Дәрес конспекты «Заһир Бигиевнең "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" романында ана һәм кыз–бала язмышы»
Пояснительная записка к презентации
Тема: Заһир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ана һәм кыз – бала язмышы.
I. Дәреснең максаты: укучының мөстәкыйль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү; З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә яшь кыз Зөләйханың фаҗигале язмышы һәм карт ананың ялгыз калуның сәбәпләрен ачыклау, авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзләү.
II. Бурычлары:
Белем бирү: укучының текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле итеп укуына, дөрес яза белүенә, иркен сөйләшүенә ирешү;
Белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү: әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим булуына, актуальлегенә игътибар итү, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;
Тәрбияви: дөньядагы иң кадерле кешеләр – әти-әниләргә карата мәхәббәт, ихтирам – хөрмәт хисе тәрбияләү, аларның өметен акларлык шәхесләр булып җитлегүләренә омтылыш уяту.
III. Принциплары:
Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку – укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив – тематик принциплар;
IV. Укыту ысуллары: аңлату, күрсәтү, коммуникатив, проблемалы укыту, анализ ясау.
V. Укыту алымнары: әңгәмә – аңлату, сөйләү, уку, электрон китапханә белән эш, әңгәмә – йомгаклау.
VI. Дәреснең төре: диалог – әңгәмә.
VII. Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
Җиһазлау: З. Бигиев портреты, дәреслек, аудиоязма, мультфильм “Алтын бөртекләр”, электрон китапханә, презентация, татар теле аңлатмалы сүзлеге
Дәреснең эпиграфы:
“Мәктәптә бала дөрес язарга өйрәнсен өчен алдан язарга өйрәнү дәфтәрен бирәләр. Соңыннан асыл дәфтәргә күчереп язарга кушалар. Әмма кешегә бирелгән гомер белән алай эшләп булмый шул. Ялгыш кылып яшәгән гомерне киредән күчереп язып булмый. Шулай булгач, әй бәхет эзләүче дустым, гомер дәфтәреңә үкенерлек хәлләрне язарга ашкынма”.
Дәрес барышы
I.Мотивлаштыру – ориентлаштыру.
1) Дәресне оештыру.
Дәрескә уңай – эмоциональ мохит булдыру.
Актуальләштерү.
Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Укытучы сүзе: З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә ” романын электрон китапханәдән табып, тулысынча укырга тәкъдим ителгән иде. Сез җинаятьтә Мусаның дусты да шиккә алынганын белдегез. Әмма чын үтерүче ул булып чыкмый. Әсәр ничек тәмамлана? Муса һәм Габденнасыйр язмышларын тыңланган аудиоязмадан соң дәвам итеп сөйләгез.
( Муса Салихов Петербургта Зөләйха исемле кызны очрата. Зөләйха аңа үзенең сөйкемлелеге, укымышлы булуы белән ошый. Муса өйләнергә теләге барлыгын белдерә, ләкин кызның әти-әнисе бу никахка риза булмый. Аларның гаиләсе озакламыйча Кырымга, ә Салихов Казанга китеп бара. Анда ул икенче бер ”матурны ярата” башлый. Беренче мәхәббәте Зөләйханы оныта, алай да түгел, элекке вәгьдәләшүләренә ышанып, туган җирен, бердәнбер анасын ташлап килгән бу яшь кызны Муса авыр шартларда калдыра. Зөләйханың сабыйларча: “Сезгә килдем, шаять Петербургта кылган вәгъдәгезне онытмагансыз?” – дигән соравына салкын гына итеп: “Әхмәди Хәмитовның кызын йөз сум көмеш акча илә кәләшлеккә алу - мәкъсудым” , - дип җавап кайтара.Шулай итеп, Мусаның эчке сыйфатлары, кешелексезлеге, тик меңнәр артыннан гына куучы түбән җан булуы укучылар алдында килеп баса. Дөрес, автор Мусага симпатия белән карый, аны туры сүзле, тәрбияле, укымышлы булуы ягыннан башкалардан өстен куя. Ләкин хикәя итү барышында Мусаның уңай яклары тик тышкы бизәк кенә икәнлеге ачык сизелә: аның да акча колы булып калуы, беренче мәхәббәтен меңнәргә алмаштыруы, Зөләйханы һәлакәт алдында япа – ялгыз калдырып китүе – барысы да Мусаның җинаять юлына басуы турында сөйли.
Мусаны Зөләйханы үтерүдә гаеплиләр һәм төрмәгә утырталар, каторгага хөкем ителә. Муса үзе төрмәгә керсә дә, аның капиталы кала. Яңадан эзләнү, яңадан тикшерү башлана. Адвокатлар, сыщиклар кабаттан эшкә керешәләр. Мусаны төрмәдән чыгаралар. Бер айдан соң Муса Хәдичә туташка өйләнә.
Йөз мең бирнәле кызны алу өчен Габденнасыйр да астыртын көрәш алып бара. Ул үз теләгенә ирешү өчен барлык начарлыкларны да эшләргә әзер: ялганлый, яла яга, бергә укып – үскән якын иптәше Мусаны төрмәгә утыртуга булышлык итә. Габденнасыйр, Зөләйханың үлеменнән файдаланып, Мусаны юлыннан алып ташлау өчен – Зөләйханың үләр алдыннан язып калдырган хатын һәм револьверын яшерә. Габденнасыйр үзен җиңүче – йөз меңгә хуҗа итеп сизә. Ләкин әле ул иртәрәк шатлана. Адвокатларга, сыщикларга йомгакның очын чишәргә Габденнасыйр үзе үк мөмкинлек бирә. Муса каторгага хөкем ителгәч, Габдуллин белән Габденнасыйрның ресторанда сөйләшүләрен исерек кыяфәтендә Шубин тыңлап утыра.Шубин Габденнасыйр бүлмәсеннән Зөләйханың кайдан килгән икәнен күрсәткән адрес кисәкләрен таба һәм шул адрес буенча Кырымга китә.Кырымда Зөләйханың әнисенә язган хаты табыла. Мусаны төрмәдән чыгаралар. Габденнасыйр, йөз мең сумны үзенә алмау хурлыгына түзә алмыйча, агу эчеп үлә.
II.Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы: Үткән дәрестә әсәргә, геройларга анализ ясадык. Бүгенге дәресне хикмәтле сүз белән башларга телим. Дәреснең эпиграфы: “Мәктәптә бала дөрес язарга өйрәнсен өчен алдан язарга өйрәнү дәфтәрен бирәләр. Соңыннан асыл дәфтәргә күчереп язарга кушалар. Әмма кешегә бирелгән гомер белән алай эшләп булмый шул. Ялгыш кылып яшәгән гомерне киредән күчереп язып булмый. Шулай булгач, әй бәхет эзләүче дустым, гомер дәфтәреңә үкенерлек хәлләрне язарга ашкынма”.
Укытучы: Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? (укучыларның фикерләрен тыңлау)
Укытучы: Заһир Бигиев романында нинди ялгышлар һәм үкенерлек хәлләр турында сүз бара? Санап китегез.
Укытучы: “Үкенерлек ялгышлар” дигән сүзтезмәне ничек аңлыйсыз?
Укытучы: “Үкенерлек ялгышлар” дигән сүзтезмә романның кайсы геройларына туры килә?
Укытучы: Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Укучы: Чөнки яшь, ышанучан, гаепсез, самими, мәхәббәт хисләренә бирелеп Зөләйха үз – үзенә кул сала. Зөләйханың әнисе картлык көнендә ялгыз кала.
Укытучы: Димәк, без бүген кемнәр турында сөйләшәчәкбез.
Укучы: Зөләйха һәм аның әнисе турында.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
Укытучы: Бүгенге тема: Заһир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ана һәм кыз – бала язмышы”.
Дәреснең максаты:
З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә яшь кыз Зөләйханың фаҗигале язмышы һәм карт ананың ялгыз калуның сәбәпләрен ачыклау, авыр
хәлләрдән чыгу юлларын эзләү. (укыла)
Укучылар, дәресебезнең максатында нинди сүзләр күңелгә авыр тәэсир итә.
Укучы: “Зөләйханың фаҗигале язмышы”, “карт ананың ялгыз калуы”.
Укытучы: Укучылар, фаҗигале сүзен сез ничек аңлыйсыз (укучыларның фикере)
“Татар теле аңлатмалы сүзлеге”ндә “фаҗига”, “фаҗигале” сүзләренә түбәндәге аңлатма бирелә.
Укучы: Фаҗига - котычкыч авыр хәл,вакыйга; зур бәхетсезлек
Фаҗигале - фаҗигый . 1. фаҗигане эченә алган, фаҗига белән бәйләнешле.
Авыр вакыйгаларны, кемнең дә булса тормышында авыр кичерешләрне күрсәткән, белдергән.
2. Фаҗига нәтиҗәсендә килеп чыккан
Укытучы: Фаҗига нәрсәгә китерергә мөмкин?
Укучы: Фаҗига бәхетсезлеккә, ялгызлыкка, күңел тынычсызлыгына китерә. Кеше елый, күңеле ярсый, төшенкелеккә бирелә.
Укытучы: Романда яшь кыз Зөләйханың фаҗигале язмышын сурәтләүгә киңрәк урын бирелә.Зөләйха - укымышлы, тәрбияле, матур кыз. Ләкин аның акчасы юк. Шуңа күрә ул үзе теләгән кешесенең – Мусаның хәләл җефете була алмый, ахыр чиктә атылып үләргә мәҗбүр була. Аны үлемгә китергән сәбәпләрне автор мәгърифәтчеләргә аңлата. Бу Зөләйханың үлеме алдыннан әнисенә язган хатында ачык чагыла. (Электрон китаптан Зөләйханың хаты укыла.)
Гыйззәтле укучы! Мәрхүмә Зөләйханың мөселманча-татарча укый-яза белмәвен беренче бабта әйткән идек. Аның соңгы хаты да русча язылган иде. Хатның тәрҗемәсе болай:
"Әнкәем, йөрәк бәгърем! Мин сез җәнабе галиләрегез алдында җинаятьлемен! Мәхәббәтле әткәемнең дөнья куюыннан болай да җәрәхәтле күңелегезгә минем сезне ташлап, качып китүем аеруча зур зәһәр булгандыр. Инде менә бер ай үтте сезне ташлап качып китүемә. Әмма кай җиргә, ни сәбәптән качып китүем турында мин сезгә хат аша хәбәр итмәдем... Минем сез газизләргә моңарчы хат язмавым минем тарафтан олуг гаептер. Инде, шәфкатьле әнкәем, хәл-әхвәлемне бәян итеп сезләргә хат язарга мәҗбүрмен. Сөекле әнкәем, үткән елны, мәрхүм әткәемнең күзләре авырган вакытта; Петербургка барып, "Татар рестораны"нда мөсафир булып торган чагыбызда, безнең номер белән күрше номерда бер казанлы яшь егет мине үзенә хәләл җефетлеккә сораган иде. Мәрхүм әткәем һәм сез, сөекле әнкәем, Муса әфәндене яхшы белмәвегез аркасында, мине Муса әфәндегә хатынлыкка бирергә риза булмадыгыз. Инде, миһербанлы әнкәем, Муса әфәндене хәтерегезгә төшердегезме? Бераз уйлап баксагыз, хәтерегезгә төшәр. Мин, сезнең гөнаһлы кызыгыз Зөләйха, Муса әфәндегә гашыйк булуым аркасында, сезнең рөхсәтләрегездән башка, Муса әфәндегә кияүгә чыгу нияте белән Казан шәһәренә килдем. Сезнең рөхсәтләрегездән башка качып китүем сәбәпле, минем Казанга сәфәрем дә хәерле булмады. Мәгъшукым Муса әфәнде, казанлы бер бай кешенең кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән үзенә хәләл җефетлеккә алырга йөргәнлектән, миңа өйләнүдән баш тартты. Ярым сәгать элек кенә Муса әфәнде минем номерымда булып китте. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Муса әфәнденең һәм кәләше Хәдичә туташның гомерләрен озын кылып, мәхәббәтләрен көннән-көн артык әйләсен! Мин инде ни кылыйм?! Бакчасарайга кайтып сезнең күзегезгә күренергә намусым кушмый. Мәгъшукым Муса әфәндедән аерылу газабын кичерергә дә сабыр-көчем калмады. Ни кылыйм?! Хәерле булырдай бер нәрсә кылырга да куәтем юк! Инде мин үз-үземне револьвердан атып үтерәмен! Һич тә уй-фикер кылынмаганга җәеп эш – шундый яшь килеш, кыз вакытымда үз-үземә кул саламын. Йәнә бер сәгатьтән соң мин, кызыгыз Зөләйха, дөньядан үтеп, мәет-үле булырмын. Дөньяның рәхәтләре миннән калыр. Сез дә, әнкәем, бу юлларны укыганда, җинаятьле кызыгызны шәфкать белән искә төшереп, әлбәттә, егларсыз! Хәзер мин номерның кечек бүлмәсендәмен. Кулымда револьвер, ул шушы сәгатьтә мине дөньядан алып китәчәк. Шәфкатьле әнкәем! Әгәр сез хәзер бу номерда, минем янымда булсагыз иде, мин, бәлкем, үз-үземә кул салмыйча, әүвәлгечә, дөньяда торып калыр идем. Ниләр кылыйм соң?! Син дә, сөекле әнкәем, минем янымда юк! Гөнаһларым өчен минем хөкемем тәмам: үз-үземә кул саламын. Сез бу хатны укыганда мин кабер эчендә булырмын. Газиз әнкәем! Сезләргә бер үтенечем бар, үтенечемне кире какмагыз! Үтенечем шул: җинаятьләремне гафу итеп, бәддога кылмаенча, хәер-догалар белән искә алыгыз. Минем игелекле эшләрем юк, мин сезнең догаларыгызга мохтаҗмын! Миңа булган хокукларыгыздан ваз кичеп, миннән разый булып яшәдегез, сезләргә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сәламәтлек биреп, ахыр көннәрегезне матур-ямьле әйләсен! Сөекле әнкәем! Әлбәттә, бу минем хатым сезнең күңелегезгә тирән җәрәхәт ясар, сезне бетмәс кайгыга салыр... Бәхил булыгыз! Бу хат-минем тарафтан соңгы җинаятемдер, моннан соң мин сезне, әнкәем, язмаларым белән дә, телем белән дә – һичбер төрле юл белән дә рәнҗетмәм. Үз-үземне үтерәмен дәйү номерымда да язу калдырамын. Бәхил булыгыз! Җинаятьле кызыгыз Зөләйха".
Укытучы: Әни кеше бу хатны укыгач, нәрсәләр кичергән икән?
Укучы: Кайгы, хәсрәт, әрнү, рәнҗеш, мәңгегә кызын югалту, күп уйланулар...
Укытучы: Зөләйха әнисен яратамы? Зөләйханың әнисенә нинди мөнәсәбете?(хаттан табып укыгыз).
Укучы: Зөләйха әнисен ярата. Ләкин әнисен хөрмәт итми, болай да җәрәхәтле күңеленә яра өсти: әнисенә әйтмичә ташлап кача. Ана күңеле - балада, бала күңеле – далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә Зөләйха үз уйларына бирелеп, әнисен аңламый.
Укытучы: Зөләйханың бәхетсезлегенең төп сәбәбе нәрсәдә?
Укучы: Зөләйха әти – әнисенең сүзеннән чыга, карт анасын ялгыз калдырып, качып китә, мәхәббәт тойгыларына ирек бирә.
Укытучы: Үзенең ялгышлыгын аңлыймы?
Укучы: Аңлый, ап-ачык хатында “Сезнең рөхсәтләрегездән башка качып китүем сәбәпле, минем Казанга сәфәрем дә хәерле булмады.” – дип яза.
Укытучы: Зөләйха хатасын да аңлый, Мусаны да гафу итә, Муса белән Хәдичә туташка яхшы теләкләр дә тели, ни өчен ул, мөмкинлеге булып та, әнисе янына кире кайтмый?
Укучы: “Мин инде ни кылыйм?! Бакчасарайга кайтып сезнең күзегезгә күренергә намусым кушмый.” – дип яза Зөләйха. Димәк, әнисен ташлап китәргә көче булган, ә кире кайтып әнисеннән гафу сорарга көче җитми. Минемчә, бу – тәкәбберлек, үзе турында гына кайгырта.
Укытучы: Ата – ананы рәнҗетү – иң зур гөнаһларның берсе. Ата – аналарга карата балаларга зур җаваплылык, олы бурычлар йөкләнгән. Зур кайгыртучанлыкка, түземлелеккә, яхшы мөгаләмәгә һәм тәрбиягә ата – анадан да лаек беркем юк. Ата – анага ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга булышу, мөмкин кадәр тормышын җиңеләйтергә тырышу – баланың изге бурычы. Бала ата – ананың кәефен җибәрә торган эшләрдән тыелырга, аларга карата түземле һәм кайгыртучан булырга тиеш. Ата – ана ни дә булса үтенеп, бу эш баланың көченнән килмәгән очракта да ул алардан гафу үтенергә, кичерүләрен сорарга бурычлы.
Укытучы: Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, әгәр Зөләйха әнисенә әйтеп Казанга китсә, аның белән шундый фаҗига булыр идеме? (укучылар фикере)
Укучы: Зөләйха авырлыкны җиңелрәк кичерер иде. Әнисе янына кайтырга оят та булмас иде, чөнки бергә киңәшләшеп эшләнгән эш.
Укытучы: Һәр эштә ата – ананың хәер – догасын, ризалыгын алу – һәр баланың изге бурычы. “Ата – ана догасы утка – суга батырмас ” , - ди халкыбыз. Төрле зур эшләр – укырга керү, өйләнү яки кияүгә чыгу, сәфәр
кылу һ.б. – алдыннан ата – ананың, әби – бабайларның хәер – фатихасын, догасын алу борынгыдан мәртәбәле, саваплы гамәл булган, ул яшь кешегә күңел тынычлыгы биргән, башкарылачак эшнең уңышлы булуына өмет – ышаныч өстәгән. Шуңа күрә элек – электән олысы да, кечесе дә әлеге гамәлгә бик игътибарлы булган.
Укучы: Балалар ата – аналарын хөрмәт итәргә, тыңларга, һәртөрле ярдәм күрсәтергә тиеш. Ата – ана сөйләгәндә, киңәш биргәндә, балалар игътибар белән тыңларга, аларны бүлдермәскә, бәхәсләшмәскә тиеш.Тормыштагы кайбер хата – ялгышларны аңлап та, кичереп тә була, әмма ата – анага тупас мөнәсәбәт беркайчан да гафу ителми.
Укытучы: Ана кызының үлемендә кызын гына гаеплиме, бәлки аның да гаебе бардыр? Ничек уйлыйсыз? (укучыларның фикерләре)
Укытучы: Гаиләдәге иң четерекле бурыч әни кешегә йөкләнгән. Бу бурыч – бала тәрбияләү. Бала үзен – үзе хөрмәт итә белергә тиеш. Беркайчан да балага начар сүзләр әйтергә, кимсетергә ярамый. Бу юлы барып чыкмаган икән, икенче юлы барып чыгар. Баланы үсендереп тору кирәк. Баланың үз – үзенә ышанычы артсын. Үз – үзенә ышанган кеше таулар күчерергә дә үзендә көч таба. Ышану ул – җиңү, дигән сүз. Бәлки Зөләйха да үз – үзенә ышана алмагандыр. Сез ничек уйлыйсыз? (укучылар фикере)
Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Укучылар, мин сезгә “Алтын бөртекләр” дигән мультфильм карарга тәкъдим итәм. (“Алтын бөртекләр” мультфильмын карау).
Укытучы: Мультфильмны игътибар белән караганнан соң, сездә нинди фикер туды? (укучылар фикере)
Укытучы: Әти – әнинең сүзен тыңлаган, әти – әнинең сүзеннән чыкмаган, әти – әнине хөрмәт иткән, әти –әнигә итагатьле булган, әти – әни белән киңәшләшкән, әти –әни өчен борчылган балалар, чыннан да, киләчәктә алтын бөртекләр үстерерләр. Бәхетле булалар! Авырлыкка дучар булсалар да, аны җиңәргә тырышалар. Кайгы килсә дә, җиңел кичерәләр. Тормышның сикәлтәле юлында абынып егылсалар да, торып басалар, юлларын дәвам итәләр. Тормышта һәркем хаталанырга мөмкин, әмма вакытында шушы хатаны төзәтә белергә кирәк. Кем гаепле Зөләйханың фаҗигале язмышында? (укучылар фикере) Сабыр булырга кирәк. Бүген сабыр була алмадың икән, тырышырга кирәк. Сабыр итсәң – шатланырсың, сабыр итмәсәң – үкенерсең.
Укытучы: Бүгенге көндә бу әсәр актуальме? (укучылар фикере)
Укучы: Бүгенге көндә әти – әниләрен тыңламаучы, әти – әниләренә ярдәм итмәүче яисә үз балаларына битараф әти – әниләр аркасында җәмгыятебездә җинаятьчелек үсә, эчүчелек, үз – үзләренә кул салулар күзәтелә.
IV.Рефлексия, бәяләү.
Укытучы: Укучылар, без бүгенге дәрестә Заһир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ана һәм кыз – бала язмышы турында сөйләштек. Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?
Укучы: Әсәр ата – ана алдындагы бурычны онытмаска чакыра. Ата – ананың балаларына дөрес тәрбия бирүе турында сөйләштек. Күп кенә сорауларга җавап бирергә тырыштык, авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзләдек.
Укытучы: Дәрескә куелган максатка ирештекме? (укучылар фикере)
Укытучы: Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз?
Укытучы билге куя.
Гомумиләштереп нәтиҗәләр ясала.
V. Өй эше. Язма эш: 1нче вариант Зөләйхага , 2нче вариант Зөләйханың әнисенә хат языгыз.
Кулланылган әдәбият
Ш.Ш.Җәләлиев Милли тәрбия нигезләре: Татар уку гомуми белем бирү мәктәпләре, педагогия колледжлары, училищелары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2003
М.Шәрәфетдин Бәхетлеләр календаре. – Казан: “Идел - Пресс” ПНК “Татмедиа”, 2015
Кулланылган материал
Диск. Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина Татар әдәбияты, “Мәгариф - вакыт” нәшрияты
Интернет ресурслар: Бала РФ. Мультфильмнар. “Алтын бөртекләр”
Интернет ресурслар: электрон китапханә
Презентация и файлы, необходимые для её корректного воспроизведения:
З.Бигиев
PPTX / 25.47 Мб
Муса
MP3 / 1.71 Мб
Габденнасыйр
MP3 / 2.03 Мб"Алтын бөртекләр" мультфильм
WMV / 21.19 Мб