12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Асылгараева Гулиса38
Минзәлә шәһәре гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
Россия, Татарстан респ., Мензелинск
0

Урок «4нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе «Асыл һәм нисби сыйфатлар»»



Асылгәрәева Гөлисә, Минзәлә шәһәре гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.

4нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема. Асыл һәм нисби сыйфатлар.

Максат: асыл һәм нисби сыйфатларны аерырга өйрәтү; сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне ныгыту; сүзлек байлыкларын арттыру, иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү; туган як табигатенә, җәнлекләргә, кошларга мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;эшне җаваплы, аңлап башкару;татар телен белүнең әһәмиятен аңлау;

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: җөмләдән фактик мәгълүматларны таба белү; төшенчәләр чыгара белү;уку гамәлләрен башкаруда барлыкка килгән каршылыкларны билгеләү (чагыштыру);

Коммуникатив УУГ: аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү;

Регулятив УУГ: дәреснең максатын ачыклый алу;эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгелели белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү;

Предмет буенча: сүз төркеме буларак сыйфат турында белемнәрне ныгыту.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр формалаштыру.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, tatarschool.ru мультимедиа кушымтасы (51 дәрес), рәсемнәр, дәреслек И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теле, Мәгариф-Вакыт, 2014.


Презентация
PPTX / 1.18 Мб

 

I   Оештыру.

Максат: психологик уңай халәт тудыру.

— Бер-беребезгә елмаеп, яхшы кәеф теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.

 

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

— Укучылар, тәрәзәгә күз салыйк әле.Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Табигатьнең гүзәллегенә сокланып туеп булмый. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бүген көн нинди? (болытлы, салкын, җилле һ.б)

— Нинди сүз төркеменә керә бу сүзләр ?

— Хәзер матур язу күнекмәләрен ныгыту өчен тактадагы җөмләне дәфтәрләргә язып куйыйк. Сл.1

Урманнар, кырлар ап-ак юрган белән капланды.

— Ә хәзер җөмләдән сыйфатны табып билгеләгез, нинди җөмлә кисәге булып килгән, астына сызыгыз.(1укучы тактада)

— Узган дәрес материалын кабатлау өчен тест биремнәрен эшләп алабыз. Сл. 2

1. Сыйфатлар нәрсә белдерә?

а) предметны;

б) предметның эшен;

в) предметның билгесен;

 

2. Сыйфатларга нинди сораулар куела?

а) кем? нәрсә?;

б) нинди? кайсы?;

в) нишли? нишләде?;

 

3. Сыйфатлар нәрсәгә бәйләнеп килә?

а) исемгә;

б) фигыльгә;

в) кисәкчәләргә;

 

4. Уңган сүзенә синоним сыйфат табыгыз:

а) ялкау;

б) шаян;

в) өлгер;

 

5. Киң сүзенә антоним сыйфат табыгыз:

а) кыска;

б) тар;

в) кечкенә;

 

6. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган рәтне билгелә:

а) ал, кызыл;

б) зәңгәррәк, аграк;

в) саргылт, яшькелт

Парларда тикшерү. Сл. 3

 

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: дәреснең темасын, максатын билгеләү.

— Мин сезгә Г.Хәсәновның «Декабрь» исемле хикәясеннән өзек тәкъдим итәм. Бирем: сыйфатларны табарга, дәрәҗәләрен билгеләргә. Сл. 4

Кышкы урманның үз яме бар. Кояшлы жилсез иртәләрдә ул бик матур. Зәңгәрсу күктән елмаеп торган саргылт кояш нурында ап-ак кар бөртекләре җемелдиләр.

Урмандагы ямь-яшел киемнәргә төренеп, шаулап торган агачлар хәзер тирән уйга талган кебек тып-тын.

— Текстта нәрсә сурәтләнгән?

— Ә кемнең кыш көне урманга барганы бар? Бугенге дәресебез гадәти булмас. Без бүген кышкы урманга читтән торып сәяхәт итәрбез.

— Әйдәгез, сыйфатларны табыйк. Проблемалы сорау: кайсыларының дәрәҗәләре була ала? Ә хәзер сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп тикшереп карыйк

— Сыйфатларны нинди 2 төркемгә бүләргә мөмкин?(1нче төркем-дәрәҗәгә куеп була, 2нче төркем-дәрәҗәгә куеп булмый)

— Димәк, дәреснен темасы нинди булыр?

— Дәрескә нинди максат куябыз, нинди проблеманы чишәргә тиешбез? (Сыйфатларның нинди үзенчәлекләренә карап 2 төркемгә бүленүен ачыкларга )

 

IV.Уку мәсьәләсен чишү

— Ә хәзер бу төркемнәрдәге сыйфатларның мәгънәләрен ачыклыйк һәм чагыштырыйк. Интерактив тактада эш. Сл. 5

Нәтиҗә ясыйлар:

1 төркем - предметның үз билгесен ачыклый;

2 төркем - предметның башка предмет аша билгесен ачыклый.

— Укучылар, бүген без ике яңа термин белән танышабыз. Мәгънәләренә карап, сыйфатларны асыл һәм нисби сыйфатларга бүләләр. Предметның үз билгесен белдерә торган сыйфатларны (1нче төркем) асыл сыйфатлар, ә предметның башка предмет аша билгесен ачыклый торган (2нче төркем) сыйфатларны нисби сыйфатлар дип атыйлар.Алар күбрәк предметның вакытын, урынын ачыклый: бугенге, язгы кичке, агачтагы, бүлмәдәге, китаптагы.

— Сыйфатларның ясалышына игътибар итегез. Ясалышы буенча 2 төркемдәге сыйфатлар бер-берсеннән ничек аерыла?

— Нәтиҗә ясыйк, асыл сыйфатлар белән нисби сыйфатлар бер-берсеннән ничек аерыла?

Сл. 6. Интерактив тактада эш.

 

V. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту. Максат: яңа белемнәрне практикада дөрес куллана белер өчен, төрле күнегүләр эшләү. http://tatarschool.ru сайты. 51-52 дәресләр.

— Ә хәзер Марсель Галиевның «Кышның бер көне» шигырен тыңлап үтик. Шигырьдән асыл һәм нисби сыйфатларны табыгыз.

— Мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Менә шул сыйфатлар кышкы буранда адашканнар. Аларны үз өйләренә урнаштырырга кирәк. Экрандагы җөмләләрдә төшеп калган сыйфатларны куеп язарга, сыйфат дәрәҗәләрен билгеләргә. http://tatarschool.ru

Парларда эшләрне тикшерү.

Физминут.

 

VI. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.

Максат: яңа материалны үзләштерү дәрәҗәләртен тикшерү

— Укучылар, кышкы урман турында сөйләдек, ә туган ягыбызда җәнлекләр, кошлар кышны ничек каршылый, ничек үткәрә икән. Мин сезгә группаларда эшләргә тәкъдим итэм.

— Һәр өстәлгә мин төрле авырлыктагы биремнәр әзерләдем. Әйтегез әле, безнең якларда нинди кошлар кышлый? (чыпчык, кызылтүш, песнәк, саескан, күгәрчен, ала карга тукран).

— Бирелгән темаларга иҗади эш башкарырбыз. Үзегезнең бөтен фантазиягезне эшкә җигеп, сыйфатның төрле дәрәҗәләрен кулланып, рәсемнәр буенча кечкенә генә хикәя язарга.

1нче өстәл. Куяннардагы үзгәрешләр.

2нче өстәл. Песнәкләр кышын.

3нче өстәл. Карабүрекләр кышын. Сл. 7

Иҗади эшләрне тикшерү. Асыл һәм нисби сыйфатларны табу.

— Укучылар, без бүген кышкы табигатьнең матурлыгы, кошлар, хайваннар турында сөйләдек. Ничек кенә булмасын, кыш сүзен әйтү белән, сезнең күз алдына рәхәтләнеп тауда чана-чаңгы шуулар киләдер, ничек инде бу турыда әйтми каласың!

— Әйтегез эле, кем ул — Г.Зәйнашева ?

— Ул шагыйрь, безнең якташыбыз, ягъни Минзәлә районыннан. Мин күргәзмә өчен аның шигырьләр җыетыгын алып килдем. Дәрестән тыш вакытта танышырсыз. Мин сезгә аның «Кыш килде» шигырен тәкъдим итәм. Сл. 8.

Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.

Күргәнегезчә, кыш – елның иң матур вакыты икән, ә менә шул матурлыкны шагыйрь нинди сүз төркемнәре аша тасвирлаган?

— Шулай итеп, сыйфат – матурлыкны тудыручы сүз төркеме. Хәзер мин сингвейн язарга тәкъдим итәм.

1 өстәл: сыйфат

2 өстәл: кыш

3 өстәл: матурлык

 

VII. Рефлексия.

Максат:дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү.

— Ә хәзер группаларда сыйфат сүз төркеменең моделен төзеп карыйк. 1группа тактада эшли.

Тикшерү. Алдагы дәрес өчен проблемалы сорау.

— Ә хәзер экрандагы җөмләләрне укыйбыз. Сл.9

Алсу матур күлмәк кигән.

Алсуның күлмәге матур.

— Сыйфатларны табыгыз, һәр җөмләдә кайсы сүзне ачыклап киләләр? кайда урнашканнар?

— Бу сыйфатлар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

— Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килә? (Төрле вариантлар)

— Бу проблеманы алдагы дәрестә чишәрбез.

— Ә сез өйдә 1үк сыйфат үзе ачыклап килгән сүзнең алдында да, артында да торган 2 шәр җөмлә төзеп килегез.

 

VIII Өйгә эш бирү. Сл.10

Өй эше: дәреслек, 6нчы күнегү, сыйфатларны язып алып, дәрәҗәләрен һәм төрен билгеләргә.

Өстәмә эш: 1үк сыйфат үзе ачыклап килгән сүзнең алдында да, артында да торган 2шәр җөмлә төзеп килергә.

Йомгаклау. Сл.11

— Максатыбызга ирештекме?

— Тагын нәрсәгә өйрәндегез, күңелегездә нинди хисләр калды?

— Кемнәр үзенә «5»ле куйды?

— Кемнәр үз эшчәнлеген «4»ле билгесе белән бәяли?

— Кемнәргә теманы үзләштерү авыр булды?

— Сез бүгенге дәрестә яхшы эшләдегез, зур рәхмәт!

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.