12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ефимова Людмила162
Россия, Татарстан респ., Казань

Ефимова Людмила Григорьевна,

КМТТУ-КАИның инженер-интернат лицее укытучысы


 

Тема: Сыйфат фигыльне кабатлау

Максатлар: Сыйфат фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү, гомумиләштерү; алган белемнәрне куллану күнекмәләрен үстерү; хезмәт тәрбиясе бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: сүз төркеме буларак сыйфат фигыльне таный, куллана һәм аларга морфологик анализ ясый белү.

Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе.

Төп төшенчәләр: сыйфат фигыль, заман, форма, морфологик анализ.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, технология.

Эшне чагыштыру төрләре: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү.

Чыганаклар:

Төп: дәреслек: Татар теле. 7 нче с-ф./Р.К.Сәгъдиева, Г.Ф.Харисова, Л.К.Сабирьанова, М.Ә.Нуриева. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2017;

Өстәмә: слайдлар, карточкалар, электрон дәреслек.

Дәрес планы

 

1. Оештыру, мотивлаштыру

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә!

- Исәнмесез! Хәерле иртә!

- Кәефләрегез ничек?

- Яхшы, рәхмәт.

2. Өй эшен тикшерү.

- Өй эшен эшли алдыгызмы?

- Әйе.

- Ничәнче күнегү бирелгән иде?

- 108 нче күнегү.

- Нишләргә иде?

- Мәкальләрнең беренче өлеше белән икенче өлешен туры китереп күчереп язарга. Аларның мәгънәләрен аңлатырга. “Артык” мәкальне табарга иде. (Берничә укучыдан сорау.)

- Ни өчен өченче мәкаль артык?

- Чөнки калганнарында исемләшкән сыйфат фигыль, ә монысы исемләшмәгән.

- Әйе. Афәрин! Булдыргансыз.

3. Белемнәрне актуальләштерү

Хәзер, игътибар тактага. Бирелгән сүзләрне өч баганага дөрес итеп бүләргә кирәк. (Интерактив күнегү: https://learningapps.org/watch?v=paw2gmatj18)

Ничек уйлыйсыз, без бүгенге дәрестә нишләячәкбез?

Сыйфат фигыльләрне кабатлаячакбыз.

Дөрес.

4. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану

Рабит Батулланың “Аш пешерүче ашны пешерергә түгел, ашны иҗат итәргә тиеш” дигән фикере белән килешәсезме? (109 нчы күнегү) (укучыларның җаваплары)

Нәтиҗә: Һәр эшне яратып башкарырга кирәк.

Билгеләнгән сүзгә морфологик анализ ясау, аны сыйфат фигыльгә үзгәртү.

5. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Аш пешерүчеләр безнең мәктәптә бармы?

Әйе.

Аларның эш урыны кайда?

Ашханәдә.

Хәзер сыйфат фигыльләрнең барлык формаларын да кулланып, үзебезнең мәктәп ашханәсе турында кечкенә генә хикәя языйк. (111 нче күнегү)

Нәтиҗә: без мәктәптәге эшчеләрне хөрмәт итәргә тиеш.

Ял минуты.

Укучылар, игътибар иткән булсагыз стеналарга сүзләр  ябыштырылган. Сез, үзегезгә иң кирәклесе дип, кайсысын саныйсыз, шунда барып басыгыз. Үзегезгә пар табып, ни өчен бу сүзне сайлавыгыз турында фикерләр алышыгыз. (Һәр төркемнән берәр кешедән фикерләрне тыңлау.)

1 нчесе – Җырлаучы кыз

2 нчесе – Булачак фильм

3 нчесе - Укыган кеше.

Укучылар, җырлаучы фигыле турында сез нәрсәләр беләсез?

Хәзерге заман сыйфат фигыль,  барлыкта, затланышсыз.

Булачак фигыле турында сез нәрсәләр беләсез?

Киләчәк заман сыйфат фигыль,  барлыкта, затланышсыз.

Укыган фигыле турында сез нәрсәләр беләсез?

Үткән заман сыйфат фигыль,  барлыкта, затланышсыз.

6. Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

Хәзер Фәнис Яруллинның дүртьюллык шигырен укып китик. (112 нче күнегү. Уку.) Сыйфат фигыльләрне табыгыз.

Теккән.

Аңа телдән морфологик анализ ясагыз.

Үткән заман сыйфат фигыль, барлыкта, затланышсыз.

Дөрес. Бу шигырьдә нинди һөнәр иясе турында сүз бара?

Тегүче турында.

Бу һөнәр кешеләре нәрсәләрне белергә тиеш?

Дөрес итеп кешенең үлчәмнәрен алырга, размер буенча өлге кисәргә, тукыма төрләрен, тегү машинасы төзелешен, эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә тиеш.

Нәтиҗә. Кызлар технология дәресендә бу һөнәр төре серләрен үзләштерәчәк.

7. Өй эше бирү.

Укучылар, сез өйдә 113 нче күнегүдәге Фаил Шәфигуллиннан өзек белән танышырсыз. Андагы сыйфат фигыльләрне табып, аларга морфологик анализ ясарсыз.

8. Рефлексия, бәя, үзбәя.

Укучылар, без дәрестә нишләдек?

Сыйфат фигыльләрне кабатладык.

Кайсыларыгыз үзен бу тема буенча барысын да беләм ди?

Кайсыларыгыз бераз ярдәм кирәк дип уйлый?

Кайсыларыгыз тагын кабатларга кирәк дип саный?

Хәзер белемнәребезне тиз генә тикшереп алыйк. (Каһооt ресурсында шәхси кабинетта төзелгән тестларны эшләтү: https://create.kahoot.it/details/cd17d625-fad1-47a1-811f-e34fd0a8880e. Укучылар телефоннарында кушымта аша керәләр, әлеге тест буенча тиешле саннарны кертәләр (833838), һәркем кереп беткәч укытучы стартка баскач эшлиләр.)

9. Саубуллашу.


 

Опубликовано в группе «Бесплатные всероссийские и международные конкурсы для учителей»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.