12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Ахтямова Гузалия Гильмутдиновна107
Россия, Татарстан респ., Казань
Материал размещён в группе «Татар теле укытучылары төркеме»

Образовательный проект

Китап-белем чишмәсе

Содержание

Автор проекта

Название проекта

Предмет

Цель проекта.

Задачи проекта.

Структура проекта

Аннотация проекта

 

 

Автор проекта. Ахтямова Гузалия Гильмутдиновна

Название проекта. Книга – источник знания. ( Китап – белем чишмәсе)

Предмет. Татарский язык, татарская литература

Цель проекта: привить любовь к татарской литературе, развивать устойчивый интерес к ней.

Задачи проекта:

Используя разные методы обучения заинтересовать учащихся к чтению книг;

Привить навыки слышать, слушать, воспринимать художественные тексты;

Помочь увидеть за словами образ и передать его в разговоре;

Структура проекта

Укыту процессында инновацион мультимедия «Бала» китапханәсе.

Табадан яңа төшкән китаплар.

Класстан тыш чаралар

Класс сәгатьләре.

Курчак театры.

Дидактик материаллар.

Аннотация проекта.

Последнее десятилетие одной из актуальных проблем воспитания является снижение интереса детей к чтению. В наше время, в век компьютерной технологии, люди пренебрегают чтением книг, считая, что его могут заменить телевидение, компьютер. Читая человек расширяет свой кругозор. Очень часто в книгах можно найти ответы на многие интересующие и волнующие человека вопросы. Чтение развивает грамотность и повышает словарный запас. Учитывая это, предлагаю учителям татарского языка и литературы свой образовательный проект “Книга – источник знания” для обучения учащихся 7 – 11 классов. Ценность проекта в том, что учитель на уроках, классных часах, внеклассных мероприятиях может использовать предложенный материал и заинтересовывать учащихся к чтению книг. Ученик получает не только знания, но и развивается творчески. Ученик должен понять, что книгу ничто не заменит. Каких бы высот не достигло человечество в своём развитии, оно всегда будет беречь и ценить

 

Укыту процессында инновацион мультимедия “Бала” китапханәсе проектын куллану
 

 

Дидактик материаллар

Табадан яңа төшкән китаплар

 

 


 

Образовательный проект

“Китап – белем чишмәсе”

 

Класстан тыш чаралар

Курчактеатры

 

Класс сәгатьләре

 

 

Укыту процессында инновацион мультимедия “Бала” китапханәсе проектын куллану

Матур әдәбият тормышның төрле якларын чагылдыра. Балаларда кешелеклелек, әдәплелек, олыларны ихтирам итү, кечеләрне яклау кебек сыйфатларны тәрбияләүдә әһәмиятле чара булып тора. Бала күңеле кече яшьтән үк китапка тартыла. Матурлыкка, камиллеккә, сәнгатькә омтылуны Аллаһы Тәгалә безнең күңелгә салган. Татар халкы гомер-гомергә укымышлылыгы, грамоталылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан. Казанда инде өч гасыр дәвамында йөзләрчә китаплар басыла. Әмма басылып чыккан китапларны укучылар бик аз. Укучыларны китап укуга тарту шактый кыен мәсьәләләрнең берсе. Бүгенге көндә балалар күбрәк телевизор карау, төрле компьютер уеннары уйнау белән мәшгүль. Безнең илебездә укый белмәгән кеше юктыр. Кызганычка каршы, укучыларның матур әдәбият белән кызыксынуы кими. Укучыларның әдәби әсәрне аз укуы, шуның нәтиҗәсендә сөйләм һәм фикерләү сәләтенең түбәнәя баруы, сүзлек байлыгының ярлы булуы безне нык борчый.

Укытучының тере сөйләмен бернинди компьютерлар да алыштырмаса да, фәнгә игътибар арттыру юнәлешендә компьютер технологияләренең роле зур. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә интерактив такталар, компьютерлар белән җиһазландырылган сыйныфлар бар. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында татар теле дәресләренең дәрәҗәсен күтәрүдә, фәнара бәйләнешләр булдыру, шәхес тәрбияләүдә, фикерләү сәләтен үстерүдә, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләр әһәмиятле урын алып тора.

Укучыларны матур әдәбият укуга җәлеп итү максатыннан татар теле укытучылары дәресләрдә интерактив мультимедия “Бала” китапханәсен кулланалар. Бу безнең өчен ярдәмлек кенә түгел, бу безнең өчен шатлык та! “Бала” китапханәсе хезмәткәрләре укучыларны кыска күләмле әсәрләр белән генә таныштырмыйлар. Укытучының эшен шундый җиңеләйткәннәр ки, әсәргә рәсемнәр дә, биремнәр дә (тест һәм сораулар формасында) тәкъдим ителгән. Ә калганы инде укытучы карамагында...

Безнең лицейда өлкән сыйныф укучылары укый, әмма “Бала” китапханәсен, күбрәк кече һәм урта яшьләрдәге мәктәп балаларына адресланса да, дәрестә еш кулланабыз. Әсәрне тыңлый башлауга, укучылар әкият дөньясына кереп чумалар, йөзләрендә самими елмаю. Укучыларыма бик ошый. Кыска күләмле, эчтәлекле, төсле рәсемнәр белән бизәлгән әсәрләр укучының тыңлый белү сәләтен ачыкларга ярдәм итә, аларның хәтерләрен үстерүгә, логик фикер йөртергә өйрәтә. Бу укучыларны кызыксындыра, иҗади эзләнүгә этәрә. Әсәрдән соң бирелгән тестлар һәм сораулар белән эшләү дә уңай нәтиҗәләр бирә. Әсәрләрнең тәрбияви ягы да көчле. Ул укучыларны уйланырга мәҗбүр итә һәм туганнарына, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы, миһербанлы булырга, якыннарын ташламаска, алар турында кайгыртырга өйрәтә. Әсәрләр укучылар күңелендә тирән эз калдыра, телебезнең байлыгына соклану уята. Бер-берсенә карап актив аралаша башлыйлар, бәхәсләшәләр, үзара фикер алышалар, сөйләм байлыкларын арттыралар. Төп геройларга кыскача бәяләмә бирелә. Бу алым укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерергә

булыша. “Бала” китапханәсе материалларын дәреснең төрле этабында, төрле алымнар ярдәмендә кулланырга мөмкин.

Бервакыт борынгы грек фәлсәфәчесе Сократка яңа укучыны алып килгәннәр. Яшь кеше нәфис сөйләм осталыгын үзләштерергә теләгән. Үзенең хыялын тормышка ашыру өчен, ул бик ерак җирләрдән Афинага килгән. Ләкин, берничә минут сөйләшкәннән соң, Сократ аңардан икеләтә түләү сораган.

- Ни өчен? – дип сораган укучы.

- Чөнки сине миңа ике фәннән өйрәтергә туры килер. Сине матур сөйләргә генә түгел, ә тыңлый белергә дә өйрәтергә кирәк, - дип җавап биргән Сократ.

Татарча сөйләмне ишетеп аңлауга ирешү өчен, укытучы балаларны тыңларга өйрәтергә тиеш. Хәбәрнең төп фикерен аера белү, төп уйны ярдәмчеләреннән бүлеп алу – сөйләмне ишетеп аңлауның мөһим сыйфатлары. Рус балаларын татар сөйләмен тыңларга һәм аңларга өйрәтү – дәвамлы процес. Бу – күп көч куюны таләп итә торган эш, ул зур иҗади тырышлык, төрле метод һәм алымнар, җентекләп уйланылган күнегүләр системасы булуын таләп итә. Укытучы дәресен матуррак, кызыграк үткәрергә теләсә, “Бала” китапханәсе сайтына мөрәҗәгать итә ала. Укучы укытучының сөйләменә, тавышына күнегә. “Бала” китапханәсе сайтында дикторларның сөйләме ачык, дөрес, матур яңгырашлы. Үзенең дикциясе белән укучыларны үзенә җәлеп итә. Аудированиягә рус халык әкиятен “Шалкан”, татар халык әкиятләрен “Аю белән бабай”, “Куркак юлдаш”, “Төлке белән каз”, “Кем нәрсә ярата” һәм башка әсәрләрне кулланып була.

“Бала” китапханәсе төрле темаларны ачып бирүдә бик зур ярдәм итә. Дәресне, тәрбия сәгатен тулыландыру өчен файдалы материал. Мәсәлән, 7нче сыйныфта дәреснең темасы “Батырлык эшлисем килә...”. Бу төп теманы өйрәнер алдыннан, “Куркак юлдаш” әкияте белән танышабыз. Әкиятнең темасын билгелибез һәм төп дәрес темасы белән бәйләп китәбез.

Укучыларны дөрес, матур, аңлаешлы, үтемле итеп сөйләшергә өйрәтәбез. Фикеребезне тыңлаучыга җиткерү өчен, сүз арасында канатлы сүзләр, мәкаль, әйтемнәр кулланабыз. Шул рәвешле сөйләмебезне баетабыз, бизибез. Кеше тышкы кыяфәте һәм кылган гамәлләре белән генә түгел, сүзе белән дә матур булырга тиеш. Мәкаль сөйләмгә матурлык, тәэсирлек өсти, билгеле бер нәтиҗә чыгара, үгет-нәсихәт бирә.

Дәрестә укучылар белән мәкальне ничек аңлаулары тикшерелә, бергәләп анализлана. Мәкальне тикшереп, анализлап кына истә калдырып та, сөйләмгә кертеп тә булмый әле. Шуңа күрә минем яраткан алымым: мәкальне сөйләмгә кертү. Мәсәлән, “Уку – энә белән кое казу” мәкаләсенә нигезләнеп кечкенә хикәя төзегез.

“Китап – белем чишмәсе” дигән мәкальне сөйләмгә кертеп диалог төзегез. Бу эш төре төркемнәрдә башкарыла. Укучылар ситуация уйлап чыгарырга тиеш. Укучы уйлый, фикерли, кирәкле сүзләр эзли, мәкальне берничә тапкыр кабатлый, истә калдыра, сыйныф алдында диалогны сөйләп тә бирә.

Тагын бер алым. Текстны укыгач, анализлагач, берничә мәкаль тәкъдим ителә. Кайсы мәкаль әсәргә туры килә? дигән сорау да укучыларны уйландыра.

“Бала” китапханәсе хезмәткәрләре укытучының эшен җиңеләйткәннәр: тирән эчтәлекле әсәрләр тәкъдим итәләр. Мин үз чиратымда, бу әсәрләрнең темасын билгеләдем һәм туры килгән мәкальләр белән баеттым. Әсәргә туры килгән мәкальне сөйләмдә кулланабыз. Укучы әсәрнең темасын да, сюжетын да истә калдыра.

Китапның исеме

Тема

Мәкальләр

1

К.Насыйри “Комсыз эт”

Саранлык

Күпне өмет итсәң, аздан коры калырсың.

Нәфесеңә хуҗа бул.

2

Татар халык әкияте “Аю белән бабай”

Хәйләкәрлек

Берәү карап калды, берәү отып алды.

Көчлегә дә үз көченә генә ышанырга ярамый.

3

Рафис Гыйззәтуллин “Айсылу”

Саранлык

Саран тапса, яшерен ашый

4

Нурихан Фәттах “Велосипедлы Мөнир”

Сүздә тормау

Әйткән сүз-аткан ук.

Егет сүзе бер булыр.

Дуска ялган бер сүз әйтү – үзеңне гомергә алдау.

Күлмәгеңне яңа чакта, намусыңны яшь чакта сакла.

5

Рус халык әкияте “Шалкан”

Ярдәм итү

Аз да җитә, күп тә бетә, бергә булганга ни җитә.

Берлек кайда – көч шунда.

Татулыкта – бәрәкәт.

Тату аш татлы булыр.

Бердәмнең беләге бер

6

Татар халык әкияте “Аю белән хатын”

Изгелек,

шәфкатьлелек

Изгелек иткән юлда калмас.

Кешегә игелек итсәң - үзеңә булышасың.(кытай)

Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек. (чуваш)

7

Татар халык әкияте “Балыкчы аю”

Һәр әйткән сүзгә ышану

Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот.

Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзеңә.

Курыкма тугыз башлы еланнан, курык икейөзле адәмнән.

8

Филиппин халык әкияте “Күбәләкләр ничек барлыкка килгәннәр”

Матурлык

Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.

Кием кешене бизәсә дә, гүзәл итмәс.

9

Татар халык әкияте “Ике ялкау”

Ялкаулык

Дөньяда иң кызганыч кеше – эшкә ялкау кеше.

Иренсәң, иреңгә тимәс.

Кем эшләми, шул ашамый.

Эшләгән ашый, эшләмәгән башын какшый.

Бер кечкенә ялкаулык та зур кайгылар китерә.

10

Резеда Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”

Дуслык

Кеше дуслыкта сынала.

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

Ышанычлы дус, акчадан кыйммәт.

11

Лев Толстой “Төлке белән Кысла”

Хәйләкәрлек

Син төлке булсаң, мин койрыгы.

Хәйләсез дөнья файдасыз.

Белемле кеше югалмас.

12

Абдулла Алиш “Бал корты һәм Шөпшә”

Хезмәт

Агач җимеше белән, кеше эше белән.

Уңган кеше баскан җирдән ут чыгара.

Кулы белгән бал ашар.

Оста коралыннан билгеле.

13

Татар халык әкияте “Куркак юлдаш”

Батырлык

Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка.

Куркуны җиңгән батыр булыр.

Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

Яхшы белән юлдаш булсаң – эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң – башың бетәр.

14

Дәрдемәнд “Өч угыл”

Авыру кешенең хәлен белү

Гадәтләр чәчсәң – холык урырсың, холык чәчсәң – язмышыңны урырсың.

Күркәм холык – гомернең чәчәге.

15

Татар халык әкияте “Кем нәрсә ярата”

Бәхәсләшү

Кем бәхәсләшергә тели, сәбәбен таба.

Бәхәсләшү – сөйләшү түгел.

Бушка бәхәсләшү – эш калдыру.

16

Татар халык әкияте “Төлке белән Каз”

Хәйләкәрлек

Булма син төлке, булырсың көлке.

Көч җитмәсә хәйлә бар.

17

Мәҗит Гафури “Әни белән онык”

Ярдәм итү

Кошның матурлыгы – төсе белән, кешенең матурлыгы – эше белән

18

Рөстәм Мингалим “Канатларың булса”

Хыяллану

Хыялсыз кеше – канатсыз кош.

19

Абдулла Алиш “Бик яхшы сабак алды ябалак”

Аерылмау, әти-әни сүзен тыңлау

Ата-ананы тыңлаган, адәм булган, тыңламаган – әрәм булган.

Зурлар сүзен тыңламаган зур бәлагә юлыгыр.

20

Разил Вәлиев “Тегермән”

Ярдәм итү,

тыңламау

Ике уйла, бер эшлә.

Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма.

Кешенең асылы эштә беленер.

Киңәшле эш таркалмас.

Үзең бел, кешедән сора.

Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма

21

Разил Вәлиев “Өйдәге диңгез”

Хезмәт

Эшнең тәме ахырында.

Эш үзе өйрәтә.

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.

22

Татар халык әкияте “Өч кыз”

Әти-әнинең кадерен белү

Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.

Ана – шәфкать диңгезе.

Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең.

Үз анасына рәхим күрсәтмәгән башкаларга рәхим көтмә.

Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас.


 

Укучыларга сүзләрнең мәгънәләрен мөстәкыйль ачарга тәкъдим итүгә юнәлтелгән сүзлек эше дә ошый. Мәсәлән, “Шәфкатьлелек” һәм “шәфкатьсезлек” сүзләрен ничек аңлыйсың? “Матурлык” нәрсә ул? “Дус” һәм “дошман” сүзләренә аңлатма бирегез һ.б. Сүзләргә синонимнар һәм антонимнар аркылы аңлатма бирү дә укучыларның яраткан алымы. Текстан алынган һәм сөйләмдә еш кулланыла торган сүзләргә антонимнар, синонимнар сайлыйлар һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнәләр. Укылган әсәргә туры килгән фразеологик әйтемнәр билгелиләр, рус эквиваленты белән чагыштыралар. Шулай ук әсәрдән фразеологик әйтемнәрне һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып, аларның мәгънәләрен ачарга тырышу да татар теленә кызыксыну уята. Укыту процессы вакытында эшемне бер тәртипкә салу максатыннан, “Бала” китапханәсе әсәрләренә антоним, синоним, фразеологик әйтемнәр таблицасы төзедем.


 

Әсәрнең исеме

Антоним

Синоним

Фразеологик

әйтемнәр

1

Каюм Насыйри “Комсыз эт”

Комсыз – юмарт;

Комсыз-саран, карун, хирас, кысан;

Авыз ачып калырга

2

Татар халык әкияте “Аю белән бабай”

Муллык -җитешсезлек, мохтаҗлык;

Мул - бай, хәлле, маллы, җитешле, мул тормышлы, мөлкәтле;

Баш белән уйларга

3

Рафис Гыйззәтуллин “Айсылу”

Сөенү –көенү;

Тиз – озак;

Сөенү – шатлану, куану, кинәнү

Үзе дә ашамый, кешегә дә бирми

4

Нурихан Фәттах “Велосипедлы Мөнир”

Яңа – борыңгы, иске, соңгы;

Бүген – иртәгә, кичә;

Риза – каршы;

Яңа – заманча, хәзерге;

Бүген – бу көнгә кадәр, хәзергәчә, әлегәчә;

Риза – килешкән, канәгатьбулган;

Сүзендә тормау;

Тел белән тегермән кору;

5

Рус халык әкияте “Шалкан”

Керешү – тәмамлау;

Ярдәм итү – комачаулау;

Чакыру – керү;

Керешү – башлау, тотыну, кузгалу, башлап җибәрү;

Ярдәм итү – булышу, ярдәмгә килү, ярдәм күрсәтү;

Чакыру – дәшү,өндәү, дәгъват итү, эндәшү;

Ярдәм кулы сузарга

6

Татар халык әкияте “Аю белән Хатын”

хатын-ир;

башлау-бетерү;

кил-кит;

алу-бирү,

кушу,кую,

салу,сату;

Әүвәл-элек,борын заманда,иске заманда;

Башлый-керешү,тотыну,башлап җибәрү,кузгалу;

Бик рәхәтләнеп; бик шатланып;

7

Татар халык әкияте “Балыкчы аю”

Кызыксыну –битараф булу;

Өйрәтү –өйрәнү;

Кыска – озын;

Өйрәтү – укыту, сабак бирү;

Кызыксыну – белергә тырышү, белергә омтылу,

теләк туу;

Кыскарту – киметү, кисү;

Кеше акылы белән яшәү;

8

Филиппин халык әкияте “Күбәләкләр

ничек барлыкка килгәннәр”

Хуҗа – кунак, хезмәтче, чит кеше;

Киң күңелле – усал

Матур-ямьсез, котсыз, шыксыз, коточкыч;

Киң күңелле –мәрхәмәтле,рәхимле, миһербанлы,кеше хәленә керү, шәфкатьле;

Матур- гүзәл, чибәр, күркәм,ямьле,нәфис,нәзакәтле,

килешле,сөйкемле;

Тәкәббер- буйсынмас, баш имәс,эре,һавалы,мактанчык,горур;

Кими –азая, әзәя, төшерү (бәяне);

Мондый тамаша үтмәс;

9

Татар халык әкияте “Ике ялкау”

Ялкау-уңган,тырыш,

Җитез;

Иренү-тырышу;

Чыдый-сына;

Ач-тук;

Ялкау-иренчәк,наян,тик йөрүче;

Кеше-адәм,инсан,бәндә;

Тәмле-татлы,баллы,шикәрле,ләззәтле

Иренү-ялкаулану;

Чыдый-түзә,сабыр итә,күтәрә ала;

Ач-ачыгулы,ачыккан,ашыйсы килгән;

Чиләгенә күрә капкачы;

Тырай тибеп йөрү;

10

Резеда Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”

Иркен-кысан;

Дус –дошман, көндәш, ят;

Талгын-ярсу;

иркен-киң;

дус-дус-иш,ахирәт,иптәш;

талгын-тыныч,тын,тымызык,тонык;

Тау кебек тору;

Рәнҗетергә мөмкинлек бирмәү;

Ахирәт дуслар;

11

Лев Толстой “Төлке белән Кысла”

Күптән-күптән түгел;

Чап-йөгерү,җилдерү;

Күптән-шактый вакыт элек,әллә кайчан,байтактан,бик күптән;

Күптән түгел-бая гына,яңарак,шушы арада;

Тар-мар итү;

Ялт итеп килеп чыкты;

Көтмәгәндә килеп чыкты;

12

Абдулла Алиш “Бал корты һәм Шөпшә”

Тырышып-ялкауланып;

Ашык-әкрен кылану,сабыр итү;

Өмет-өметсезлек;

Рөхсәт бирәм-тыям

Тырыш-дәртле,ихласлы,эшчән;

Ашык-кабалану,кызулану,абалану;

Соңгы-актык,ахыргы,азаккы,соң;

Өмет-ышаныч,таяныч;

Рөхсәт бирәм-рөхсәт итү,ризалык бирү,килешү,юл кую,ирек бирү;

Ару-талуны белмичә;

Армый-талмый;

Аннан-моннан эшләү;

13

Татар халык әкияте “Куркак юлдаш”

Куркак-кыю,батыр

Ти-тимә;

Үлгән-туган;

Куркак-йөрәксез,өркәк,кыюсыз;

Тию-орыну;

Үлү-вафат булу,дөньядан китү,арадан китү;

Шыпырт-акрын,тын гына,шым гына

Ни булса, шул булыр;төшеп калганнардан түгел;

Чыпчык йөрәк;

14

Дәрдемәнд “Өч угыл”

Кечкенә-зур, олы, өлкән;

Татлы-тәмсез;

Яхшы-начар;

Кечкенә-вак,бәләкәй,нәни,кечтеки;

Яхшы-хуш,әйбәт,шәп,ярыйсы;

Исәнлек-саулык,сәламәтлек,сихәтлек;

Җан дусты;

15

Татар халык әкияте “Кем нәрсә ярата”

Яшәгәннәр-үлгәннәр;

Җыелалар-табылалар;

Сөйләшәләр-тыңлыйлар, дәшмиләр;

Тук-ач;

Бәхәсләшәләр-килешәләр;

Яшәү-тору, гомер итү, көн күрү, тормыш итү, яшәп яту;

Җыелу-җыелышу, туплану;

Азык-ашамлык,ризык,җим,нигъмәт;

Бәхәсләшәләр-сүз көрәштерү, низаглашу,тавышлану;

Телеңне йотарсың;

Сиңа яраган,миңа ярамый;

16

Татар халык әкияте “Төлке белән Каз”

Боегып-шатланып;

Көлә-елый;

Ашыйм-туклану,ризыклану;

Боегып-күңелсезләнү,моңсулану,

Көлә-елмаю;

Эзе суынган,эзе дә калмаган;

Юкка чыккан;

Буш кул белән;

Коры калу;

17

Мәҗит Гафури “Әни белән онык”

Җыештырган-тараткан;

Пешерү-әзерләү,көйләү,аш-су әзерләү;

Кайтарган-кайтарып биргән,кире биргән;

Уң кулы;

18

Рөстәм Мингалим “Канатларың булса”

Сагыну-шатлану;

Кызыгу-күз төшү,көнләшү;

Сагыну-юксыну,ямансулау,зарыгу;

Хыялларда йөзү;

19

Абдулла Алиш “Бик яхшы сабак алды ябалак”

Адашкан-табылган;

Сабак-гыйбрәт,үрнәк,дәрес;

Ерткыч-җәнлек,җанвар,кыргый хайван;

Зарлана-сукрану,сыкрану,шыңшу;

Кайгы-хәсрә, сагыш, көенеч, бәла, михнәт,авырлык;

Аптырау-югалып калу,коелып төшү;

Адашкан-саташу,буталу,ялгышу;

Борчуга дучар булу;

Ботка пешердең, үзең аша;

Гыйбрәт өчен

20

Разил Вәлиев “Тегермән”

Көлү – елау, нәфрәтләнү,үксү;

Хәзер-хәзерге вакытта,бүгенге көндә,хәзерге чорда,хәзерге заманда;

Мәшәкать-уй,борчу,кайгы,авырлык;

Күрше-янәшә;

Шатлык-куаныч,сөенеч,

кинәнеч,күңел күтәренкелеге;

Тую-күрәсе килмәү,күңел бизү,туеп бетү,гарык булу;

Шаккатты-гаҗәпләнү,хәйран калу, сәерсенү,аптырап калу,таң калу;

Кул кычыта;

21

Разил Вәлиев “Өйдәге диңгез”

Эш-ял,эшсезлек;

Коры-дымлы,юеш пычрак, чи;

Давыллы-тыныч;

Эш-шөгыль,гамәл,хезмәт;

Коры-корыган,кипкән,сусыз;

Давыл-өермә,буран,җил-давыл;

Өметле булу;

Ышанычлы булу;

22

Татар халык әкияте “Өч кыз”

Тук-ач;

Дәшә-дәшми;

Аерыл-күрешү, кушылу;

Дәшә-эндәшә,җавап бирү,җавап кайтару,мөрәҗәгать итү;

Әверелгән-әйләнү;

Ана-әни,әнкәй,өммә,вәлидә;

Асыл зат;мәшәкать белән мәшгүль;

“Бала” китапханәсе әсәрләрен кулланып, изложение язу да бик уңайлы алым. Укучы диктор укыганны тыңлап, истә калдырып, фикерне эзлекле һәм төгәл бирергә тиеш. План төзи белү – текстны истә калдыру өчен ярдәм итә торган эш. Бу юнәлештә өйрәнгән әсәргә гади план төзи бару, пландагы сорауларга төгәл җаваплар бирергә өйрәтү –бәйләнешле сөйләм үстерүнең бер төре. Шуңа күрә изложениене язганда төрле вариантларны куллану мөһим: текстны үзгәртмичә язу, планда күрсәтелгәнчә язу, иң ошаган, иң мөһим өлешне аерып алып яки әсәрдән өзекләр кушып, сөйләүченең затын үзгәртеп язу, кыскартып язу һ.б. һәр дәрес укучының сүзлек байлыгын арттыруга корылса гына дөрес сөйләү һәм дөрес язуга ирешергә мөмкин. Укучыларым белән филиппин халык әкияте “Күбәләкләр ничек барлыкка килгәннәр”, Резеда Вәлиеваның “Кыңгырау чәчәк”, Дәрдемәндның “Өч угыл” әсәрләре буенча изложения үткәрелде.

Кеше гомер буе сөйләм телен камилләштерә. Сөйләм телен үстерүдә укытучының да, укучының да озак һәм бөртекләп эшләве кирәк. Сөйләм теле өстендә системалы рәвештә эшләү уңышларга китерә. “Бала” китапханәсе шушы бурычны тормышка ашырырга киң мөмкинлек ача. Шулай итеп, “Бала” китапханәсе безнең укыту процессында зур ярдәм күрсәтә.

Китап – тормышыбызда киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Мультимедия “Бала” китапханәсе дә укучыларымның күңелендә җылы хисләр калдырды. Чыннан да, “Бала” китапханәсе тәэсирле, аңлаешлы, үзенчәлекле сайт. Һәрбер укытучы, тәрбияче дәрестә “Бала” китапханәсе материалларын файдалана ала.

Кулланылган әдәбият

Китапханә “Бала” РФ сайты.

Ф.С. Сафиуллина Татарча-русча, русча-татарча антонимнар сүзлеге. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2003. – 128 б.

Ш.С. Ханбикова, Ф.С. Сафиуллина “Синонимнар сүзлеге” – “Хәтер” нәшрияты, Казан,1999

Ф.Ф. Харисов Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни – методик нигезләре / Русчадан Н.К. Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф,2002. – 367 б

С.Ф. Гарифуллин Татарча-русча-инглизчә фразеологик сүзлек. -Казан: Татарстан республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2010. – 296 б.


ТАБАДАН ЯҢА ТӨШКӘН КИТАПЛАР

Сәхнәдә берничә кыз өстәл янында китап укый. Өстәлдә китаплар.

Салмак кына музыка яңгырый. Сәхнәгә Алия чыга һәм Мәҗит Гафуриның “БАЛАЛАР ҺӘМ КИТАП” дигән шигырен укый.

Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,

Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулына;

Һәммәсе дә колакларын торгызганнар,

Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.

Утыралар китап укып, күңел ачып,

Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып;

Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,

Кайчагында көлешәләр шыркылдашып.

Кайчагында әллә кемне кызганалар,

Уфылдашып, әкрен генә кузгалалар;

Ахрысы бу китап бик күңелледер.

Күз дә алмый укый аны бу балалар.

Алия: Хәерле көн , кызлар!

Кызлар: Хәерле көн, Алия! Сезне күрүебезгә бик шат!

Алия:Табадан яңа төшкән китап укыйсызмы?

Кыз: Әйе! Нәкъ эзенә бастың!

Кыз: Алия, вакытында килеп җиттең. Утыр, яныбызга.

Алия: Нинди телдә китаплар укыйсыз, кызлар?

(Ләйсән Мәҗит ГАФУРИНЫҢ “АНА ТЕЛЕ” шигырен укый. )

Ләйсән: Үз ана телем-минем өчен матур, иң тәмле тел,

Үз телем-үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Шул ана теле белән мин максудымны аңлатам.

Шул анам теле белән “бала” диләр анам-атам.

Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,

Шул тел аркылы укып, белеп булырмын чын адәм.

Мин бала чактук “әти-әни”дидем шул тел белән,

Һәм дә әнкәм дә миңа ”бәбкәм” дигән шул тел белән.

Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм.

Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм .

Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,

Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.

 

Һәрбер укучы тамашачыларны сатуга чыккан яңа китаплар белән таныштыра. Китапның авторын, исемен әйтә һәм кыскача эчтәлеген сөйли. Иң кызык урыннарын укыйлар.

Мәҗит Гафуриның “АНА БЕЛӘН КЫЗ” шигырен 2 укучы укый.

АНА: Укы, аппагым,

Нәкъ укыр чагың;

Белдеңме, балам,

Кичке сабагың?

КЫЗЫ: Әнкәем, җаным,

Белдем сабагым,

Бүген мәктәпкә

Барамын тагын.

АНА: Шулай ит, бәбкәм,

Укудан тап ямь;

Укуың күреп

Шатлана әнкәң.

Күземнең нуры,

Күңелем хозуры.

Класстан тыш чаралар


 

Тема:А. С. Пушкин һәм Г. Тукайга багышланган КВН

КВНга әзерлек алдан ук башлана. А. Пушкин һәм Г. Тукай биографиясен, шигырьләрен, әкиятләрен укып чыгалар. Һәр команда эмблема ясый, үз командасына исем сайлый, хөкемдарларга бүләк ясыйлар.

Зал матур итеп бизәлә. Түрдә – А. Пушкин һәм Г. Тукай портретлары. Аларның әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр, плакатлар эленә.

Кичә барышы

С. Сәйдәшевның “Шәрекъ биюе” көе яңгырый.

Алып баручы:

Яшел имән-диңгез култыгында;

Алтын чылбыр тора бәйләнеп:

Өйрәтелгән мәче йөри шунда

Чылбыр белән көн-төн әйләнеп;

Уңга бара мәче, җырлар җырлый,

Әкият сөйли китеп сул якка. . .

А. С. Пушкин һәм Г. Тукайга багышланган бәйгебезне башлыйбыз. КВНда 2 команда катнаша. Уенга бары тик уңган, тапкыр, зирәк, төскә матур, акыллы укучылар гына килгән. Хөкемдарлар белән танышыйк.

Күңелле музыка яңгырый. Сәхнәгә командалар чакырыла. Сәламләү өчен сүз һәр командага бирелә.

Алып баручы:

Хәзер, дуслар , көч сынашыйк.

Батырлар алга чыксын.

Зирәклеген, тапкырлыгын

Булганлыгын күрсәтә алсын.

1тур.”Сынатма , капитан!”-дип атала. А.С. Пушкин һәм Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышлана.

1к: А. С. Пушкинның әнисенең исеме ничек? (Надежда Осиповна)

2к: Г. Тукайның әтисенең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф)

1к: А. С. Пушкинның әтисенең исеме ничек?(Сергей Львович)

2к: Г. Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)

1к: А. С. Пушкин балачагында нинди телдә әйбәт сөйләшкән? (Француз телендә)

2к: Г. Тукай балачагында нинди телдә әйбәт сөйләшкән? (татар телендә)

1к. А. С. Пушкин балачагында кайда сәгатьләр буе утырган? (китапханәдә)

2к: Г. Тукай ничә ел яшәгән? (27 ел яшәгән)

1к: А. С. Пушкинның иң яраткан ел фасылы? (Көз)

2к: Г. Тукай нинди ел фасылында туган? (Яз көне)

1к: Г. Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавыч авылында)

2к: А. С. Пушкин “Руслан һәм Людмила”поэмасын ничә яшендә яза?

(18 яшендә)

1к: Г. Тукай яшәгән урыннарны санап чыгыгыз. (Кушлавыч, Сасна,Өчиле,Кырлай, Казан, Уральск)

2к: “Ул минем бердәнбер дустым. Миңа аның белән булганда гына күңелсез түгел.” – дип язган А.С.Пушкин үзенең дусларына. Кем турында сүз бара?

(Арина Радионовна)

1к: Г.Тукай рус шагыйрьләреннән кемнәрне яратып укый? (Пушкин, Лермонтов, Тютчев )

2к: Пушкинның яраткан язучылары кемнәр? (Гомер, Руссо, Крылов, Державин)

1к: Г. Тукайның гимн урынына кулланылган шигыре? (“Туган тел”)

2к: Лицейда имтиханнар биргәндә, Пушкин үзенең “Царское село истәлекләре” дигән шигырен укый. Шигырь соклану тудырган.

Менә Державинны кем алаштырыр! – дип кем кычкырган?

Алып баручы: Һәр кешенең дә җанында шигърият ята диләр. Шигърият – ул матурлык, чисталык, һәм мәхәббәт дигән сүз! Кеше гомере буе әнә шуларга тугрылыклы булыпяшәргә тиештер. Ә без үзебезнең Тукайны бик яраткан кебек, Пушкинны да хөрмәт итәбез, шигырьләрен күңелләрдә йөртәбез.

2 тур. ШИГЫРЬНЕҢ ИСЕМЕН ӘЙТ!

1к:

Рәшәткәм, дымлы төрмәдә мин,

Тоткын үскән яшь бер карчыга.

Моңлы дустым җилпеп канатларын,

Канлы җимен чукый каршымда. ( А. Пушкин “Тоткын” – “Узник”)

2к.

Мин торам кырларда,

Болында, урманда!

Уйныймын , очамын.

Якты көн булганда

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

(Г. Тукай “Бала белән күбәләк”)

1к:

-Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

(Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”)

2к.

Дустым минем авыр елларымның,

Күгәрченем, хәлсез сердәшем,

Тынлыгында нарат урманының

Күптән мине ялгыз көтәсең. ( А. Пушкин “Няняга” – “Няне”)

1к:

Кышкы ямьсез юл буйлап

Тройка алга омтыла,

Бертуктаусыз кыңгырау чыңлап,

Күңелне талчыктыра. ( А. Пушкин “Кышкы юл” – “Зимняя дорога”)

2к:

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән

Гали аны чирәм белән кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый-сакалын селкетә.

(Г. Тукай “Гала белән кәҗә”)

Алып баручы: Әкият ул – могҗиза. Һәр халык үз хыялын, үз өметен әкияткә салган. Әкиятне сабыйлар да, олылар да ярата. А.С.Пушкин 6 әкият язган. Әкиятләрнең исемнәрен әйтеп чыгыгыз.

“Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкият.”

“Салтан патша белән аның данлы, куәтле улы баһадир князь Гвидон Салтанович һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият.”

“Патшаның үлгән кызы һәм җиде баһадир турында әкият.”

“Балыкчы һәм балык турында әкият.”

“Алтын әтәч турында әкият.”

“Аю турында”


 

Габдулла Тукай язган әкиятләрнең исемнәрен әйтеп чыгыгыз.


 

“Шүрәле”

“Су анасы”

“Кәҗә белән Сарык хикәясе”

“Алтын әтәч”

“Мияубикә”

3тур.ӘКИЯТ АРТЫННАН ӘКИЯТ.

Бу геройларның исеме ничек икән?

1к:Карт, усал, аңа бик күп байлык кирәк. Аның карты бар. Ул аны хөрмәт итми, киресенчә, кимсетә. (Карчык)

2к:Суда яши. Чәчләре озын. Аның тарагы бар. Су буенда басмада чәчләрен тарый. (Су анасы)

1к:Кара урманда яши. Бармаклары озын. Кешеләрне кытыкларга ярата. Борыны кәкре. Маңгаенда бер мөгезе бар. (Шүрәле)

2к:

Акылсыз, башы бар.

Аңа ялчы кирәк.

Аш та пешерсен,

Ат та карасын,

Балта остасы да булсын.

Тик акчаны күп сорамасын. (Поп)

1к:Бу патша яшь бикәгә өйләнә, сугышка китә. Улы туа. Хатынын һәм улын югалта. Гвидон исемле улы данлы, куәтле була. Бик озак эзли. Соңыннан кадерле кешеләрен таба.(Салтан)

2к:Кырлай авылында яши. Көчле. Батыр. Эшләргә ярата. Тапкыр. (Былтыр)

1к:Ул яшь, сөйкемле. Алсу йөзле. Аны урманда агачка бәйлиләр. Җиде баһадир белән очраша. (Патша кызы)

2к:Йокларга ярата. Төшендә тычканнарны, күселәрне күрә. Сөт ярата.

(Песи)

1к:Ир белән хатын аларны өйләреннән куа. Кырда юл өстендә бүре башын табалар. (Кәҗә, Сарык)

2к. Ап-ак йөзле, зифа буйлы, акыллы, кара чәчле. Тик тәкәббер, үзсүзле, бик тә көнче. Ул көзгегә еш карарга ярата. (Патшабикә)

4тур.ӘКИЯТ ШУЛАЙ БАШЛАНА.

Һәрбер әкиятнең башламы була. Алар төрлечә башлана. Мин сезгә әкиятнең башламын укыйм, ә сез әкиятнең исемен әйтегез.

1к:Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

Асраганнар бер кәҗә берлә бер сарык, -

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

2к:Саубуллашып бикә белән,

Сәфәр чыга патша илдән.

Тәрәз төбендә хатын,

Көтеп кала патшасын.

1к:Зәңгәр диңгезнең нәкъ кырыенда.

Карт белән карчык яши булганнар;

Искереп беткән бер землянкада

Нәкъ 33 ел бергә торганнар.

2к:Җәй көне . Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм,

Чәчрәтәм , уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәмем дип уйлагач.

1к:Еракта түгел, якында,

Җиде диңгез артында

Додон патша торган, ди

Яман зәһәр булган, ди.

2к:НәкъКазан артында бардыр бер авыл-

Кырлай , диләр;

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлый” , диләр.

1к.

Ал аякларга башын куйган да йоклый,

Төштә дә тычкан, күсе халкы белән ул эш күрә.

2к:Өч кыз тәрәз төбендә

Кичен җеп эрләгәндә:

“Булсам мин бер патшабикә,”-

Дип берсе сүз башлап китә

5тур. Серле предмет.

Кайбер әкиятләрдә, әкият геройлары берәр тылсымлы әйберөчен көрәшәләр, авыр мәсьәләләр чишәләр. Хәзер сезгә дә мәсьәлә чишәргә туры килер. Бу зәңгәр тартмада предмет. Тартмадагы әйбер А.С.Пушкин әкиятеннән алынган. Сез миңа сораулар бирегез,ә мин сезгә “Әйе”, “Юк”дип кенәәйтәчәкмен.

(көзге, алма)

6тур.ӘКИЯТ ГЕРОЙЛАРЫНЫҢ ПАРАДЫ.

Геройларны танырсыз микән?

Музыка яңгырый. Сәхнәгә әкият геройлары чыга. Укучылар әкият геройларының сүзләрен әйтәләр, командалар аларны танып исемнәрен атыйлар.

– Шулай да кыз сөйкемлерәк

Алсурак һәм ак йөзлерәк (көзге)

– Кара монда, Хатын!-

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын,-

Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык. (ир)

– Һай, балалар!

Тозакка килеп капканнар,

Лачын кошларым минем!

Килде,аһ! Әҗәл көнем! (патша)

– Кайда минем алтын тарак? Бир! (Су анасы)

– Тукта, әби,

Син көт мине әз генә...

Этне тыярмын үзем.

Һәм садака бераз гына

Алып чыгармын мин сиңа.(кыз)

– И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең,

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең? (Шүрәле)

7. –Исәнме! Кыз матуры,

Бул, әйдә, патша хатыны

Һәм сентябрь ахрына

Тап бер баһадир миңа. (Солтан патша)


 

7тур.ШҮРӘЛЕ СОРАУЛАРЫ.

1. Кәҗә белән Сарык юл өстендә нәрсә табалар?

А. аю башы. Б. төлке башы. В. буре башы.

2. Мияубикә төштә нәрсә күрә?

А. тычкан. Б. балык. В. сөт.

3. Авыл малае Су анасының нәрсәсен урлый?

А. тазын. Б. тарагын. В. туфлиен.

4. Яшь егет кайсы авылда яши?

А. Катмыш. Б. Кырлай. В. Кыерлы.

5. Шүрәле бүрәнә ярыгына нәрсәсен кыстыра?

А. бармагын. Б. аягын. В. башын.

6. Ир белән хатын нәрсәләр асраганнар?

А. Сарык белән Кәҗә. Б. Сарык белән Эт. В. Кәҗә белән Сыер.

8тур. Галим мәченең сораулары.А.С.Пушкинның әкият геройларыннан иң акыллы, иң белемле, иң тапкыр галим мәче. Күпме ул әкиятләр, җырлар белә! Ә сезгә ул берничә сорау әзерләгән.

Поп белән Балда кайда очрашканнар?

А) урманда; Б) базарда В) кырда

Җиде баһадирның этләренең кушаматы?

А) Соколко; Б) Шарик; В)Жучка

Король Елисейгә яраткан бикәсе кайда икәнен нәрсә әйтә?

А) җил; Б) ай; В) елга

Падишахның үлгән кызы кайда йоклый?

А) кыя; Б) кыр; В)тау

Патша кызының матурлыгына кем көннәшә?

А) үги анасы; Б) нянясы; В) апасы

Яшь бикә улы Гвидон белән диңгездә нәрсәдә йөзәләр?

А) чиләктә; Б) мичкәдә; В) көймәдә

 

ХӨКЕМДАРЛАР ҖИҢҮЧЕ КОМАНДАНЫ БИЛГЕЛИ.

ЙОЛДЫЗЛЫ СӘГАТЬ

Тема:Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

Максат:

Гадәти булмаган форма ярдәмендә укучыларның белемнәрен йомгаклау

Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү.

Татар теленә,туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:карточкалар, фоторәсемнәр, йолдызчыклар, музыка.

Уен барышы.

Уенда 5 укучы катнаша. Икенче турдан башлап биш уенчының берсе (йолдызы аз булганы) уеннан чыгарыла. Бишенче турга ике уенчы кала.

1 тур.ШАГЫЙРЬЛӘР-ЯЗУЧЫЛАР.

Бирем: сезнең алдыгызда шагыйрьләр һәм язучылар портретлары. Кайсы шагыйрь яисә язучы турында сүз бара, шул санны күтәрергә кирәк. Дөрес җавап өчен бер йолдыз.

А.АЛИШ.

Г.ТУКАЙ.

М.ҖӘЛИЛ

Ш.ГАЛИЕВ

Ә.ФӘЙЗИ

Кем апрель аенда туа һәм апрель аенда үлә?(2)

Кайсы шагыйрьнең Чулпан исемле кызы була?(3)

Кем кайбер лирик шигырьләрен Зәйтүнә Мәүлидовага багышлый?(2)

Кем “Чукмар һәм Тукмар” әкиятен язган?(1)

Кемне кечкенә чакта Апуш дип йөрткәннәр?(2)

Шәвәли кемнең оныгы?(4)

Кем үзенең әсәрләрендә халык әкиятләре “Су анасы“,”Шүрәле”сюжеты файдаланылган?(2)

Кем “Тукай” романын иҗат итә?(5)

Кем Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты? (4, 5)

2тур.АВЫЛ-ШӘҺӘР.

Бирем: сезнең алдыгызда авыл һәм шәһәрләр исемнәре, кайсы авыл яисә шәһәр турында сүз бара, шул санны күтәрергә кирәк.

КУШЛАВЫЧ.

КАЗАН.

УРАЛЬСК

КЫРЛАЙ.

УФА.

Г.Тукай кайсы авылда туган?(1)

Кайсы шәһәрдә Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе бар?(2)

Кайсы шәһәрдә Г.Тукай өч класслы рус мәктәбендә укый?(3)

Кайсы авылда скульптор И.Новосёлов Тукайга һәйкәл куйган?(1)

Г.Тукайның кабере кайсы шәһәрдә (яисә авылда)? (2)

Кайсы авылда скульптор Б.Урманче Г.Тукайга һәйкәл куйган?(4)

Г.Тукай кайсы шәһәрдә сәяхәттә булган?(5)

3 тур.ИСЕМНӘР.

Бирем: сезнең алдыгызда Г. Тукайның якын кешеләренең исемнәре, фотолары. Кем турында сүз бара, шул санны күтәрегез.

ӘХМӘТША.

ГАЗИЗӘ.

СӘГЪДИ.

МӘМДҮДӘ.

Г.Тукайның Казандагы анасының исеме ничек?(2)

Габдуллага А.С.Пушкинның алтын әтәч турында китабын кем укырга бирә?(1)

Г.Тукайның әнисенең исеме ничек?(4)

Г.Тукайның рус теле укытучысының исеме ничек?(1)

Г.Тукайның Кырлайдагы әтисенең исеме ничек?(3)

4 тур.МОНДА НӘРСӘ ЯЗЫЛГАН?

13-25-4-33 12-25-13 10-6-23-10-6-13-33 1-15-19-24

18-34-4-6-11 8-19-15_-_8-19-16 18-19-10-1-9 2-19-11-5-30-12.

Тамашачылар өчен викторина.

Г.Тукай нинди гаиләдә туа?

Г.Тукай кем?

Г.Тукай нәрсәләр язган?

Аның беренче рус телендә укыган китабының исеме ничек?

Ул ничә ел яшәгән?

”ШҮРӘЛЕ” әкиятендәге егетнең исеме ничек?

Г.Тукайга бөек рус әдипләреннән кемнәрнең йогынтысы зур булган?

Кәҗә белән Сарык башын табучылар?

Су анасы нәрсәсен югалткан?

Безнең гаиләдә ничә кеше?

Тукай образын матур әдәбиятта кайсы шагыйрьләр,

язучылар сүрәтләде?

Г.Тукайның гимн урынына кулланылган шигыре?

Казанга кайту хыялы тасвирланган шигырен атагыз?

Тукай исеме белән бәйле нинди урыннарны беләсезме?

5тур.КОМПОЗИТОРЛАР.

Бирем: сезнең алдыгызда композиторларның сүрәтләре.

Ф.ЯРУЛЛИН

Ә.БАКИРОВ

З.ЯРУЛЛИН

С.СӘЙДӘШЕВ

Н.ҖИҺАНОВ

Р. ГӨБӘЙДУЛЛИН

”ШҮРӘЛЕ” балетының авторы кем?(1)

”СУ АНАСЫ” балетының авторы кем ?(2)

”ТУКАЙ МАРШЫ”музыкасының авторы кем?(3)

“Кисекбаш” балетын кем язган? (6)

”КЫРЛАЙ” симфоник поэмасының авторы кем?(5)

Җиңүчегә сүз бирелә.

Йолдызлы сәгать

Тема: “ Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы”

Максат: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы буенча алган белемнәрне камилләштерү.

Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү.

Муса Җәлил мисалында Ватанны сөюче патриот тәрбияләү.

Җиһазлау: фоторәсемнәр, карточкалар, йолдызчыклар, “Кыш” рәсеме.

Уен барышы:

1 тур.АВЫЛ – ШӘҺӘРЛӘР.

Бирем: сезнең алда авыл һәм шәһәрләр исемнәре. Кайсы авыл яисә шәһәр турында сүз бара, шул санны күтәрергә кирәк. Дөрес җавап өчен бер йолдыз.

Мостафа

Оренбург

Мәскәү

Казан

Берлин

Муса Җәлил кайда туган? (1)

Муса Җәлил “ Хөсәения ” мәдрәсәсендә укый. “ Хөсәения ”

мәдрәсәсе кайсы шәһәрдә урнашкан? (2)

Кайсы шәһәрдә “ Кызыл йолдыз ” газетасында Мусаның “Бәхет”, “ Ил халкына ”, “ Ирек бәйрәмендә ”, “ Кызыл әләмгә ” кебек шигырьләре дөнья күрә? (2)

Моабит төрмәсе кайсы шәһәрдә урнашкан? (5)

Муса Җәлил кайсы шәһәрдә К. Нәҗми, Һ. Такташ, Г. Кутуй белән таныша? (2)

Кайсы шәһәрнең китапханәсендә Муса Җәлил Г.Тукай, М. Гафури, Дәрдмәнд, Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Некрасов әсәрләре белән таныша? (2)

Кайсы шәһәрдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бар? (4)

Кайсы шәһәрдә Җәлил Ломоносов исемендәге университетның әдәбият бүлегендә укый?(3)

Кайсы шәһәрдә Җәлил Татар Дәүләт опера театрының әдәби җитәкчесе булып эшли? (4)

Кайсы шәһәрдә Мусаның “Иптәшкә” исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга? (3)

2 тур. ИСЕМНӘР.

Бирем: сезнең алда Муса Җәлилнең якын кешеләренең исемнәре, сүрәтләре. Кем турында сүз бара, шул санны күтәрегез.

Әбүбәкер

Мостафа

Ибраһим

Гыйльмия

Хәдичә

Чулпан

Рәхимә

Зәйнәп

Муса Җәлилнең бабасы авылның көтүчесе булган. Аның 5-6 баласы үскән. Икмәккә дә туеп тормаганнар. М. Җәлил-

нең бабасының исеме ничек? (1)

М. Җәлилгә 6 яшь тулгач, кем белән мәдрәсәгә йөри башлый? (3)

Әбүбәкер бабайның иң кече улы Мусаның әтисе. 8-9 яшендә ул кызыл мал кибетенә малайлыкка эшкә бирелә. Берничә елдан соң аны приказчик итеп куялар. Зирәклеге аркасында үзлегеннән татарча һәм русча укырга-язарга өйрәнә. М. Җәлилнең әтисенең исеме ничек? (2)

1928нче елда Мусаның әнисе үлә. Бер сеңелкәшен үзе янына Мәскәүгә китерә һәм балалар йортына урнаштыра. Кем ул? (5)

Бу шигырь юллары кемгә багышланган? (6)

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем.

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

М. Җәлилнең әбисе җырлар яза торган булган. Аның исеме ничек? (4)

Мусаның әнисе күңелендә дә моң чишмәсе типкән. Мусаның әнисенең исеме ничек? (7)

Муса Җәлил сеңелләре? (5-8)

3 тур. Муса Җәлилнең балачагы.

Муса шыгрым тулы мәчеттә яттан нинди Коръән сүрәсен укыган? (3)

“ Ясин ”

“ Әлхәм “

“ Тәбәрәк ”

“ Аятел Көрси ”

Муса нәрсә оештырырга ярата иде? ( 2, 4, 5 )

Концерт

“ Печән өмәсе ”

Картларга ярдәм

Әдәби кичәләр

Спектакль

Бик кечкенәдән үк Муса кемнең шигырьләрен яттан белә иде? ( 5 )

Г. Тукай

А. Пушкин

Утыз Имәни

Дәрдмәнд

М. Гафури

Мусаның иң яраткан фәне? ( 2, 4 )

Уку

Математика

Җыр

Рәсем

Язу

Муса Җәлил балык каптырырга, су коенырга яраткан Мостафа авылы елгасы? ( 2 )

Нил

Нит

Нократ

Нива

4 тур. Саннар безгә ниләр сөйли?

Бирем: сезнең алдыгызда даталар язылган карточкалар, аларга тәртип номерлары куелган. Вакыйганы атагач, шуңа туры килгән номерны күтәрергә кирәк.

1956 ел 2 февраль

1906 ел

1957 ел 22 апрель

1919 ел

1923 ел

1944 ел 25 август

1. Муса Җәлил ничәнче елда туган? ( 2 )

2. Ничәнче елда М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде? ( 1 )

3. М. Җәлилнең ничәнче елда беренче шигыре “ Кызыл йолдыз ”

газетасында басыла? ( 4 )

4. Ничәнче елда М. Җәлилне һәм җәлилчеләрне Плетцензее төрмәсендә гильотинада үтерәләр? ( 6 )

5. М. Җәлил ничәнче елда Татар рабфагына укырга керә? ( 5 )

6.М. Җәлил ничәнче елда Ленин премиясенә лаек була? ( 3 )

5 тур. Композиторлар.

Бирем: сезнең алда композиторларның сүрәтләре.

С. Сәйдәшев

Н. Җиһанов

Ф. Яруллин

М. Яруллин

Ә. Фәйзи

Р. Яхин

1. М. Җәлилнең “ Җырларым ” шигыренә кем музыка язган? (1)

( “Җырларым” җыры яңгырый )

2. М. Җәлилнең “Дулкыннар” шигыренә кем музыка язган? (6)

( “Дулкыннар” җыры яңгырый )

3. М. Җәлилнең “ Тик булса иде ирек ” шигыренә кем музыка язган? (3)

( “Тик булса иде ирек” җыры яңгырый )

4.“ Җәлил” операсын кемнәр иҗат иткән? (2, 5)

5. М. Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” әсәре буенча язылган вокаль-симфоник поэманың авторы кем? (4)

6 тур.Шигырьләр.

Таблода “ Кыш ” рәсеме.

Бирем: Бер минут эчендә хәрефләрдән М. Җәлилнең шигыренең исемен төзегез. ( “Кышкы шигырь”)

Нәтиҗә:

Икенче турдан башлап биш уенчының берсе (йолдызы аз булганы) уеннан чыгарыла. Алтынчы турга ике уенчы кала.

Җиңүче шигырь укый һәм бүләк белән бүләкләнә.
 

Класс сәгатьләре

Берничә ел В.Казыйхановның “Әдәплелек дәресләре” буенча дәресләр үткәрдем. Бу дәреслекнең тәрбияви әһәмияте бик зур икәненә төшендем. В.Казыйхановның “Әдәплелек дәресләре” нә нигезләнеп, аларны киңәйтеп, үземнең дәрес эшкәртмәмне төзедем. Дәрес эшкәртмәмдә үзебезнең төбәгебез шагыйре Ш.Маннурның иҗатыннан “Өч васыять” әкиятен кулландым.Балаларны “акыллы, тәртипле бул” дип кенә тәрбияле итеп булмый. Аларда яхшы сыйфатлар булдыру өчен төрле мисаллар буенча сөйләшү,анализлау, укучыларның үз бәя бирүләре, фикерләрен әйтә белүләре мөһим.

ТЕМА:“УКУ АВЫР БУЛСА ДА,

ҖИМЕШЕ ТАТЛЫ.”


 

МАКСАТ:1.Укучыларның белемгә кызыксыну һәм фикерләү сәләтен үстерү максаты белән милли төбәк компоненты элементларын дәрестә куллану.

2.Логик-фикерләү дәрәҗәсен тест аша билгеләү.

3.Коммуникатив ситуация тудырып укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.


 

ҖИҺАЗЛАУ: ”Лото” уены өчен мәкальләр, тест, рәсемнәр, Ш.Маннурның портреты, карта, курчаклар,

белем хәзинәсе(китаплар), шефлардан бүләкләр-ясалма китаплар (“Бәхетле бала”), карточкалар, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

1.Оештыру өлеше.

2.Яңа белемне үзләштерү өчен әзерлек.

А)Сүзләр өстендә эш.

Укытучы сүзе: Бүген без сезнең белән “Ни өчен уку авыр булса да,җимеше татлы! ”дигән сорауга җавап эзләрбез.Бу сорауга җавап эзләр өчен алдан “Сүзләр дөньясына” мөрәҗәгать итәрбез.

-Нәрсә ул белем?(укучылар әйтәләр). ”Белем” сүзенең мәгънәсен аңлатмалы сүзлегеннән укыйк.

Укучы: Белем-фикерләү алымнарының фән яки практика белән расланган төп фикер.

УКЫТУЧЫ: Нәрсә ул дуслык?(укучылар әйтәләр). ”Дуслык” сүзенең мәгънәсен татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән укыйк.

УКУЧЫ:Дуслык-карашларның,фикерләрнең уртаклыгы,үзара рухи якынлык,бер-береңне ихтирам итү.

УКЫТУЧЫ:Нәрсә ул хезмәт?(укучылар әйтәләр)”Хезмәт”сүзенең мәгънәсен татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән укыйк.

УКУЧЫ: Хезмәт-кешедән акыл яки физик көч таләп итә торган максатлы эшчәнлек.

Б)”Лото” уены уйнау.

УКЫТУЧЫ: Безнең төп максат-уку, тырышып белем алу, кешеләр белән аралаша белү, дус булу һәм яшьтән ук хезмәткә тартылу. Кеше хезмәткә ялкау булса, белем алырга да ялкау була. Бу өч мәсъәләнең төбендә нәрсә ята?

УКУЧЫ: Тәртипле булу,сабыр,акыллы,әдәпле булу.

УКЫТУЧЫ: Әйе,әдәпле кеше һәрбер эшне җиңә,үз теләгенә ирешә.

Уку, дуслык, хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез? Әйдәгез шуларны искә төшереп үтик. ”Лото” уены уйнап алыйк

Мәкальнең башы- тактада, азагы-укучыларда.

1.

Күп укыган

күп белер

2.

Кем эшләми

шул ашамый

3.

Татулыкта

бәрәкәт

4.

Уку авыр булса да

җимеше татлы

5.

Иптәшең үзеңнән

яхшы булсын

6.

Тырышкан табар

ташка кадак кагар

7.

Бер галим

мең наданга тора

8.

Ышанычлы дус

акчадан кыйммәт

9.

Эшләп кеше үлми

эшләмәгәч көн күрми

10.

Беләге юан берне егар

белемле кеше йөзне егар

11.

Кайда берлек

шунда көч

12.

Элек хезмәт

аннан хөрмәт

13.

Белем малдан

кадерле


 

В) -Ә хәзер укучылар тест үткәрәбез. Аның тәртибе: сезгә өч мәкаль, мәкаль саен өч рәсем тәкъдим ителә. Кайсы рәсем мәкальгә туры килә, шуңа 3 балл, әзрәк туры килгәненә-2 балл, туры килмәгәненә-1 балл.

1.УКУ-ЭНӘ БЕЛӘН КОЕ КАЗУ.

А)Бу кеше мәктәптә яхшы укыган. Алдан техникумда, аннан соң

институтта белем алган. Менә хәзер инде ул табиб, шифаханәдә эшли. Эшен яратып башкара.

Б)Бу кеше китаплар укырга ярата,гәзитләр укый,ләкин ул уку йортларында укымый.

В)Бу кеше энә белән кое казый.


 

2.ЙӨЗ СУМ АКЧАҢ БУЛГАНЧЫ,100 ДУСТЫҢ БУЛСЫН.

А)Бу кеше бай,ләкин аның чын дуслары юк.Болары –

иптәшләре.

Б)Болар-дуслар.Берберсенә ярдәм итәләр,ләкин дөреслекне берберсенә әйтмиләр.

В)Бу кеше авырый.Дуслары аның хәлен белергә киләләр,ярдәм итәләр.


 

3.АГАЧ ҖИМЕШЕ БЕЛӘН,КЕШЕ ЭШЕ БЕЛӘН.

А)Бу кеше алмагач астында ял итә.Ул ялкау кеше.

Б)Бу кеше эшли.Эшен яратып башкара.Кешеләр аңа рәхмәтле.

В)Алмагач.Аның алмалары баллы,тәмле.Бакчачы алмагачларны карый.


 

Мәкальләр

а

б

в

Уку-энә белән кое казу.

3

2

1

Йөз сум акчаң булганчы,йөз дустың булсын.

1

2

3

Агач җимеше белән,кеше эше белән.

1

3

2

(тестларны укытучы җыеп ала)

3.Уку мәсьәләсен кую.

УКЫТУЧЫ:Укучылар,күз алдыгызга китерегез әле.Безнең мәктәпкә кергәндә,безне нинди шигырь каршы ала һәм аны кем язган?

УКУЧЫ:”Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел...”Ш.Маннур сүзләре.

УКЫТУЧЫ:Кайда туган,кайда үскән икән бу шагыйрь?

Шәйхи Фәрхулла Маннуров Мамадыш районының Толбай

авылында туган.

Синең бар җирең сөекле,

И Толбаем- моң илем.

Бул бәхетле,бул ирекле.

Бар теләгем шул минем.

Бу авыл бездән еракмы? Бу күренекле шагыйребезнең туып үскән авылын кайсыгыз картадан күрсәтә ала.(Толбай авылын картадан күрсәтәләр)

Шәйхи Маннур үзе исән вакытта 40ка якын китап бастырган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Өендәге бөтен китапларын туган авылының китапханәсенә тапшырырга васыять иткән. Без хөрмәтле якташыбызның “ӨЧ ВАСЫЯТЬ” әкияте белән танышыйк. Игътибар белән тыңлагыз, аннан соң сорауларга җавап бирерсез.

Укучылар сәхнәдә әкият күрсәтәләр.

4.УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ЧИШҮ.

УКЫТУЧЫ:

1.Бабай улларына нинди васыять әйтеп калдырган?

2.Әтиләре үлгәч,уллары васыятьне ничек башкарганнар?

3.Зур улына әйтеп калдырган васыять нәрсәгә өнди?

4.Бабай уртанчы улына нинди васыять әйткән?

5.Кече улына нинди васыять әйткән?

6.Димәк,безгә һәрберебезгә нинди булырга кирәк?

Коммуникатив проблема тудыру.

УКЫТУЧЫ:Әйдәгез әле,әкияттән бүгенге көнгә күчик.Күз алдыгызга китерегез әле:үз теләге белән укымаган,әти-әнисе куып мәктәпкә йөртсә,тәртип сакламаган укучыдан,киләчәктә нинди кеше килеп чыгар икән?

УКУЧЫЛАР: -

УКЫТУЧЫ:Бүгенге көндә белемсез кеше,әлбәттә,һөнәрсез кеше.Шуның өчен дә тырышып уку кадерле.Иң әһәмиятлесе-һәрбер кеше үзенә һөнәр сайлый белергә тиеш.Иң кирәкле һөнәрләр бүгенге көндә нинди?

УКУЧЫ:-

УКЫТУЧЫ:Сезнең әти-әниләрегез кем булып эшлиләр ?

Үзегез кем булырга телисез?Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз?

УКУЧЫ:-

УКЫТУЧЫ:Шушы һөнәрләргә өйрәнү өчен иң кирәге нәрсә?

УКУЧЫ:Теләк,белем,тырышлык... .

УКЫТУЧЫ:Белемгә ирешү өчен иң кирәге нәрсә?

УКУЧЫ:Китаплар. (Ширма ачыла “КИТАП-БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕ”дигән язу язылган.Киштәләрдә китаплар тора.)

УКЫТУЧЫ:Әйе,китаплар безгә бөтен серләрне ачарга булышалар.Китап-белем чишмәсе,дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Менә сезгә сезнең шефларыгыз бүләк әзерләгәннәр.Бу китапларда татар халык мәкальләре,бөек шәхесләре безнең хезмәтләре урнаштырылган. (Укытучы балаларга “Бәхетле бала”дигән китаплар тарата)Без китаплар өстендә энә белән кое казыган шикелле мавыксак,әлбәттә,без үз теләгебезгә ирешербез.Димәк,ни өчен уку авыр булса да,җимеше татлы?

5.Рефлекция.

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Сөйләгәннәрдән чыгып,кем үзенә нинди нәтиҗә ясады?

6.Билгеләр кую.

7.Өйгә эш бирү.

1нче бирем.Фигыльләрне һөнәр ияләре буенча урнаштыр.

1.

табиб

саклый

2.

укытучы

сату итә

3.

юрист

хисаплый

4.

игенче

закон буенча эш итә

5.

мулла

хикәяләр яза

6.

хисапчы

вәгазь бирә,укыта

7.

язучы

сыер сава

8.

артист

машина йөртә

9.

шофёр

укыта

10.

кибетче

халыкның күңелен ача

11.

Сыер савучы

иген үстерә

12.

тегүче

дәвалый

13.

милиционер

тегә

2нче бирем.Укучыларга карточкалар таратыла.1нче карточкада-һөнәр иясе,икенчесендә-терәк сүзләр.Бу сүзләр белән “Нәрсә булыр иде... .”дип башлап хикәя языгыз.

Мәсәлән, табиб дәвалый.

“Нәрсә булыр иде, табиб белемсез дәваласа... .”


 

Акыллы кеше ялгышамы?

МАКСАТ:1.Дәрес темасын гадәти булмаган форма ярдәмендә укучылар белән бергә билгеләү.Татар классигы Г.Тукайның “Һәркем эштә”хикәясе аша фикер йөртергә өйрәтү.

2.Терәк рәсемнәр файдаланып,укучыларның логик-фикерләү сәләтләрен үстерү һәм мәкальләр аша халкыбызның әдәби теленең бөеклеген, тапкырлыгын укучыларга җиткерү.

3.Акыллы кешенең ясаган хатасынуйлап,вакытында төзәтүен һәм туры юлдан китүен аңлауга ирешү.

ҖИҺАЗЛАУ: К. Насыйриның “Тәрбия” китабы, татар теленең Аңлатмалы сүзлеге,терәк рәсемнәр, мәкальләр, рәсем-әкият, Язучылар портреты,таблица” Кешенең яхшы сыйфатлары”,

Поль Мориа көе.

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

1.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

-Исәнмесез,укучылар! Үткән дәрестә без сезнең белән дуслык турында сөйләшкән идек. ”Гаиләбезнең чын дуслары” дигән темага инша язып килергә иде (укучылар язган иншаларын укыйлар). Кайбер укучыларга “Дуслык”

темасына рәсем ясарга, мәкальләр язырга иде (укучылар рәсемнәр күрсәтәләр, калганнары мәкальләрен әйтә).

2.Уку мәсьәләсен кую.

-Дуслык турында сөйләштек, ә менә бүген нәрсә турында сүз барыр икән? Хәзер Каюм Насыйриның “Китап-эт-тәрбия”китабының 16 нчы тәрбиясен укырбыз һәм дәреснең темасын билгеләрбез.

(Поль Мориа көе яңгырый)

-Локман хәкимнән сорадылар: ”Син әдәпне кемнән өйрәндең?” -диделәр.

Локман әйтте: ”Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем, әдәпле булдым,”-диде.

Әй, угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрәтләр бар, вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр.”

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

Укытучы сүзе.

Укучылар җавабы.

-Локман хәким акыллы булырга кемнән өйрәнгән?

-Акылсыз кешеләрнең хаталарыннан.

-Акыллы кешенең ялгышуы мөмкинме?

-Мөмкин.

-Димәк,бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Акыллы кешенең хаталануы турында.

3.Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерәбез.

1нче бирем.

-Нәрсә ул хата?(Укучылар җавабын әйтәләр.Аннан соң укытучы аңлатмалы сүзлектән “хата”сүзенең

мәгънәсен укый)

Язуда,хисаплауда ясалган ялгышлык,дөрес булмаган эш.

Язуда да,укуда да аның хаталары булмады түгел.

Эштә,тормышта ясалган,дөрес булмаган эш.

Ул үз хатасын төзәтергә үзендә көч тапты.

Гаеп.

Монысы минем хата.

Ялгыш,киресенчә.

Хата сөйләү.

2 нче бирем.”Хата” сүзен рус теленә тәрҗемә итегез.

3 нче бирем.”Хата”сүзе белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?Мин сезгә рәсемнәр

күрсәтәм,ә сез мәкальләр әйтегез.

1.Эшләмәгән кеше генә ялгышмый.

2.Хаталарда өйрәнәләр.

3. Сапёр бер мәртәбә генә ялгыша.

4.Яшьлектә ясалган хата өчен кеше гомере буе түли.

5.Хафасыз кеше- хатасыз кеше.

6.Ялгыша белдең-төзәтә дә бел.

-Кайсы мәкальләр исегездә калды,шуларны дәфтәрегезгә языгыз.

4 нче бирем.

Сорау.

Җавап.

-Акыллы кеше ясаган хата

белән акылсыз кеше ясаган хата арасында нинди аерма бар?

-Акыллы кеше дә ялгыша,әлбәттә,ләкин ул һәр хаталанган саен яңа хата ясый,ә акылсыз кеше исә бер үк хатасын кабатлый.

-“Акыллы кеше үз вакытында туктала белә.”-

дигәннәр борынгы кытайлылар.Сез моны ничек аңлыйсыз?

-Кеше моңа үз акылы белән ирешә,аңа мондый очракта беркем дә ярдәм итми,ул үз хатасын,үз җитешсезлеген үзе төзәтә.Андый кеше үз-үзе белән

идарә итә белә.үз-үзен контрольда тота,үз-үзенә коррекция ясый.

6 нчы бирем.

-Хәзер сезгә бик таныш Г.Тукайның “Һәркем эштә”дигән әкияте тәкъдим ителә.Бу иллюстрация-

ләргә карап әкиятнең эчтәлеген исегезгә төшерегез.

Укучы-Борһанетдин:”Мин бүген сабакка бармыйм... .

Сораулар

Җаваплар

-Ат,Умарта корты һәм кош белән сөйләшкәч,

Борһанетдин нәрсәне аңлаган?

-Болында йөрүче атның да, умарта кортының да, кошның да эш белән йөргәннәрен аңлаган. Үзенең хатасын төзәтеп,мәктәпкә киткән.

-Без малайны ”акыллы” дип әйтә алабызмы?

-Борһанетдинне акыллы дип әйтә алабыз. Ул үз вакытында хатасын төзәтә алган, шуңа күрә акыллы.

-Бу әкияттән без үзебезгә гыйбрәт алдык, һәр эшне уйлап эшләргә кирәк икәненә инандык. Әкият-

тән бүгенге көнгә күчик. Ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә яшьләр

нинди зур хата ясыйлар?

-Тәмәке тарталар, аракы эчәләр, наркотиклар кулланалар.

-Аның зарары нәрсәдә?

-Кешенең гомерен кыскарта, кешене юлдан чыгара, гаиләне тарката, балаларны ятим итә.

Укытучы: -Бу зур хаталарны ясамас өчен әдәбият дәресләрендә көчле ихтыярлы шәхесләрнең тормыш юлларын һәм әсәрләрен өйрәнәбез. Алар безгә бик бай хәзинә калдырганнар. Ә без язучыларның әсәрләрен файдаланып, ялгышны үз вакытында төзәтергә, туры юлдан бару юлын эзләргә тиешбез.

Ә хәзер мин сезгә язучыларның портретларын күрсәтәм, сез аларның исемнәрен әйтегез? (Г.Тукай,Ф.Әмирхан, Ф.Яруллин портретлары).

Без аларны акыллы, көчле ихтыярлы дип әйтә алабызмы? Ни өчен?

-Көчле ихтыярлы кеше булыр өчен нинди сыйфарлар кирәк икән? (“Кешенең яхшы сыйфатлары” дигән таблица эленә. Укучылар хор белән укыйлар.)

САБЫРЛЫК

ИГЪТИБАРЛЫЛЫК

ШӘФКАТЬЛЕЛЕК

КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК

ГАДЕЛЛЕК

НАМУСЛЫЛЫК


 

-Бу яхшы сыйфатларны без үзебездә һәр көн тәрбияләргә тиеш.

5.Рефлекция.

-Куелган максатка ирештекме?

-Нинди юллар белән?

-Дәрестән кемнәр нинди сабак алды?

5.Өйгә эш бирү.Таблицаны тутырыгыз.3 әсәр героена анализ ясагыз.


 

Әсәрнең

исеме.

Төп герой.

Акыллы.

Акылсыз

Ни өчен?


 

Мәкаль


 

Әсәрнең те

масын бил

гелә.

Г.Тукай

“Һәркем эштә”

Борһанетдин-

укучы.

акыллы

-

Хатасын

төзәтә.


 

Хезмәт

кешене

кеше

итә.

Уку,

хезмәт.


 

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ.

Казыйханов В.Әхлак дәресләре.Яр Чаллы,1998.

Маннур Ш.”Өч васыять”әкияте.

Тукай Г.”Һәркем эштә”хикәясе.

 
 
 

Курчак театры


 

Башак “әкияте


 

Әтәч: Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, туганнар!

Мине таныгансыздыр инде?

Мин бит Әтәч-Кызылкай,

Матур тавышлы Чибәркәй.

Мин матур җырлыйм.

Я сузып кыны,

Я бик еш кына.

Кик-ри-күк! Кик-ри-күк!


 

Сәхнәгә тычканнар, Әйлән белән Бәйлән чыгалар. Алар Әтәч янына баралар. Үзлзре чынашалар, бер-берсен төртешәләр.


 

Әтәч: Ә бу минем дусларым,

Дусларым, дус-ишләрем.

Алар шундый ялкаулар

Магнитофон тотып,

Уйнап, биеп йөриләр.

Тычканнар: Исәнмесез, балалар!

Әйлән: Минем исемем Әйлән!

Бәйлән: Минем - Бәйлән!

Әтәч: Без бик тату яшибез. Ләкин бервакыт берберебездән канәгать булмадык. Ә ни өчен? Хәзер сез бөтенесен күрерсез дә, ишетерсез дә.

Әтәч белән тычканнар чыгып китәләр.

ПӘРДӘ.


 

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ.

Алгы планда – ак өй, матур чәчәкләр үсә. Кояш чыга. Өйдән Әтәч җырлап чыга.

Әтәч: Яратам мин иртән торып җырларга.

Кик-ри-күк!

Җырла, җырла дип әйтәләр,

Җырлар өчен җыр кирәк.

Җырсыз җырны җырлар өчен,

Җырлаучы әтәч кирәк.

Җырла, җырла дип әйтәләр.

Җырчы Әтәч мин бит ул!

Кычкырып җырлап җибәрсәм,

Сандугачтан ким түгел.

Кик-ри-күк!

Әй, Әйлән белән Бәйлән торыгыз. ( тәрәзә янына бара ). Йоклыйлар! Менә йокы чүлмәкләре! Ярар, сез йокыгызны туйдырыгыз. Ә мин ишегалдын себерәм.

Ко-ко-ко

Яратам мин иртән торып җырларга, иртән торып эшләргә. Борынгы бабайларым әйткән: “ Тырышкан табар, ташка кадак кагар.”( Әтәч җирдә нәрсәдер таба ) Кара әле! Бу нәрсә? Башак! Бу бит бодай башагы. (тычканнарны чакыры) Әйлән! Бәйлән! Карагыз әле,мин нәрсә таптым! (тычканнар өйдән чыгалар,карыйлар һәм сөенәләр)

Тычканнар: Башак! Бодай башагы! Аны ындыр табагында сугарга кирәк.

Әтәч: Ә кем аны суга?

Әйлән: Мин түгел.

Бәйлән: Мин дә түгел.

Әтәч: Ярар үзем сугармын.(тычканнар качышлы уйныйлар)

Әтәч: Әй, Әйлән, Бәйлән! Күрегез әле!Күпме башак суктым! (Әтәч канатларында бер капчык бодай тотып тора. Тычканнар әтәч янына киләләр,капчыкка карыйлар, сөенәләр)

Әйлән: Ә хәзер тегермәнгә алып барырга кирәк.


 

Әтәч: Ә кем алып бара?

Әйлән: Мин түгел.

Бәйлән: Мин дә түгел.

Әтәч: Ярар, мин бодайны тегермәнгә алып барам. (китә)

Әйлән: Әйдә, биибез!

Бәйлән: Әйдә, мин риза! Магнитофонны җибәр!

Әйлән белән Бәйлән бииләр һәм җырлыйлар.

Биючеләр бииләр

Көе килми димиләр.

Уфа-Чиләбе

Пешә кура җиләге.

Бииләр дә бииләр,

Көе килми димиләр.

Бас әле,бас эзенә.

Күз тимәсен үзенә.

Яшел чирәм үсеп бара,

Аяк баскан эзенә.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии,бии остара.

Әтәч: (эшли-эшли) Магнитофон тавышлары

Ялда кирәк тыңларга.

Минем өчен бигрәк матур,

Эш коралы кулларда.

Эштән башка кем торган,

Кем эшләгән, шул тук булган.

( Әтәч тычканнарны чакыры)

Әтәч: Әйлән! Бәйлән! Килегез монда! Мин он алып килдем. ( тычканнар йөгереп киләләр)

Әйлән: Ай-яй, Әтәчкәй! Булдыргансың, Чибәркәй!

Бәйлән: Әфәрин, Әтәчкәй!

Әйлән: Ә хәзәр камыр куярга кирәк!

Бәйлән: Аннан соң бәлеш пешерергә.

ӘТӘЧ: Кем камыр куя?

Әйлән: Мин түгел.

Бәйлән: Мин дә түгел.

Әйлән: Миңа камыр куярга туры килә.

ПӘРДӘ.


 

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ.

Мич янында өстәл. Әтәч камыр баса, утын кертә, мич яга, бәлешне мичкә тыга.

Әтәч: Ай, яй,яй камыркай!

Бик уңгансың, камыркай!

Тәмле булыр бәлешкәй!

Утыннарым да коры,

Бәлешем уңар, бугай!

Тычканнар: (тәрәзә янында бииләр һәм җырлыйлар)

Торбадан төтен чыга

Әтәч бәлеш пешерә.

Бәлеш мичтә пешә дә,

Безгә өлеш чыга ла.

Елмай әле, Әтәчкәй!

Синсез өзелә үзәккәй.

Елмаюыңны күрәсе

Килә безнең ,Әтәчкәй!

Яратабыз кыстыбый.

Яратабыз кабартма.

Яратабыз без бәлеш тә,

Гашыйк булдык Әтәчкә!

Әтәч: (бәлешне мичтән чыгара)Ай,яй,яй! Матур булган бәлешем! Уңган минем бәлешем! Яхшы эшләгәч,ашармын да тәмләп. Бәлешем,бәлешем, татлы бәлешем!

Әйлән белән Бәйлән керәләр дә өстәл янына утыралар.

Әйлән: Ух, тамагым ачты!

Бәйлән: Ох, минем дә ашыйсым килә! (бәлешкә үреләләр)

Әтәч: Чү! Чү! Көтеп торыгыз әле! Алдан сез миңа әйтегез: кем башак тапты?

Тычканнар: Син таптың.

Әтәч: Кем ындыр табагында сукты?

Тычканнар: Син суктың.

Әтәч: Ә кем бодайны тегермәнгә алып барып он тарттырды?

Бәйлән: Син.

Әтәч: Ә кем камыр куйды? Утын ташыды? Мичне якты? Бәлеш пешерде?

Әйлән: Барысын да син эшләдең.

Әтәч: Ә сез нишләдегез?

Тычканнар: Гафу ит безне, Әтәч!

Тычканнар башларын иеп,өстәл артыннан чыгып китәләр.

Әтәч: Эш беткәч,уйнарга да ярый! (җырлыйлар)

Хезмәт иткән, көн иткән.

Бәхетенә ирешкән

Аның исемен ил белгән

Син минем, балам, дигән

Буйга да эш устергә,

Эш белән килә хезмәт

Мин җырлыймын,

Сез тыңлагыз.

Мәңге яшәсен хезмәт!

ПӘРДӘ.


 

Дидактик материаллар


 

Мөсәгыйть Хәбибуллин иҗатында безнең болгар-татар бабаларыбызның фаҗигале язмышы сурәтләнә. Үзенең әсәрләрендә гыйбрәтле тәрбия бирердәй мәкальләр, әйтемнәр, борынгы бабаларыбызның бүгенге көнгә мәкаль-әйтемнәргә әверелгән тирән мәгънәле гыйбарәләре укучыларны үзенә җәлеп итә. Татар теле дәресенә татар балалары өчен дидактик материал тәкъдим итәм.

Бирем. Текстны дөрес интонация белән укыгыз. Тыныш билгеләрен куеп, күчереп языгыз. “Камиллек” сүзенең мәгънәсен ачыклагыз, синонимын табыгыз.

Хәзер инде барысы да үзгәрде ашаган ризыкларына кадәр үзгәрде тоткан иманнары хакында әйтеп тә торасы юктыр. Гасырлар буе төрки телләрдә сөйләшкән болгар болгарны аңламас булды үз чыгышыннан ваз кичкәннәре дә аз түгел. Камиллек китте халыктан. Ни ул камиллек дип сорамагыз. Әйтеп бирә алмам. Әбугалисина сүзләрен куллансак камиллек өч баскычтан торадыр беренчесе үзенә тиң дуслар табудадыр икенчесе синең тарафтан ошбу якты дөньяда хыялга бай һич югы бер фикер иясе тәрбияләп калдырудадыр өченчесе иң әүвәл үз-үзең белән аннары гаиләң аннары илең белән камил яшәүгә вә көн күрүгә ирешүдәдер. ( М.Хәбибуллин “Илчегә үлем юк” )

Бирем. Текстны дөрес интонация белән укыгыз. Җәяләрне ачып, күчереп языгыз. Бүгенге көндә “хәзер иманга кайтабыз” дип сөйләшергә яраталар. Бу хакта үз фикерегезне әйтегез.

Йа Хода, ни уйлыйм. Мин беркая(да) китә алмыйм, китмәм(дә), бу китаплардан, ошбу алиһәдән башка яшәүне күз алдына китерү(дә) мөмкин түгел. Бу ошбу фәрештәне һәркөн күрергә тиеш. Китапларны(да). Ерак Мисырдан, Сәмәркандтан, Бохарадан, Үргәнечтән, Румнан –кайлардан гына килмәгән алар монда. Барысы(да) минем кул(да), минем йөрәгем(дә), иллә алар(да) язмышларын белмиләр, мин(дә) үз язмышымны белмим.

Кәтиб Хәфиз китап укып утыручы хан кызына күз төшереп алды һәм күңеленә килгән беренче сүзне язып куйды: “Яшәүнең мәгънәсе иманда(дыр).”

Иман?!

Ул тагын ни инде? Кеше имансыз яши алмый. Иман аның аңы, уе, хисе, кылганы, язганы, тормышы, яшәү мәгънәсе.

( М.Хәбибуллин “Илчегә үлем юк”

Бирем. Текстны дөрес интонация белән укыгыз. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз. Астына сызылган сүзләрнең мәгънәсен ачыклагыз, синонимын табыгыз, тәрҗемә итегез.

Йа Хода, тагын ни уйлыйм инде. Алай дисәң, Сәлим хан...ың иманы нидән гыйб...рәт тә минеке нидән гыйб...рәт? Белмисең! Нәк... менә белмә... сине алга әйдәде, китап артын...ан китап укыдың, хакыйкат...нең асылын, иман...ың изгесен ...зләдең, мәгәр ни таптың? Алды...а куелган сораулар арткан...ан-арта барды, иман...ан читләшә башладың. Шул чакларда син, кәтиб Хафиз, бол...нга төштең, зә...гәр күккә бактың, сорауларга җавап эзләдең. Таптыңмы? Тапмадың, чөнки син үзең шул серле табигат...нең б...ртеге, тузаны. Йа Алла, тагын ни уйлыйм инде! Күк йөзе кам дөңгере кебек д...мбердәп торса да, сорауларына җавап алмассыңдыр. ( М.Хәбибуллин “Илчегә үлем юк” )
 

Бирем. Текстны дөрес интонация белән укыгыз. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз. Астына сызылган сүзләрнең мәгънәсен ачыклагыз. Бу сүзләрнең антонимын, синонимын табыгыз.

Ни ул ихт...яр көче? Моңа к...дәр сораган булсалар, Җик Мәргән, и...тимал, тапталган сүзләр белән генә җавап бирер иде: тапкырлык, тәвәкәллек, батырлык. Әйе, бу сыйфатлар күп кешегә ...ас нәрсәдер. Ә ир-егеттәге ихт...яр көче ни? Кылыч-сөңге тотып ватанын саклаумы, үлемгә каршы барумы? Әллә соң бөт...нләй башка нәрсәме ул ихт...яр көче дигән ир-егет сыйфаты? Әйткән сүзендә торудамы, кирәк икән, туган ил һәм сөйгән зат өчен үз-үзен корбан итүдәме?

Әйе, Җик Мәргән аңа вәг...дә итте һәм, таш яуса да, хан кызын урлар, яңа калага - Казандагы оста Дәүранга илтеп бирер. Йөрәкне капчык авызы итеп, кысып бәйләп булмый. Ул аңа гашы..к, моның шулай икәнлегенә Җик Мәргән соңгы мәлләрдә генә инанды. Әйе, ул аны ярата. ( М. Хәбибуллин “Илчегә үлем юк” )

 

Бирем. Өзекне укыгыз. Тыныш билгеләрне куеп, күчереп языгыз. “Үтүчән икән бу дөньядагы хәлләр” дигән җөмләнең мәгънәсен аңлатыгыз.

Сәлим хан баһадирның бу сүзләрен янә хуплады. Ул белә иде кояш чыгышта матур кош очышта кеше юмартлыкта матур. Адәм баласы бу якты дөньяга кунакка гына килә бар күрәсе теге дөньяда ди китап. Димәк үтүчән икән бу дөньядагы хәлләр. Үтүчән булгач күбрәк изгелек кылырга кирәк. ( М. Хәбибуллин )

Өзекне укыгыз. Исемнәрнең килешләрен билгеләзгез.

Сөембикә апа-сеңелләреннән аерылды да Йосыф бәккә килеп елышты. Атасы кызының чәченнән сыйпады, аркасыннан сөйде. Чәчләреннән таталы су исе килә иде. Йосыф бәкнең башка хатыннарыннан туган кызлары да бар иде. Ул аларны да якын итте, яратты. Әйтик, әнә теге җитен чәчле Айсылу, яисә җете кара чәчле Гөләндәм, оялчан, анасы кебек юан гәүдәле Нурлыгөл, кипаристай зифа сынлы Таңсылу... Кызларның барысын да ярата, барысына да бүләкләр алып кайта, берәүсен дә берберсеннән өстен күрми, әмма Сөембикә кызы бөтенләй башка иде, анасы вакытсыз дөньяны ташлап киткәнгәме, Йосыф бәк бу кызын бигрәк якын күрде, ни сәбәпледер аталарының бу хәленә кызлары да көнләп карамыйлар иде. Аннары бер генә кызы да Сөембикә кызы кебек юлдан кайтуга аталарына килеп сыенмый. Әллә тартыналар, әллә оялалар, әллә кешедән яхшысынмыйлар иде. Ә Сөембикә кызы исә балачактан ук ятсынмады, һәрчак атасына килеп сыенды. Әллә туар-тумас анадан ятим калганга, әллә чынлап торып якын итүе.

Бирем. Өзекне укыгыз. Сыйфатларны сыйфатланмышы белән күчереп языгыз.

Йосыф бәк кул аркасы белән күз яшен сөртте һәм аңа дөнья яктырып киткәндәй булды. Китеп барган Сөембикә кызының өстендә бала итәкле алсу-кызгылт, яшькелт-зәңгәр төстәге күлмәк нечкә биленә, тулышып килгән янбашларына сыланып тора. Керт-керт атлаган саен, итәк астыннан кызыл болгари итекләре күренеп китә. Озын толымнары сәгать теле кебек уңга, әле сулга чайкала, чәч толымы очындагы көмеш тәңкәләр зеңләп куя, башындагы энҗе ташлары тезгән калфагы кырын төшкән, кемнедер үз артыннан әйди, кемгәдер дәшә сыман.

Опубликовано в группе «Татар теле укытучылары төркеме»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.