12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Cиразетдинова Роза Маратовна33
0

Сыйфат фигыльнең заман формалары



Тема:  Сыйфат фигыльнең заман формалары

Җиһазлау: “Сыйфат фигыль” темасы буенча слайдлар; карточкалар; дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2015.)

Максат: 

  • тема буенча лексик материалны үзләштерү;
  • сыйфат фигыльне кабатлау, белемнәрне гомумиләштерү;
  • сыйфат фигыльне фигыль һәм сыйфат белән чагыштыру,уртак якларын табарга өйрәнү;
  • тәрҗемә итә белү, сыйфат фигыльләрне ясый, нәтиҗә ясый белү, логик фикерли белү.

Дәрес тибы: катнаш

Дәрес барышы

1. Оештыру.

-  Исәнмесез,укучылар! Кәефләрегез ничек?

 2. Өй эшен тикшерү: 

41бит, 6 нчы күнегү – тәрҗемә итү

 

II. Актуальләштерү.

Ә хәзер сорауларга җавап бирәбез (Конструктив сораулар)

Ул сыйфат та, фигыль дә, исемнән алда килә, заманнарда төрләнә.

Нәрсә ул?

Сыйфат фигыль.

Сыйфат фигыльдә нинди сүз төркемнәренең(части речи) үзенчәлекләре (особенности) бар?

Сыйфат фигыльдә сыйфат һәм фигыль сүз төркемнәренең үзенчәлекләре бар.

Сыйфат фигыль нинди заманнарда төрләнә?

Үткән заман, хәзерге заман,киләчәк заман.

Ул ничек үзгәрә?

Игътибар белән мине тыңлыйбыз

Китап укыган малай. Малай китап укыган.Сравниваем их. Одинаковы ли у них значения?

Нәтиҗә ясау.( укыган сүзе беренче җөмләдә сыйфат фигыль, икенчесендә билгесез үткән заман хикәя фигыль(глагол в неопределенном в прошедшем времени)

Давайте ребята, мы с вами еще раз вспомним аффиксы причастия:

Хәзерге заман сыйфат фигыль
-учы/ -үче (юклык формасы –ма+учы, мә+үче)

Уйнаучы бала (уйнамаучы бала; әкият сөйләүче кыз

(сөйләмәүче кыз)
х.з.х.ф.+торган
Йоклый торган бала(йокламый торган бала)

Үткән заман сыйфат фигыль
-ган/-гән, -кан/-кән Караган кино(карамаган кино); күргән кеше(күрмәгән кеше)

Яккан учак(якмаган учак); үткән көн(үтмәгән көн).

Киләчәк заман сыйфат фигыль
-ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк, -ыр/-ер, -ар/-әр, -р,
-асы/-әсе, -ыйсы/-исе

Барачак юл (бармаячак юл) Киләчәк көз (килмәячәк көз)

Караячак спектакль (карамаячак спектакль)

Киячәк кием (кимәячәк кием)

Барыр юл (бармас юл) Күрер кеше (күрмәс кеше)

Сатар мал (сатмас мал ) Җитәр көн (җитмәс көн)

Карар кино (карамас кино)

Аласы акча (алмас акча) Бирәсе бурыч (бирмәс бурыч)

Кайтасы урын (кайтмас урын) Көйлисе көй(көйләмәс көй)

Укучылар җөмләләр төзиләр.

Укытучы әзерләгән карточкалар(1) белән эшләү

Бирелгән сыйфат фигыльләрне юклыкта языгыз.

Үсә торган агач, сайраучы кошлар,без утырткан агачлар, пычрата торган газлар, табигатьне саклаячак буын, һаваны пычратучы завод-фабрикалар.

(Тактада язып тикшерү,нәтиҗә ясау.)

(2)Карточка.Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз.

Безгә азык, кием, торыр урын … табигатьне сакларга кирәк. Безнең тормышыбызны … … табигать күп шатлыклар китерә. Киләчәктә … буыннарга да чиста һәм гүзәл табигать кирәк. Завод- фабрикалар агулы газларны һавага … … жайланмалар куярга тиеш.

бирүче, җибәрми торган(не выпускающие), яшәячәк, бизи торган(украшающие)

(Һәр укучы укый)

(Карточкаларда (3)сыйфат фигыльләр язылган, аларны төркемнәргә бүләбез һәм антимисаллар, ягъни капма-каршы мәгънәсен язабыз)

Карточкалар мин укыган текст, шәһәрдән кайткан дуслар, дәрестә тыңламаган укучылар, шатланган бала; матур җырлаучы кыз, ял итүче балалар, табигатьне яратучы кешеләр, Татарстан аша агучы елгалар; мин яши торган йорт, без укый торган мәкалә, сез эзли торган китап, матур сөйли торган кеше;мин укыйсы китап, син сөйләячәк шигырь, без утыртасы агачлар, эшлисе эшләр

Нәтиҗә ясау.

- Нинди категорияләргә бүлдегез? Ни өчен?

Капма –каршы мисаллар әйтергә.

Эшне тикшерү.( Слайд буенча тикшерелә)

 

Ситуатив күнегү.

Как скажешь, что:

- поющий человек был молодым;

- к тебе пришел всезнающий друг;

- спетая песня понравилась всем;

- дорога, которую предстоит пройти, очень трудная;

- гости, которые приедут завтра, нам очень дороги.

-идёт поющий человек.

-прочитанная книга была интересной?

 

Эшне тикшерү. (Слайд буенча тикшерелә)

Йомгаклау.

1. Сыйфат фигыль ни өчен сыйфат фигыль дип атала?

Сыйфат фигыль турында ниләр белдегез? Аның ничә заманы бар?

 

Өй эше.

5нче күнегү. (43нче бит).


сыйфат фигыль
PPT / 918 Кб

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.