Тикшерү эше «Мин яратам сине Туган җирем»
Пояснительная записка к презентации
“Әнвәр Хәйри укулары”Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе.
Тема: ”Туган җирем,туган мәктәбем”
Тикшерү эше:
“Туып үскән авылым һәм мәктәбем тарихы”
Хабибуллина Альбина ,7 нче сыйныф
Катнашырга тәкъдим иткән оешма:
Казан шәһәре Яна-Савин районы 103 нче рус-татар урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: I категория Карамова Эльмира Юныс кызы,татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Казань,2020
Эчтәлек
I.Кереш_____________________________________________________________ 3
I I . Чыршы авылының тарихы__________________________________________ 6
1.Беренче дәвер_______________________________________________________ 6
2. Икенче дәвер _____________________________________________________ 6
3.Өченче дәвер_______________________________________________________ 7
III. Чыршы авылында куренекле галимнәр__________________________________9
IV. Мәктәбем тарихы _________________________________ __________________9
V.Авылымны яшәтүчеләр_______________________________________________11
VI.Йомгаклау _________________________________________________________15 VII. Кулланылган әдәбият_______________________________________________17
Кереш
Туган өен белмәгән,
Туган авылын белерме?
Туган авылын белмәгән,
Туган илен белерме?
Шиһабетдин Мәрҗани
Минем туган ягым Биектау районы Чыршы авылы. Мин шушы авылда туып үскән кеше. Хәзерге вакытта Казанда яшәсәм дә, күңелем барыбер авылыма тарта, күңелем анда.
Авылым гаҗәеп матур урынга урнашкан: тау астында инешләр ага, тау өстенең як-ягына йортлар тезелеп киткән. Бер як урамның озынлыгы чакрым ярымга җитә. Авылымның халкы гади, ачык. Күпләрнең капка төбендә чыршы үсә. Мәдәният йорты, башлангыч мәктәп каршында да мәгърур булып дистәгә якын ылыслы агач утыра. Авыл төзек, йортлар матур.
Теманың актуальлеге. Безнең Чыршы авылының килеп чыгышы үзенчәлекле, күлләр шактый. Алар гаять үзенчәлекле, кызыклы исемнәргә дә ия. Һәр кеше үзенең туган төбәгенең тарихын, андагы атамаларны, аларның килеп чыгышын белергә тиеш. Менә шуларны өйрәнү, барлау йөзеннән , без Мин яратам сине туган җирем,туган мәктәбем!”дип исемләнгән фәнни – эзләнү эше башкарырга булдык.
Туган ягымның чишмәләрен барлау, аларның исемнәре килеп чыгышын өйрәнү,мәктәбем тарихы- әлеге хезмәтнең максатын тәшкил итә.
Максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1. Чыршы авылының барлыкка килү тарихын ачыклау;
2. Чыршы төбәгендә чыршылар утырту,табигатьне саклау.
3. Чыршы авылының килеп чыгышын ачыклау.
4. Чыршы авылының мәктәп тарихын өйрәнү.
II бүлек. Чыршы авылының тарихы
«400 ЕЛЛЫК ТАРИХЫ БАР»
Күпләрнең капка төбендә чыршы үсә. Мәдәният йорты, башлангыч мәктәп каршында да мәгърур булып дистәгә якын ылыслы агач утыра. Авыл төзек, йортлар матур.
Беренче дәвер
1374-75 нче елларда Алтын Урда хөкүмәте Мамаай Морза хан белән Мәскәү кенәзенең уртанчы улы кенәз Дмитрий II арасында зур сугыш башлана. Дмитрий шул сугышта Алтын Урда хөкүмәтенең төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җирләрен җиңеп ала. Вятка губернасы Дмитрий,морзаларын,татар алпавытларын чукынырга өнди, аларны түбә,җир,урман һәм башка маллар бирү белән кызыктыра. Шул вакытта күп кенә татар морзалары һәм алпавытлары,кенәз Дмитрийның сүзен тотып,диннәрен ташлап,урыс динен кабул итеп,җирле-сулы булалар.Ләкин араларында риза булмыйча көньякка качып китүче татар алпавытлары да аз булмаган.Шул ук Мамазау өлкәсендә буйсынган Адай исемле авылдан Шәех баба,Хәлфә баба,Морза баба һәм аларда башка тагын исемнәре мәгълүм булмаган алты кеше көньякка таба качалар.Чөнки бу качкан бабалар диннәрен ташларга риза булмыйлар.Хәлфә бабай-динле булган.Бу Адай авылы зур гына бер татар авылы була.Хәзерге көндә урыс авылына әйләндереп ”Андреевка” дип атала.Безнең югары күрсәтелгән бабаларыбыз качып килә-килә хәзерге Татарстан җөмһүриятенә,Арча кантонына,Төбий авылыннан агып килә торган суның бер култыгына урнашалар. сазлык була ,яз-көз бик уңайсыз 1592 елны бу урыннан 2-3 чакрым югарырак куаклык һәм имәнлек арасына күчеп киәләр.
Икенче дәвер
Анда көчле кизләү табалар.Язгы сулар каты булгач,бу елгада зур упкын хасил була.Җәй көннәрендә шушы упкынлыкта кешеләр батып үлгәләгәннәр.Шуннан соң халык,бу упкынлыктан шикләнеп,бу су безнең нәселебезне калдырмас,бу урыннан күчәргә кирэк,-ди башлыйлар.Шуннан соң болар 1676 елны бу урынны ташлап,бер чакрым чамасы ераклыкта булган бер елгалык урынга күчеп утыралар.Бу икенче урыннары хәзерге көндә “Сая юлы кизләү” дип атап йөртэлэр.Болар бу урында 84 ел торалар.
Өченче дәвер
1676 нчы елдан.Болар хәзер икенче урыннан күчеп,чыршылык,баскан бер елгалык,болынлык урынга килеп утыралар.Бу урынга урнашкач,акрын-акрын урманлыкны арчып,тигез болынлык ясыйлар.Шулай урманлыкны арчып берникадәр җир,елганың югары башына менәрәк бер матур гына чишмэ табалар.Алар шул чишмәне үзләренэ кадәрле чистартып,ергалап төшерәләр.
Чыршы авылы хәзерге көндә бабаларның өченче мәртәбә күчеп утырган урыннарында яши.Ахырда куе чыршылыклык баскан елгага килеп утыру сәбәпле авылны “Чыршы”,димәк “Чыршы” авылы.Чыршы авылы хәзерге көндә ясак һәм казак ягына бүленгән. Моның сәбәбе Шәех баба,Морза баба фамилияләреннән таралган халык,ясак дип аталган халык.Калган күчеп килүче алты кешенең исемнәре мәгълүм булмау сәбәпле аларны казак дип кенә йөрткэннэр.Шуңар күрә Чыршы авылы хәзерге көндә ясак, казакка аерылып йөртелә.Чыршы авылында хәзерге көндә “Адаев” фамилиясендә йөртелгән хуҗалыклар бар.
Искәрмә:Бу тарихка материал Адаев Гәйрәнең бабасыннан калга “Коръән” битләреннән,Русия тарихыннан һәм”Татар тарихы”ннан алынды.
III Бүлек Чыршы авылында куренекле галимнәр
Безнең авылда куренекле әдип Рабит Батулла,” Мунча ташы”театрның беренче җитәкчесе, башлап җибәрүчесе Татарстанның атказанган артисты ,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ульяна Князева һәм Шәмс Закир кебек танылган шәхесләрнең дә йортлары бар.( “Мунча ташы” театрында 25 елдан артык эшләгән Ульяна Князева «Мунча ташы»ннан китте.)
IV Бүлек Мәктәп тарихы
1996 елда авыл халкы акчасы һәм хезмәте белән төзелеп, 15 ел буена уңышлы эшләп килгән урта мәктәпнең 2011 нче елның 8 август көнне кинәт кенә ябылачагы билгеле булган. Анда белем алучы 29 балага Чыршыга 9 км ераклыктагы Дөбъяз мәктәбенә барырга тәкъдим ителә. Чыршы мәктәбе укытучылары һәм ата-аналар,авыл халкы,укучылар да бу тәкъдимгә каршы чыксалар да мәктәбебезне башлангыч сыйныфка гына калдыралар.Башлангыч мәктәпкә калдыруның сәбәбе:балар саны аз булу.Башлангыч сыйныфта бары 12 бала белем ала. Әмма авылыбыз нык.Балалар саны әллә ни күп булмаса да, йортлар төзек һәм яңалары да төзелеп ята. Авылның көнкүреше өчен кирәкле үзәкләрдән кибет, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы да бер-берләренә якын гына урнашкан. Авылда 167 хуҗалык бар, җәмгысе 406 кеше яши. Моның белән бергә Казанга да ерак түгел, нибары 40-50 чакрым гына. Башкаладан төпләнеп яшәргә кайтучылар да күп. Чыршы мәктәбе урынына – җәйләү. Мәктәпкә җыелып килгән авыл халкы, ата-аналар һәм укытучыларны да нәкъ менә шушы сорау борчый. Аларны бигрәк тә бу мәктәпне алга таба ниндидер җәйләүгә әйләндерү турында йөргән сүзләр хәвефләндерә.
Шушы авылда гомер итүче язучы Рабит Батулла Чыршы мәктәбенең ябылуын гаделсезлек дип бәяли. Безгә алга карап яшәргә, бүгенге көнне генә уйламаска кирәк, ди ул "Безнең хөкүмәтнең шундый гадәте бар инде аның. Элек тә вак авылларны берләштергән булганнар иде. Әмма моның начар нәтиҗәләргә китерүе билгеле булды. Нәкъ шушы сәясәт хәзер мәктәпләрне берләштерү өстендә бара. Киләчәктә аның нинди рәвештә бүлтәеп килеп чыгасын чамалыйбыз. Ул 9 чакрымлык арада ниләр генә булмаячак әле. Бу авылның киләчәге бар бит. Алга таба балалар ишәячәк. Яшьләргә йорт төзү өчен җирләр бүлеп бирелгән инде. Нигә без алга карамыйбыз? 29 бала гына укый дип, без сылтау табабыз, бу сәбәп түгел. Бу мәктәп бинасы кемгәдер кирәктер. Әмма авыл халкына мәктәп кирәк. Авыл халкының фикерен инкарь итеп, алдан ук киңәшмичә эшләү, ул кайсы системада бар? Мин белмим. Ләкин монда ул бар икән", ди Батулла. “Юкны бар итүгә караганда, барны юк итү җиңел” "Бу хәлне бер ел алдан әйтеп булмый идемени? Шул вакытта хәл ителгән булыр иде. Бу – өстәге җитәкчеләрнең халык фикере белән санлашмавы, дип атала. Авыл халкының үз куллары белән төзегән мәктәпкә, хәзер чит ятлар килеп утырачак. Барны юк итү бик җиңел, юкны бар итү исә бик авыр. Җитәкчеләргә бүген кирәк, ә киләчәк турында фикер йөртү теләсә кемгә бирелмәгән шул", дип белдерә язучы Рабит Батулла.
2011 нче елның 1 сентябрендз укучыларны автобуска утыртып Дөбъяз мәктәбенә алып китәләр.Укучылар автобуска утырырга да утырмаска да белмиләр.Ә 2 катлы зур мәктәбебез башлангыч сыйныф укучылары белән утырып кала.Алай гына түгел хөкүмәтебез Татарстаныбызның төрле шәһәрләрдән,районнардан авыллардан килгән балаларны каникулларда ял иттерү өчен спорт лагерына әйләнә.Читтән килгән балалар безнең газиз,туган мәктәбебездә ял итәләр.Мәктәпнең икенче катында спорт лагеры эшли. Җәен балалар өзелми, каникулларда да спортны яратучы укучылар йөри. Мәктәп бинасы буш тормый.
1920 нче елларда авылыбызда 2 катлы мәчет салына.30 нчы елларда дин тыелып, мәчет манарасы киселгәч,мәктәп һәм клуб булган..Шуннан соң мәчет бинасының 1 нче катын мәдәният йорты ,2 нче катында Чыршы,Абла авылы балалары, 1дән 3 нче сыйныфка кадәр сабак алалар,ә 4-10 нчы сыйныфларны Дөбъязда ,ә Соловцовада 4-8 сыйныфларны укыганнар,кемнең 9-10 нчы сыйныфны укырга теләүчеләр Дөбъязга киткәннәр. Ә Соловцовада укыганда укучылар интернатларда торып укыганнар.Ял көннәренә генә өйләренә кайтып йөргәннәр.1992 нче елдан мәктәбебезне 9 еллык төп мәктәпкә үзгәртәләр.10-11 нче сыйныфларга күрше авылга Дөбъязга җәяү йөреп укыганнар.1 996 елда авыл халкы акчасы һәм хезмәте белән яңа мәктәп төзелә һәм Рөстәм Миннеханов тантаналы рәвештә 1996 елда ача. Ул вакытта урта мәктәп иде, йөзгә якын бала укыды. 2011-2012 уку елыннан башлангыч мәктәпкә калдырдылар. Зуррак сыйныф укучылары Дөбьяз урта мәктәбенә йөреп укый. Сыйныф саен икешәр бала. Ике укытучы , ике сыйныфны бергә кушып укыталар.
Мәктәп мөдирләре:
1920-1964 елларда Хайруллина Мәйсәрә Галимҗан кызы,Абдуллина Разыя Абдул кызы-мөдир
1964-1992 нчы елларда Абдуллина Флера Абдул кызы-мөдир
1992-2006 елларда Халитов Фаиль Гариф улы-директор
2006-2011 нче елларда Ибраһимов Алфат Каюм улы директор
2011 елда-хәзерге көнгә кадәр Хөсәенова Энҗе Ильдус кызы-мөдир
V Бүлек. Авылны яшәтүчеләр
Илһам һәм Гөлчәчәк Гарифуллиннар гаиләсе «Илһам» чишмәсен булдырдылар. Төсле поликарбонаттан бизәкләп эшләнгән чатыр, эченә миләш тәлгәшле самовар куйдылар. Аннан су килеп тора. Бик күркәм күренеш.
Ул чишмәбезнең бакча башыннан гына ага, ташландык хәлдәрәк иде, Илһам абыйның чишмәне бик матурлыйсы килде. Самовар ясау өчен газ баллонын кисеп, аерым детальләр эретеп ябыштырды. Аннан аны бизәкләп буяды. Чишмә өчен чатыр да ясады. Чишмәгә яңа җан өргән кеше хөрмәтенә «Илһам» дип исем бирелде. Гарифуллиннарның теләк-хыялы: бу изге урынны балалары да гел шулай карап, чистартып торсын, әти-әниләренең ядкаре итеп сакласын иде.
Чишмәне узган елның сентябрь башында зурлап ачтылар.Палаткалар корып, коймаклар пешереп, авылның бар халкы җыелды. Җыр-моң яңгырап торды. Бик матур авыл бәйрәме булды . Гомумән, безнең авыл халкы күңелле яши.
VI Бүлек. Йомгаклау
…Чыршы авылы бик тырыш, уңган халык. Таң атуга-алар аяк өстендә .Әллә ничә сыерын да сава, эшенә дә бара, йорт-җире дә ялт иткән.Авылыбызда, халык шәһәрчәрәк яши : душы, бәдрәфе өендә, башка бөтен уңайлыклар да бар. Казанга концерт-спектакльләр карарга да еш йөриләр.
Шушындый үзечәлекле һәм ямьле авылда туганыма мин бик сөенәм. Һәр яңа көн тугач, Чыршының тагын да гүзәлрәк күренешләрен күреп сокланам, үземә яңалык итеп алам. Бүгенге матурлыгын күрә алу – бер бәхет, ә инде аның үткән хатирәләрен белү – мең бәхет. Шуңадырмы, мин шушы эшкә зур теләк һәм кызыксыну белән алындым. Авылымның тарихын өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаландым. Әби-бабайлардан сораштыру, тарихи документларга мөрәҗәгать итү, нигез тарихын өйрәнү – болар барысы да минем хезмәтемдә чагыла. Киләчәктә дә тарихлар язылу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең, киләчәге дә юк.
Чыңлап торган – мәңге тере хәтер,
Оныкларга – чал тарихны әйтер...
VII Бүлек.Кулланылган әдәбият
- Адаев Гәйрәнең бабасыннан калган “Коръән” битләре
- Русия тарихыннан
- “Татар тарихы”ннан алынды
- Очерки итории Высокогорского района Республики Татарстан.-Казань:Изд-во «Мастер Лайн,1999-368 с.
Сагдиева Миляуша Нафисовна