Технологическая карта урока по родному (татарскому) языку в 6 классе по теме «Үткән заман хикәя фигыль»
Дәрес картасы
Тема | Үткән заман хикәя фигыль. Татар мәктәбендә белем алучы татар балалары өчен дәреслек. 6 сыйныф | ||
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Предмет буенча: хикәя фигыльнең төп формаларын карап китү, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль турында белемнәрне ныгыту Шәхескә кагылышлы: укучыларны бер-берсе белән диалогик формада эшләргә өйрәтү, бер-береңне хөрмәт итергә, фикерләрне уртага салып эшләргә өйрәтү. Метапредмет: Танып-белү УУГ: аңлап һәм ирекле сөйли белү, укытучы белән бер максат куеп, эшли белү. Коммуникатив УУГ: парлап эшли белү, үз фикерләреңне төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә алу. Регулятив УУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эш башкару, дәреснең темасын формалаштыра алу. | ||
Дәреснең тибы | Яңа теманы өйрәнү. | ||
Төп төшенчәләр | Билгеле, билгесез үткән заман хикәя фигыль. | ||
Предметара бәйләнеш | Әдәбият, экология | ||
Эшне оештыру | Фронталь, индивидуаль. | ||
Чыганаклар | Дәреслек, презентация, төрле эчтәлекле карточкалар | ||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
I этап. Оештыру моменты. Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару | I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру. 1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру-Хәерле көн, балалар. Сезне кабат күрергә бик шатмын. Бер-беребезгә елмаеп, хәерле көннәр телик әле. Акыл һәм тел ачкычлары телим мин һәммәгезгә. -Бүген дәрестә кунаклар бар. Алар белән исәнләшәбез. -Утырыгыз. Дәресебез уңышлы һәм нәтиҗәле үтсен. | Укытучы белән исәнләшәләр, бер-берсенә карап елмаялар. Дәрескә әзерлекне күрсәтәләр. | ШУУГ: бер-береңә дустанә мөнәсәбәттә булу, укытучыга хөрмәтне күрсәтү. КУУГ: укучылар, укытучы белән хезмәттәшлек итү. |
II этап Актуальләштерү. Максат – белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү. | - II этап. а)Сөйләшү: Минем кулымда нәрсә? - Әйе, мин бүген чемодан белән килдем. Чемодан ни өчен кирәк? - Бу серле чемодан. Аның эчендә төрле кызыклы сынаулар, сораулар бар. Алда әйтелгәнчә, чемодан белән юлга чыгалар. Әйдәгез, бергәләп фигылләр иленә буйлап сәяхәткә чыгыйк. Сез ризамы, балалар? - Балалар, сәяхәткә нинди транспортлар белэн барырга була? Әйтеп карагыз әле. - Дөрес, мин сезнең белән килешәм. Укучылар, сез санап киткән транспортлар ничек хәрәкәт итә икән? - Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә? - Бу сорауга нинди сүз төркеме җавап бирә? - Дусларым, юлга чыкканда чемодан гына түгел, сезнең кебек акыллы, белемгә омтылучы юлдашларым булуы мине тагын да сөендерә. Нинди транспорт белән барабыз? Транспортка утырыр өчен нәрсә кирәк? Мин сезгә хәзер серле чемоданнан юл билетлары таратам. Бу билетлар, серле билетлар. Анда язылган соруга дөрес җавап бирсәгез генә автобуска утырталар. Укучылар, игътибарлы булыгыз, уйлап, төгәл җавап бирегез. ( билетлар сары, кызыл, яшел төсле) -Балалар,сез санап киткән транспорт төрләре юлда йөрү өчен бик уңай, тик бер начар ягы бар, нәрсә икән ул? Сез ничек уйлыйсыз? | -Чемодан - Юлга чыгу өчен, сәяхәт итү өчен, киемнәр салу өчен... - Әйе, бик риза. - Җәяү, самолет белән, поезд белән, автобус белән, кораб белән..... (укучылар чиратлап саныйлар) - Самолет оча, поезд тимер юлдан йөри, автобус бара, йөри, кораб йөзә (әлеге сүзләр слайдта күрсәтелә) - Нишли? дигән сорауга -Фигыль.. (кагыйдәсе искә алына) Автобус Билет (Бер-берсенә билетта язылган сорауларны бирәләр, җавап бирәләр, хаталарын төзәтәләр.) Транспорттан чыккан төтен,газлар һаваны пычрата.Шуңа күрә табигатьне саклау максатыннан бик күпләп агачлар утырталар. Парклар төзиләр. | РУУГ: үз фикереңне һәм җавабыңны телдән дөрес итеп әйтү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау; КУУГ: коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану. |
III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую. Максат –фигыль буенча алган белемнәрне искә төшерү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. | III этап. Танып белү универсаль уку эшчәнлеге -Беренче тукталышыбыз “Уйла!” дип атала.(Карточкалар тарату.) -Укучылар,мин сезгә бер әкият укыйм.Тыңлагыз да сорауга җавап эзләгез: Кеше дөрес эшләгәнме? Борын-борын заманда яшәгән ди ике дус- Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр болар. Табигать Кешене ашаткан,эчерткән, киендергән . Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдырды. Ул болыннарны таптады, агачларны кисте, урманнарны яндырды, елгаларны пычратты. Табигать Кешегә ачуланды. Укытучы өзекне укый һәм кабат сорауны кабатлый: -Кеше дөрес эшләгәнме?Ни өчен? -Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне карагыз әле.Алар турында нәрсә әйтә аласыз? -Дөрес, бу сүзләр барысы да фигыль сүз төркеменә керә. Сез алар турында тагын нәрсә әйтә аласыз? Бу сүзләрнең ясалышы ягыннан уртак һәм аермалы яклары бармы? -Әйе, укучылар, дөрес билгеләдегез. Бу фигыльләр барысы да үткән заманга карый. Ләкин аларның да аермалы яклары бар.Нәрсә икән ул? Бүген без бу сорауны карап китәрбез. Сез дәреснең темасын билгеләгәнсездер инде? Кайсы темага сөйләшербез икән бүген? | . Укучылар экрандагы сүзләрне укыйлар, сүз төркемен билгелиләр. Сүзләрнең уртак һәм аермалы якларын табалар. Фигыльләрнең үткән заман формасында икәнлеген әйтәләр. Сүзләрне кушымчаларына карап төркемлиләр. Дәреснең темасын билгелиләр. | РУУГ: үз фикереңне һәм җавабыңны телдән дөрес итеп әйтү, дәреснең темасын билгеләү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау; КУУГ: коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану. |
IV этап.Проблеманы (авырлыкны) чишү юллары. Яңа теманы өйрәнү. Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен үстерү Модельләштерү. | 2 тукталыш “Яңалык” Укучылар, анализланган сүзләргә карап, үткән заман хикәя фигыльнең төгәл билгеләмәсен формалаштырыгыз әле. Кайсыгыз билгеләмәне иң төгәл итеп әйтә алыр икән? -Укучылар, игътибар белән карагыз әле: әйткәнебезчә, бу фигыльләр барысы да үткән заман хикәя фигыльгә карыйлар, тик шулай да аларның кушымчалары аерыла. Ни өчен икән? Уйлап карыйк әле. -Балалар, 107нче биттәге кагыйдәне укып китик. Укытучы, укучыларда кагыйдәне укыганнан соң сораулар туса, җавап бирә, аңлата. -Аңлашылдымы? 4 тукталыш “Сынап карыйк” Белемнәребезне эштә сынап карау өчен кисмә сүзләр. Сезгә бирелгән фигыльләрдән билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль формаларын ясарга кирәк. Тактада эшлибез. | Укучылар үткән заман хикәя фигыльләрнең билгеләмәсен формалаштырып карыйлар. Нәтиҗәдә укытучы ярдәме белән формалаштырган төгәл билгеләмәне язып чыгалар. Балалар, язган сүзләрнең кушымчалары ни өчен төрле икәнлеге турында уйлыйлар. 107нче биттәге кагыйдәне укыйлар. Үткән заман хикәя фигыльнең моделен тактада төзү (фигыльләрдән билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль формаларын ясый.) | ТБУУГ: аңлап һәм ирекле сөйли белү, объектларны чагыштыру, анализлау; яңа белемнәр табу. КУУГ: төркемләп эшли алу, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, коллектив фикер алышуда катнашу. РУУГ: үз фикереңне һәм җавабыңны телдән дөрес итеп әйтү. ШУУГ: бер-береңә дустанә мөнәсәбәт булдыру. |
V этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту Максат.Билгеле илгесез үткән заман хикәя фигылнең сорау һәм кушымчаларын дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын үстерү, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.) | 5тукталыш “Мультфильм тукталышы” Укучылар, тактага карагыз әле. -Укучылар, без сезнең белән барыбыз да мультфильмнар карарга яратабыз бит, әйеме? Әйдәгез, бер татар мультфильмыннан өзекне карап китик әле. Карау барышында уйлагыз: бу мультфильм кайсы әкият сюжетына нигезләнеп төшерелгән? Укытучы мультфильмның иң башындагы бер өзеген күрсәтә. -Укучылар, кайсы әкият булды инде бу? -Без мультфильм карауны дәвам итәбез. Хәзер инде сезгә әкиятне тыңларга һәм әкияттәге ишетеп алган билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне күчереп язарга кирәк. Укытучы мультфильмны күрсәтүне дәвам итә, әледән-әле паузалар ясый. -Укучылар, әкияттән кайсы фигыльләрне күчереп яздыгыз? Тикшереп китик әле. -Булдырдыгыз, укучылар. Сез инде билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне аерырга өйрәнгәнсез. Әйтегез әле: шул ук фигыльләрне билгесез үткән заман формасына куеп буламы? Тырышып карагыз әле. Үзбәя | Укучылар мультфильмның өзеген карыйлар, рус халык әкияте «Бүләк кемгә?» икәнлеген билгелиләр. Укучылар әкиятне тыңлау барышында билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне дәфтәрләренә яза баралар, кушымчаларны билгелиләр. Җавапларын укып чыгалар. Укучылар язган билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне билгесез үткән заман хикәя фигыль формасына куеп, парлап язалар. Биш минуттан соң укып чыгалар. | ШУУГ: үзеңнең ни өчен эшләгәнеңне белеп эшләү; белем алу процессына уңай карашта булу. РУУГ: биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү. КУУГ: үз фикерләрен телдән дөрес итеп җиткерә белү; эш барышында туган сорауларны дөрес итеп сорый белү. |
VI. Рефлексия. Үзбәя. VII этап. Йомгаклау. Өй эше бирү. Үзбәя. | VI этап 236 нчы күнегү- дәфтәргә эшләү -тикшерү “Йомгаклау” тукталышы -Укучылар, без бүген нинди теманы өйрәндек әле? -Үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә һәм язуда ничек аерасыз? Аның билгеләмәсе нинди? -Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне ничек аерып була? -Тагын нәрсә турында сөйләштек? Табигатьне кыерсытырга ярыймы? Өй эше. 232нче күнегү-мәҗбүри 235нче күнегү.-иҗади Укучылар, мин сезне күрергә бик шат идем! Бүгенге дәресебез сезнең өчен файдалы, кызыкла булган дип уйлыйм. Әйдәгез дәресебезне бәяләп китик әле: теманың кайсы өлешен аңламадыгыз,шунда кызыл шакмак ябыштырыгыз . Мин сезнең өчен бик шат! Көнегез хәерле үтсен! Сау булыгыз! | Укучылар укытучы сорауларына җавап бирәләр. Өй эшен язып алалар. Дәресне бәялиләр. Укытучы белән саубуллашалар. | РУУГ: бәяләү, хаталарны табып төзәтү. ТБУУГ: фикерне төгәл һәм аңлы рәвештә әйтеп бирү. КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү. ШУУГ: табигатькә сакчыл караш булдыру. |