12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Ямалиева28

Тема. Трапециянең мәйданы.

Максат: трапециянең биеклегенә билгеләмә бирү, трапециянең мәйданын табуны нигезе һәм биеклегеда аша күрсәтү, группа эшләүне оештыру , мисаллар өстендә белемнәрне ныгыту,ма тематик сөйләмне үстерү, ОГЭ биремнәрен чишү.

Җиһазлау: дәреслек,презентация,линейка,трапеция рәсеме,апликация,приложение Зыкина.

 

Дәрес барышы.

Кереш өлеш.

Исәнмесез укучылар. Бүген безнең дәресебездә кунаклар да катнаша. Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп,елмаеп дәресебезне башлап җибәрик.(1 слайд)

Бүген дәресебезнең девизы: Математиканы өйрәнегез!

Математиканы белсәгез, барысын да белерсез!

Академик А.Крылов.(2 слайд)

Телдән эш.( 2 слайд), приложение Зыкина.

 

Хәзер үткән дәрестләрдә өйрәнелгән мәйдан табу формулаларын кабатлап узыйк.

1)Күппочмакның мәйданы - ? ( Яссылыкның күппочмак алып торган кисәгенең зурлыгы .)

2)Квадратның мәйданы - ? (Квадратның мәйданы аның ягының квадратына тигез.)

3)Турыпочмаклыкның мәйданы - ?

(Турыпочмаклыкның мәйданы аның чиктәш якларының тапкырчыгышына тигез.)

4) Параллелограммның мәйданы - ? ( Параллелограммның мәйданы нигезе белән биеклеге тапкырчыгышына тигез .)

5 ) Өчпочмакның мәйданы - ? (Өчпочмакның мәйданы нигезе белән биеклеге тапкырчыгышының яртысына тигез.)

6 ) Турыпочмаклы өчпочмакның мәйданы - ? (Турыпочмаклы өчпочмакның мәйданы катетлары тапкырчыгышының яртысына тигез.)

Хәзер формулалар белән ,ягъни формулалар белән язылуын искә төшерик.( 5 слайд)

Яңа теманы аңлату.

1)Сезгә алдагы дәрестә ике тигез турыпочмаклы өчпочмак кисеп, алардан тигезьянлы өчпочмак , турыпочмаклык һәм параллелограмм төзергә кушылган иде. ( 6 слайд)

Хәзер шушы күппочмакларның мәйданнарын исәпләгез

( группаларда эш). Исәпләп бетергәч, уң якта утырган күршегез белән эшләгән эшләрегезне тикшерегез.

2) Сезнең алдыгызда тагын бер геометрик фигура – трапеция бар

(6 слайд)

Нинди геометрик фигураны без “Трапеция” дип атыйбыз?

( Ике ягы параллель , ә калган ике ягы параллель булмаган дүртпочмак трапеция дип атала .) Әйтегез әле, безгә трапециянең мәйданын табу өчен нинди төп элементларын белергә кирәк? -Нигезен һэм биеклеген. Әйдәгез трапеция сызып ,аның биеклеген үткәрик.

Трапециянең биеклеге дип без нарсәне атый алабыз?

-Трапециянең биеклеге – ике нигезе арасындагы ераклык , ягъни трапециянең бер нигезенең теләсә кайсы ноктасыннан икенче нигезен эченә алган турыга үткәрелгән перпендикулярны трапециянең биеклеге дип атыйлар.

Теләсә нинди күппочмакның мәйданын табу өчен : күппочмакны өчпочмакларга бүлгәлиләр дә һәр өчпочмакның мәйданын табалар.

Трапециянең мәйданын табу өчен нишлибез? 1) Диагонален үткәрәбез . 2) Барлыкка килгән өчпочмакларның мәйданын исәплибез.

3) Sтр= S1+S2 (8 слайд)

Sтр=1/2(a+в)·h

Китап белән эш, трапециянең мәйданы турындагы теореманы табып укып чыгарга.

Бу теореманы тагын ничек итеп укып була?

(биеклегенең яртысын нигезләренең суммасына тапкырларга кирәк; нигезләре суммасы белән биеклегенең тапкырчыгышын икегә бүләргә кирәк)

 

Физкульминут (Күзләргә карата күнегүләр)

Белемнәрне ныгыту.

Телдән эш. (10 слайд)

ОГЭ биремнәрен чишү. ( Әзер биремнәр буенча, 11 слайд)

Рефлекция.

Дәресне йомгаклап өйгә эш бирү.

П.53 укып , теореманы исбатларга өйрәнергә,№ 480 язып эшләргә, 129 нчы бит.

Опубликовано


Комментарии (2)

Богуславская Светлана Владимировна
Комментарий был удалён пользователем 29 апр 2016 в 19:22
Бондаренко Марина Владимировна, 07.05.16 в 16:02 0Ответить Пожаловаться
Нарушение п.10. "Конкурсные работы должны быть представлены на русском языке. Если в уроке есть фрагменты на другом языке, необходимо прилагать к этим фрагментам русский перевод." Требований к конкурсным работам
Иванова Светлана Александровна, 08.05.16 в 09:07 0Ответить Пожаловаться
Конкурсные работы должны быть представлены на русском языке.
Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.