12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 

Балык Бистәсе 1нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Миннуллина Гөлчәчәк Миннулла кызы

 

Эшлекле уен-дәрес. Бакчада.3 нче сыйныф , рус төркеме.

Максат. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр темасы буенча үтелгән лексик-грамматик материалны ныгыту,йомгаклау.Укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү, өйрәнгән материалны тормышта куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау. Компьютер, плакатта кроссворд, мәкаль, ромашка рәсеме, яшелчә-жетоннар, яшелчә-җимешләр маскалары, төркем исемнәре.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

а) Исәнләшү.Дәреснең темасын, максатын укучыларга җиткерү.(Слайд 1).

б) Өй эшен тикшерү.

Балалар өйдә язып килгән әкиятләрне укыйлар.

Ук.: Әкиятләрегез бик кызыклы , матур булды, рәхмәт сезгә.

II. Яңа белемнәрне формалаштыру.

1. Сүзлек эше .(Слайд 2).

Тактада "ка" хәрефенә башланган, "ка" хәрефенә беткән, "ка" уртада килгән сүзләрне һәм калган сүзләрне кабатлау.Таныш булмаган сүзләрне сүзлеккә яздыру. Кавын, карбыз, кабак, кыяр, кишер, кәбестә, карлыган, өрек, сарымсак, шалкан, чөгендер, әфлисун, чия, хәзинә-сокровище, мәкаль-пословица, хуҗа-хозяин.

2. Төркемнәргә бүленү.

- Ә сезнең гаиләдә, мәктәптә, районда, Татарстанда кем хуҗа?( Әйтәләр.)

-Ә менә бүген без сезнең белән укучылар бакчага хуҗа сайларбыз.Ә моның өчен безгә ике төркемгә бүленергә кирәк булачак. 1 нче төркем-яшелчәләр,

2 нче төркем -җиләк-җимешләр.( Һәрбер баланың башына яшелчә, җиләк-җимеш маскасы кидерелә, капитаннар сайланыла.)

-Дәрестә бик актив булырга кирәк.Матур, дөрес җавапларга жетоннар биреләчәк.

а) Җөмләләрне тәрҗемә итү.(Слайд 3).

1.Әбинең бакчасында шалкан үсә. 2. Базарда борыч, алма, сарымсак, әфлисун саталар. 3. Кабак бәлеше тәмле, ә ит бәлеше тәмлерәк. 4. Теге өрек файдалырак. 5.Лимон әче һәм файдалы. 1.Его арбуз слаще. 2.Мой папа покупает урюк, изюм.

3. Дедушка посадил сливу, вишню.4. Чеснок полезен от гриппа. 5. Мама делает салат из свёклы и моркови.

б) Капитаннар ярышы. Ромашкада язылган сорауларга җавап бирү.

Кавын тәмлерәкме, карбызмы ? Базарда нинди яшелчә-җимешләр саталар? Борыч әчеме, сарымсакмы ? Кайсы әкиятләрдә яшелчәләр катнашалар? Сиңа нинди җиләк-җимеш тәмлерәк ? Сез бакчада нәрсәләр үстерәсез ? Син бакчага су сибәсеңме? Яшелчәләр файдалымы ?

Уңай, өстәмә җавапларга жетоннар өстәү.

в) Иҗади эш.( Слайд 4). Җөмләләрне дәвам итү.

1. Әфлисун файдалы, ә лимон ... .2. Әни кибеттә ипи, сөт ала, ә базарда ... .3. Өрек баллы, ә йөзем ... . 1. Базарда җиләк-җимешләр күп, ә яшелчә ... . 2. Чөгендер салаты тәмле, ә кыяр салаты ... . Кәбестә зур, ә кабак ... .

-Җөмләләрне дөрес дәвам иттегез.Молодцы.

г) Табышмаклы кроссворд.( Слайд 5,6). Табышмакларның җавабын кроссвордка язу.

1. Йөз кат кием, барысы да төймәсез. 2. Түгәрәк, ә ай түгел, сары, ә кояш түгел, тәмле, ләкин шикәр түгел, койрыклы-тычкан түгел. 3. Чәчләре яшел, бйдрә,гәүдәсе билдән җирдә. 4. "Алма!"-дисәң дә, алалар , нәрсә соң ул балалар? 5. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. 6. Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч , үзен ашыйлар.

7. Үзе шардай , эче кандай, тәме балдай. 8. Җир астында кызыл әтәч.

-Яхшы! Җавапларыгыз дөрес булды. Һәр уңай җавапка 1 жетон.Карагыз әле, укучылар вертикаль баганада нинди сүз килеп чыкты?(Укучылар әйтәләр)

- Әйе, “карлыган” сүзе килеп чыкты.

д) Реклама чыгарылышы.(Слайд 7).Һәр яшелчә, җиләк-җимеш үзенә реклама ясый.

1. Бакча зур һәм матур. Бакчада яшелчәләр үсә. Мин кыяр яратам. Кыяр зур, озынча, яшел, тәмле, файдалы. 2. Мин кызыл помидор. Миндә витаминнар бик күп . Миннән тәмле, файдалы сок чыга. 3. Чөгендерем бик тәмле, кан составын яхшырта. Глюкоза, витаминнар , бар минем составымда. 4. Мин баллы кишер. Мин балаларны үстерәм һәм күзләрне дәвалыйм. 5. Аша син сарымсак һәм суган , аларга витамин күп тулган. 6. Аша син шалкан да, курыкмассың ялгыз калырга.

1. Алма зур, кызыл, файдалы. Алмада тимер күп. 2. Мин тәмле, кызыл карбыз, мин бөергә файдалы. 3. Мин сары өрек. Миндә А витамины күп. 4. Мин сары лимон.Лимон әче, ләкин файдалы. Лимонда С витамины күп. 5. Мин матур, тәмле җиләк.Салкын тиюдән файдалы. 6. Без бакчада үстердек, кызыл чияләр, алар безгә баш ияләр,рәхмәт дияләр.

- Бик яхшы реклама ясадыгыз. Димәк, яшелчәләр, җиләк-җимешләр сәламәтлеккә файдалы.Тактадагы мәкальгә карагыз. САУЛЫК-ЗУР БАЙЛЫК. Нәрсәне аңлата? (Әйтәләр.)

- Дөрес ,саулыкны акчага сатып алып булмый, ул зур байлык , аны сакларга кирәк. Без дә саулыкны ныгытып алыйк әле.

е) Физик күнегү.( Слайд 8).

Нинди яхшы балалар ,аяк , кулны язалар,

Чүгәлиләр, торалар,иңбашларын боралар.

Уңга, сулга,алга ,артка гәүдәләрен ияләр,

"Сәламәт бул"-дияләр.

ж) Рольле уен. Диалоглар төзү.Яшелчәләр-"Бакчада", ә җиләк-җимешләр -"Базарда" темасына. (Слайд 9).

- Менә шулай тырышып эшләгәч , уңыш кибетләргә , базарга, безнең өстәлебезгә эләгә. Диалогларыгыз бик матур булды. Жетон бирү.

з) Аш-су остаханәсе.Рецепт бирү. Яшелчәләр-салат , җиләк-җимешләр-компот рецепты бирәләр.

III. Рефлексия.( Слайд 10).

1. Нәтиҗә.Жетоннарны санау. "Ни өчен дәрес "Бакча хәзинәләре"дип аталды?" соравына җавап алу. Билгеләр кую. 2. Өй эше.“ Безнең бакчабыз” гербын ясарга.
 

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.