Үткән заман

0
0
Материал опубликован 13 March 2017

2 сыйныф-рус төркеме.

ДӘРЕС ТЕМАСЫ: Билгеле үткән заман хикәя фигыль1 һәм 2 зат берлек санда.

Науметова Гөлназ Рәис кызы, Шәмсетдинова Алина Гадил кызы.

Казан шәһәре Совет районының 141нче урта мәктәпнең I кв. категорияле укытучылары.

МАКСАТлар:

Эшчәнлек максаты: Укучыларның сөйләм һәм фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү максаты: Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең 1 һәм 2 зат берлек сан формалары белән танышу.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес ялгау, тәрҗемә итү.

3.Тәрбия бирү максаты: үз-үзеңне тәрбияләү,татарча дөрес сөйләшү күнекмәләрен ныгыту,пөхтәлеккә өйрәтү.

Танып-белү универс.уку гамәлләре: дәреслектә ориентлаша белү,рәсемнәр,интерактив такта белән биремнәр үтәү,кагыйдә формалаштыру.

Регулятив УУГ:кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу,үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү,,эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:дәреслек геройларына,күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү,үз мөмкинлекләреңне бәяләү.үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Коммуникатив УУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану,күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең фикерен тыңлау,диологик сөйләм күнекмәсенә ия булу, үз фикереңне формалаштыру.

ДӘРЕС ТИБЫ : Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Метод һәм алымнар:сорау-җавап,күнегүләр эшләү,төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

ҖИҺАЗЛАУ : дәреслек: И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.И. Гарипова “Татар теле һәм уку китабы”-Казан:Татар.кит. нәшр., рәсемнәр, интерактив такта, карточкалар.

Дәреснең барышы

ФДББС буенча УУГның кулланышы

I. Оештыру этабы . Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

Исәнләшү.җыр.

Исәнмесез, укучылар,килгән кунаклар!Яхшы кәеф белән дәресне башлыйбыз.

Бүген ничәнче апрель?Атнаның ничәнче көне.?Урамда көн нинди?Сыйныфта кемнәр юк?

ШУУГ:Эшчәнлекне башлауга әзерлек.

КУУГ:тыңлый белү.

II. Белемнәрне актуальләштерү этабы.

Укытучы: Үткән дәрестә без Маратның көн режимы белән таныштык. Безгә Марат аудио хат җибәрде. Әйдәгез Маратны тыңлыйбыз.

(Маратның көн режимы тыңлана. Хат: Сәлам, дустым! Хәлләрең ничек? Минем хәлләрем яхшы. Мин кичә мәктәпкә бардым. Бишле алдым. Дуслар белән уйнадым. Кичен әнигә булыштым. Мин зур үстем. Сау бул. Кунакка кил. Синең дустың Марат.)

Укытучы:Укучылар, хат кем турында?

Укучы: Марат турында.

Укытучы:Марат кичә нишләде?

Укучы: Марат кичә әнигә булышты.

Укытучы:Действие когда произошло?

Укытучы:Когда действие происходило вчера или в прошлом? Какие окончания помогли Марату ? К какой форме глагола прибавляются эти окончания?

Укучы: к приказу.

Укытучы:Яхшы укучылар.Әйдәгез бу аффиксларны искә төшерәбез.Алар безгә дәрестә кирәк була.

(Интерактив тактада укучыларга күнегү тәгъдим ителә –ды.-де.Укучылар такта янында эшли,кушымчалар кушалар, тат-русчага тәрҗемә итәлә).

Укытучы:Яхшы,укучылар.

III.Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү.Уку мәсьәләсен кую этабы.

Укытучы:Марат хатны кем турында язды?(о ком он рассказывает в письме)

Укучы:о себе.

Укытучы: да,о себе. Как он рассказывает что он вчера делал?

(Җаваплар тыңлана.)

Укытучы: Ребята послушайте, что я сейчас скажу:Мин кичә кибеткә бардым.Кем аңлады?

Укучы:.....

Укытучы:Яхшы.А как вы спросите,что ты вчера делал?

Укучы:...

Укытучы:Нет ответа?

Укытучы: Что вы не смогли перевести? А почему мы не смогли перевести?

Укучы:Потому что мы не знаем какие окончания нужно добавить?

Укытучы: А вы хотите узнать?

Укучы:Да, хотим.

Укытучы:Какова цель нашего урока?

Узнать аффиксы, которые употребляются со словами мин и син.

Если мы хотим рассказать ,что произошло вчера или в прошлом.

Укытучы:Вы настоящие ученики. Всякая работа делается по плану.

Каков наш план действий?Как вы думаете?

Укучы:Узнать аффиксы и научиться использовать их в речи.

Укытучы:Мы сегодня с вами познакомимся и затем научимся использовать эти аффиксы.

IV.Әйтеп эшләү.Беренчел ныгыту этабы.

Укытучы:Тактага карагыз.(тактада слайд;кушымчалар яшеренгән. Укытучы аңлатып, этаплап ачып бара)

Мин уянды м

Син уянды ң

Ул уянды

(Укучылар җөмләләрне укытучы артыннан кабатлыйлар;аннан соң укытучы татарча-укучылар русча; соңыннан укытучы русча- укучылар татарча җавап бирәләр.)

Укытучы:Әйдәгез бу аффиксларны сөйләмдә активлаштырабыз.

Укытучы:Мин татарча әйтәм,сез русча:

Юын-ул юынды-мин юындым-син юындың

Ки-ул киде-мин кидем-син кидең

Чистарт-ул чистартты –мин чистарттым-син-чистарттың

Аша-ашады -ул ашады-мин ашадым- син ашадың

Эч-ул эчте-мин эчтем-син эчтең

Укытучы:Хәзер русчадан татарчага тәрҗемә итегез:

Встань-он встал-я встал-ты встала

Мой-он мыл-я мыла-ты мыл

Чисти-он чистил-я чистила- ты чистил

Пей-он пил- я пила-ты пила

Ешь-он ел-я ела-ты ела

Читай-он читал-я читала-ты читала

V.Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү этабы.

Укытучы: Хәзер белемнәрне үзләштерүне тикшерәбез.Минем кулымда рәсемнәр.Сез бер рәсем сайлап аласыз. Һәр берегез бер рәсем сайлап, җөмләләрне үткән заманда төзисез. Минем сорауларыма җавап бирәсез.(ситуатив рәсемнәр)

Укытучы: Ребята, у меня в руках различные картинки. Представим что на них вы. Ваша задача- на мой вопрос, что вы делали вчера? На доске эталон для вас. Он вам поможет правильно ответить на вопрос.

-Син кичә нишләдең?

-Мин кичә китап укыдым.(әлеге эталон укучыларга сорауларга җавап бирергә булыша. Ул-тактада)

Укытучы: Син кичә нишләдең?

Укучы: Мин кичә китап укыдым.

Физкультминут “Бакалар зарядкасы”.

Укытучы: Укучылар,бүген бездә бакалар да бар әле. Кайда безнең бакалар? Әйдәгез ял итәбез. Хәзер сез укучылар түгел,ә бакалар. Бакалар да мәктәптә укыйлар.

Су буенда бакалар

Бик иртә уяндылар.

Бата-калка, бата-калка

Битләрен дә юдылар.

Зарядкага бастылар:

Уңга-сулга, уңга-сулга

Алга-артка, алга-артка

Утырдылар, тордылар.

Дәрескә тотындылар.

Укытучы:Бик яхшы, хәзер сез бакалар түгел, сез-укучылар.

VI.Яңа белемнәрне үзләштергән белем системасына кушу һәм кабатлау этабы.

Укытучы:Белемнәребезне ныгытабыз.Дәреслекләрегезне ачыгыз.

105 стр.1 кунегу.

Укытучы:Рәсемдә Марат.Марат кичә нишләде?Кем Марат була?На рисунке Марат.Что вчера делал Марат?Кто будет Маратом?Расскажите как прошел день Марата.

Укытучы: Мин башлыйм.Мин -Марат.Мин кичә теш чистарттым.

Укучы:( Җаваплар тыңлана).

Укытучы:Яхшы укучылар.Мин канәгать.

Укытучы:Ә хәзер Тактага карагыз.Тактада өч кәрзин һәм сораулар.

Ул нишләде ? Мин нишләдем? Син нишләдең?

Агачта алмалар.Алмаларны кәрзингә җыябыз(интерактив тактада күнегү тәгъдим ителә)

Дәфтәрдә эш.

Укытучы:Белемнәрне ныгытуны дәвам итәбез.Мин сезгә карточкалар бирәм.Ә сез тиешле кушымчаларны куясыз.

Парларда эш.

Укытучы:Укучылар,ә хәзер парларда эшлибез.Сезнең партада рәсемнәр.Сез бер-берегезгә сораулар бирәсез.Задайте друг-другу вопросы по картинам.

Укытучы:Мин башлыйм.Ребята,хотите узнать,что я вчера делала?Мин кичә бассейнда йөздем.Ә Син кичә нишләдең?

Укучы:Мин кичә әнигә булыштым.

Укытучы:Бик яхшы балалар.Мин канәгать.

VII. Дәресне йомгаклау этабы.

Рефлексия.
Укытучы: Ребята какова была цель нашего урока?

Укучы:Научиться использовать слова действия,которые произошли в прошлом со словами мин и син.

Укытучы:Как вы думаете мы достигли цели?

Укучы:Да .

Укытучы: А для чего мы сегодня учились говорить слова действия в прошлом со словами мин и син?

Укучы: Чтобы уметь рассказывать,что произошло с нами вчера или в прошлом.

Укытучы:Что мы должны еще делать для того, чтобы улучшить наши знания?

Укучы:Тренироваться.

Үзбәя.Укучылар эшчәнлеген бәяләү, билгеләр кую этабы.

Укытучы:Вы довольны собой на уроке? Вам надо еще поработать над темой? Попробуйте оценить себя на “Лестнице успеха” поставьте смайлик на той ступеньке, исходя из того,как вы поработали на уроке.

Өй эше.

Укытучы: 2 типа задания:

Үз режимың тур сөйләргә.2)Вы в роли учителя :составить вопросы для учеников: Син кичә нишләдең?

Укытучы:Поблагодарим друг-друга за урок. Дәрес өчен бер-берегезгә рәхмәт сүзләре әйтегез.( Булдырдың! Афәрин!)

ШУУГ:укчының эчке әзерлеге.

КУУГ:тыңлый белү,сораулар куелышы,үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ:укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек тудыру,уку эшчәнлегенең максатын билгеләү.

ТБУУГ:сорауларга дөрес җавап бирү,сыйныф эшчәнлегеннән чыгып нәтиҗә ясый белү.

ШУУГ:кыенлыклардан чыгу юлын эзләү.

КУУГ:укытучыны тыңлау,фикереңне әйтә белү.

ТБУУГ:проблема кую

РУУГ:белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү,максат кую.

ТБУУГ:кагыйдә формалаштыру.

РУУГ: планлаштыру.

ТБУУГ: кагыйдә формалаштыру.

ТБУУГ:рәсемнәр ,интерактив такта белән биремнәр үтәү.

РУУГ:кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

ТБУУГ:дәреслектә ориентлаша белү

РУУГ:кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

ТБУУГ:интерактив такта белән биремнәр үтәү.

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек, үз фикереңне формалаштыру.

ТБУУГ:проблеманы мөстәкыйль чишү.

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

КУУГ:парларда аралашу күнекмәләре булдыру,үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ:бәяләү.

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.