12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Алсу Кирилова41
Россия, Татарстан респ., Мензелинск
0

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр



Кирилова Алсу Мансуровна Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре 3 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

5 нче сыйныф татар төркеме. Технологик карта.

Дәрес темасы : бер һәм күп мәгънәле сүзләр

Класс: 5

Предмет: Татар теле

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Дәрес максатлары:

- укучылар белән берлектә яңа белемнәр ачу, бер һәм күп мәгънәле сүзләрнең мәгънәләрен аңлау;

- бер һәм күп мәгънәле сүзләрне аера белергә өйрәнү;

- туган телгә хөрмәт тәрбияләү, бер- берең белән парларда, группада эшләү өчен коммуникатив культура тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Көтелгән нәтиҗә:

Белергә тиеш- сүзләрнең лексик мәгънәсе, бер һәм күп мәгънәле сүзләр

Метапредмет: уку эшчәнлегегенең юлын таба белергә, мөстәкыйль эшләргә күнекмәләрен булдыру ,

үзбәя, үзконтроль, иптәшең белән хезмәттәшлек итә белергә өйрәнү

Шәхси:

Туган телгә хөрмәтле мөнәсәбәт белән карау.

Ресурслар: мультипроектор, карточкалар, кәрзиннәр

Метод һәмалымнар: проект методы, интерактив (укучы- укытучы белән эшчәнлек итү, бер-берең белән эшчәнлек итү)

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль Уку Гамәлләре

I.Оештыру (уку эшчәнлегенә мотивация)

Бурычлар: укучыларны эшчәнлеккә шәхси кирәкле өлештә чакыру

 

Хәерле көн, укучылар! Сезнең өстәлләрегездә елмаеклар (смайликлар) бар, үзегезгә кайсысы ошый, кәефегезгә кайсысы туры килә шунсын сайлап алыгыз.

-Ә монысы минем кәефем минем смайлик. Мин сезнең белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итергә әзер.

Бер-беребезгә елмаеп алыйк.

Уңышлар телик.

Укучылар үзләренә смайлик сайлыйлар, үзләренең кәефләрен күрсәтәләр.

Үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү

II .Актуальләштерү

Бурычлар: булган белемнәрне системага салу, яңа белемнәр алырга әзерләнү

Укучылар сезнең өстәлләрегездә маршрут битләре бар. Бу битләрдә бүгенге дәреснең биремнәре бирелгән.Сез дәрес буе шушы битләрдә генә эшләячәксез.

Игътибарны экранга юнәлтик.

1.Табышмак бирелгән.

Сез күз белән генә укып чыгыгыз.Хәзер мин укыйм.Ә хәзер сез укыйсыз.

Җавабы нәрсә була?

Әйтермен-

Миннән китәр,

Тыңламасаң синнән китәр (Сүз)

Укучылар табышмакның җавабын табалар.

Сүз турында белгәннәрне, булган идеяләрне кәрзиннәргә тутырып баралар. парлап эшлиләр. Дәрес барышында кәрзин тулып барырга тиеш.

2. “Артык сүзне тап ” уены (экранда)

Укучы, студент, укытучы, төзүче;

2. Идел, Нократ,Чулман, Казансу, Каспий;

3. Нарат, икмәк, чыршы, каен, имән;

4. 8 нче март, 9 нчы май, 7 нче июнь,

23 нче февраль, Яңа ел;

5. Өстәл, урындык, шкаф, комод, эт.

Бирелгән сорауларга җавап бирәләр.

Индивидуаль эшлиләр.

Сүзләрне группаларга бүләләр.

Кара- каршы партнерның маршрут бите белән алмашынып тикшерелә.

Игътибарны экранга юнәлтик .

Экранда рәсемнәр күрсәтелә.Рәсемнәрнең уртак якларын табып карыйк әле.

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр яшеренгән икәнен табалар.

Сез ничек уйлыйсыз дәреснең темасы нинди була?

Ә максаты? (маршрут битенә язып куябыз)

Экранда дәреснең темасы һәм максаты күренә.

Дәреснең темасын билгелиләр. Максатны куялар (нәрсә ул бер һәм күп мәгънәле сүзләр )

Сүзләрнең мәгънәләрен табарга өйрәнәләр

Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп

Мәгълүматны аеру

Фикерләрне логик чылбырга салу

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү. Төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру. анализлау.

III. Яңа материалны проблемалы аңлату

Бурычлар: укучылар тарафыннан үзләштерүне, фикерләүне һәм беренче ныгытуны формалаштыру, нәрсә ул бер һәм күп мәгънәле сүзләр

Укучылар тагын экранга әйләнеп кайтабыз.

Сүзтезмәләр бирелгән.

Каты су, каты агач; сүз тамыры, үсемлек тамыры; җир йөзе, кеше йөзе; бала елый, җил елый; утын кисә, юл кисә; су сала, йорт сала; кеше башы, эш башы.

Бер һәм күп мәгънәле сүзләрне аерып язарга. группалап эшлибез.

Маршрут битләрдә бер-берсенә булышып эшлиләр. Фикерләшеп эшлиләр.

Физминут.

Күзләрне ял иттереп алабыз.

Кызыл , сары һәм яшел төсләрне күз белән генә карап алабыз

Группалап эшлиләр. дүрт кеше эшне башкара.

Үз фикерләрен иптәшләренә җиткерәләр.

Нәтиҗә чыгаралар. Лексик мәгънә, бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Сорауларга җавап бирәләр.

Эшләргә анализ ясыйлар, группа эчендә нәтиҗә чыгаралар.

Үз фикереңне дәлилли белү.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Күмәк эшне планлаштыру.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү.

IV.Беренчел ныгыту

Бурычлар: яңа белемнәрне ныгыту, корекция уткәрү

Тулган кәрзиннәрне парың белән карау.

Буклет-белешмәлек ясыйлар.(чиста битләрдә белешмәлек ясыйлар)

Парлап карап эшлиләр.

Кәрзиннәрдә булган идеяләрне буклет-памяткага урнаштыралар.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Күмәк эшне планлаштыру

V.Дәрескә йомгак (эшчәнлеккә рефлексия)

Бурычлар:Үз эшчәнлегеңә бәя бирү. класска бәя бирү

Нинди тема өстендә эшләдек?

Нәрсә белдек?

Нинди нәтиҗәгә килдек?

Белемнәрне кайда кулланып була?

Үзегезнең эшегезне , классның эшчәнлеген бәяләгез.

Үзегезгә елмаек (смайлик) сайлагыз. Кәефегез үзгәрдеме?

Дәрес ошаса, кул чабабыз, һәм үзегезнең дәрестәге эшегездән канәгать булсагыз шат елмаекны күрсәтегез.

VI. Билге кую:

Сиңа “5” ле куям.

Сиңа“4”ле генә куям.

Ә син, икенче дәрестә белгәннәреңне күрсәтеп, яхшы билгесе алырсың.

Өйдә: укучылар өй зше маршрут битләрдә язылган, шунда эшләрсез.

Табышмак уйлап язарга.

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр ярдәмендә җөмләләр язарга.

Укучылар шушы битләрдә бүген дәрестә нәрсә аңладыгыз, нәрсә аңламадыгыз языгыз.

Сезнең фикерләрегез безгә икенче дәресләрдә кирәк булачак.

Памятка- буклетны группа чыгып яклый.

Сорауларга җавап бирәләр.

Өй эшен язалар.

Үзбәя.

Укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү

 

 ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.