12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Абдуллина Гузель Гаптелгазизовна49
Россия, Татарстан респ., Казань

Тема: “Табигать һәм кеше” тексты

Максат: 1. Текстны уку, эчтәлегенә төшенү.

2. Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Проектор, компьютер, презентация, дәреслек, рәсемнәр, тест, карточкалар

Дәрес планы.

I. Оештыру

Исәнләшү, укучыларда уңай психологик халәт тудыру

 

II. Яңа материал

1. Теманы хәбәр итү

2. Бирелгән кроссвордны табышмаклар ярдәмендә чишү

3. Текст буенча эш

а) Текстны уку

ә) Сүзлек эше

изге – священный

бурыч – обязанность

чиксез – бескрайний

кадерен белергә – ценить

мәҗбүри – обязательно

(Укучылар эчтән укыйлар, бер укучы укып чыга, сүзләр белән җөмлә төзиләр)

б) Чылбыр буенча тәрҗемә

в) Эчтән уку

 

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. Куиз куиз трейд. Карточкаларга язылган сорауларга җавап бирү

2. Текст буенча план төзү

1. Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән.

2. Табигать тормышыбызны бизи.

3. Табигать байлыклары чиксез түгел.

3. План буенча эчтәлекне сөйләү

4. “Табигать һәм кеше” темасына әкиятләр, шигырьләр сөйләү

5. Бирелгән мәкальләрне уку, мәгънәсен ачыклау

6. Бирелгән схема буенча диалог төзү

а) диалогны төзү

ә) диалогны уку

7. Тест белән эш

 

IV. Йомгаклау

1. Нәтиҗә ясау

2. Өй эше бирү. “Табигать һәм кеше “ темасына хикәя язарга

3. Билгеләр кую


 

Дәрес барышы

I. Оештыру

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру

 

II. Яңа материал

1. – Укучылар, тактага карагыз әле. Монда бер сүз яшеренгән, безгә шуны табарга кирәк. Шушы кроссвордны чишеп, безгә кирәкле сүзне табыйк әле. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын әйтегез. Беренче табышмакны укыйм. (Экранда укучылар әйткән җаваплар чыга)

1. Борынсыз чыпчык боз тишә. (тамчы)

2. Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык. (кар)

3. Үзе су, үзе каты. (боз)

4. Кулсыз-аяксыз, тәрәзә кага. (җил)

5. Күктән килде, җиргә иңде. (яңгыр)

6. Үкерә дә котыра,

Бөтен җирне тудыра. (буран)

7. Үзе ага – яры юк,

Барып җиткән җире юк. (болыт)

8. Көн йөри, төн йөри,

Бер атлам җир китә алмый. (сәгать)

- Укучылар, нинди сүз килеп чыкты?

- Табигать.

- Без бүген сезнең белән табигать турында сөйләшербез. “Табигать һәм кеше” исемле текст укырбыз.

2. – Хәзер текстны бер укучы укып чыга. Игътибар белән тыңлыйбыз.

3. – Укучылар, текстта сезгә таныш булмаган сүзләр бар. Хәзер шуларны укыйбыз. (Экранда сүзләр чыга. Укучылар эчтән укыйлар, бер укучы укып чыга, җөмләләр төзиләр)

изге – священный

бурыч – долг

чиксез – бескрайний

кадерен белергә – ценить

мәҗбүри – обязательно

- Текстны чылбыр буенча тәрҗемә итәбез.

- Текстны бер тапкыр эчтән укып чыгабыз.

 

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. – Хәзер һәрберегез текст буенча сораулар әзерли. Аны карточкаларга язабыз. (Укучылар урыннарыннан торалар, үзләренә пар табалар. Бер-берсенә карточкада язылган сорауларны бирәләр. Рәхмәт әйткәннән соң, карточкаларны алмаштыралар һәм шулай итеп берничә мәртәбә кабатлыйлар.)

2. – Укучылар, текстны өлешләп укыйбыз һәм һәр өлешкә исемнәр куеп барабыз. Беренче өлешне укыйбыз.

- Бу өлешкә нинди исем куябыз ?

- Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән.

- Икенче өлешне укыйбыз һәм исем куябыз.

- Табигать тормышыбызны бизи.

- Өченче өлешне укыйбыз һәм исем куябыз.

- Табигать байлыклары чиксез түгел.

3. – Шушы план буенча текстның эчтәлеген сөйләп карыйбыз. (План экранда чыга)

4. – Укучылар, мин сезгә өйдә табигать һәм кеше турында әкиятләр, шигырьләр өйрәнеп килергә кушкан идем. Кайсыгыз сөйләргә тели? (Укучылар "Табигать һәм кеше” әкиятен, Ә. Исхакның "Чишмә”, Г. Латыйпның “Кошлар кайткач”, Җ. Тәрҗемановның “Табигать китабы”, З. Гомәрованың “Урманга баргач” шигырьләрен сөйлиләр)

- Бик матур шигырьләр, әкиятләр өйрәнеп килгәнсез. Рәхмәт.

5. –Укучылар, бу мәкальләргә игътибар итегез әле. Сез аларны ничек аңлыйсыз? (Һәр мәкальнең мәгънәсе ачыклана)

Илнең яме иле белән,

Ватан яме җире белән.

Җирең нинди булса, икмәгең шундый булыр.

Җир туймаса, ил туймас.

Кул пычранса, су белән юарсың,

Су пычранса, ни белән юарсың?

 - Укучылар, бу мәкальләр безне табигатьне сакларга чакыра. Аның байлыклары чиксез түгеллеген искәртә. Без ул байлыкларның кадерен белергә, алардан акыллы файдаланырга тиеш.

6. – Укучылар, мин сезгә карточкалар өләшәм. Анда схемалар бирелгән. Шушы схемалар буенча табигать темасына диалоглар төзибез. Соңыннан диалогларны укырбыз.

7. – Без хәзер кечкенә генә эш үткәреп алабыз. Бирелгән сорауларга кирәкле җавапны билгелибез.

1) Җөмләне язып бетерегез.

Һәр кеше табигатьне саклау өчен көрәшергә ... .

а) тиеш; ә) ярый; б) кирәк

2)Нокталар урынына тиешле сүзне языгыз.

Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр һавадан ... яши алмыйлар.

а) кадәр; ә) башка; б) аркылы

3) Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Полезные ископаемые

а) файдалы үсемлек

ә) файдалы казылмалар

б) файдалы эш

4) Җөмләне язып бетерегез.

Кошлар безне матур тавышлары белән ... .

а) тыңлыйлар; ә) очалар; б) шатландыралар

5) Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Заповедник

а) табигать; ә) байлык; б) тыюлык

6) Артык сүзне табыгыз.

а) энҗе чәчәк; ә) кузгалак; б) сыерчык

7) Бу нәрсә?

Карлыгач

а) чәчәк; ә) кош; б) балык

8) Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Без табигатьне сакларга тиеш.

а) Мы должны беречь природу. ә) Мы бережем природу. б) Нужно беречь природу

 

IV. Йомгаклау

- Укучылар, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Табигать безгә нәрсә бирә?

- Табигатьне ни өчен сакларга кирәк?

- Табигатьне саклау турында законны беләсезме?

2. Өй эше. “Табигать һәм кеше” темасына хикәя язарга.

3. Билгеләр кую.



Презентация "Табигать һәм кеше"
PPT / 2.57 Мб

 

Опубликовано


Комментарии (1)

Исхакова Ландыш Магсумовна, 31.03.17 в 13:44 0Ответить Пожаловаться
не открывается презентация
Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.