлилләп сөйләү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: әсәрдәге уртак һәм аермалы якларны билгеләү. РУУГ: эшләнәчәк практик эшкә мөстәкыйль максат куя белү,үз фикерен дәлилләү. КУУГ: парлап эшли белү. |
12.04 14.04 |
|||||
87-88 |
Без тарихлы халык. Сабантуй – халык бәйрәме |
Тема буенча эңгәмә, сүзлек өстендә эш, халыкларның тарихи үткәне турында материал таба белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: әсәрдәге уртак һәм аермалы якларны билгеләү. РУУГ: эшләнәчәк практик эшкә мөстәкыйль максат куя белү,үз фикерен дәлилләү. КУУГ: парлап эшли белү. |
18.04 19.04 |
|||||
89-90 |
Нәсел агачы. «Музей йорты»на сәяхәт. |
Әңгәмә, яттан сөйләү, музей йортына сәяхәт, сүзлек белән эш, шигырьне сәнгатьле уку, әсәргә карата үз фикерләрен әйтә белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү. КУУГ: парларда эшли белү |
21.04 25.04 |
|||||
91-93 |
Яттан сөйләү үзенчәлеге. Алар Ватан өчен көрәште. |
Әңгәмә, сүзлек өстендә эш, мөстәкыйль эш, хор белән уку, нәсел – ыру, туганнар, мөнәсәбәт-ләренә нәтиҗә ясау |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: “фронтовик – шагыйрь” төшенчәсен булдыру. РУУГ: эш алымы һәм нәтиҗәне аера белү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
26.04 28.04 |
|||||
94 |
Шигырьне өлешләргә бүлү. Рәхмәт сезгә, ветераннар! |
Яттан сөйләү, сугыш чорындагы балалар тормышы турында сөйли белү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: сугыш ветераннарының тиңдәшсез батырлыгы турында белемнәр туплау КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
02.05 |
|||||
95-96 |
Әсәргә анализ. Сугыш чоры балалары |
Музей йортына сәяхәт, марш тыңлау, яттан сөйләү, сүзлек белән эш, шигырьләрне укып бирем үтәү, |
ШУУГ: төрле вакыйгалардан чыгу юлын табу. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: биремнәрне үтәү планын билгеләү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
03.05 05.05 |
|||||
97 -98 |
Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Канатлар кая илтә? |
Музей йортына сәяхәт, яттан сөйләү, әңгәмә, сүзлек белән эш. |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү. |
09.05 10.05 |
|||||
99 |
Еллык йомгаклау тикшерү эше |
Мөстәкыйль эш |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү. |
12.05 |
|||||
100 |
Шагыйрьнең матурлыкны тоя белүе. Матурлыкка бай улбезнеӊ заман |
Музей йортына сәяхәт, яттан сөйләү, әңгәмә, мөстәкыйль эш, әсәрләр арасында тел уртаклыгын эзләп табу |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. РУУГ: практик биремнәрне кабул итү КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
16.05 |
|||||
101 |
Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше “ Мин яратам сине, Татарстан!” |
Яттан сөйләү, музей йортына сәяхәт, тасвирлап сөйләү |
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияләрне төрле чыганаклардан эзләп таба белү. РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
17.05 |
|||||
102 |
Казан – спорт каласы. Йомгаклаудәресе. |
Музей йортына сәяхәт, шигырьне уку мәгънәви кисәкләргә бүлү, бер үк темага язылган әсәр һәм картинаны чагыштырып, алар арасындагы охшаш һәм аермалы якларын табу |
ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру. ТБУУГ: телдән нәтиҗә чыгара белү. РУУГ укытучы һәм укучылар белән бергә класс эшчәнлегенә эмоциональ бәя бирү. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. |
19.05 23.05 |
Укыту - методик кулланма исемлеге
Әдәбият исемлеге:
I. Төп.
1.Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф.«Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы. 1-4 сыйныфларКазан – 2011.
2. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 3 сыйныф. Дәреслек.1-2 кисәкләр — К, Мәгариф/Вакыт, 2013.
3. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 3 сыйныф. Дәреслек-хрестоматия. — К, Мәгариф/Вакыт, 2013.
4. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 3 сыйныф. Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — К, Мәгариф/Вакыт 2013.
II.Өстәмә.
1. Вагыйзов С. Г. “Кызыклы грамматика” Казан: “Мәгариф” - 2007.
2. Минһаҗева Л. И. “Балалар фольклоры” Казан: “Хәтер” - 2009.
3. Нәкый Исәнбәт “Татар халык табышмаклары” Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2003.
4. Нәкый Исәнбәт “Татар халык мәкальләре” Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2003.
5. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. «Әдәби уку» 3сыйныф Укытучылар өчен методик кулланма. — К, Мәгариф/Вакыт 2013.
Укучылар өчен тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге
1.Вагыйзов С. Г. “Кызыклы грамматика” Казан: “Мәгариф” - 2007.
2.Ганиев Ф.Ә. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005
3.Минһаҗева Л. И. “Балалар фольклоры” Казан: “Хәтер” - 2009.
4. Нәкый Исәнбәт “Татар халык табышмаклары” Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2003.
5. Нәкый Исәнбәт “Татар халык мәкальләре” Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2003.
6.Нуриева А.Х. Татар теленең орфографик сүзлеге– Казан: Мәгариф” нәшрияты.
7. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 3 сыйныф. Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — К, Мәгариф/Вакыт 2013.
Дидактик материал:
1.Индивидуаль эш карточкалары.
2. Таблицалар.
3. Картиналар.
5. Репродукцияләр.
Мәгълүмати-электрон ресурслар
1. "Әлифба", "АКСУ" ҖЧҖ, 2012. Мультимедияле ярдәмлек.
2. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.com
3. Валиева Л.Ф., Җәлилова Г. И. сайтлары.
4. tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm
5. gzalilova.narod.ru/present_tat.htm.
Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше
I. Техник чаралар:
1. Проектор
2. Ноутбук
3. Музыкаль үзәк
4. Тавыш көчәйткечләр
5. Экран
6. Нетбуклар
II. Программалар:
1. Windows 7 хезмәт күрсәтү системасы:
Microsoft Office 2003, 2007, 2010.
Microsoft Office Power Poind
Әдәби укудан арадаш аттестация эше.
Әңгәмә өчен сораулар
1. Нинди язучылар белән таныштык?
2.Нәрсә ул җанландыру?
3.Шигырьдән чагыштыруларны табып күрсәт:
Күк – зәп-зәңгәр диңгез кебек,
Әйтерсең лә чыңлый һава.
Тирбәлешкән күбәләктәй,
Җир өстенә яфрак ява.
4.Телләрдән- телләргә, колактан колакка сөйләнгән әкиятләр нинди әкиятләр була?
5. Кайсы шигырьдә әби бәрәңгене кызгана?
6. Шукбай ни өчен конверт эченә бодай бөртекләре сала?
7. Айгөл Әхмәтгалиева “Болытта җиләк үсә” әсәрендә катнашучы герой
8. Агагельды Алланазаров “Дустымны эзлим” шигырендә малайның дусты кем исемле?
9. Аяз Гыйләҗев “Суык” хикәясендә малай терекөмешне кемгә охшата?
10. 4 мәкаль әйтеп күрсәт.
11. Синең өчен иң зур байлык нәрсә? Үз фикереңне.
12. Г.Бәшировныӊ «Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе» хикәясендә малайны каз ничек акылга утырткан?
13. “Иншаның файдасы”шигыренең авторы кем?
14. Үзеңнең иң исеңдә калган әсәреңне сөйләп күрсәт.
15. Кайсы рәссамнарның нинди картиналары белән таныштык?
Сөйләм күнекмәсен бәяләү
“5” |
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы мнологик сөйләм төзи алса, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора белсә. |
“4” |
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән мнологик һәм диалогик сөйләм төзи белсә. |
“3” |
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле итеп сөйли белмәсә, эчтәлекне ачып бетерә алмаса, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнашса. |
“2” |
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог та, диалог та төзи алмаса, сорауларга җавап бирә белмәсә. |