12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
РАЗИЛЯ30
целеустремленная, хорошая...
Россия, Татарстан респ., Казань
0

Рус телле балаларага фразеологизмнарны өйрәтү методикасы

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы

Яңа Арыш авылы китапханәсе

 

Рус телле балаларга фразеологизмнарны өйрәтү методикасы.

Әзерләде:

Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире

Мөхәммәтрәхимова Рәзилә Наил кызы


 

Балык Бистәсе- 2017

ЭЧТӘЛЕК

Кереш............................................................................................................3

Беренче бүлек. Рус телле балаларга фразеологизмнарны өйрәтү методикасы..........................4

1.1. Гамәлдәге дәреслекләрдә фразеологизмнарны өйрәнү темасының бирелеше.................................4

Икенче бүлек Фразеологик берәмлекләрне үзләштерү һәм тикшерү алымнары

§ 1. Лексик биремнәр..................................................................................10

§ 2. Тестлар...................................................................................................13

§ 3. Фразеологизмнарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен тикшерү...............16

Йомгак.........................................................................................................20

Кулланылган әдәбият исемлеге.................................................................21

Чыганаклар.................................................................................................22

Сүзлекләр....................................................................................................23

КЕРЕШ

Хәзерге вакытта татар теле барлык гомуми урта (тулы) белем мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып санала. Ә кайсы гына телне алып карасак та, аның тел байлыгында иң жанлы, тасвирлы һәм иң тирән өлешне фразеологизмнар тәшкил итә. Фразеология – телнең фразеологик составы турындагы фән – тел гыйлеменең гаять катлаулы өлеше ул.

Фразеологик әйтелмәләрдә үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә тәэсир итү нәтиҗәсендә телләрнең үсеше бигрәк тә нык чагылыш таба. Татар һәм рус телләренең бер-берсенә, аеруча рус теленең татар теленә бу мәсьәләдә уңай йогынтысы зур. Безнең телдә милләтләр аралашу теле йогынтысында ясалган бик күп фразеологизмнар кулланылышта йөри. Мәгънәләре һәм образлары бердәй яки якын фразеологик әйтелмәләр рус һәм татар телләрендә меңләп санала1.

Татар теленең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Алар сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк, көчлерәк итүдә, әдәби стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда зур роль уйныйлар2. Шуңа күрә фразеологиянең башлыча мәктәп практикасы белән турыдан-туры бәйләнеше бар. Чыннан да, аннан башка мәктәптә яшь буынга тел өйрәтүне тел культурасын җәелдерүне күз алдына китерүе авыр. Икенчедән, фразеологик әйтелмәләр язучы телендә алтын фонд булып санала. Өченчедән, телнең фразеологик байлыгын, аның төзелешен, семантикасын яхшы белү тәржемә эшендә дә бик кирәк. Шулай итеп, рус телле балаларга татар телен өйрәтү, аларның лексик-грамматик белемнәрен тирәнәйтү фразелогик берәмлекләрдән башка була алмый.

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты – рус телле укучыларга фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәтү системасын анализлау.

Максатка ярашлы түбәндәге бурычлар билгеләнде:

–рус телендә сөйләшүче балалар өчен төзелгән татар теле дәреслекләрендәге фразеологик әйтелмәләрне барлау һәм анализлау;

–татар һәм рус телләрендәге фразеологик берәмлекләрнең структурасын күзәтү һәм алардагы охшашлыкларны, аерымлыкларны ачыклау;

–татар һәм рус телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәтү ысулларын билгеләү.

Фәнни эшнең өйрәнү объекты – рус телле балаларга адресланган мәктәп дәреслекләрендә татар һәм рус фразеологизмнарын чагыштырып өйрәтү структурасы, ысуллары.

Хезмәтнең төзелеше. Фәнни-тикшеренү эшенең төзелеше кереш, ике бүлекне тәшкил иткән төп өлештән hәм йомгактан гыйбарәт. Ахырда файдаланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге урын алды. Эш барышында гамәлдәге дәреслекләрдә фразеологизмнарны өйрәнү темасының бирелешенә күзәтү ясалды, фразеологик берәмлекләрне практик яктан үзләштерү һәм тикшерү күнекмәләре өйрәнелде. Йомгакта эш барышында ясалган нәтиҗәләр гомумиләштереп тәкъдим ителде.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

РУС ТЕЛЛЛЕ БАЛАЛАРГА ФРАЗЕОЛОГИЗМНАРНЫ ӨЙРӘТҮ МЕТОДИКАСЫ

1.1. Гамәлдәге дәреслекләрдә фразеологизмнарны өйрәнү темасының бирелеше

Фразеологик байлыкның кечкенә генә өлеше белән булса да таныштыру укучылар өчен яңалык булачак, аларның күзаллауларын киңәйтәчәк, яңа телләр өйрәнүгә этәргеч булачак.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен төзелгән татар теле дәреслекләренә күз салсак, фразеологизмнарны өйрәнү тулы бер системаны тәшкил итә. Моның өчен 7 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр дәреслекләрдә төрле күнегүләр бирелгән. Алар фразеологизмнарны гамәли үзләштерүгә юнәлтелгән.

7 нче сыйныф дәреслегендә (Ф.С.Сафиуллина., К.С.Фәтхуллова, 2007) фразеологизмнарны өйрәтү күнегүләренә түбәндәге мисалларны китерергә мөмкин1.

1. Фразеологик берәмлекләрне укыгыз һәм берсе белән җөмлә төзеп әйтегез.

Алтын куллы (мастер на все руки); колагына аю баскан (медведь на ухо наступил); ике ут арасында (между двух огней); эш арасында (между делом); алтын бәясенә (на вес золота) (8 нче күн., 7 б.).

2. Фразеологик берәмлекләрне укыгыз һәм берсе белән җөмлә төзеп әйтегез.

Әйтүе генә җиңел (легко сказать); сүз уңаеннан (кстати говоря); беренче чиратта (в первую очередь) һ.б. (9 нчы күн., 12 б.).

3.Фразеологизмнарны укыгыз һәм берсе белән җөмлә төзеп әйтегез.

Үз күзем белән – своими глазами; үз кулым белән – своими руками; кул җитми – руки не доходят; буш кул белән килү – прийти с пустыми руками; беренче караштан ук – с первого взгляда; үз сүзен әйтү – сказать свое слово (8 нче күн., 29 б.).

4. Фразеологик берәмлекләрне укыгыз, истә калдырыгыз һәм берсе белән җөмлә төзеп языгыз.

Үз гомерендә (на своем веку), беренче карашка (на первый взгляд), кулдан килергә (быть в состоянии), туганлык җепләре (родственные узы), тәртипкә китерергә (привести в порядок) (8 нче күн., 51 б.).

Мисаллардан күренгәнчә, әлеге күнегүләр балаларны татар һәм рус фразеологизмнарының тиңдәшләрен истә калдырырга, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү максатыннан бирелгән.

Алга таба башка биремнәр дә очрый.

1.Фразеологизмнарны русча әйтегез.

Тарихка кереп калу, соңгы вакытта, баштан чыгарып ташлау, судан коры чыгу, рольгә керү (9 нчы күн., 71 б.).

2. Тексттан түбәндәге фразеологизмнарның тәрҗемәләрен табып әйтегез.

Орлиный нос, в глазах темнеет, рот до ушей, язык хорошо подвешен, не в шутку, не моргнув глазом (3 нче күн., 232б.).

Әлеге күнегүләр сыйныфта эшләнергә тиеш, чөнки, беренчедән, укучыларның барысының да өендә татарча-русча фразеологик сүзлекләре булмаска мөмкин, икенчедән, аны тикшергәндә, укучылар үзләре язган фразеологизмнарны башкаларга җиткереп, иптәшләре тапканнары белән танышып, күбрәк мәгълүмат алалар. Алдан нәшер ителгән дәреслектә (Ф.С. Сафиуллина, 2001) фразеологизмнарны кулланып, сөйләм булдыруга юнәлтелгән күнегүләр дә бар. Мәсәлән,

1. Фразеологик берәмлекләрне диалогта файдаланыгыз (5нче күн., 209 б.).

Баш бала (первый ребенок); баш бармак (большой палец); баш бирмәү (не подчиняться) һ.б.

Кайбер күнегүләр, безнең карашка, бу сыйныф укучылары өчен катлаулырак та тоела. Мәсәлән:

2. Фразеологик әйтелмәләрне чагыштырыгыз. Нинди аермалар бар? (3нче күн., 170 б.).

Полтора Ивана – Алып кадәр; ни аза не знает – әлифне таяк дип тә белми; пуп земли – Алланың кашка тәкәсе; денег куры не клюют – бездә акча бер букча.

Мисаллардан күренгәнчә, бу дәреслектә төрле күнегүләр бирелә. Алар укучыларның лексик күнекмәләрен тирәнәйтүгә юнәлтелгән һәм уңышлы сайланган дип әйтергә мөмкин.

8 нче сыйныф дәреслегендә1 фразеологик берәмлекләрне ныгыту күнегүләре шулай ук күп. Алар арасында түбәндәгеләрне атарга мөмкин:

1.Фразеологик әйтелмәләрне укыгыз. Шулар белән җөмләләр төзеп языгыз. (Мәгънәләрен сүзлекләрдән карагыз.)

Борын асты кипмәгән, борынын чөю (күтәрү), борын салындыру, борын төбендә, борын тыгу (8нче күн., 64б.).

2. Фразеологизмнар белән җөмләләр төзегез.

Кул-аяк бәйләнү, үлеп ярату, гашыйк булу, кулга-кул тотынып, күңелгә ятышлы (11 нче күн., 81б.).

3. Фразеологик әйтелмәләрне укыгыз. Алар белән кечкенә хикәя төзегез.

тормыш кайнап тора – жизнь бьет ключом

тормыш үз эзенә төшә – жизнь входит в свою колею (2 нче күн., 110б.).

4. Фразеологик берәмлекләрне туры китереп языгыз.

Урын таба алмау волосы встают дыбом

Кул җитми встать на ноги

Башы күккә тию не находить себе места

Эчендәге тышында быть на седьмом небе

Җан дусты руки не доходят

Чәчләр үрә тора рука об руку

Аякка басу душа нараспашку

Кулга-кул тотынып закадычный друг

(9 нчы күн., 111б.).

5. Фразеологик берәмлекләр белән татарча җөмләләр төзегез.

смотреть другими глазами – башка күз белән карау

напускать туман – күзгә төтен җибәрү

держать в руках – кулда тоту

на каждом шагу – адым саен

капля в море – диңгездән бер тамчы (7 нче күн., 155 б.).

Фразеологизмнарны коммуникатив максатта куллану зур әһәмияткә ия. 9 нчы сыйныфта укытучы яңа фразеологик берәмлекләр белән таныштыру эшен дәвам итә. Моның өчен дәреслектә төрле күнегүләр тәкъдим ителә1. Мәсәлән:

Фразеологизмнарның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Хәтер калдыру - ... .

оставить на память

нанести обиду

воскресить в памяти

сказать наизусть (8 нче күн.,45 б.).

Фразеологик берәмлекләрне укыгыз, тәрҗемәләрен әйтегез һәм истә калдырыгыз.

Авыз ачып йөрергә, алтын куллы, баш булырга, ярдәм кулы сузарга (8 нче күн.,49 б.).

Фразеологик берәмлекләрне истә калдырыгыз һәм берсе белән җөмлә төзеп языгыз.

Агым уңаена йөзү – плыть по течению; аю хезмәте күрсәтү – оказать медвежью услугу; кулга-кул тотынып – рука об руку; акыл иясе – ума палата; акылы кыска – ум короток; җиң сызганып – засучив рукава (8 нче күн.,65 б.).

Фразеологизмнарны укыгыз, тәрҗемә итегез һәм истә калдырыгыз.

Күз йому, тамыр җибәрү, кулдан-кулга, аягы җиргә тимәү (8 нче күн.,79 б.).

9 нчы сыйныфта укучыларны фразеологизмнар белән таныштыру эше тагын да активрак алып барыла. Ике телдәге берәмлекләрне чагыштыралар. Шуңа күрә бу төр биремнәрне дәреслекләргә күбрәк кертү мөһимдер.

10 нчы сыйныфта “Татар фразеологиясе” темасы өйрәнелә (Ф.С.Сафиуллина., К.С.Фәтхуллова, 2010). Дәреслектә фразеологизмнарның килеп чыгышы, беренче фразеологик сүзлекләрнең төзелү тарихы һәм бу өлкәдә эшләүче галимнәр турында кыскача мәгълүмат бирелә1. Күнегүләргә килгәндә, аларның түбәндәге төрләренә мисаллар китерергә мөмкин:

1.Татар һәм рус телләрендәге фразеологизмнарны укыгыз һәм чагыштырыгыз. Охшашларын табыгыз.

Телеңне йотарсың – язык проглотишь; инә төшәр урын юк – яблоку негде упасть; кара песи үтеп китте – черная кошка пробежала; күзгә төртсәң күренмәслек – хоть глаз выколи; карт төлке – тертый калач; нокта кую – поставить точку; бармак аша карау – смотреть сквозь пальцы; кулга-кул тотынып – рука об руку; Мамай елгы – при царе Горохе; дөресен әйткәндә – по правде говоря; ихлас күңелдән – от чистого сердца. (7 нче күн.,37 б.)

2. Фразеологизмнарны кулланып, җөмләләр төзегез.

Күзгә бәрелеп тору (бросаться в глаза); дан казанырга (снискать славу); дан тотарга (быть знаменитым); ис китәргә (удивляться); хәтердә тотарга (помнить); эз калдырырга (оставить след); җаның ни тели (что душа пожелает); санап бетергесез (не счесть) (7 нче күн.,58 б.)

11 нче сыйныф дәреслегендә фразеологизмнарны кабатлауга юнәлтелгән махсус күнегүләр бирелмәгән. Шуңа да карамастан укытучы әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне укыганда аларда очраган фразеологик берәмлекләрне табу, мәгънәләрен аңлату эшләрен оештыра ала. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, дәреслекләрдә урын алган күнегүләр, беренчедән, балаларның сүзлек байлыгын арттыруга юнәлтелгән. Икенчедән, алар ярдәмендә укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә мөмкинлекләре арта. Өченчедән, укучылар ике телдәге фразеологик берәмлекләрне чагыштырырга, уртак һәм аермалы якларын билгеләргә күнегәләр. Бу исә аларның лингвистик компетенциясен үстерүгә китерә. Гомумән әйткәндә, татар теле дәреслекләренең авторлары, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган күнегүләрне, тестларны шактый уңышлы тәкъдим иткәннәр.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

ФРАЗЕОЛОГИК БЕРӘМЛЕКЛӘРНЕ ҮЗЛӘШТЕРҮ ҺӘМ ТИКШЕРҮ АЛЫМНАРЫ

Фразеологизм темасын аңлатканда, рус теленнән алган белемнәргә таяну кирәк. Укучылардан фразеологик берәмлекләр турында алган белем һәм күнекмәләрен искә төшереп, алардан рус телендәге фразеологизмнарга билгеләмәне әйттерү, мисаллар китертү теманы үзләштерүгә нигез була. Алга таба исә укытучы мондый төр тел берәмлекләренең татар телендә дә булуын әйтә, теманы татарча аңлата, мисаллар китерә. Теманы ныгыту этабында төрле тип бирем һәм күнегүләр эшләү максатка ярашлы.

§ 1. Лексик биремнәр

Гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның лексик-грамматик белемнәрне гомумиләштерә һәм системалаштырыла, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре һәм фикерләү сәләте үстерелә. Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү мөһим1.

Безнең фикеребезчә, укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә зур игътибар бирергә тиеш. Бу төр биремнәр (күнекмәләр) укучыларның лексик байлыгын арттыру, аерым җөмләләрне, диалогик һәм монологик сөйләмне дөрес төзү өчен нигез булып тора.

Фразеологик берәмлекләрне гамәли яктан үзләштерүне тикшерү өчен, дәресләрдә түбәндәге эшләрдән файдаланырга мөмкин:

1. Фразеологик берәмлекләр белән җөмләләр төзегез.

Җан дус – закадычный друг, шар күз – лупоглазый, шалкан бәясе – дешевле пареной репы, уртак тел табу – найти общий язык, хәерле сәгатьтә – в добрый час, тузга язмаганны сөйләү – пороть чушь, аяк чалу – подставлять ножку, баш вату – ломать голову, кәеф китү – быть не в духе һ.б.

2. Асларына сызылган сүзләрне фразеологик берәмлекләр белән алыштырыгыз.

Ул да Шакир турында искә алмыйча кала алмады.

Күршем, Айрат, үзсүзле булып чыкты.

Шул гадәтем аркасында күпме алданган чаклар булды һ.б.

3. “Татарча-русча фразеологик сүзлек”не файдаланып, бирелгән фразеологизмнар арасыннан бер сүз белән әйтергә мөмкин булганнарын сайлап алыгыз һәм алар белән җөмләләр төзеп языгыз.

Күктән йолдыз чүпләү; акылга сай; авыз ачу; серне ачты; күкнең җиденче катында; син дигәндә башым идәндә; куян йөрәк; гомер йомгагы; дөньяга килү; кадап кую; йөрәктән китмәү; сүз үтү; тавык чүпләп бетергесез; шалкан бәясе; җүләр сату; җанга тию; таң калу һ.б.

4. Фразеологизмнарны татар теленә тәрҗемә итегез һәм алар белән җөмләләр төзеп языгыз.

Быть на втором плане, добавить от себя, стираться в памяти, собачья жизнь, сэкономить деньги, войти в положение, нежная душа, хранить в памяти, ходить впустую, (жить) под одной крышей, душа болит һ.б.

5. Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре белән туры килә торган фразеологизмнарны парлап языгыз.

а) Берүзе, аек акыллылык, озын сүзнең кыскасы, игелек итү, төпсез көймәгә утырту, күрмәгәнен күрсәтү, тормыш юлы, җир тишегендә, яраксыз табу, имәндә икән чикләвек, кояш астында.

ә) жизненный путь; считать негодным; вот где собака зарыта; короче говоря; здравомыслие; у черта на куличках; показать, где раки зимуют; обвести вокруг пальца; под солнцем; в одиночку; делать добро.

6. Җөмләләрне күчереп языгыз. Фразеологик берәмлекләрнең асларына бер сызык сызыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

1)Кышкы урманны татлы йокысыннан уятырга курыккандай, акрын гына, күбәләк кар ява... (Ф.Яруллин); 2) Ә син, юньсез малай, әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйләп йөрисең икән (Сөйләм теленнән); 3) Тик шулай да иш янына куш булып булып торганы яхшы аның (Г.Әпсәләмов); 4) Тирә-якның аклыгы күзләрне камаштыра (М.Маликова); 5) Күргән бер кеше эче катып көлде (К.Кәримов); 6) Әзрәк черем итәргә кирәк (Сөйләм теленнән); 7) Телемне тешләп булса да түздем (Ф.Әмирхан).

7. Күп нокталар урынына тиешле фразеологик берәмлекләрне куеп күчереп языгыз.

1.Урынсыз икәнлеген аңлап, шунда ук ... мәҗбүр булды (Г.Әпсәләмов); 2.Ул Хәбирнең ... өчен тәҗрибәләр үткәрергә кереште (Г.Кутуй); 3. ... ул чыгып ките (Сөйләс теленнән). 4. Хәзерге көндә минем ... егерме биш кибәнем бар (М.Хәсәнов); 5. Дөрес, юксынудан, сагынудан ... минутлары да булмады түгел булды (Г.Кутуй); 6. Сине ... ярата идее (М.Маликова); 7. Акчаны ... дип, икеләнеп торырга туры килә идее (Ф.Садриев); 8. Хатын-кыз ... гына яши алмыйдыр инде (З.Хәким).

Йөрәген яулап алу, суга салмагаең, балавыз сыкмый, йөрәкнең телгәләнгән, йөрәккә ут салып, телен тешләргә, акылдан шашып, кул-аяк тимәгән.

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, биремнәр гадидән катлаулыга нигезләнеп тәкъдим ителергә тиеш. Лексик биремнәр укучыларның белемнәрен ныгытуда, сүзлек запасын баетуда мөһим роль уйныйлар.

§ 2. Тестлар

Баланың акыл сәләтлелеген билгеләүдә тестлар бик яхшы чара булып тора. Тест сүзе инглизчә тикшерү, сынау дигән мәгънәне аңлата1.

Тест – куелган сорауга бирелгән җаваплар арасында дөресләрен сайлап алу аша укучыларның белемнәрен тикшерү ысулы булып тора.2 (Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С., 1999). Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белемнәренә дөрес һәм объектив бәя бирү мөмкинлекләре ягыннан башка ысуллардан өстенрәк торалар. Тестларны аерым биремнәр белән бутамаска кирәк. Биремнәр һәр дәрестә эшләнә, ә тестлар билгеле бер күләмдә лексик-грамматик һәм сөйләм материалы үзләштерелгәч кулланыла. Укытучы бу турыда алдан кисәтеп куя һәм укучылар тиешле материалны кабатлап киләләр. Укучыларның лексик күнекмәләрен тикшерү өчен, түбәндәге тестларны тәкъдим итәбез.

1. Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

а) Баш әйләнә –

1) голова идет кругом;

2) даю голову на отсечение;

3) ломать голову.

ә) Өлешеңә тигән көмешең –

1) вносить свою лепту;

2) выпадать на долю;

3) что положено судьбой.

б ) Кулга кул тотынып –

1) горит в руках;

2) сидеть сложа руки;

3) рука об руку.

в) Борын салындыру –

1) задирать нос;

2) вешать нос;

3) зарубить на носу.

г) Авызына су капкан –

1) воды не замутить;

2) воды в рот набрал;

3) водой не разольешь.

д) Йөрәк туктап калу –

1) сердце не лежит;

2) с легким сердцем;

3) сердце замирает.

е) Уртак тел табу –

1) распускать язык;

2) тянуть за язык;

3) найти общий язык.

ж) Коты ботка җитү –

1) не на что смотреть;

2) напугать досмерти;

3) прорал страх.

җ) Рәхәтен күрү –

1) пожинать плоды;

2) жить припеваючи;

3) наливаться кровью.

2. Тәрҗемәсе дөрес булмаган фразеологик берәмлекне күрсәтегез:

1) сайга утырту – сесть на мель;

2) ризык язу – предназначено судьбой;

3) соңгы чара – крайняя мера;

4) соңгы юлга озату – сказать последнее.

3. Хаталы фразеологик берәмлекне табыгыз:

1) акка кара белән язылган;

2) ак кар яугач;

3) җиң сызганып;

4) эзе дә калмаган.

4. ´Мактанчык кеше´ мәгънәсен белдергән фразеологик берәмлекне билгеләгез:

1) Йокы чүлмәге;

2) Алланың кашка тәкәсе.

5. Артык фразеологизмны күрсәтегез:

1) җан җылысы;

2) исемен сату;

3) җан исән чакта;

4) җан дустым.

6. Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

Сводить в могилу –

1) башына да кертмәү;

2) Башы тишек;

3) башын бетерү;

4) башын кую.

7. Фразеологизмның синонимын табыгыз.

Башына җитү –

1) башында боламык;

2) җан тартыла;

3) башын бетерү;

4) йөрәкне ишетү.

8. Фразеологизмның антонимын табыгыз.

Киң йөрәкле –

1) тар йөрәкле;

2) күзе очлы;

3) нигез салыну;

4) саф күңелле.

9. Фразеологик берәмлекне табыгыз;

1) Бүгенге эшне итрәгәгә калдырма.

2) Өрми дә, җибәрми дә. Ул нәрсә?

3) Бүрәнә аша бүре куу.

4) Ямьле да соң безнең Идел буйлары!

10. Фразеологизм кулланылган җөмләне билгеләгез:

1) Суган әчесеннән кечкенә кыз чыраен сытты.

2) Әхәт бабай пычакларны кайрап утыра иде.

3) Кичә бик күңелле узды.

Димәк, тестлар ярдәмендә укучыларның аерым лексик берәмлекләрне белүен, грамматик формаларны үзләштерүен, сөйләм дәрәҗәләре үсүен тикшерү эзлекле бер системаны тәшкил итә. Шуңа күрә дә укытучылар тарафыннан бу эшкә тиешле игътибар бирелергә тиеш. Укыту тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтеп үтәсе килә: тестларны укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзергә һәм дәресләрдә мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк.

§ 3. Фразеологизмнарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен тикшерү

Фразеологизмнарны сөйләмдә дөрес куллана белергә өйрәтү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучылар диалоглар һәм монологлар төзегәндә фразеологизмнардан файдаланырга күнегәләр. Болай эшләү укучыларның сөйләм телен баетып кына калмый, ә фразеологизмнарны тирәнрәк үзләштерүгә китерә. Бу этапта укытучы түбәндәге биремнәрдән файдалана ала:

Фразеологизмнарны кулланып, “Минем дустым” дигән темага хикәя төзегез: сер сыя торган, сер дустым, тамчы да курыкмый, алтын куллы, таш йөрәкле, тел дигәндә телен сала, ачык чырайлы һ.б.

Билгеле бер темага монолог, диалог, хикәя төзегәндә укучылар терәк сүзләр, шул исәптән фразеологизмнар, мәкаль-әйтемнәр, канатлы сүзләрдән файдалана алалар. Мәсәлән, “Җәйге ял” темасын өйрәнгәндә, түбәндәге фразеологизмнарны кулланып хикәя төзеп сөйләү эше оештырыла: күңел ачу, түбәсе күккә тию, телеңне йотарсың һ.б.

Рәсем буенча хикәя, инша язганда да, фразеологизмнарны куллануны таләп итеп була. Мәсәлән, “Минем дүрт аяклы дустым” темасына инша язу.

Татар теле дәресләрендә фразеологизмнарның синонимнарын барлау һәм сөйләмдә куллану күнекмәләрен арттыруга да игътибар бирергә кирәк. Мисал өчен, бирелгән фразеологизмнарның синонимнарын уйлап языгыз: җан дустым, киң күңелле, башына кертү һ.б.

Фразеологизмнарның синоним төрләрен сайлап алу төрле темалар буенча әңгәмәләр үткәргәндә дә ныгытылырга мөмкин.

Укытучы балаларның фразеологик берәмлекләрне куллану күнекмәләрен үстерү дәверендә, тотрыклы сүзтезмәләрне сөйләмдә урынлы итеп, бары тик теге яки бу очракта алардан тиешенчә файдаланырга өйрәтергә тиеш. Фразеологизмнарны кулланганда, хаталар күп очрый, шуңа күрә фразеологик әйтелмәләр кергән сөйләмгә аеруча игътибар итәргә тиешбез. Укучы үзе кулланган фразеологик берәмлекнең мәгънәсен аңласа, аның әлеге темага карата даими игътибары һәм кызыксынуы булганда гына, тотрыклы сүзтезмәләрне куллану күнекмәләрен үстерү уңышлы була. Моның өчен укучыларга сыйныфта яки өйдә кечкенә күләмле иншалар яздырырга була. Укытучы берничә мәкаль бирә, шул ук вакытта язма эштә үзләре белгәннәрдән дә файдаланырга куша. Мәсәлән, укытучы “Тыйнаклык кешене бизи” дигән темага хикәя яздырганда түбәндәге әйтемнәрне тәкъдим итә: үз җилкәсендә алып чыгу, җиң сызганып, чын күңелдән, күзгә төтен җибәрү һ.б.

Гомумән алганда, фразеологик берәмлекләрне куллану, сөйләмне образлы, бизәкле, тәэсирле итә. Шуңа күрә әлеге эш алымнары укытучының игътибар үзәгендә булганда гына, укытучы куелган максатларына ирешә алачак.

ЙОМГАК

Фәнни-тикшеренү эшендә, рус телле балаларга фразеологик берәмлекләрне чагыштырып өйрәтү үзенчәлекләрен өйрәнеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

1. Фразеологизмнарны үзләштерү – озак процесс. Сөйләм эшчәнлегенең һәрбер төрендә аны даими кулланырга кирәк. Фразеологизмнарны өйрәнгәндә, тәрҗемә методы, катнаш метод, аңлы-гамәли (практик) метод, интенсив метод, имитатив (охшату) методларны куллану үзен аклый.

2. Фразеологик берәмлекләрне гамәли яктан үзләштерүне тикшерү өчен, дәресләрдә түбәндәге биремнәрдән файдаланырга мөмкин: 1) Фразеологик берәмлекләр белән җөмләләр төзегез; 2) Асларына сызылган сүзләрне фразеологик берәмлекләр белән алыштырыгыз; 3) Бирелгән фразеологизмнар арасыннан бер сүз белән әйтергә мөмкин булган фразеологизмнарны сайлап алыгыз һәм алар белән җөмләләр төзеп языгыз; 4) Фразеологизмнарны татар теленә тәрҗемә итегез һәм алар белән җөмләләр төзеп языгыз; 5) Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре белән туры килә торган фразеологизмнарны парлап языгыз; 6) Җөмләләрне күчереп языгыз. Фразеологик берәмлекләрнең асларына бер сызык сызыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз; 7) Күп нокталар урынына тиешле фразеологик берәмлекләрне куеп күчереп языгыз. Биремнәр гадидән катлаулыга нигезләнеп тәкъдим ителергә тиеш. Лексик биремнәр укучыларның белемнәрен ныгытуда, сүзлек запасын баетуда мөһим роль уйныйлар. Укучыларның фразеологик берәмлекләрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау өчен, кулай тикшерү ысулы булып тестны да атарга мөмкин.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма) / Г.Х.Әхәтов. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1995. – 93 б.

Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге /Г.Х.Әхәтов. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1982.– 174 б.

Гадиева А. Рус һәм татар теле дәресләрендә фразеологик әйтелмәләр / А.Гадиева // Мәгариф. – 2000. – № 10. – 31 б.

Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. I том. – Казан:Тат.кит.нәшр.,1959-915б.; IIтом. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 959б.; III том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 103 б.

Мәхмүтов Х. Канатлы сүз хикмәтле сүз. / Х.Мәхмүтов. − Казан: Мәгариф, 1999.−174 б.

Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтү = Татарский язык. Интенсивный курс: китабы белән эшләүче укытучылар өчен методик кулланма / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. – Казан: Хәтер, 1999. – 96 б.

Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Ф.С.Сафиуллина. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2001. – 432б.

Сафиуллина Ф.С.,Фәтхуллова К.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1–11 сыйныфлар / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. – Казан: Мәгариф. 2003.–110 б.

 

Чыганаклар

Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 7нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. / Ф.С.Сафиуллина. − Казан: Мәгариф, 2001.− 308 б.

Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 7нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. − Казан: Мәгариф, 2007. − 239 б.

Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 8нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. / Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова.− Казан: Мәгариф, 2008.− 223 б.

Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 9нчы сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. − Казан: Мәгариф, 2008. − 159 б.

Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 10нчы сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. − Казан: Мәгариф, 2010. − 223б.

Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 11нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. − Казан: Мәгариф, 2010. – 255 б.

Сүзлекләр

Байрамова Л.К. Русско-татарский фразеологический словарь языка В.И.Ленина / Л.К.Байрамова. – Казань: КГУ, 1980. – 232 с.

Байрамова Л.К. Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь / Л.К.Байрамова. – Казань: Таткнигоиздат, 1991. – 156 с.

Борһанова Н.Б., Мәхмүтова Л.Г. Русча–татарча фразеологик сүзлек / Н.Б.Борһанова, Л.Г.Мәхмүтова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 177 б.

Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. I том − Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.−495б.; II том − Казан: Татар. кит. нәшр.,1990.− 365 б.

Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча фразеологик сүзлек. –Казан: Мәгариф, 2001. – 335 б.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. I том. − Казан: Татар. кит. нәшр.,1977.− 475 б.; II том.− Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.−726 б.; III том. − Казан: Тат. кит. нәшр., 1981.− 831б.

Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге.− Казан: Хәтер, 1999.−256б.


 

11 Юсупов Р.А. Мәгълүмат чаралары теле һәм сөйләм культурасы / Р.А.Юсупов. – Казан: ТДГПУ нәшр., 2007. – Б. 38.

22 Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге /Г.Х.Әхәтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982.– Б. 3.

11 Сафиуллина Ф.С. Татар теле: рус урта гомуми белем мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Тулыл. 2 нче басма / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. – Казан: Мәгариф, 2007. – 239 б.

11 Сафиуллина Ф.С. Татар теле: 8 сыйныф: (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.С.Сафиуллина, Р. Х.Мөхиярова. – Казан: Мәгариф, 2008. – 192 б.

11 Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 9 сыйныф: (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 2нче басма, тулыл. / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. – Казан: Мәгариф, 2002. – 206 б.

11 Сафиуллина Ф.С. Татар теле.10 сыйныф: (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. – Казан: Мәгариф, 2000. – 268 б.

11 Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре. Программа / Төз. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. – Казан, 2001. – Б. 4.

11 Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика: югары һәм махсус урта уку йортлары өчен / Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – Б. 331.

22 Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтү = Татарский язык. Интенсивный курс: китабы белән эшләүче укытучылар өчен методик кулланма / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. – Казан: Хәтер, 1999. – Б.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.