12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Миниахметова Альбина Равильевна53

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче номерлы гимназия

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 

«Каралды »

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы

җитәкчесе

________ Ф.Ф.Сибгатуллина

1нче санлы беркетмә

« 25 » август 2015 г.

«Килешенде »

Директор урынбасары

____________ М.К.Минһаҗева

« 27 » ___август______________2015 г.

« Расланды »

Гимназия директоры

_______________ М.А.Ильина

Боерык № _____

« » 2015 г.


 

Татар теленнән

7нче Б сыйныфы рус телле укучылар өчен

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Миниәхмәтова Альбина Равил кызының

эш программасы

Педагогик совет утырышында гамәлгә керде

1 нче беркетмә _28 август 2015 ел

2015-2016нчы уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа нигезенә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” салынды. “ Программа рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасына 1-11 сыйныфлар. (Төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014) һәм рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслеккә ( Р. З. Хәйдарова, Р.Л.Малафеева “Татар теле”, Казан “Татармультфильм”нәшрияты 2014) нигезләнеп төзелде.

7 нче сыйныфларда татар теленнән эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы (яңа редакция).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы (яңа редакция).

3. Россия Федерациясенең халыклары телләре турындагы законы. № 126-ФЗ-24.07.1998

4. Закон о государственных языках РТ и других языках. №44-ЗРТ 18.07.2004

5. Яшел Үзән шәһәренең 3 гимназиянең 2015-2016 елына укыту планы.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Тәкъдим ителгән “Гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигездә укыту программасы” психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

1)ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУ МАКСАТЛАРЫ.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

2). УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.


 

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

парларда һәм күмәк эшли белү;

мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


 

5. Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.

Укытуның башлангыч этабы

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

7 нче сыйныфта

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә.

Татар теле һәм әдәбият укытуга һәр сыйныфта сәгатьләр саны түбәндәгечә каралган:

  • Татар теле һәм әдәбиятын укытуга сәгатьләр саны бүленешен, атналык сәгатьләр санын саклаган хәлдә, белем бирү учреждениеләре мөстәкыйль хәл итәләр. Татар теле һәм әдәбият дәресләре бер дәреслек, бер эш программалары нигезендә үзара бәйләнештә, интегратив укытыла.
  • Укыту планында 7 нче сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать, әдәбияттан 1 сәгать вакыт бирелә. Программада 168 сәгать каралган, ә укыту планы буенча татар теле 70 сәг., ә әдәбият 35 сәг. Барлыгы 105 сәг.

Укыту-методик кулланма

Программа:. Үрнәк программалар. Татар теле һәм әдәбияты. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен. 1-11 нче сыйныфлар” (Казан Татарстан китап нәшрияты. 2011), Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан 2014 ел

Дәреслек: 7 нче сыйныф. Р. З. Хәйдарова, Р.Л.Малафеева “Татар теле”, 2014 нче ел. Казан “Татармультфильм”нәшрияты 2014

Укыту коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.

Методик кулланма: Укыту өчен методик кулланма. “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” 7 нче сыйныф Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева Казан “Татармультфильм”нәшрияты 2014.

Р.З.Хәйдәрова Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр, “ Татарский язык в таблицах”.

Электрон кулланма: презентацияләр, слайдлар.

Күрсәтмә материаллар: төрле биремле карточкалар, таблицалар (морфология, лексика, сүз төзелеше), бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен төрле рәсемнәр.

 

Татар теленнән практик эшләр

Эш төре

Сәг.саны

1

Контроль эш

4+1

2

Б.С.Ү.

7

Дәреснең темасы

Сәг

саны

Укучыларның эшчәнлек

Төре(УУГ)

Уку-методик әсбаплар

Конт-

роль төре

Үткәрү вакыты

Корректиров-ка (комментарияләр

 

План буен-ча

Фактик

үтәлеш

 

Белем һәм тормыш 21 с.

   

1

“ Яңа уку елы” темасы буенча лексик-грамматик материал

1

Предмет нәтиҗәсе:

Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшә белү. Начар билгегә үз карашын әйтә белү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшә белү.

.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлген оештыра белү

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-тиешле мәгълүматны билгеләү

- эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

-фикерләрне логик чылбырга салу

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү,

- әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү

Уку-язу әсбаплары

Агымдагы контроль

       
   

2

Сыйфатлар ясалышш.

   

3

Кайда? соравы

2

Уку-язу әсбаплары

         

4

Билгеле һәм билгесеэ үткән заман

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

5

Хәл фигыль

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

Рәсем

         

6

Хәл фигыльнең 4 төре

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

7

Хәл фигыль формаларын сөйләмдә куллану

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

8

Хәл фигыль формаларын сөуйләмдә куллану

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

9

Тартым кушымчалары

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

10

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

Мультимедиа

         

11

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Дәреслек белән эш, диалог төзү

Мультимедиа ресурсын карау

         
       

12

БСҮ “Без китапханәгә йөриез”

1

 

13

Рәвеш төркемчәләре

1

Дәреслек белән эш, диалог төзү

Мультимедиа

         

14

БСҮ “Без китаплар укыйбыз”

1

   

15

Сәбәп белдерү формасы

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

Рәсем

         

16

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе

1

Уку-язу әсбаплары

         

17

“Көндәлек –документ, көндәлек синең көзгең”темасы буенча лексик-грамматик материал

1

 
   
   

18

“Көндәлек –документ, көндәлек синең көзгең”темасы буенча лексик-грамматик материал

1

 

19

“Көндәлек –документ, көндәлек синең көзгең”темасы буенча лексик-грамматик материал

1

 
   

20

Инфинитив+кирәк төзелмәсе

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

21

Белем һәм тормыш темасы буенча язма эш

   

Тематик

контроль

   

Хәйдарова Р.З.,Әхмәтҗанова Г.М.Контроль эшләр җыентыгы,Яр Чаллы.,2014,67-68нче битләр.

 
                 

Без бергә ял итәбез 20 с.

 

22

Сыйфат фиг-нең заман формалры

1

Предмет нәтиҗәсе:

Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү.

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшә белү.

.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-Уку максатын мөстәкыйль билгеләү

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү

-аралашу күнекмәләрен формалаштыру

Уку-язу әсбаплары

Агымдагы контроль

       

23

Сыйфат фиг-нең сөйләмдә кулланышы

1

Уку-язу әсбаплары

         

24-

Җөмләнең баш кисәкләре

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

25

“Буш вакыт”темасына караган лексик-грамматик материал

1

 
   

26

Ия белән хәбәр арасындагы сызык.

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

27

Буш вакыт-ул нинди вакыт?”БСҮ

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         
   

28

Минем буш вакытым булса...” БСҮ

1

 

29

Теркәгечләр

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

30

Тезүче. ияртүче теркәгечләр

1

   

31

Исем фиг-нең барлык, юклык формасы

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

32

Кереш сүзләр

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

33

БСҮ “Файдалы, файдасыз үткәрелгән буш вакыт”

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

34

Антоним парлар

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

35

“Ялгыш адым” шигырендәге лексик-грамматик материал

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

36

“Ялгыш адым” шигырендәге лексик-грамматик материал

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

37

“Нәрсә ул егетлек?”проблема-сы буенча лексик-грамматик материал.

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

38

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

39

“Подъездагы язулар” шигыре буенча лексик-грамматик материал

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

40

Без бергә ял итәбез” темасы буенча язма эш.

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

     

Хәйдарова Р.З.,Әхмәтҗанова Г.М.,Контроль эшләр җыентыгы,Яр Чаллы,2014,69-71битләр.

 

41

Хаталар өстендә эш

1

           
     

Дәреслек

Тематик контроль

эш.

       

Өлкәннәр һәм кечкенәләр -17с.

                     

42

Җөмләнең иярчен кисәге-аергыч

1

Предмет нәтиҗәсе:

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшә белү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-тиешле мәгълүматны таба белү

-мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл җиткерү

-аралашу күнекмәләрен формалаштыру

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

Агымдагы контроль

       

43

Өлкәннәр һәм кечкенәләр” БСҮ

1

Уку-язу әсбаплары

         

44

Җөмләнең иярчен кисәге-тәмамлык

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

45

Җөмләнең иярчен кисәге тәмамлык

1

Уку-язу әсбаплары

         

46

Җөмләнең иярчен кисәге-хәл.

1

1

Уку-язу әсбаплары

         

47

Җөмләнең иярчен кисәге-хәл.

1

Уку-язу әсбаплары

         

48

Җөмләнең иярчен кисәге-хәл.

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

49

Исем фиг-нең килешләр белән төрләнеше

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

50

Исем фиг-нең сөйләмдә кулланышы

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

51

“Ата-анага хөрмәт”темасына лексик-грамматик материал

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

52

“Ата-анага хөрмәт”темасына лексик-грамматик материал

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

53

Кисәкчәләр

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

54

Билгеләү алмашлыклары

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

55

Билгеле һәм билгесез үткән заман

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

56

“Өлкәннәр һәм кечкенәләр” темасын кабатлау

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

57

Язма эш “Өлкәннәр һәм кечкенәләр” темасы буенча

1

 

Тематик контроль

эш.

   

Хәйдарова Р.З.,Әхмәтҗанова Г.М.,Контроль эшләр җыентыгы,Яр Чаллы,2014,71,72нче битләр.

 

58

Хаталар өстендә эш

1

           

59

“Без Татарстанда яшибез” темасы буенча лексик-грамматк материал

1

Предмет нәтиҗәсе:

“Без Татарстанда яшибез” темасы буенча сөйләшә белү

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

Агымдагы контроль

       

60

“Без Татарстанда яшибез” темасы буенча лексик-грамматк материал

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

61

Антонимнар

1

Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйли белү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-тиешле мәгълүматны таба белү

-мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл җиткерү

-аралашу күнекмәләрен формалаштыру

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

62

Без Татарстанда яшибез”БСҮ

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

63

Теләк белдерү формалары

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

64

Теләк белдерү формалары

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

         

65

Без Татарстанда яшибез” темасы буенча язма эш

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

Тематик контроль

эш

       

66

Без Татарстанда яшибез” темасы буенча кабатлау

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

     

Хәйдарова Р.З.,Әхмәтҗанова Г.М.,Контроль эшләр җыентыгы,Яр Чаллы,2014,73,74нче битләр.

 

67

Үткән темаларны кабатлау

1

Дәреслек

Уку-язу әсбаплары

.

       

68

Арадаш контроль эш

1

 

Контроль

эш.

       

69

Үткән темаларны кабатлау

1

           

70

Йомгаклау

1

           

 

Билге кую нормалары

Бар биремнәр дә пөхтә, төгәл һәм 1-2 орфографик хаталы язылган эшкә “5”ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 2-3 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 1-3 төзәтүе яки 3-4 орфографик хатасы булган эшкә “3” ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2” ле куела.

 

Контроль эшләр

7 нче сыйныф өчен язма эш

Белем һәм тормыш”

1 нче вариант.

1.Фигыльләрне таблицага урнаштырыгыз.

Укый, чишә, кабатлар, сорау бирәчәк, җавап биргән, онытмаячак, ыргытты, күрә, ятлый, аңламаган

Хикәя фигыль

Хәзерге заман

Үткән заман

Киләчәк заман

билгеле

билгесез

билгеле

билгесез

         

2.Сыйфатларның антонимнарын табыгыз.

Акыллы- Зур-

Әйбәт- Яңа-

3.Сообщите родителям, что:

- в вашей школе начал работать новый директор

-ваш друг перешёл в другую школу

4. Посоветуйте другу:

- не читать лежа

- не читать книгу во время еды

5.Спросите у сестренки:

- правильно ли она решила пример, задачу

- подготовила ли она уроки

6.Тәрҗемә итегез.

Сегодня дождливая погода.

Ты очень красивая.

Радуясь, я возвращался из школы.

7 нче сыйныф өчен язма эш

Белем һәм тормыш”

2 нче вариант.

1.Фигыльләрне таблицага урнаштырыгыз.

Укый, тырыша, кабатлар, язган, онытмаячак, ыргытты, тыңлар, ишетәчәк, күрә, ятлый, уйлады,

Хикәя фигыль

Хәзерге заман

Үткән заман

Киләчәк заман

билгеле

билгесез

билгеле

билгесез

         

2.Сыйфатларның антонимнарын табыгыз.

Кыска- Яшь-

Тырыш- Матур-

3.Сообщите родителям, что:

- вам раздали новые учебники

- вы будете учиться в первую смену

4. Посоветуйте другу:

- бережно обращаться с книгой

- серьезно относиться к учебе

5.Спросите у сестренки:

- не забыла ли она тетради, книги

- выполнила ли она все домашние задания

6.Тәрҗемә итегез.

Вчера было солнечно.

Тебе этот костюм очень идёт.

Придя в школу, от друзей я узнал хорошую новость.

7нче сыйныф өчен контроль эш

Өлкәннәр һәм кечкенәләр”

1нче вариант

1.Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләгез.

Матур, матуррак, сап-сары, иң матур, кып-кызыл

2. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

Яшьтәшләр, очрашырга, без, еш, белән, яратабыз.

Һәрвакыт, тиеш, өлкәннәрне, хөрмәт итәргә, кечкенәләр.

3.Что посоветуешь, если мальчик:

-громко разговаривать в трамвае

- плохо ведет себя в столовой

4.Түбәндәге схема буенча диалог төзегез.

- сорау

-җавап

-килешмәү

-килешү

Тема: Әбигә дару алып кайту

5.Тәрҗемә итегез, җөмләләр төзегез.

6 часов, в 6 часов, 6 часов 10 минут,

6. Допустим друзья приглашают тебя на улицу. А мама сообщает, что скоро придут гости, просит помочь ей. Какой разговор произойдет между тобой и друзьями.

7нче сыйныф өчен контроль эш

Өлкәннәр һәм кечкенәләр”

2 нче вариант

1.Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләгез.

Кызгылт, ямь-яшел, зәңгәрсу, зәп-зәңгәр, аксыл

2. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

Тырыш, минем, этием, кеше.

Өлкән, автобуста, урын, бирергә, кешеләргә, кирәк.

3.Что посоветуешь, если мальчик:

-смеется над пожилыми людьми

-в транспорте не уступает место пожилым

4.Түбәндәге схема буенча диалог төзегез.

-сорау

-җавап

-килешмәү

-килешү

Тема:Дәрес әзерләү

5.Тәрҗемә итегез, җөмләләр төзегез.

6 часов 10 минут, половина шестого, без пяти минут 6

6. Допустим доузья приглашают тебя на улицу. А мама сообщает, что скоро придут гости, просит помочь ей. Какой разговор произойдет между тобой и мамой.

Контроль эшне бәяләү:

Пөхтә язылган,1 яисә 2 хаталы эшкә “5” ле куела.

3-4 орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

5-7 орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

8дән күбрәк орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

7нче сыйныф өчен контроль эш

Без Татарстанда яшибез”

1нче вариант

1.Сүзнең тәрҗемәсен сайлап языгыз

Көньяк- а) юг б)запад в) восток г) север

2. Как скажешь о том, что:

-любишь свой родной край

- вашем классе учатся русские, татары, чуваши

3.Какие вопросы задашь, если хочешь узнать:

- сколько километров до Казани

-какие поэты и писатели жили в Татарстане

-знает ли он столицу Татарстана

4.Предложи другу:

- в выходные пойти на концерт любимых артистов

-поиграть на компьютере

5.Кайсы раслау белән килешмисең? Синеңчә ничек?

Татарстан флагы өч төсле: кызыл, ак, яшел

Казанда кызыклы урыннар күп түгел.

Минемчә, телләрне белергә кирәк.

6.Әйтик , сез телевизордан татарча тапшырулар карыйсыз. Төшеп калган репликаларны куеп языгыз.

-...?

-Нинди тапшыруны?

- ...?

-Юк, карамадым, ә нинди яңалыклар булды.

7. Сорауларга җавап бирегез.

Син кайсы милләттән?

Синең туган телең нинди тел?

Дусларың нинди телдә сөйләшә?

Татарстанда ничә дәүләт теле? Алар нинди телләр?

7нче сыйныф өчен контроль эш

Без Татарстанда яшибез”

2нче вариант

1.Сүзнең тәрҗемәсен сайлап языгыз

Төньяк а) юг б)запад в) восток г) север

2. Как скажешь о том, что:

-у вас проводятся разные национальные праздники

-тебе нравится город, в котором вы живете

3.Какие вопросы задашь, если хочешь узнать:

-знает ли он столицу Татарстана

- есть ли в библиотеке татарские газеты и журналы

-был ли ваш друг в татарском театре

4.Предложи другу:

-вместе поработать на даче

- посетить Национальную библиотеку Татарстана

5.Кайсы раслау белән килешмисең? Синеңчә ничек?

Татарстан флагы өч төсле: кызыл, ак, зәңгәр

Казанда кызыклы урыннар аз

Минемчә, телләрне белергә кирәк.

6.Әйтик, син Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булдың. Схема буенча диалог языгыз.

-вопрос

-ответ

-вопрос

-пояснение

-вопрос

-согласие, предлоңение.

7. Сорауларга җавап бирегез.

Син кайсы милләттән?

Синең туган телең нинди тел?

Дусларың нинди телдә сөйләшә?

Татарстанда ничә дәүләт теле? Алар нинди телләр?

Контроль эшне бәяләү:

Пөхтә язылган,1 яисә 2 хаталы эшкә “5” ле куела.

3-4 орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

5-7 орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

8дән күбрәк орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.