12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Альфинур323
Учитель татарского языка и литературы, пед. стаж -31год
1

Урок «Рәвеш темасыын кабатлау»



6нчы сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: “Рәвеш” темасын кабатлау.

Максат:

Белем бирү максаты .“Рәвеш ” темасы буенча укучыларның белем һәм   күнекмәләрен системага салу һәм ныгыту. 

Фикер үстерү максаты.  Укучыларның рәвешләрне сөйләм телендә гамәли куллана алуларын, ДЙАга әзерлекнең башлангыч күнекмәләре булдыруга ирешү, 

Тәрбияви максат. Халык авыз иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта, сөйләмебездә, рәвешләрнең кулланышына, яңгырашына, татар теленең гүзәл, көйле тел булуына игътибар иттерү, группада эшләгәндә ярдәмләшү һәм дуслык тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор; ноутбук; мультимедиа, перфокарта, кроссворд, ребус

Дәрес тибы : белем­нәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

Методлариллюстратив-аңлату, өлешчә эзләнү, репродуктив, проблемалы.

Технологияләр: кече группаларда эш, уен, дифференцияле биремнәр,   сингапур структурасы –( ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН – «бас – утыр» , ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН, МИКС –ПЭА-ШЭА),( Релли Робин, МИКС-ФРИЗ-ГРУП)

Дәрес барышы

I.                  Ориентлашу һәм уңай мотивлар булдыру этабы.

1.     Исәнләшү

-         Исәнмесез, кадерле укучылар! Бер-беребезгә елмаешып исәнләшәбез.

Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек.

Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?

Нидән соң шатлык нуры балкый йөзләрдә?

Болар барысы чагыла безнең күзләрдә.

Укучылар, кәефләрегез ничек?

Менә дигән!

_Дәрес ахырына да кәефләрегез шулай булып калсын.

2. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН – «бас – утыр» (обучающая структура для получения информации о класс –укучылар турында мәгълүмат алу): 

Табышмакларны күп белүчеләр бергә басыгыз.

Рәвеш турында яхшы беләм диючеләр бергә басыгыз.

Кемнәр күп сөйләшергә ярата, бергә басыгыз

II Уку мәсьәләсен кую.

Кроссворд чишү. (ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН. Уйла, яз, командада киңәш. 21бит)

1. Баш хәрефтән язсак Г.Тукайның «Шүрәле» әсәрендәге кушамат, юл хәрефтән язганда – рәвеш. (Былтыр).

2. Су ташыгандда – савыт, -ләп кушымчасы ялгагач, рәвеш (Чиләкләп).

3. Бер өлеше сан, икенчесе – секундлар, минутлар, еллар, гасырлар белән үлчәнә торган яшәеш арасы. Икесе бергә кушкач, рәвеш. (Бервакыт).

4. 2 зат кушымчасы+и.к. кушымчасы+чә – бу нинди рәвеш (сезнеңчә).

5. «Кыш» сүзенә нинди кушымча  ялгагач, рәвеш килеп чыга? (кышын).


 

 

1

б

ы

л

т

ы

Р

 
 

2

 

ч

и

л

Ә

к

л

ә

п

3

б

е

р

В

а

к

ы

т

4

с

е

з

н

Е

ң

ч

ә

 
 

5

к

ы

Ш

ы

н

 

 


Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Әйе безнең бүгенге дәресебез “Рәвеш” темасына багышланачак.

Рәвеш турында без күп сөйләштек, бүген бу тема буенча соңгы дәрес. Гадәттә, соңгы дәрестә без кабатлыйбыз. Димәк, без бүгенге дәрескә нинди максатлар куярбыз?

Бүген эшләгән эшләргә нигезләнеп, сез рәвешнең модулен төзиячәксез. Сезнең алларыгызда берәр бит ята. Шуны 4кә бөкләгез дә уртасына “Рәвеш” дип язып куегыз.Һәр эшләгән эштән соң рәвешкә кагылышлы билгене яза барырсыз.

 

Рәвеш

 

 

1. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

2. Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп,

Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?

3. Шул рәвешчә бер сәгатъсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс башым.

 

9. Асларына сызган сүзләргә сорау куйыйк әле (кайчан?). Кайсы сүзгә

бәйләнгәннәр? (Булды бүген, сайрый җәен, кышын.)

10. Булды, сайрый- кайсы сүз т-ме? (фигыль: эшне, хәлне белдерә)

11. Рәвеш кагыйдәсе. Димәк, рәвеш кайсы сүз төркемен ачыклый? (фигыльне)

Билге белдерә дигән идем, ә нәрсәнең билгесен белдерә ул? (эш-хәл билгесен).

Бу фикерләр белән килешәм(+), яки килешмим(-) Күнегүне эшләгәч фикерем шул

калды яки үзгәрде

Рәвеш түбәндәге сорауларга җавап бирә:

1. Ничек?

2. Кая?

3. Күпме?

4.Ник?

5. Нинди?

6. Кайчан?

Карточка. Рәвешләрнең сораулары. Нинди Җөмлә кисәге булып килә?

1. Яман гадәт тиз йога.

2. Алга карасаң, абынмассың.

3. Айның йөзе тулы булып күп тормас.

4. Юри җавап бирмәдем.

5.Матур күлмәк сиңа килешә

6. Иртән көлсәң кешедән,кичен көләрләр үзеңнән.

4а Ребуска ачкыч табып, нәрсә язылганын белегез.

г

+

м

+

й

+

з

+

д

+

а

+

ж

+

е

+

к

+

в

+

и

+

б

+

л

мор

ләр

төр

як

фо

Рә

гик

ло

лән

ләр

тан

веш

ми

 

5а МИКС –ПЭА-ШЭА (Музыка астында йөриләр..”Парларга басыгыз!”. Исәнләшәләр. Сорау бирелә Партнерлары белән киңәшәләр ..Релли-Робин -сорауга җаваплар күп саналырлык булырга тиеш).

2.Укучылар, чиратлап, телдән кыска җаваплар бирәләр.

1нче төркем Рәвешнең нинди төркемчәләре бар?

Төркемчәсе

Сораулары

Саф

ничек?

Күләм-чама

күпме?

Охшату-чагыштыру

ничек?

Вакыт

кайчан?

Урын

кайда?

Сәбәп-максат

нигә?

ни өчен?

 

 

2нче төркем. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан нинди төрләре бар?

Тамыр: аз, бик, еш, сирәк.

Ясалма: татарча, кичен.

Кушма: көнозын, бераз.

Парлы: тора-бара, тиз-тиз.

Тезмә: шул арада, тиз арада.

3нче төркем. Нинди рәвеш ясагыч кушымчалар беләсез? (-дай,-дәй,-лата,-ләтә, -ча, -чә, - ын, -ен һ.б.)

-ча // -чә яшьләрчә, заманча;

-лай // -ләй бушлай, бөтенләй;

-лата // -ләтә акчалата, икеләтә;

-дай // -дәй аюдай, җилдәй;

-тай // -тәй чәчәктәй, коштай;

-лап //-ләп яхшылап, еллап;

6.

-         Рәвешләрнең ясалышы буенча белемнәрегезне перфокарталар ярдәмендә тикшереп алыйк.(Куиз-куиз-трэйд-бер-берсен тикшерәләр)

 

тамыр

ясалма

парлы

кушма

тезмә

көнозын

 

 

 

 

 

шул арада

 

 

 

 

 

акчалата

 

 

 

 

 

тора- бара

 

 

 

 

 

гаять

 

 

 

 

 

олыларча

 

 

 

 

 

тиз

 

 

 

 

 

иртә-кич

 

 

 

 

 

 

7. Рәвеш дәрәҗәләре.

 

Тып-тын калып торабыз. Йолдыз апа сүз алды

Көмештәй чыңлап торган тавышы белән ул кызарып баеган кояшка зәңгәр күзләрен тиз генә төшереп алды да тизрәк атлавын белде.


 

8.Мультфильм. Тукай әсәрләре буенча төзелгән мультфильмнардан “Туган тел” Рәвешләр булса язып алабыз, киңәшәбез, әйтәбез (ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН

 

9. МИКС-ФРИЗ-ГРУП(Сораулар укучылар берничә булып басарлык итеп бирелә. Музыка .)

Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк. – бу җөмләдә ничә рәвеш бар? (1)

Рәвешнең ничә төркемчәсе бар? (6)

Рәвеш ничә төрле дәрәҗә күрсәткече алырга мөмкин? (3)

Ясалышлары буенча рәвешләр ничә төрле була? (5)

- Язын ямь бирә, Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә. җөмләсендә ничә рәвеш бар?

10. Тест.

1.Рәвеш нәрсәне белдерә?

предметның билгесен

эш-хәлнең билгесен


 

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

ничек? күпме? кайчан? кайда?

нинди? кайсы? ничек? кая?


 

3. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

зат-сан белән төрләнә

төрләнми торган сүз төркеме

4. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?

тамыр, ясалма, парлы

тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

5. Бирелгән сүзләр арасында рәвешләрне тап.

суык, матуррак, алсу, кызгылт

бераз, шул арада, быел, яхшы

11. Йомгаклау. Нәтиҗә.

Рефлексия.

Р.Фәхреддин болай ди:

“Гыйлем –күңел күзен ача. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр. Галим яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче булып  йөр! Гыйлем –ул дан күлмәге. Һәрбер фәнне үзләштер, надан булма”

Бу сүзләргә нигезләнеп, дәрескә нәтиҗә ясагыз:

Чынлап та...

Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды:

Мин аңладым:

Минем өчен шунысы кызыклы булды:


Рәвеш темасын кабатлау.
PPT / 814 Кб
Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.