Занятие «Шигырьне таны. Интеллектуаль уен»
"Шигырьне таны" уены.
Максат. 1. Муса Җәлил иҗаты белән кызыксыну,
бөек шагыйребез шәхесе белән
горурлык хисе тәрбияләү.
2. Кызыксынучанлыкны, оешканлыкны үстерү.
Барышы.
I. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар, укытучылар! Без бүген бу залга бөек шагыйребез, милләтебезнең чын улы герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алыр, аның иҗаты белән тирәнрәк танышыр, шигырьләрендәге фикерләргә тагын бер кат колак салыр өчен җыелдык. 15 нче февраль - Муса Ьщлилнеж туган көне. Бу көн Татарстанда күптән инде бәйрәм төсен алды, чөнки без үзебезнең әдәбиятны, милләтне Җәлил исеменнән башка күз алдына китерә алмыйбыз.
Очрашуыбыз уен формасында үтәр.
Менә аның катнашучылары:
1. ......
Уен түбәндәге кагыйдәләр буенча барачак: Сезнең каршыгызда - табло. Анда Җәлил шигырьләре яшерелгән. Сезгә аның темасы һәм катлаулылыгы буенча бәясе күрсәтелгән. Сез үзегез теләгән тема һәм бәяне әйтәсез, мин шуңа туры килгән шигырьне укыйм. Кем беренче шигырьне таный, шул кеше аның исемен әйтә.
Тема |
10 |
20 |
30 |
40 |
Сугыш темасы
|
1 |
2 |
3 |
4 |
Хезмәт темасы
|
5 |
6 |
7 |
8 |
Моабит дәфтәре
|
9 |
10 |
11 |
12 |
Шаярулар
|
13 |
14 |
15 |
16 |
Сугыш темасы
1. "Ана бәйрәме"
Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,
Сагыш белән кипкән анага.
Кайда йөри минем улларым?
Ана күңеле тели белергә:
Кая илтә язмыш юлларын,
Җиңүгәме, әллә үлемгә?
2. "Бүреләр"
Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Күпме кан, күпме яшь ат ите
Ялтырый бүренең күзләре.
Бит моны төн буе атышып,
Тураган кешеләр үзләре.
3. "Вәхшәт"
Алар... Алар җыйнап аналарны,
Балаларны кырга кудылар.
Казыттылар чокыр, ә үзләре
Читтән көлеп карап тордылар...
Ә аннан соң чокыр кырыена
Тезделәр дә хәлсез халыкны,
Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле
Исрек майор өскә калыкты.
4. "Кичер, Илем"
Кичер мине, илем, синең бөек
Исмең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.
Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомрем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым.
Хезмәт темасы
5. "Бакчачы"
Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше үзенең туксанда бугай.
Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала, җиңен сызгана.
Түтәлләр казый, гөлләр утырта.
Алмагачларның башларын кырка.
Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,
Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.
6. " Бер үгет"
Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне.
Кем сокланмас көчкә, тимер сынса
Һәм су чыкса баскан эзеңнән.
Тик ни файда, көчең филдәй булып,
Эшең булса чыпчык тезеннән.
7. "Имән"
Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирә-ягы яшел чирәм,
Ботаклары җиргә тигән.
Таң җилләре җилфер-җилфер
Җилфердәтә яфракларын.
Имән җырлый, искә төшереп,
Шаулап үткән яшь чакларын.
8. "Төзүче".
Күкне чуарлап
Йөзә болытлар.
Болытка җитә
Без салган йортлар.
Һәрбер кирпече
Безнең кул көче.
Нинди иҗатка
Булдыклы кеше.
Моабит дәфтәрләре
9. "Җырларым".
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
10. "Катыйльгә"
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Меңен түгел, бары йөзен генә
Юк итәлдем синең сыңарның,
Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен
Мин тезләнеп. гафу сорармын.
11. "Серле йомгак"
Әкияттәге серле йомгак булып
Тәгәрәде тормыш сукмагым,
Озак бардым; ахры, көн батканда
Шушы йортка арып туктадым.
Әкияттәге дию патшасыдай,
Йорт хуҗасы чыкты каршыма.
Балта аскан, бөркет үләксәсен
Бүрек итеп кигән башына.
12. "Кошчык"
Чәнечкеле тимер чыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз.
Көне буе шунда казынабыз,
Әйтерсең лә тирес корты без.
Кояш чыга койма аръягында,
Күрше кырлар нурга коена.
Тик нигәдер, аның нуры безгә
Тими үткән төсле тоела.
Шаярулар
13. "Ишек төбендә"
Үтеп барам шулай урам буйлап,
Парадныйда күрәм бер бала.
Звонокка үрелә, буе җитми,
Аптырагач, карап уйлана.
Мин балага киләм:
— Әллә, - димен, -
Звонокка буең җитмиме?
— Җитми шул, - ди.
— Кая, үзем басыйм.
Бернеме, - дим, - әллә икеме?
14. "Карак песи"
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
— Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!
15. "Томаулы гыйшык"
Егет чагым; үлеп гашыйк булдым
Контордагы бер яшь матурга.
Шагыйрьләрчә әйтсәк, гыйшкым минем
Чәчәк атты кышкы салкында.
Гөнаһ шомлык! Кышкы салкын белән
Томау төште бер көн борынга.
Һәм томаулы килеш киттем шулай
Кыз чакырган махсус урынга.
16. "Гашыйк һәм сыер"
Мин чәчәкләр җыйдым, сөеклемә
Бәйләм итеп бәйләп китердем.
Күрсен иркәм аның кулдалыгын
Йөрәгемнең, бәхтем, иркемнең.
Аһ, ни гарьлек, кызым чәчәкләрне
Тәрәзәдән тышка ыргыткан.
Ә аларны сыер ашап киткән...
Ничек түзим үлми хурлыктан?!.
Балларны санау. Ике уенчы финалга чыга.
Хәзер мин сезгә шигырьнең темасын әйтәм, сез шигырьнең исемен әйтергә тиеш буласыз. Шигырьдән иң күбе дүрт юл китерә алам, иң киме
бер юл. Сатулашуны баллары күбрәк булган уенчы башлый.
1. Абдулла Алишка язган шигыре.
"Дуска"
Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,
Без алмадык сатып гомерне,
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?
Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе,
Бәлки менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?
2. Хатынына атап язган шигыре.
"Ышанма"
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Ул егылган арып», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Байрагыма каным белән язган
Антым чакыра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?
3. Сугыш башланган көн турында шигырь.
"Кызыл ромашка"
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
4. Танылган балладасы.
"Сандугач һәм чишмә"
Таң атып, нурлары
Үпкәндә кырларны,
Чишмәләр, күлләрне
Һәм калын урманны,
Сандугач уянып
Канатын кагына
Һәм карый ашкынып
Тын урман ягына.
5. Туган ягына кайту теләге чагылган шигырь.
"Тик булса иде ирек"
Карлыгач булса идем,
Канат кагынса идем,
Җидгән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем,
Сызылып таңнар атканда.
2
Я булсам алтын балык,
Ак дулкыннарны кагып,
Ярсып дәрья акканда,
Ташып ярдан ашканда,
Таң сөмбелем, нечкә билем,
Йөзеп сиңа кайтыр идем,
Күлне томан япканда.
Нәтиҗә ясала.
Суперуен.
- Мин шигырьнең 4 юлын укып бетергәнче, сез аның исемен әйтергә
тиеш. Уенны башладык.
1 Төштә миңа нәни кызым килде,
Чәчләремне сыйпап тарады.
—Ай-һай, әти, озак йөрдең, - диеп,
Күзләремә сөеп карады.
" Төрмәдә төш"
2. Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңлегез.
"Чәчәкләр''
3. Синме соң бу — бөек Маркс иле
Һәм давыллы Шиллер ватаны?
Тоткын итеп сиңа китерде дә
«Кол» дип мине немец атады.
" Алман илендә"
Төн утырып шагыйрь шигырь язды
Ак кәгазьгә тамды яшьләре.
Тышта давыл иде, бертуктаусыз
Күк күкрәде, яшен яшьнәде.
“Шагыйрь"
Ничә тапкыр синең тырнагыңнан
Котылдым мин. Үлем.
“Беттем” дигән чакта тормыш миңа
Сузды тагын кулын.
.
"Үлемгә"
Җиңүчене котлау. Уенга нәтиҗә ясау.