7 класс рус төркеме өчен татар теле дәресе «Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау»
Пояснительная записка к презентации
Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау
((Рус телле балалар өчен. VII сыйныф.)
1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;
2) фигыль сүз төркемен гамәли куллана алуларына ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;
3) укучыларның сүз байлыгын баету, игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү. Сугыш ветераннарына, олыларга карата ихтирам хисен тәрбияләү.
Җиһазлау: тест сораулары, мультимедиа, интерактив такта, компьютер.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, ярыш
Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе
Дәрес барышы
Оештыру өлеше.
Исәнмесез, кадерле укучылар. Барчагызга да хәерле көннәр күтәренке кәефләр теләп дәресне башлап җибәрәм.
Кәефләрегез ничек?
Бүген сыйныфта кемнәр юк? Ни сәбәпле?
Ничәнче число? Һава торышы ничек?
Укытучы. Укучылар, әйдәгез без сезнең белән уйнап алыйк әле. Тактага карыйбыз, бергәләшеп кроссвордны чишәбез.( 1 нче слайд) Мин сезгә төрле сораулар бирермен, ә сез сорауларга җавап әйтерсез.
( интерактив такта ярдәмендә кроссворд чишелә).
з |
||||||||||||||||||
а |
||||||||||||||||||
и |
н |
ф |
и |
н |
и |
т |
и |
в |
||||||||||
с |
л |
|||||||||||||||||
е |
з |
а |
т |
л |
а |
н |
ы |
ш |
с |
ы |
з |
|||||||
м |
н |
ы |
||||||||||||||||
ф |
и |
г |
ы |
л |
ь |
й |
||||||||||||
ш |
ф |
|||||||||||||||||
х |
ә |
л |
а |
|||||||||||||||
ы |
т |
|||||||||||||||||
Сораулар:
Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен яки хәл-торышын белдерә торган сүзләр (фигыль) дип атала.
Зат-сан белән төрләнгән фигыльләр (затланышлы) фигыльләр дип атала.
Зат-сан белән төрләнмәгән фигыльләр (затланышсыз) фигыльләр дип атала.
Предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә торган затланышсыз фигыль – (сыйфат фигыль).
Эш-хәл исемен яки атамасын белдерә торган затланышсыз фигыль, – (исем фигыль).
Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне(дополн.действ.) белдереп килгән фигыль (хәл фигыль) була.
Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдергән затланышсыз фигыль – (инфинитив).
Укытучы.
- Нинди сүз килеп чыкты?
-Фигыль сүзе.
II. Актуальләштерү.
Укытучы. Бүгенге дәрестә без “фигыль” темасы буенча алган белемнәрне искә төшерербез, кабатларбыз.
Бирем № 1.
- Хәзер игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле.
- Игътибар белән укыгыз әле!
- Бирелгән сүзләрдән фигылләрне аерыгыз.
Киләсе (кунак), җиләк-җимеш, гүзәл, уйнау, сикерде, ярдәмчел, уйнап җибәрде, егылып төште, аралашу, утырып барды, көймә, укыячак, көл, йөзү бассейны, язгач, шылтыраткан, килгәнче.
Димәк:
- Алар нинди сорауларга җавап бирә, нәрсә белдерә?
(Укычыларның җавапларын тыңлана)
Бирем № 2.
Укытучы. Тактага карыйбыз, табышмаклар бирелгән. Бирелгән табышмакларга җавап табарга кирәк һәм мисаллар китерергә кирәк булачак.
Кирәк икән – боерабыз,
Кирәк икән – тыябыз.
Җөмләдә төрле-төрле
Зат һәм санны тоябыз.
(боерык фигыль)
Эшне, хәлне, хәрәкәтне
Без белдереп киләбез.
Эшләүченең азмы, күпме
Икәнен дә беләбез.
(хикәя фигыль)
Күрсәтермен шартын эшнең
Үтәлү – үтәлмәвен
Белдерәм теләк- үтенечнең
Күптөрле мәгънәсен.
(шарт фигыль)
Ачыклыймын төп фигыльнең
Өстәмә эшен, хәлен.
Рөвешен дә, урынын да
Эш-хәлнең выкыт-мәлен.
(хәл фигыль)
Сыйфат белән фигыль минем дуслар
Уртак яклар күп безнең
Билгеләрен хуплау эш-хәлләрнең
Җөмләдә кайбер сүзнең.
(сыйфат фигыль)
Укытучы:
- Кайсы фигыль төркемчәләре җитми?
- Сез ничә фигыль төркемчәләрен беләсез?
- Затланышлы фигыльләрне санап китегез?
(Уучыларның җавапларын тыңлау)
Фонетик зарядка- “тел чарлау”
- Укучылар, ә хәзер татар теленең үзенчәлекле [ җ] авазының дөрес әйтелешен кабатлыйбыз, һәм бергә җырлап алырбыз. Экрандагы рәсемнәргә карап, кәефләрегез тагын да күтәрелеп китсен.
(Хор белән һәм шәхси кабатлау)
Җырлый-җырлый Наҗия
Урманда җиләк җыя.
Сызганган ул җиңнәрен
Җыя кура җиләген.
IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Бирем № 3.
-Укытучы: Хәзер мин сезгә шигырь укыйм, ә сез шигырьдәге фигыльләрне аерып алып, төркемчәләрен билгеләп языгыз.
Дөньялар тыныч булсын
Бабайлар көрәшеп безгә
Тынычлык яулап алган.
Ә күпләре кайталмыйча,
Сугыш кырында калган.
Тиздән Җиңү бәйрәме,
Бәйрәм итәр бар халык.
Кайберләре сагышланып,
Кайберләре шатланып.
Әни сөйли, бабаемның
Яу кырында калганын.
Һәр ел саен бу бәйрәмне,
Елап каршы ала ул.
Күкләребез аяз булсын,
Сугыш уты янмасын.
Әби-бабайлар язмышын
Безгә күрергә язмасын.
( Гөлфия Гыйниятуллина)
(Уучыларның җаваплары:
1. Боерык фигыль: булсын, янмасын, язмасын
2. Хикәя фигыль: яулап алган, калган, бәйрәм итәр, сөйли, каршы ала
3.Шарт фигыль: -
4. Сыйфат фигыль: калганын
5. Хәл фигыль: көрәшеп, кайталмыйча, сагышланып, шатланып, елап
6.Исем фигыль: -
7. Инфинитив: күрергә)
Бирем № 4.
Укытучы: “Затланышсыз фигыльләр” темасы буенча алган белемнәрне тикшерү өчен тест үткәрелә.
“Затланышсыз фигыльләр” темасына тест.
1.Нинди фигыль предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә?
а)хәл фигыль;
ә) инфинитив;
б) сыйфат фигыль.
2. Кайсы затланышсыз фигыль заманнарда төрләнә?
а) исем фигыль;
ә) сыйфат фигыль;
б) хәл фигыль.
3. Хәл фигыльнең ничә төре бар?
а) 1
ә) 3
б) 4
4.Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а)нишләде?
ә)нишләү?
б)нишләп?
5.Инфинитив нинди кушымчалар белән ясала?
а)-ырга, -әргә;
ә) –а, -гач, гәч;
б) –у,-ү.
6.Исем фигыль кушымчасын тап.
а)-асы,-әсе;
ә)-ырга,-әргә,
б)-у,-ү.
7.Нинди фигыль эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдерә?
а)инфинитив;
ә)хәл фигыль;
б)сыйфат фигыль.
8. Хәл фигыль нинди сорауларга җавап бир¸?
а) нинди? ни эшләгән?
ә)нишләү? нәрсә?
б)кайчан?нишләп? һ.б.
9.Исем фигыльләрне генә язып ал.
Йөзү, җырла,очрашуны, сөйлә, сикерү, уйнауга, утыр, йоклау, укулар.
10. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килә.
а) хәл фигыль
ә) сыйфат фигыль
б) инфинитив
- Укытучы. Эйдәгез, җавапларны тикшерәбез. Баларның җаваплары тикшерелә, билгеләр куела.
Бирем № 5.
Укытучы. Бирелгән рәсемнәрдән фигыль төркемчәләрен кертеп җөмләләр төзергә.
Бирем № 6.
- Укытучы. Бирелгән җөмләләрне дәвам итегез.
V. Өйгә эш бирелә, билгеләр куела.
( Көндәлекләрен ачып өй эшен язалар.)
VI. Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, без сезнең белән нинди теманы ныгыттык?
Аның ничә төре бар? һ.б.
Сөйләмегездә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырсыз дип уйлыйм.
Дәрес.Татар теле. Нигъматуллина Р.Р. 7 сыйныф.Авыл эте Акбай
PPT / 1.67 Мб