Туган ягым чишмәләре
Татарстан Республикасы
Балык Бистәсе муниципаль районы
Гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
“Шетнево - Тулуш төп гомуми белем мәктәбе”
“Туган ягым чишмәләре” дигән темага фәнни-тикшеренү эше
Автор: Балык Бистәсе муниципаль районы
Шетнево-Тулуш төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Салихов Рәсил Вазыйх улы
Фәнни җитәкче: физкультура укытучысы Харисова Г.Т.
2016 нче ел
Эчтәлек
I. Кереш......................................................................................................3
II.Төп өлеш.................................................................................................5
1.Авылым тарихы.................................................................................5
2. Су-яшәү чыганагы..............................................................................7
3.Кама буе –туган ягым..........................................................................8
4. Каманың чишмә башлары - Бырыс һәм Ырга елгалары..................9
III.Нәтиҗә..................................................................................................11
IV. Файдаланылган әдәбият......................................................................12
I. Кереш
Һәр кешегә дә үз туган ягы кадерле, чөнки һәркемнең дә тормышы газиз туган авылыннан башлана.
Туган ил, туган тел, туган җир, туган авыл - кешене кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр. Авылдашларым бәхет эзләп, рәхәт тормышка өметләнеп әллә кайларга чыгып киткәннәр. Нигъмәт – ләззәт тулы, мул ризыклы ил-җирләрдә яшиләр, бәхетемне таптым дип ышаналар, әмма кайсыдыр бер мизгелдә җаннарындагы бар күзәнәкләре тетрәнә. Еракларда калган газиз туган авылларының басу капкасымы, әти-әниләренең җанга уелып калган берәр сүземе, белмим, аларны кинәт нидер сискәндерә. Чылтырап аккан чишмә сулары сагындыра, бозау эзләп йөргән, язын кукы, кузгалак, уксын белән сыйлаган кыр-болыннары исләренә төшә. Сагыналар, җирсиләр... Изгеләр чишмәсенең бер йотым суын эчәсе килеп тилмерәләр, чикләвекле, кура җиләкле Яңавыл урманын, җир җиләкле Балчыклы күперен, Арт елганы, каз төшергән Тау асты инешен төшләрендә күреп уяналар; хәтфәдәй яшел йомшак үләннәренә ялан тәпи басып йөргән балачак урамнарын “Их, тагын бер генә кайтып күрергә!” иде дип ымсыналар. Туган як белән бәйле һәр исем-атама, һәр истәлек – ядкарь күңелләрендә яңара, алар бик тә кадерлегә әйләнә.
Ярый ла ул исем-атамалар, истәлек-ядкарьлар, өйрәнелеп, киләчәк буынга тапшырылса? Шуңа күрә мин туган авылымның тарихы, чишмәләре,елгалары белән кызыксына башладым. Бик кечкенәдән кызыксынучан бала булып үскәнгә, хәзер шул сыйфатым юкка чыгу, кимү түгел, ә киресенчә, тагы да ныграк артканга, минем игътибардан бернәрсә дә читтә калмый иде.
Безнең авылдан ерак түгел кечерәк елгалар ага.Без җәй көне анда су коенырга,балык тотарга барабыз.Бу елгаларның очы кая барып чыга икән дип гел кызыксына идем.Һәм бу кызыксынуымны тормышка ашырырга уйладым.
Минем туган авылым – Балык Бистәсе муниципаль районында урнашкан гүзәл табигатьле Югары Ырга авылы(русча атамасы Шетнево-Тулуши). Бездә ике Ырга бар: Түбән Ырга һәм Югары Ырга.
Туган авылымның аксакаллары, зыялы кешеләре белән очраштым. Авылымның иң өлкән кешесе , зирәк акыллы Тәнзилә апа Габделхакованың сөйләве дә, сөйләме дә аеруча кызыклы иде.
Авылдашларым сөйләмендәге кайбер сүз һәм сүзләр тезмәсен әдәби әсәрләрдә дә, мәктәп дәреслекләрендә дә очратып булмый. Кызыксынуым тагын да арта төште
Авылдашларымның сөйләм үзенчәлекләрен барлаганда, Югары Ырга авылы атамасының килеп чыгышына юлыктым. Миндә кызыксыну уянды, фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнергә уйладым һәм максатым итеп авылдашларымның сөйләгәннәреннән чыгып, авылымның килеп чыгышы тарихын барларга, Бырыс һәм Ырга елгалары турында мәгълүмат тупларга уйладым.
Максаттан чыгып, үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
- Югары Ырга һәм Яңа Ырга авылы тарихын барлау;
- авылым елгалары турында эзләнү, нәтиҗә ясау;
- туган телгә, туган авылга, туган якка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
Алымнар: фәнни әдәбият белән танышу, сораштырулар һәм өлкән буын вәкилләре белән очрашулар үткәрү, газета-журнал материалларыннан файдалану, музей материалларын куллану.
Тикшерү объекты: Балык Бистәсе муниципаль районының Югары Ырга һәм Яңа Ырга авылы, Бырыс һәм Ырга елгалары.
Фәнни эшнең тикшерү предметы: авыл тарихы һәм топонимикасы.
Тикшерү методлары: эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
II. Төп өлеш
1.Авылым тарихы
Безнең авылның ике исеме бар. Шетнәү Тулушы (урысча язылышы Шетнево – Тулуши) һәм Югары Ырга. Татар энциклопедия сүзлегендә дә авыл ике атамада күрсәтелгән. Анда авылыбыз Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән дип язылган.
Халык санын алу турындагы документлар буенча Шетнәү Тулышы авылында Котлы морза яшәве билгеле. Авылның атамасы документларда башка төрле атамада да чагылыш таба. Мәсәлән, Югары Тулыш(Верхние Тулуши). Шетнево – Шитнәү исеме шул атамадагы елгага бәйле аталган. Өлкән авылдашлар сүзенә караганда авылдан читтәрәк шундый атамадагы елга булган.
Казан шәһәре яулап алынганнан соң, Кама алды төбәгендә басып алучыларга каршы халык хәрәкәте башлана. Тарихи язмаларның берсендә урыс баскынчакларына каршы “Тугай мирза балалары һәм аларның дуслары каршылык күрсәтте”дип искә алына . Тугай мирзаның исеме дә бүгенге көндә Тугаш авылы атамасында сакланып калган. Риваятьләрдә менә шул Тугаш, Тулыш һәм Кодаш мирзаларның бертуган булулары турында искә алына. Тулыш соңыннан Тулушка әйләнгәндер, мөгаен.
Авылның Ырга атамасы авыл янәшәсендә аккан Ыргыз елгасына бәйле. Әлеге атама тарихи документларда да чагылыш таба.
Академик Марсель Әхмәтҗанов безнең авылга XV нче гасырда нугай татарлары тарафыннан нигез салу ихтималлыгын фаразлый. Ыргыз елгасының атамасы да алар тарафыннан аталуы ихтимал, ди ул. Авылыбызның гореф-гадәтләре, йолалары шуңа ишарә итә. Еллар үтеп, авыл Ырга дип йөртелә башлаган.
Тарихчы Нурулла Гарифның да дәлиле кызыклы. Аның фикеренчә, минем туган авылым башка урында урнашкан булган. Аннары кырга күчкән. Ләкин бу урын халыкка ошамаган. Кире үз урыннарына түбәнгә күчеп утырганнар. Шуңа күрә авыл Түбән Ырга (Яңа Ырга) дип аталган.
2. Су –яшәү чыганагы
Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Су үзе - тормыш.
Минемчә, су – бар нәрсәнең чыганагы, яралырга, барлыкка килергә, үсеп китәргә, үскәч яшәргә көч бирә торган тылсымлы матдә.
Тып-тып итеп тамган су тамчысына карап, уйларым белән, биология дәресендә укытучы апа сөйләгәннәрне күзалдыма китердем. Ул безгә, су киләчәктә чамалы гына булачак, бик тансык та булырга мөмкин, аны сакларга кирәк, әрәм-шәрәм итмәскә, күп агызмаска, тиккә түкмәскә дип аңлаткан иде.
Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. ”Елгам минем - аллам минем”, “Елгаларым - тормыш тоткаларым” дигән мәкальләр халыкның елга-инешләрне илаһилык дәрәҗәсенә күтәреп олылавын күрсәтә. Халык су чыганакларына атама биреп кенә чикләнмәгән, бәлки, күбесенең исеменә атап җырлар һәм шигырьләр дә чыгарган. Су-елга атамалары дастаннарда, тарихи җырларда, легенда-риваятьләрдә дә киң кулланыла.
3. Кама буе –туган ягым
Һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас матур шигъриятле урыннары бар. Кама буе нәкъ менә шундый шигъриятле бер урын. Җырларга кушып җырланган, атаклы шагыйрьләр данлаган чал Чулман - күпне күргән елга. Шуңа аның исеме татар халкы дастаннарында, җырларында һәм башка авыз иҗаты әсәрләрендә түрдән урын алган.
Кама елгасы безнең Балык Бистәсе ярларын юа. Елганың озынлыгы – 1764 км. Татарстан аша аккан озынлыгы 380 км. Кама елгасын саклау өчен, аның ярларын чистартырга, әйләнә-тирә мохиткә сак караш булдырырга кирәк. Елгаларның чисталыгы, матурлыгы кешеләр намусында.
4.Каманың чишмә башлары – Бырыс һәм Ырга елгалары
Каманың уң кушылдыгы Бырыс елгасы безнең авыл аша үтә. Озынлыгы 32,2 км, бассейнының мәйданы 331,8 км². Елга башы Питрәч районының Яңа Питрәч авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Лаеш районының Имәнкискә авылыннан 2 км көнчыгыштарак.
Укытучым Рушания Нуретдиновна белән Бырыс елгасының физик һәм химик үзенчәлекләрен ачыкладык.
Елга күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,5 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 80 мм, ташу агымы катламы 66 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,053 м³/с. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л га кадәр.
Минем игътибарымны Бырыс елгасының атамасы да җәлеп итте. Өлкәннәр сөйләве буенча, “Бырыс” сүзе “борец» сүзеннән ясалган булырга тиеш. Чөнки бу елга буенда зур яу булган.
Ырга елгасының атамасы борынгы риваятькә барып тоташа.Төрки-татар халкында бер риваять саклана. Имеш, борынгы заманда бер ханның матур да, батыр да кызы булган. Хан кызы, илгә куркыныч килгәч, гаскәр башында торып, дошманга каршы яу чыккан һәм тиңсез каһарманлык күрсәтеп , илен һәлакәттән коткарган. Үзе һәлак булган. Шул төбәктәге иң мул сулы елганы батыр кыз истәлегенә “Ир кыз елгасы” дип атаганнар. Тора – бара елганың атамасы “Иргыз”, “Ыргыз” дип йөртелә башлаган. Ә соңыннан Ырга дип үзгәртелгән, ди өлкәннәр.
Ырга елгасы Әшнәк елгасының иң зур уң кушылдыкларыннан санала.Аның озынлыгы 13,7 км.Ә Әшнәк елгасы Кама елгасының уң кушылдыгы.
Нәтиҗә
Димәк, һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Ә аларның һәрберсенең тарихы гаять кызыклы.
Тикшеренү эшенә йомгак ясап, мин түбәндәге нәтиҗәне ясадым:
- минем туган авылымның тарихы 15 нче гасырга барып тоташа;
- тарихы кебек үк авылымның топонимикасы да үзенчәлекле;
- Бырыс һәм Ырга елгаларының физик һәм химик үзенчәлекләрен дә ачыкладым.
Киләчәктә минем максатым – өйрәнелгән һәм тикшерелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, авылымның елга-күлләрен, урман-болыннарын киңрәк барлау һәм өйрәнү.
IV. Файдаланылган әдәбият.
1. Закиев М.З. Татары: проблемы истории и языка. Казань, 1995 г.
2. Список селений Казанской губернии. – Казань, 1908, стр.62.
3. “Сөембикә” журналы. Казан, 2001, №12.
4. Мухаметова Г.Ф. Этнолингвистические исследования татарских говоров региона Юго – восточного Закамья Татарстана. Казань, 2007
5. Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы) библиографик сүзлеге.
6. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”. Казан, 2005
7. “Татар теленең зур диалектологик сүзлеге”. Казан, 2009
8. http://www.dustem.ru/slovar.php
9. http://sbiblio.com/biblio/archive/serebrenikov-obshee/09.aspx
10.http;//rustik68.narod.ru/
Мазилова Евгения Леонидовна
Панкова Ирина Николаевна