12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Гайнанов Руслан Наилевич35
Россия, Татарстан респ., Кукмор

Дәрес технология картасы

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Эш ритмына кертү.

Оештыру

Хәерле көн! Күтәренке кәеф телим сезгә.

Укытучының сөйләме.

Кереш әңгәмә.

Бүген көн нинди?

Мондый көн сезгә ошыймы? Ни өчен?

Яныгыздагы иптәшегез белән исәнләшегез.

Каршыдагы иптәшегезгә хәерле көн теләгез.


 

Укытучы фикере.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Дәрескә әзерләнә.


 


 


 

Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен белдерә.


 

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек;

регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен тикшерү .

Көн турында сөйләшкәндә, һәм гомүмән телнең байлыгы нәрсәдә чагылыш таба?

Лексикология бүлеге нәрсәне өйрәнә?

Грек теленнән лексикология сүзе ничек тәрҗемә ителә?

Һәрбер сүз нинди дә мәгънә белдерә. Ул сүзнең...?

Рәсемнәрдә күрсәтелгән предметларның атамасын әйт, аларның лексик мәгънәсен аңлат. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзе. (афиша, грейпфрут, урындык, җөмлә)

Яхшы. Укучылар, лексик мәгънәләреннән чыгып сүзләр тагын нинди мәгънәдә булырга мөмкин?

Карточкалар алып 2 төркемгә аерып, бер һәм күп мәгънәле сүзләр, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр язарга (СОРТ КАРДС)

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

Лексикасында, сүзлек составында

Телнең сүзлек составын

Лексика –сүз, логос – фән

Лексик мәгънәсе дип атала

Афиша – берәр төрле тамашаны игълан итә торган зур язма............


 


 


 

бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәдә булырга мөмкин

1 нче өстәл бер һәм күп мәгънәле сүзләрне яза, 2, 3 нче өстәл туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр яза

Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.

3. Укыту максатын кую

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

Карточкалар өләшү. Игътибар белән карагыз. Сездә нинди фикерләр туды?

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.


 

Мәкальләр, сүзләр ...

Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

Мәкальләрне укы, астына сызган сүзләргә игътибар ит, мәгънәләрен аңлат.

Олыларны хөрмәт ит, кечеләргә шәфкать ит.

Көзге көн бала кебек: әле елый, әле көлә

Ак булмаса да, пакь булсын.

Акыл азмый, белем тузмый.

Күпме йөрсәк тә без җәен, каптыра алмадык җәен.

Синонимнар нинди сүзләр?

Антонимнар нинди сүзләр?

Омонимнар нинди сүзләр?

103 нче биттәге кагыйдә белән танышу

Физкультминутка ясау (торып басып була)

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)

Укучылар җавап бирә, сызган сүзләрнең антоним, омоним, синоним икәнен әйтәләр.


 


 


 


 


 


 


 

Укучыларның җаваплары.

Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.

5. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

Һәрбер сүзгә синонимнар һәм антонимнар сайлап язарга бәхет, дөрес, дус бай, көчле, акыллы

Сүзләрне укып, үрнәк буенча тикшереп нәтиҗә ясарга

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Карточкада бирем (язарга тиеш )

Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү.

6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

Карточканы тутырырга

1. Карта – шар ярдәмендә синонимнар язу.

2. Карта – мост ярдәмендә антонимнар язу.

3. Карта – дерево ярдәмендә омонимнар язу

Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адым-нарын чагыштыру.

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

Рефлексияне оештыру.

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

-Дәрестә нинди эшләр үтәдек?Нәрсәгә өйрәндегез? Сез бүгенге дәрестәге җавапларыгыз өчен үзегезгә нинди билгеләр куяр идегез?

-Сезгә нинди кыенлыклар булды?

Бүгенге дәреснең моделен төзегез .

Шуның ярдәмендә бер-берегезгә сөйләгез.

Өй эше бирү.

1.Мәҗбүри (репродуктив) 103 нче бит кагыйдә, 233 нче күнегү ( язмача)

2.Ярым иҗади омонимнар, синонимнар, антонимнар кергән шигырьләр, табышмаклар табарга

3. Иҗади эш. Синонимнар, антонимнар, омонимнар кулланып хикәя язарга ( 800 РУБЛЕЙ САМЭРИ)

Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Укучылар җавабы

Коммуникатив: үз фике-реңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәәр чыгару

Дәреснең технология картасы

Укытучының исем, фамилиясе - Гайнанов Руслан Наилевич

Сыйныф- 5а Үткәрү вакыты- 26.02.16 Фән- татар теле

Тема- Омоним. Синоним. Антоним

Дәрес төре- яңа материалны өйрәнү

Максат:

1. Лексикология өлкәсендә белемнәрне ныгыту

2. Укучыларны татар телендә булган синоним, антоним, омоним сүзләр белән таныштыру

3.Укучыларның фикерләү сәләтен, тапкырлык, җитезлек, төркемнәрдә эшләү сыйфатларын үстерү

Җиһазлау:

дәреслек, карточкалар, сигнал карточкалары, компьютер, проектр, экран.

 

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.