Мастер-класс «Туган җирем-Татарстан»

0
0
Материал опубликован 9 March 2018 в группе

Балык Бистәсе районы Олы Елга урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

7 нче сыйныфында

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәлахетдинова Нәйсә Флүр кызы

тарафыннан БиС технологиясе буенча

үткәрелгән дәреснең план-конспекты.

Дата : 2017 нче ел

Сыйныф : 7 сыйныф

Предмет: әдәбият

Тема : “Туган җирем-Татарстан”

Укытучы : Сәлахетдинова Нәйсә Флүр кызы

Үткәрү формасы : карта “ Телдән дәрес - 1”. Технология БиС.

Ресурслар: дәреслек ( Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Татар теле:Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Мәгариф” нәшрияты; эш дәфтәрләре,компр, проектор, презентация.

Кулланылган әдәбият:

1.Качество в образовании. Технология БиС. Технологическая карта «Устный урок -1». Обучающий фильм на русском языке. 

2.Интернет ресурсы:http://knigabis.kz/; https://www.youtube.com/user/VassermanF

Дәреснең фактик нәтиҗәсе (билгеләрдә):

Билге

5

4

3

Укучылар саны

     

Гомуми саннан чыгып %

     


 

Максат: Дәрестә уку материалының укучылар тарафыннан үзләштерелү дәрәҗәсен норматив таләпләрдән чыгып 63% җиткерү . Укучыларның эшләү тизлеген, логик һәм критик фикер йөртүләрен, мәгълүмати компетентлыгын, сүз байлыкларын үстерү. Фәнне сыйфатлы үзләштерүгә кызыксыну уяту.

Бурыч : Технологик карта регламентын үтәү.

Планлаштырылган нәтиҗә: Куелган максатка ирешү.

Дәреснең 1 нче төре. Яңа теманы өйрәнү һәм беренчел ныгыту буенча оештырылган дәрес түбәндәге өлешләрдән тора: мотиавация – актуальләштерү - яңа теманы кабул итүгә әзерлек - яңа тема үзләштерү - теманы үзләштерү дәрәҗәсен беренчел тикшерү - ныгыту –анализ - рефлексия.

Укытучы дәрес башлаганчы тактага МПМ (таблица), дәреснең темасын, сыйфатлы өлгереш нормативын - 4- - 63%, (сыйныфтагы укучылар саныннан чыгып исәпләнә, бу дәрес очрагында, мәсәлән 4 укучының 3 се уңай билге алса, нормативка туры килә дип санала), технологик картаның исемен, дәрес этапларын алдан язып куя.

Оештыру өлеше. Мотивация.

- Хәерле көн, укучылар. Исәнмесез. Укучылар, тәрәзә аша урамга күз салыгыз әле. Зәңгәр күк, нурлы кояш, якты көн безгә эшебездә уңышлар юлдаш булуын телиләр. Бүген без сезнең белән “Туган җирем-Татарстан” (тактада) тексты белән танышырбыз. Дәресебез “Телдән дәрес № 1” технологик картасына нигезләнә.

- Укучылар, кәефләрегез ничек? Сез дәрескә әзерме? Бүгенге дәрестә без сезнең белән Татарстан Республикасының бай табигате, 90 нчы елларда республикабызда булган сәяси үзгәрешләр, Татарстан Ресбубликасының дәүләт символлары турында белербез. Шулай ук тексттагы яңа мәгълүматны аңлап истә калдыру һәм киләчәктә дөрес куллана белү күнекмәләре алырга тырышырбыз. Мин сезгә уңышлар телим, барыгыз да “5” леләр генә алыр дип ышанам. Хәзер сүзне лидерыбызга бирәбез.(сыйныфтагы бер укучы)

- Бүгенге дәрестә мин сезгә уңышлар, үзегез өчен файдалы белемнәр үзләштерүегезне телим. (Кул чабалар).

I этап

2. «Перекрёстный опрос».

- Дәреснең I этабына керешәбез. Бу - өйгә бирелгән текст буенча сорауларга җаваплар бирү. Ягъни ( тактага күрсәтә - дәреснең барлык этаплары да тактаның уң ягына алдан язып куелган булырга тиеш) «Перекрёстный опрос». Игътибар! Сорауларга сездән тулы җаваплар таләп ителә.

1) Казанның иң күренекле архитектура истәлеген әйтегез.

2) Сөембикә манарасы ничә каттан тора?

3) Манараның очында нәрсә балкый ?

4) Манараның исеме кем исеме белән бәйле ?

5) Сөембикә кем ул һәм ул нинди булган ?

6) Аның матурлыгы турында кем ишетә ?

7) Иван IV Сөембикәгә нинди тәкъдим ясый ?

8) Сөембикә риза буламы?

9) Сөембикә Иван Iv гә нәрсә эшләргә куша ?

10) Манара ничә көндә төзелеп бетә ?

11) Манара төзелеп беткәч, Сөембикә нишли ?

12) Ул ни өчен манарадан түбәнгә сикерә ?

( МПМ(таблица) дагы + лар санала, тактадагы 1 нче этап кырыена тамгалар ( < 63% ка ирешелмәсә, яки >63% ка ирешелсә ) куела. Мәсәлән, 4 укучының 3 сендә + булса Перекрёстный опрос > дип куела).

Нәтиҗә ясала.

II этап

3. Терәк сүзләр (Опорные слова).

- Дәресебезнең алдагы этабы “Терәк сүзләр” (Опорные слова). Башта мин сезнең игътибарыгызга презентация тәкъдим итәм һәм яңа тема буенча кыскача мәгълүмат белән таныштырам. Бүгенге дәрестә без “Туган җирем-Татарстан” исемле текст укырбыз.

Һәр кешегә үзенең туган җире кадерле, изге. Безнең туган илебез - Татарстан Республикасы. Ул матур шәһәрләргә, зур елгаларга, болыннарга, балыклы күлләргә бай. Республикабызда зур үзгәрешләр булды. 1990 нчы елның 30 нчы августында “ТРның дәүләт суверенитеты турында Декларация” кабул ителде. Республикабызның үз Конституциясе, үз дәүләт символлары – флагы, гербы, гимны бар. Гербның авторы-рәссам Риф Фәхретдинов. Дәүләтебез символы итеп барс сайланган. Ул уңыш һәм үрчем символы. Анда тагын кашкарый һәм лалә чәчәкләре, калкан рәсемнәре бар. Герб түгәрәк рәвешендә эшләнгән. Анда Дәүләт флагының төсләре дә бар.

- Хәзер,укучылар, игътибар белән тактага карыйбыз. Сезнең алдыгызда тексттан алынган терәк сүзләр. Сез аңлый алсын өчен сүзләрнең русчага тәрҗемәләре дә бар.

үзгәрешләр – изменения

барс – барс

үрчем – плодородие

калкан – щит

кашкарый – астра

лалә – тюльпан

яңарыш – возрождение

Бу сүзләрне истә калдыру өчен сезгз 30 секунд вакыт бирелә. Башладык.

* Вакытыбыз бетте. (Терәк сүзләр ябыла)

*Хәзер шул сүзләрне дәфтәрләргә язабыз. Сезгә тагын 30 секунд вакыт. Башладык... 5 секунд (5 секунд калганда кисәтә).

* Каләмнәрне куябыз.

*Дәфтәрләрне алмашабыз. Саныйбыз.

- Кем 6-7 сүз язган, кулларны күтәрәбез. (Терәк сүзләр ачыла. Укытучы үзе карап чыга).

( Укучылар нәтиҗәләрне әйтеп торалар, укытучы МПМ(таблица) да билгели)

Нәтиҗә ясала

- Бу этапта сез сүзләрне истә калдыра алуыгызны күрсәттегез.

III этап

Алга таба без сезнең белән текст өстендә эшли башлыйбыз. Дәреслекнең 151 нче битен ачабыз. Сезгә уку, аңлау һәм төп мәгълүматны истә калдыру өчен 4 минут вакыт бирелә. ( Вакыт билгеләнә)

4. Беренчел тикшерү.

- Укуны туктатабыз. 3 нче этапка күчәбез. Ул – яңа тема материалын үзләштерүне беренчел тикшерү (Перекрёстный опрос). (Башта сорау укыла, аннары гына җавап бирергә тиешле укучыга МПМ(таблица) да күрсәтелә).

- Игътибар! Мин башта сорауны укыйм, сез тыңлыйсыз. Таблицада кемгә күрсәтәм, шул укучы җавап бирә. (Бер укучы җавап бирмәсә, башкалардан сорарга да мөмкин. Кем дөрес җавап бирә,шуңа “+” куела. МПМ(таблица) да билгеләп бара.)

Сораулар:

Татарстан Республикасы нигә безнең өчен кадерле, изге?

Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация” кайчан кабул ителде?

Татарстан Республикасы Гербында нәрсәләр сурәтләнгән?

Гербның рәсеме нәрсә белән бәйле?

- Әйдәгез, нәтиҗә ясыйк. ( Норматив таләпләрдән чыгып нәтиҗә ясала, 3 нче этап турысына < яки > тамгасы куела. Норма үтәлгән булса,кул чабалар)

- Безнең матрицада ( МПМ(таблица) да) ике яки өч минус алган укучыларыбыз бар. Бу этапта без шул укучыларыбызга ярдәм йөзеннән билгеләрен яхшырту мөмкинлеге бирә алабыз. Без аларга “коткару боҗрасы” ( “спасательный круг” ) ташлыйбыз. Мин өстәмә сорау бирәм, кемнең өч (яки ике) минусы бар, шул укучылар гына кул күтәрәләр.

(Әгәр алар белмәсә, кем белә, шул җавап бирергә мөмкин, ул очракта укытучы: “Сорауга дөрес җавапны тыңлап үттек”-дип кенә билгеләп китә).

Коткару боҗрасы” сораулары:

Татарстан Республикасы ни өчен бай республика?

Безнең Республика аша нинди зур елгалар ага?

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы нәрсә рәвешендә эшләнгән?

- Укучылар, без бу сораулар ярдәмендә өстәмә “+” лар алып нәтиҗәне үзгәрттек (яки үзгәртә алмадык), димәк, норманы үтәдек (барыбер үти алмадык) дигән сүз. (3 нче этап турысындагы < яки > тамгасын үзгәртә. Нәтиҗә яхшырган очракта укучылар кул чабалар).

Укытучы гомуми нәтиҗә ясый:

- Укучылар, җавапларыгызда сез менә нинди хаталар ясадыгыз. Беренчедән, ... (аңлатып үтә).

- Эшебезне алга таба дәвам итәбез.

IV этап

5. Икенчел тикшерү- ныгыту.

-Хәзер безнең дәресебезнең 4 нче этабы башлана. Ул – яңа тема материалын үзләштерүне икенчел тикшерү (Критический опрос). (Дәреснең бу этабында укытучы укучыларга дәреслекләрне ябарга куша).Мин тагын сораулар бирәм. Игътибарлы булыгыз. Сораулар гади түгел, ялгышлар белән (сорауның беренче өлеше сезнең игътибарыгызны читкә юнәлтә, икенче өлешендә хата бар. Укучылар саныннан чыгып “3 дөрес - 6 хаталы сорау” схемасы буенча сораулар бирелә.Тыңлыйбыз һәм тактага карыйбыз. Беренче сорау:

1. Ни өчен Татарстан Республикасын “биш елга иле” дип йөртәләр?

2. Нигә “Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация” 1991 нче елның 20 нче августында кабул ителде?

3. Татарстан Республикасының Дәүләт гербында Дәүләт флагының төсләре бармы?

4. Гербның авторы –рәссам Харис Якуповмы?

( Укучыларның җаваплары МПМ да билгеләп барыла)

- Әйдәгез, укучылар, бу этапка да нәтиҗә ясыйк. Санагыз, ничә плюсыбыз бар. Димәк, бу этапта без куелган максатка ирештек (ирешмәдек).

(Бу юлы да “коткару боҗрасы” ташларга мөмкин. Кемнең минуслары күп, шуларга сораулар бирелә).

Өстәмә сораулар

(икенчел тикшерү этабына “коткару боҗрасы” өчен) :

Гербтагы калкан халыкның иминлеген аңлатучы символмы?

Ни өчен гербта кызыл, ак, зәңгәр төсләр бар?

Гербта сурәтләнгән чәчәкләр- кашкарый һәм ромашкамы ?

- Димәк, өстәмә сорауларга җавап биреп, бу укучылар үзләренең нәтиҗәләрен яхшырттылар, ә бу укучыга тагын да ныграк тырышырга ( нәрсәләргә күбрәк игътибар итәргә тиешлеге атала) кирәк. (Укытучы якынча шундыйрак нәтиҗә ясый).

( 63% ка ирешелгәнме, юкмы, санап нәтиҗә ясала, 4 нче этап турысына < яки > тамгасы куела. Ирешелсә,укучылар булса кул чабалар)

- Укучылар, сезнең өчен сорауларның .... турындагылары авыррак булды... ( Укытучы тарафыннан кыскача аңлатма биреп үтелә.

V этап

- Дәресебезнең 5 нче этабы темага караган сүз байлыгын тикшерү белән бәйле һәм ул русча “Тематический словарный запас” дип атала. Хәзер сезгә 5 минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә сез темага караган 63 сүз язарга тиешсез(төрле сыйныф өчен сүз саны төрлечә, мәсәлән, 7-11 сыйныфларга 63 сүз каралган). Каләмнәрегезне, дәфтәрләрегезне алыгыз.

- Сез бүген дәрестә нәрсә ишеттегез, укыдыгыз, әйттегез, исегездә калдырдыгыз, нинди яңа мәгълүмат белдегез, шуларны дәфтәрегезгә языгыз. Бу сүзләр, сүзтезмәләр, яки эссе булырга мөмкин. ( Укучылар язалар. Укытучы 30 секунд, 5 секунд калганда кисәтергә мөмкин). Вакыт беткәч:

- каләмнәрегезне куегыз, кулыгызда булса – бу хата;

- дәфтәрләрегезне алмашыгыз;

- иптәшегезнең язмасындагы сүзләрне санагыз.

( укучылар саный, укытучы карап йөри). Сорый:

- Укучылар, кем 63 сүз язган? МПМ да билгели, укучылар әйтеп тора. (Вакытның күпме калуына карап 1-2 укучыдан укыттырырга мөмкин. Әгәр берәр укучы сыйныфташының эшендәге сүзләр санын, хаталарын исәпкә алмыйча, 63 яки артыграк дип әйтеп, укытучыбу ялгышны күреп өлгерсә, ике укучыга да минус куела. Теркәгеч, кисәкчә һәм бәйлекләр сүз санына керми ).

Тактада билгеләнә V этап > яки < дип билгеләнә, нәтиҗә ясала.

Дәрескә гомуми нәтиҗә:

Кемнең 4 яки 5 + , аларга “5” ле куела

Кемнең 3 + , аларга “4” ле куела

Кемнең 2 + , аларга “3” ле куела.

МПМ да шакмак эченә билгеләрне куя, “ 4”, “5” ләрне саный, өч яки дүрт “5” ле булса, куелган максатка ирешүләрен әйтә, укучылар кул чабалар.

Ләкин, укучылар, әле безгә укырга да укырга кирәк, шулай бит. Без игътибар белән укырга өйрәнү, күбрәк сүзләрне истә калдыру, сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирә белү өстендә эшебезне дәвам итәргә тиешбез. Һәм мин өй эше итеп сезгә шул ук текстны укырга, аңлашылып бетмәгән урыннарны сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итәргә, сүзләрнең тәрҗемәләрен истә калдыру өстендә эшләргә тәкъдим итәм. Бүген дәрестә “5” ле алган укучыларга өй эше бирелми, калганнарыгыз көндәлекләрегезгә өй эшен языгыз. ( Өй эше: текстны сәнгатьле укырга, тәрҗемәсен әзерләргә, яңа сүзләрне истә калдырырга. Укытучы көндәлекләргә билгеләр куя).

Рефлексия . Укытучы (дәрес темасының үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклаучы яки укучыларга дәреснең ошаган яки ошамаган якларын билгеләүгә кагылышлы булырга мөмкин) сорауларына җаваплар бирәләр.

Дәресебез тәмам, сау булыгыз. Уңышлар сезгә.

 


 


 

 


 


 

Туган җирем-Татарстан.


 

Әйе, туган җир һәркем өчен кадерле, изге. Аның челтерәп аккан чишмәләре, киң болыннары, иген кырлары, саф һавасы, шифалы яңгыры күңелгә рәхәтлек бирә. Шуңа күрә дә туган җир кешене һәрчак үзенә тартып тора.

Безнең туган илебез- Татарстан Республикасы. Аны элек-электән “дүрт елга иле” дип йөрткәннәр. Чөнки республикабыз аша Идел, Кама, Агыйдел һәм Нократ кебек зур елгалар ага. Ул яшел тугайларга, куе әрәмәләргә, балыклы күлләргә дә бик бай.

Соңгы елларда республикабызда бик зур сәяси үзгәрешләр дә булды. 1990 нчы елның 30 нчы августында “Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация” кабул ителде.

Татарстан Республикасының үз Конституциясе, үз дәүләт символлары - флагы, гербы, гимны була.

Татарстан Дәүләт гербының төп авторы - рәссам Риф Фәхретдинов. Дәүләтебез символы итеп ни өчен ак барс образы сайланган икән? Гербның рәсеме гади генә күренсә дә, ул халкыбызның тарихы белән бәйле һәм тирән мәгънәләргә ия.

Барс ул - уңыш һәм үрчем символы. Аны рәссам кызыл кояш фонында сурәтләгән. Кызыл төс энергияне, өлгергәнлекне аңлата, матур аяз көннәр киләчәген белдерә.

Барсның сул ягында халыкның иминлеген, ныклыгын белдерә торган түгәрәк калкан. Ә калкан тышында озын гомерлек билгесе - сигез таҗ яфраклы кашкарый (астра) чәчәге.

Гербның фоны өчен яшел төс алынган, чөнки ирек сөюче җанвар – барс - яшел табигать кочагында тереклек итә.

Яшел боҗраны халкыбызның алтын төстәге популяр орнаменты бизәп тора. Бизәк туган җиребез, табигатебез матурлыгы турында сөйли.

Орнаментның өке өлешендә – лалә - яңарыш чәчәге. Ул язын беренче булып шытып чыга, җирне яңарта. Бу исә республикабызның яңарышына ишарә.

Уртадагы ак боҗра - пакьлек, чисталык билгесе.

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы җыйнак итеп, түгәрәк рәвешендә эшләнгән һәм анда Дәүләт флагының төсләре дә чагылган.


 

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.