12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Гаскарова Эльвира Махмутовна61
учитель татарского языка и литературы
Россия, Татарстан респ., пгт. Актюбинский

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

«И туган тел, и матур тел!»

(шигырь бәйрәме)

Азнакай районы, Актүбә 2 нче урта

гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гаскәрова Эльвира Мәхмүт кызының

дәрес эшкәртмәсе

2012

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

Тема. “Татар теле- анам теле”

Максат:

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”); рәсемнәр, Г.Тукай; М.Җәлил портретлары, “Халыкара туган тел көне”нә слайд – шоу.

21 нче февраль – халыкара

туган тел көне

1 нче алып баручы : Хәерле көн димен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Ә батырлык сезгә - егетләргә!

2 нче алып баручы: Добрый день, дорогие друзья! Сегодня мы собрались не случайно. По решению ЮНЕСКО именно 21 февраля - Международный день родного языка. Сегодня большой праздник. И в этом зале собрались представители разных национальностей, чтобы воспеть свой родной язык – великий, необъятный, «живой, как жизнь».

1 нче алып баручы: 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

2 нче алып баручы : Один из постулатов древности гласит: «Врата мудрости никогда не бывают закрытыми». Изучая родной язык, (а у нас в республике, это государственные языки – русский, татарский, а для других национальностей – это чувашский, марийский, мордовский и другие языки), вам, возможно, удастся чуть пошире распахнуть эту таинственную дверь мудрости

1 нче алып баручы: Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

2 нче алып баручы : Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.

1 нче алып баручы : - Укучылар, туган тел турында кемнәр нинди шигырьләр иҗат иткән?

Анам теле миңа – халкым теле,

Аннан башка минем халкым юк.

Йөрәгендә халкы булмаганның

Кеше булырга да хакы юк, - дип язды Башкортстанда яшәп иҗат итүче Ф.Гарипов.

2 нче алып баручы Ә Атнабаев туган тел турында:

Күкрәк сөтедәй саф ана телен

Әйдәндердем мама теленә.

Ни урысча, ни татарча белмәс

Имгәтелгән буын тилерә, - диде.

1 нче алып баручы - Ә менә Вил Казыйханов, Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә ияреп, менә мондый шигырь юллары тезгән. “И родной тел” дип атала. Аны безгә Максименко Д сөйләп күрсәтер.

И родной тел, и красивый тел,

Мамам-папамның теле,

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буенча

Бабуля рассказ сөйләгән.

А потом, ни сәбәптәндер

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

Почему же нас детсатта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе, когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр?

И родной тел, и красивый тел,

Мамам-папамның теле,

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар,

Можно жить и без синсез,

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.

1 нче алып баручы. Бүген бу залда татар телен яратучы укучылар җыелган. Алар татар телендә шигырьләр сөйләрләр. Зур уңышлар телибез сезгә! Хәзер сүзне аларга бирәбез.

9 “Б” сыйныф укучысы

Прохоров Д Э.Мөэминова “ Туган телем”

7 “Б” сыйныф укучыларының чыгышы

Жандарова Альбина - “Бакчачы” Муса Җәлил

Филатов Вадим - Г.Тукай “Туган авыл”

Прохорова Юлия - Мазунов “Яз килә”

6 “Б” сыйныф укучысының чыгышы

Гулова Зилия - Г.Тукай “ Кышкы кич”

2 “А” сыйныф укучыларының чыгышы

Шагавәлиев И - “ Тукайга багышланган күргәзмә”

Шагавәлиева Г - “ Тукайга”

3 “Б”, 3 “В” сыйныф укучыларының чыгышы

Зиятдинова Римма ,Кәримова Адиля - Х.Туфан “Агыла да болыт агыла”

5“А” сыйныф укучысының чыгышы (үзе язган шигырь)

Мөслимов Тимур - “ О Тукае”

3 “Б” ,3 “В” сыйныф укучыларының чыгышы – Җыр “Казан кичләре”

1 нче алып баручы Тел турында халык әйткән мәкальләрне тыңлап китегез.

Теле барның – иле бар,

Теле барның – халкы бар.

Тел белгән – дана, тел белмәгән – бәла.

2 нче алып баручы

Тел – белемнең баскычы, акылның – ачкычы.

Тел сөйли, баш эшли.

Телгә ихтиярсыз – илдә игътибарсыз

Тел Төмәнгә илтә – ди халык мәкалләре.

4 “В” сыйныф укучыларының чыгышы

Закиров Салават - Х Туфан “Давылда”

Хикматуллин Рамиль – Х.Туфан “Тургай нигә эндәшми?”

7 “В” сыйныф укучысының чыгышы

Раянова Гүзәл (үзе язган шигыре)

8 “Б” сыйныф укучысының чыгышы

Гайсин Дамир - Н.Әхмәдиев “ Кеше бул”

2нче укучы. Бөек кешеләрнең тел турында әйтелгән сүзләр

Сүз – бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән дошманлаштырырга мөмкин, сүз белән кешедә нәфрәт уятырга мөмкин”. (Л.Толстой)

Языку мы учимся и должны учиться непрерывно, до последних дней” (К. Паустовский)

Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши, халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак, халык үзе үлә” (К.Ушинский)

1нче укучы. “Туган ил”, “Туган тел” сүзләре һәрвакыт бергә яшиләр, аерылгысыз булып яшиләр” (С.Хәким)

Величайшее богатство народа - его язык. Тысячелетиями накапливаются и вечно живут в слове несмежные сокровища человеческой мысли и опыта» ( М.Шолохов)

«Билгеле, русча белү бик кирәк, ә үз телеңне белү – тиеш. (Г.Ибраһимов)

2нче укучы.- Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә тиеш. Пушкин, Лермонтов, Достоевский,Толстой әсәрләрен укып аңлау безне рухи яктан баета. Татар һәм рус телләре дәүләт дип игълан ителде. Ул телләрнең икесен дә яхшы белү – безнең бурычыбыз.

1нче укучы Родные языки множества наций , проживающих у нас в Татарстане «Нанизаны словно на нитку одну». Их цель одна – передать мудрость, накопленную веками – своим потомкам. 7 “Б” сыйныф укучысы казак телендә шигырен сөйли Филатов Вадим - Абай Кунакбаев “ Өч тел”

2нче укучы Шәйхи Маннур язган сүзләре белән без кичәбезне тәмамлыйбыз. Безгә аны Хамедов Фаррух сөйләп күрсәтер.

Яратыгыз” җыры яңгырый.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.