12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Гильманова Гульнара Равефовна81
Россия, Татарстан респ., Заинск

Зәй муниципаль районы 6 нчы урта гомуми белем мәктәбенең


 

Тема:

Кая? Кайда? Кайдан?

сорауларын кабатлау

( 2 нче сыйныф, рус төркеме)

 

I квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйльманова Гөлнара Рәвеф кызы


 

февраль, 2015 нче ел.


Татар теле. 2нче сыйныф, рус төркеме.

Тема: Кая? Кайда? Кайдан?сорауларын кабатлау.

Тип: ГКК

Максат:

1) 1.1. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кабатлау.

1.2. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

2) 2.1. Тема буенча өйрәнелгән лексиканы,грамматик конструкцияләрне сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.

2.2. Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белүне камилләштерү.

3) Балаларда тырышып, яхшы уку теләге уяту.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, ноутбук, битләр, карточкалар, презентация.

 

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

(Исәнләшү,дәрескә уңай халәт тудыру)

II. Актуальләштерү.

Фонетик-лексик зарядка (интерактив дәреслектән аудирование 92-93 нче дәресләр)

Прослушайте и укажите слова со звуком[ ң].

Чана, чаңгы, тау, шугалак, күңелле, бәйрәм.

Прослушайте и укажите вопросительные предложения.

Коля тауга бара. Син тауга барасыңмы? Минем чанам бар. Синең чанаң бармы? Мин чана шуам. Син чана шуасыңмы?

Өй эшен тикшерү. (Укытучыга котлау язу)

Матур язу күнегүләре: чаңгы, чана.

III. Яңа төшенчәләр бирү.

1. Укучылар, без сезнең белән Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын өйрәндек. Бүген тема буенча өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кабатлыйбыз. Белемнәрне ныгытабыз.

2. Презентациядәге слайдлар буенча сорауларны кабатлау.

3. СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасын эшләү.Укучыларга битләр таратыла. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына сүзләр язарга кушыла, 3 минут вакыт бирелә. Кем күпме яза ала.Укучылар битләргә сүзләр яза. 3 минут вакыт узганнан соң,балаларга соңгы сүзнең астына сызып куярга кушыла. Шуннан соң укытучы укучыларны бастыра, 2 минут вакыт бирә. Шул вакыт эчендә балалар әкрен генә сыйныф буенча йөреп,башка өстәл укучысы белән парлашып, аның һәм үзенең сүзләрен карый.Үзендә булмаган сүзне өстәп язып куя.Аннары башка укучы белән парлаша. Шулай вакыт беткәнче дәвам итә.Укытучы вакытның төгәлләнүен хәбәр итә, укучыларны урыннарына утырта. Берничә укучыдан сүзләрне укыта. Бирем дөрес эшләнгәнме, шул тикшерелә.

4. Дәреслек белән эш. 77 нче бит, 6 нчы күнегү. Вспомни, как мы говорим. КАЯ? Коля тауга бара. КАЙДА? Коля тауда чаңгы шуа. КАЙДАН? Коля таудан кайта.

5. Ситуатив күнегүләр эшләү.

а) Навстречу тебе идёт твой друг. Он в спортивном костюме.Как ты спросишь, куда он идёт?

- Син кая барасың?

Как он ответит, если идет на стадион?

- Мин стадионга барам.

ә) Твой друг говорит,что он играет в футбол. Как ты спросишь, где он играет?

- Син кайда уйныйсың?

б) Ты познакомился с мальчиком (девочкой).Спроси его(её), где он(а) учится, живёт.

- Син кайда укыйсың?

- Син кайда яшисең?

в) Твой друг возвращается со школы ( с магазина, со стадиона). Как он об этом скажет.

- Мин мәктәптән (кибеттән, стадионнан) кайтам.


 

ЯЛ МИНУТЫ. “Ак куянкай” уенын уйнау.

IV. Ныгыту.

Интерактив дәреслектән tatarschool.ru - речевые упражнения: Нәсим нишли? – Нәсим таудан кайта. Нәсим тауда шуа. Нәсим тауга бара.

Дәреслек белән эш. 77 нче бит, 7 нче күнегү. Диалогларны укы. Дустың белән сөйләш.

А)

– Таня, әйдә урамга чыгабыз.

– Әйдә. Ә тауга барабызмы?

– Әйе.

Б)

– Витя, син кайдан кайтасың?

–  Таудан.

–  Ә мин тауга барам.

3. Дәреслек белән эш. 77 нче бит, 8 нче күнегү. Нокталар урынына кушымчалар куй, җөмләләрне укы.

Сәлим тау.... килде. Нәсим өй.... чыкты.

Сәлим тау.... чана шуа. Нәсим өй.... утыра.

Сәлим тау... өйгә кайта. Нәсим өй... кайта.

Карточкалар тарату. Карточкада Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләр язылган. Бирем: Сүзләргә кушымчаларны дөрес ялга. (Укучылар сүзләргә кушымчалар өстәп язалар).

СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасын кулланып биремне тикшерү.

(1нче өстәл, 1нче номер артында утырган укучы беренче сүзне укый һәм кушымчасын әйтә. Аннары 2нче номер артындагы укучы дәвам итә).

 

V. Өй эше. 77 нче бит, 9 нчы күнегү. Выполни письменно упражнение № 5.

 

VI. Йомгаклау.

Билгеләр кую.

 

КАЯ? КАЙДА? КАЙДАН?

Мәктәп... Көндәлек.... Бакча.... Китап.... Бәйрәм.... Мәктәп....

Өй.... Дәфтәр.... Стадион.... Казан... Сумка... Кибет....

Тау.... Эш... Театр.....

 

КАЯ? КАЙДА? КАЙДАН?

Мәктәп... Көндәлек.... Бакча.... Китап.... Бәйрәм.... Мәктәп....

Өй.... Дәфтәр.... Стадион.... Казан... Сумка... Кибет....

Тау.... Эш... Театр.....

 

КАЯ? КАЙДА? КАЙДАН?

Мәктәп... Көндәлек.... Бакча.... Китап.... Бәйрәм.... Мәктәп....

Өй.... Дәфтәр.... Стадион.... Казан... Сумка... Кибет....

Тау.... Эш... Театр.....

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.