12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Альфинур323
Учитель татарского языка и литературы, пед. стаж -31год
Материал размещён в группе «Татар теле укытучылары төркеме»

Әдәби-музыкаль кичә.

Моң чишмәсе.

(Сара Садыковага багышлана)

 Автор:Мөбәрәкшина Ә.Ә. Олы Елга урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Укытучы.Халык зур ул, моңлы ул, шагыйрь ул...”.Моннан бер гасырга якын элек бөек Тукаебыз язып калдырган бу сүзләрзенең асыл мәгънәсен һичкайчан югалтмаячак.Ул халкыбызның моң чишмәсе, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, мәшһүр композитор, җырчы Сара Садыйковага карата да әйтелгән кебек.Кол Галиләр, Тукай, Җәлилләр, Сәйдәш, Җиһановлар иҗатындагы шикелле, без Сара апа Садыйкова җырларында да халкыбызның бөеклеген, аның моңга бай булуын ачык тоябыз.

Бөек моң иясе Сара апа Садыйкова халкыбызның йөзек кашы, күпмилләтле республикабызның горурлыгы иде.Ул үзенең ягымлы, саф милли моңлы тавышы белән генә түгел, килеш-килбәте, югары культуралы, нәзакәтле һәм бик күп җырларның композиторы буларак халкыбыз күңелен яулады.

Сара апа-күпкырлы талант иясе.Заманында опера сәнгатендә дә иң югары үрләрне яулаган данлыклы актёр-җырчы булды.Ә инде ул көй язган җырларны саный китсәк, безнең бу кичәбез генә дә җитмәс иде.

1нче укучы. “...Урманның гаҗәеп аһәңле чагы иде.Кошлар бертуктаусыз үзләренең язгы җырларын сузалар.Агачлар арасыннан, яшел ботакларга кагыла-кагыла, талгын җил үтә, яфраклар шыбырдаша.

Шулчак Якты алан ягыннан моңлы җыр ишетелде.Урман гүя тынып калды, кошлар сайраудан туктады, бу мизгелдә бары да Сара апаны тыңлыйлар иде.Ул, сандугачтай моңлы тавышы белән җыр сузып, агачлар арасына юнәлде.Бер агач кәүсәсен кочып алды, аннары карт имән янына килде һәм, башын артка ташлап, каерылып, өскә зәңгәр күккә карады.Ә үзе, тамашалы залның олы сәхнәсендәге кебек очына-очына, һаман җыр сузды.Әйтерсең лә Сара апа бу Тукай урамына үзе яраткан сәхнә геройлары-Рәйхана, Саҗидә, Галиябану, Сания, Салимә, Сәрби, Асия, Зөбәрҗәт һәм башка бик күп дусларын бергә җыеп килгән дә, шуңа сөенеп туя алмый, җыр-моң канатларында талпына иде”.

Сара Садыйкова биографиясе белән бәйле бу юлларны аның якташы, күренекле журналист Мәрди Рафиков язган.

Кайтам инде”җыры башкарыла.

2нче укучы. Әйе, мәшһүр композитор Сара Садыйкова халкыбызның яраткан артисткасы, заманында таланты белән Галимҗан Ибраһимов кебек әдипләрне сокландырган моңлы тавышлы җырчы да була.

“ ...Безнең әткәйне унбер яшьлек бала чагында Архангельскига биреп җибәргәннәр.Ул шунда үскән, аннан Казанга кайтып өйләнгән.Минем әнкәем бик оста гармунда уйнаучы иде.Без, әнкәйдән күрмәкче, барыбыз да җырлап үстек, чөнки әткәй безгә китап-журналларны ташып кына торды.Безне кечкенә чагыбыздан ук киноларга, театрларга йөрттеләр.Без үскәндә безнең өйдә ике төрле гармун бар иде: тальян гармун, рус гармуны, “Стелла” дигән уен коралы, тагын зур”морҗалы” грамофон.Менә шуларны ишетеп үскән бала ничек җырчы булмасын да, ничек музыкант булмасын

...1922 елда Татарстан хөкүмәте мине Мәскәүгә консерваториягә укырга җибәрде.Моның сәбәбе шул: мин, укытучы буласым килеп, Казанга педагогия техникумында укып йөри идем.Шул вакытларда мин укый торган техникумда бик матур бер спектакль уйналды. “Бүз егет” дигән, ханнар тормышы турында.Шул спектакльдә мин хан кызы булып уйнадым.Рольне бик уңышлы башкаргач, мине Мәскәүгә консерваториягә укырга җибәрмәкче булдылар.Мәскәү консерваториясендә мин 1922 елдан 1928 елга кадәр укыдым.Аннан соң, хәзерге Галиәсгар Камал театрына кайтып, эшкә кердем.Шунда эшләгәндә безнең хөкүмәтебез опера театры кирәклеге турында карар чыгарды.Безне җыеп алдылар һәм яңадан Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрделәр.Без шунда укып кайттык.Бүгенге көндә Ирек мәйданында басып тора торган бик матур мәһабәт Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының беренче пәрдәләрен ачып җибәргән карлыгачлар без”.Менә шулай сөйләде Сара апа.

1нче укучы. “Эшче” операсында-Сәлимә, “Сания” дә- Сания, “Башмагым” музыкаль комедиясендә-Сәрвәр, “Наёмщик” музыкаль драмасында-Зөбәрҗәт...Татар опера театрында матур образларттудыра алганы һәм милли опера сәнгатебезне үстерүгә күп көч куйганы өчен, Сара Садыйкова шул елларда ук Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Татар музыкасы тарихына кереп калыр өчен шушы хезмәт үзе генә дә бик җитә, югыйсә.Ләкин Сара Садыйкова тагын бер бәхетле иҗат гомере кичерергә насыйп була.Чөнки табигать аңа адәм

балаларында сирәк очрый торган композиторлык таланты да бүләк итә.Театрдан китсә дә, артистка музыкадан аерылмый,Күңел җырын берөзлексез дәвам итә-уйлана, моңлана.Иң зур шатлыгын да, иң ачы хәсрәтен дә, иң нечкә күңел тибрәнүләрен дә Сара ханым, пианино артына утырып, иң якын дусты, сердәше, юанычы һәм куанычы булган музыка белән уртак лаша.Аның нотага салган беренче җыры Ватан сугышы башлангач туа.Ул илебез хәсрәтенең бер тамчысы булып барлыкка килә.Бу җырчы Сара Садыйкованың фронтка китеп, хәбәрсез югалган ирен сагыну-сагышлары да бик ачык чагыла сыман.

...Син кайларда йөрисең икән,

Алтыным, көләч йөзле иркәм?

2нче укучы. Әниләр-улларын, хатыннар-ирләрен, балалар әтиләрен, абыйларын юксынып, сагынып яшәгән чорда Сара Садыйкованың Әхмәт Ерикәй сүзләренә язган “Көтәм сине” җыры җаннарга юаныч бла.

Җырчы моңлы да, шул ук вакытта аның яңгырашында күңелне яктыртып-яктыртып җибәрә торган дәртле аһәң дә бар.Җырның азагы өметле, якты.Ул ышанырга, сынатмаска-сыгылмаска, көтәргә чакыра сыман:

Көт иркәм, кайтам, дигән сүзең

Музыка төсле тоела миңа...

Татар музыка дөньясында беренче танго булган “Көтәм сине” җыры меңләгән толларның йөрәкләрен тетрәтеп, телдән-телгә күчеп, күңелдән-күңелгә кереп, һәркемгә үз булып китә.Бу җырны халык сугыш беткәнче җырлый, сугыш беткәч тә әле ул яңадан берничә еллар ил өстендә моң булып яңгырап тора.

Көтәм сине”җыры башкарыла.

1нче укучы. Сара ханым гомеренең уртасында кадерле моңнарны, адәм баласының күңел серләрен башкалар да аңларлык итеп әйтеп бирүче “көйләр остасы” булып китә.Аның һәр җырының үзенә генә хас аһәңе бар, аның һәр әсәре күңелнең нинди дә булса бер нечкә кылын чиертеп ала.Аның көйләрендә без шат күңелле яшьлек ашкынуларын да, юксыну, сагыну моңнарын да ишетәбез.Аның җырлары тыңлаучының күңелен күтәрәләр, анда тормышның ямен, кадерен белү тойгысын уяталар.

2нче укучы. “Җыр булмаса, кешенең йөрәге өши, кеше туңа”, дигән әйтем бар.Сара Садыйкова үзенең җырлары белән кешеләргә бәхет, җылылык, илһам өләшә.Яшьләр дә, өлкәннәр дә аның җырларын: “Нәкъ менә минем тойгылар, минем уйларым әйтелгән бу җырда.Каян белә Сара Садыйкова минем күңелдә яткан серләремне?”-дип кабул итә.

1нче укучы. Җыр кеше йөрәгендә туа.Шагыйрь һәм композитор йөрәгендә.Кеше йөрәге кичергән шатлык, бәхет, мәхәббәт, нәфрәт, аерылу, сагыш, кайгы-хәсрәт барысы да иң элек композитор, шагыйрь күңелендә ниндидер рухи чагылыш таба.Кешенең барлык кичерешләрен, барлык тойгыларын үзенә күчереп, сизгер күңелдә туа җыр.Әйе, туа! Дөньяга адәм баласы туган кебек, җир куенында орлык яралып, шытып чыккан кебек, җир астыннан бәреп чыккан чишмә кебек...Җыр шулай туа.Сүз чын җыр турында, Сара Садыйкованың иң матур җырлары турында бара:”Дөнья матур, дөнья киң”(Гамил Афзал сүзләре).

Әнкәй”җыры башкарыла.

1нче укучы. Сара Садыйкованың бик күп җырларының ничек язылуы турында күп итеп сөйләп булыр иде. Аның һәрбер җыры-матур тарих. Арадан бер җыры-“Җидегән чишмә” дигәне турында һич сөйләмичә булмый.

Күренекле әдибебез Гомәр ага Бәширов сүзләренә язылган “Җидегән чишмә” җыры Сара Садыкова иҗатын иң югары баскычка күтәргән әсәр дисәк, һич тә ялгыш булмас. Аның музыкасы борынгы көйләребезнең иң матур сыйфатларын үзенә туплаган, күңелгә тиз үтүчән, йөрәккә ятышлы, ягымлы моңга нигезләнгән һәм чын мәгънәсендә халыкчан җыр. “Җидегән чишмә”-бүгенге иң популяр җырларыбызның берсе, халык арасында киң таралган, моң хәзинәбезнең алтын фондына кергән әсәр.Бу җыр җырлар мәйданына чишмә булып бәреп чыкты да челтерәп ага да ага...

...Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,йөзек салдым,

Җидегән йолдыз күреп калсын дип...

Җидегән йолдыз гына күреп калмады,меңләгән йолдызлар,меңләгән күңелләр күреп,отып алды һәм йөрәк түренә салды бу җырны.

Җырның ничек язылуы турында Сара Садыйкова бер кичәдә менә ничек сөйләгән иде:

Укучы. “...Гомәр Баширов “Җидегән чишмә” сүзләрен тәкъдим иткәч, мин бик куандым һәм уйланып калдым.Шундый шигъри, музыкаль сүзләргә нинди көй кирәк булыр икән, дим.Мин ул көйне озак эзләдем. Күңелем белән генә түгел, мин чынлап та кайбер көйләремне су буйларында,таллар арасында,кешеләрдән качып,табигать белән күзгә-күз калып чыгарам.Табигатьнең илаһи гүзәллегенә сокланып,йөрәгемне аңа ачып,барлык сагышларымны аңа сөйләп,аның белән серләшеп утырырга яратам.Кайчакта күзләремнән энҗедәй яшь бөртекләре тәгәри.Табигать кочагында калган минутларымда туган илемдә,туган җиремдә яшәвемә куанып, шатланып, зәңгәр

Һаваларда сайраган тургай кебек җырлый башлыйм.

“Җидегән чишмә”көе беренче башлап иртәнге сәгатьләрдә Идел буйларында йөргән чагымда күңелемә килде. Идел кебек киң булып,Идел кебек ярсулы булып уянды ул көй минем йөрәгемдә”.

Җидегән чишмә” җыры башкарыла.

Шигырь сөйләнелә.

Зур мирасың калды халкыңа.

Йөрәкләргә керә, күңелләргә

Сара апаның ямьле көйләре.

Кайдан килгән мондый моң бәйләме,

Гөл-чәчәктер туган җирләре.

Сара апаның җыры яңгыраса,

Йөрәк хисләрен ул уята,

Уйландыра, җанны юата,

Күзгә яшь китерә,елата.

Күпме тыңлап,күпме хисләнсәм дә,

Аңлатырга сүзләр аз төсле.

Аның җыры миңа ишетелә,

Гөрләп килгән ямьле яз төсле.

Онытылмас моңнар бүләк иттең,

Без җырларбыз синең хакыңда.

Китсәң дә син инде кайтмас булып,

Зур мирасың калды халкыңа.

Әйе, Сара Садыйкованың җырлары яши, буыннан буынга күчә.Бүген аның исемендә мәдәни-хәйрия фонды эшли, Тукай авылында аңа багышлап музей җөзелде, аның музыкаль әсәрләрен туплаган җыентыклар, аның турында язылган китаплар чыгып тора.Тиздән башкалабыз Казанда аның исемендәге урам, аның зур музее булачак, Тукай, Пушкин, Җәлилләрнеке шикелле мәһабәт һәйкәле дә куелачак. Ул моңа лаек! Үзнең каһарман улларын-кызларын, Сара Садыйкова кебек олы шәхесләрен онытмаган, олылаган халыкның киләчәге, һичшиксез, бар, ул якты, өметле һәм матур булачак.

Опубликовано в группе «Татар теле укытучылары төркеме»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.