Дәрес конспекты «Нишли? Нишли ала? сораулары һәм аларга җавап бирү формасы»
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теленнән 5нче сыйныф рус телле укучылар өчен төзелгән дәрес планы.
Юнусова Ф.Ф. Яр Чаллы шәһәренең
“15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
1нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Тема: Нишли? Нишли ала?
сораулары һәм аларга җавап бирү формасы.
Дәрес тибы: ГКФ
Дәрес максатлары:
Укытучы өчен:
1. Нишли? Нишли ала? сорауларына җавап бирү
өчен кирәкле конструкция белән таныштыру.
2. Сайлап алу,нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.
3. Уку эшчәнлегенә,йорт эшләренә өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.
Укучы өчен:
1. Нәрсә эшли алуың турында әйтә алу.
2. Нәрсә эшли алуың турында әйтү өчен кирәк булган лексик һәм грамматик материалны өйрәнү.
Җиһазлау:
- дәреслек (71 бит);
- дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар;
- Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.
Коммуникатив максат | Сөйләм үрнәкләре | Лексик материал | Грамматик материал |
Нәрсә эшли алуың турында әйтә белү | Мин кибеткә бара алам. | Алып кайта, ипи пешерә кибеткә бара урындык төзәтә утын яра ипи кисә урын җыя идән юа тузан сөртә савыт-саба юа кар көри утын кисә һ.б. | Глагол наст.времени 3 лица ед.числа+ала |
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез,укучылар!
- Исәнмесез!
- Кәефләрегез ничек?
- Рәхмәт,яхшы.
- Әйдәгез хәзер дәресебезне башлыйк.Башта,гадәттәгечә,сөйләшеп алыйк.
2. Сөйләм телен чарлау.
а) Укытучы-укучы:
- Әйтегез әле,укучылар,бу ничәнче кабинет?
- Бу кабинетта нинди фән өйрәнәбез?
- Хәзер ничәнче дәрес?
- Ә сезнең бүген ничә дәрес?
б) Укытучы-укучы-укучы:
Узнай у друга:
- какая сегодня погода
- какой день недели
- в какой школе он учится
- в каком классе
- какой сейчас год
- как называется этот год
- какое сегодня число?
в) Укытучы-укучы:
- 24 нче ноябрь атнаның нинди көне булды?
- Якшәмбе.
- Бу көнне нинди бәйрәм булды?
- Әниләр көне.
- Әниләрегезне бәйрәм белән котладыгызмы?
- Әйдәгез әле әниләр турында сөйләшеп алыйк
(поговорим-ка о мамах).
Бер-берегезгә әниләрегез турында сораулар бирегез.
г) Укучы-укучы:
(парларда эшләү)
- Синең әниеңнең исеме ничек?
- Аңа ничә яшь?
- Аның күзе нинди?
- Аның чәчләре нинди?
- Син аны яратасыңмы?
- Синең әниең спорт яратамы?
- Синең әниең тегәме?
- Бик яхшы.Сез әниләрегезгә булышасызмы?
Һәрвакыт булышырга кирәк.
II. Өй эшен тикшерү (белемнәрне актуальләштерү).
- Әйтегез әле,укучылар,без нинди татар халык әкиятен укыган идек?
- Тавык,Тычкан һәм Көртлек.
- Сезгә ошадымы соң бу әкият?
- Әйе.
- Ә сиңа ошадымы?(Ә сиңа?)
- Яхшы.Ә сез әкиятләр укырга яратасызмы?
Кемнең өендә әкият китаплары бар? (Такта алдында берничә әкият китабы күргәзмәсе). Выставка!
Менә монда да китаплар бар,алып укырга була.
- Ә без укыган әкияттә сезгә кайсы герой ошады?
- Тавык.
- Сиңа да тавык ошадымы?
- Әйе.
- Ә сиңа?
- Миңа да тавык ошады.
- Ни өчен сезгә тавык ошады?
- Чөнки ул тырыш,эшчән,гел эшли дә эшли.
- Ә нәрсәләр эшләде Тавык?
Әйдә әйтеп китик һәм тактага беркетә барыйк.
Тавык тегермәнгә барды
орлык тапты
ипи изде
мичкә якты
ипи пешерде
- Әйе, укучылар, эшләгәнне әкиятләрдә дә, тормышта да яраталар, мактыйлар.
- Сез өйдә ятлап килгән мәкальләр дә шул турыда.
Ә хәзер тикшереп китик:
- Экранга карагыз һәм мәкальне дәвам итегез.
Ялкаулык –хурлык, ... ... . (тырышлык-зурлык)
Дөресме?(дөрес җавап килеп чыга).
Русча эквивалентын әйтегез әле.( )
Бу мәкаль безнең эшчәнлеккә ничек туры килә?
Отражается ли наш труд-учеба?
- Әйе.
- Ничек?
- Кем начар укый- бу оят,хурлык.
Кем тырышып укый- бу яхшы,бу зурлык.
Ә хәзер алга таба дәвам итәбез:
Кем эшләми, ... ... .(шул ашамый). Русча эквивалентын әйтегез әле. (Кто не работает,тот не ест).
Тагын нинди мәкаль?
- ... ..., бергә аша. (бергә эшлә).Русча эквивалентын әйтегез әле.
- Булдырдыгыз,балалар. Мәкальләрне сез 2 телдә дә беләсез.Бу бик яхшы.
Мин дә тапкан идем русча мәкальләрне,карагыз әле.(экранда чыга).
- Народная мудрость гласит о чем?
- В почете тот,кто трудится.
- Әйтегез әле,укучылар,әкияткә бу мәкальләрнең кайсы туры килә?
- Бергә эшлә,бергә аша.
- Тагын?
- Кем эшләми,шул ашамый.
III. Яңа грамматиканы кертү.
1. Мотив булдыру.
- Яхшы. Димәк,Тавык эшли дә эшли.Ул нәрсәләр эшләде?
(тактада язылган полоскалардан әйтеп чыгу).
Карагыз әле,укучылар, бүген безнең дәрескә кем килгән?
- Тычкан.
- Әйе,безнең таныш тычкан.Исәнләшик әле.
- Исәнме,Тычкан.
- Исәнмесез.Миңа бик оят.
- Нигә ояласың әле?(үзем әйтәм)
Давайте вспомним сказку.Как вы думаете,могли бы Мышь и Тетерев делать то,что сделала курица?
- Да.
- А почему не делали?Ни өчен эшләмәделәр?
- Чөнки алар ялкау.
- Ялкау булмасалар,Тычкан белән Көртлек эшли ала идеме? (могли бы сделать)
- Әлбәттә.
Мин Тычканга:
-Ә-Ә-Ә,Тычкан дус, ялкаулык- хурлык,оят. Шулаймы,укучылар? Менә сиңа ни өчен оят булган.
- Тычканга сезнең теләкләрегез бармы? Нинди булырга кирәк?
- Тырыш,эшчән, дус, ярдәмчел булырга кирәк! (экранда чыга бара).
- Менә,Тычкан,сиңа укучыларның теләкләре.
Исеңдә тот.Ярый,сау бул!
-Сау бул, Тычкан.
- Как вы скажете,что Мышь и Тетерев могли бы делать то, что сделала Курица?
- Не знаете ? Как же это сказать?
Сегодня наша задача: научится говорить
о том,что мы можем сделать.(экранда)
Чтобы сказать,что кто-то может сделать что-либо , употребляется такая форма:
глагол настоящего времени III лица ед.числа+ала.
Например:
ипи пешерә ала- может испечь хлеб
яхшы укый ала-может хорошо учиться.
ала - это вспомогательный глагол в составе составного глагола,переводится может.
Самостоятельное значение имеет только первый глагол.
ала имеет и самостоятельное значение, в наст. времени переводится берет,получает.
2. Ныгыту-1.
Таблицага карагыз әле. Бирелгән формаларны
нишли ала? соравына җавап бирерлек итеп үзгәртегез.
(һәрберсе әйтеп чыга,тикшерү өчен экранда чыга бара)
Нишли? (что делает?) | Нишли ала? (что может сделать?) | |
Кибеткә бара | ||
Ипи алып кайта | ||
Кар көри | тәрҗемә | |
Урындык төзәтә | тәрҗемә | |
Утын кисә | тәрҗемә | |
Утын яра | тәрҗемә | |
Ипи кисә | тәрҗемә | |
Аш пешерә | скажи,что Алсу может сварить суп | |
Әнигә булыша | скажи,что можешь помочь маме,1 зат берл.сан+алам | |
Идән юа | скажи,что Алсу может помыть полы | |
Тузан сөртә | скажи,что можешь вытереть пыль,1 зат берл.сан+алам | |
Савыт-саба юа | скажи,что можешь помыть посуду,1 зат берл.сан+алам | |
Кычкырып укый | скажи,что Алсу может громко читать |
3. Ял итү.
- Ә хәзер ял итеп алыйк. Җырлыйбыз,кемнәр башлап җырлый,алга чыгыгыз,калганнар урыннан гына.
“Гөлләрем”җырының 1 куплеты.
4. Ныгыту-2.
а) ( экранда рәсемнәр )
- Малай нишли?
- Малай идән юа.
- Как скажешь,что он может это сделать?
б) Работа в парах.
Спросите друг у друга,кто что можеть сделать.
Үрнәк:- Син ботка пешерә аласыңмы?
- Әйе,мин ботка пешерә алам.
в) Дәфтәрдә эш: (число һәм сыйныф эше)
Допишите реплики. (экранда чыга бара)
- ...?
- Әйе,мин әнигә булышам.
- ...?
- Кызлар савыт-саба юа ала,аш пешерә ала.
- Малайлар нишли ала?
- ... .
(дәфтәрләрне алышып тикшерәләр.билгеләр куялар).
Кемнең 1 хатасы да юк –“5”ле,
2 хата - “4”ле,
3 хата – “3”ле куябыз.
IV. Йомгаклау.
-Без бүген нәрсә өйрәндек?
Чему научились сегодня?
- Сказать о том,что можешь сделать.
- Какая форма глагола употребляется для этого?
Наст.вр. 3 лица + ала.
Хәзерге заман + ала ярдәмче фигыле.
- Ә бездә кунакта кем булды?
- Тычкан.
- Аңа нинди теләкләр әйттек?
- Тырыш,эшчән,дус,ярдәмчел булырга кирәк.
V. Өй эше.
нче бит,6 нчы күнегү.
Сез өйдә, мәктәптә, урамда нәрсәләр эшли аласыз? Шул турыда язып килегез.
өйдә | мәктәптә | урамда |
VI. Үзбәя (кереш сүзләр кулланып билге кую).
- Кемнәр үзләренә “5”ле куялар?
- Ничек уйлыйсыз,аларның барсына да “5”ле куярга мөмкинме?
- Кемнәр үзләренә “4”ле куялар?
- “3”ле куючылар бармы?
- Юк.
- Сезнең фикерләрегез белән мин дә килешәм.
Дәрестәге хезмәтегез өчен зур рәхмәт.
Дәрес тәмам,сау булыгыз!.